«Хамелеон» — Антон Чехов иҗатының беренче чорына караган юмористик әсәр. Өлкән сыйныф укучылары өчен хикәя. Төп герой — надзиратель Очумелов, дәрәҗәгә табынучы һәм һәркемгә яраклашырга тырышучы кеше. Зәркәнче Хрюкинны хуҗасыз көчек тешләгәч, тәртип сакчысы хайванны үтерергә боера. Әмма бераздан ул фикерен үзгәртә: кешеләр көчекнең генералныкы булуы турында сөйли башлый. Көчекнең югары дәрәҗәле кешенеке икәнен белгәч, полицейский зыян күргән кешене гаепли һәм генерал көчеген мактый. Төп геройның сөйләме һәм үз-үзен тотышы аның чын «хамелеон» — намусы һәм принциплары булмаган, хакимият ияләренә яраклашып фикерен үзгәртә торган кеше икәнен күрсәтә.
***
Базар мәйданы аша кулына төенчек тоткан, яңа шинель кигән полицейский надзиратель Очумелов атлый. Аның артыннан кызгылт чәчле городовой, өстенә кадәр конфискацияләнгән крыжовник белән тутырылган иләк күтәреп, бара.
Тирә-юньдә тынлык… Мәйданда бер җан иясе дә күренми. Ачык кибетләрнең һәм кабакларның ишекләре дөньяга ач авызлар кебек моңсу карап тора; алар янында хәтта хәерчеләр дә юк.
— Тешләргә маташасыңмы, ләгънәт төшкән нәрсә? — дигән тавыш ишетелә кинәт Очумеловка. — Балалар, аны җибәрмәгез! Хәзер тешләргә ярамый! Тотыгыз! А-а!
Этнең чинавы ишетелә.
Очумелов тавыш килгән якка карый һәм Пичугин исемле сәүдәгәрнең утын склады яныннан өч аягына гына басып, тирә-ягына карана-карана бер этнең йөгереп килгәнен күрә. Аның артыннан ситсыдан тегелгән, крахмалланган күлмәк һәм төймәләнмәгән жилет кигән бер кеше чаба.
Ул гәүдәсен алга иеп йөгерә дә җиргә егылып китә һәм этнең арткы аякларын эләктереп ала. Эт тагын бер тапкыр чинап җибәрә, кеше:
— Җибәрмә! — дип кычкыра.
Кибетләрдән йокылы-уяулы йөзләр күренә башлый. Тиз арада утын склады янына, җир астыннан чыккандай, халык җыела.
— Монда, ахрысы, тәртип бозу, мәрхәмәтле әфәнде, — ди городовой.
Очумелов сулга борылып, халык җыелган урынга таба атлый.
Склад капкасы янында ул инде телгә алынган кешенең төймәләнмәгән жилетта басып торуын күрә. Тегесе уң кулын өскә күтәргән, халыкка канга буялган бармагын күрсәтә. Аның яртылаш исерек йөзенә: «Хәзер синнән үчемне алырмын, хәшәрәт!» — дигән сүзләр язылгандай. Бармагы да җиңү билгесе күрсәткәндәй тора.
Очумелов бу кешедә алтын эшләре остасы Хрюкинны таныды.
Халык уртасында алгы аякларын җәеп, бөтен тәне белән калтырап, җәнҗалның сәбәпчесе — очлы борынлы, аркасына сары тап төшкән ак борзой көчек — утыра иде. Аның яшьләнгән күзләрендә кайгы һәм курку чагыла.
— Монда нинди хәл булды? — дип сорый Очумелов, халык арасына төртеп кереп. — Нәрсә булды? Син ни өчен бармагыңны күрсәтеп торасың? Кем кычкырды?
— Мин бара идем, мәрхәмәтле әфәнде, беркемгә дә тимәдем, — дип башлады Хрюкин, уч төбенә йөткереп. — Митрий Митрич белән утын турында сөйләшеп тора идем, кинәт бу түбән җанлы нәрсә бер сәбәпсез генә бармагымнан эләктереп алды.
Мине гафу итегез, мин — эш кешесе. Эшем вак-төяк, кул хезмәте. Миңа түләргә тиешләр, чөнки бу бармагым белән, бәлки, бер атна буе эшли дә алмам. Моны законда да әйтмәгәннәр: хайваннан мондый хурлыкка түзәргә кирәк дип. Һәркем тешли башласа, дөньяда яшәүнең ни мәгънәсе калыр?
— Мм!.. Яхшы… — диде Очумелов кырыс кына, йөткергәләп һәм кашларын селкетеп. — Яхшы… Бу кемнең эте? Мин моны шулай гына калдырмам. Этләрне иреккә чыгарып йөртергә ярамаганын күрсәтермен мин сезгә! Законга буйсынырга теләмәгән мондый кешеләргә игътибар итәргә вакыт җитте!
Аңа штраф салсыннар, шул хәшәрәткә этнең һәм башка урам хайваннарының нәрсә икәнен аңлатырмын! Мин аңа Кузьканың анасын күрсәтермен!
— Елдырин, — дип мөрәҗәгать итә надзиратель городовойга, — бел, бу кемнең эте. Протокол төзе! Ә этне юк итәргә кирәк. Шунда ук! Ул, мөгаен, котыргандыр… Кемнең эте бу, дип сорыйм?
— Бу, ахрысы, генерал Жигаловныкы! — дип кычкыра халыктан берәү.
— Генерал Жигаловныкы? Мм!.. Елдырин, минем пальтомны салдырыш әле… Бик эссе булып китте! Яңгыр алдыннан шулай була, ахрысы…
– Тик менә шуны аңламыйм: ул сине ничек тешли алган? — дип Хрюкинга борыла Очумелов. — Ул кечкенә бит, ә син нинди таза! Син, күрәсең, бармагыңны кадак белән тырнагансың да, аннары бу эшне эт өстенә аударырга уйлагансың. Син бит… Халык белә синең кемлегеңне!
— Ул, мәрхәмәтле әфәнде, этнең борнына көлке өчен тәмәке төрткән, ә эт, юләр түгел, тешләп алган, — ди халыктан берәү. — Ул — җәнҗалчы кеше, мәрхәмәтле әфәнде!
— Алдыйсың, кәкре аяк! Үзең күрмәгәнсең икән, нигә ялганлыйсың? — дип кычкыра Хрюкин. — Безнең мәрхәмәтле әфәнде акыллы кеше, кемнең ялганлаганын, кемнең намус белән сөйләгәнен белә. Әгәр мин ялганлыйм икән, мировой судья хөкем итсен. Законда шулай язылган… Хәзер барысы да тигез! Минем үземнең жандармнарда хезмәт итүче абыем бар, беләсең килсә…
— Сөйләшмә! — дип бүлдерә аны Очумелов.
— Юк, бу генералныкы түгел, — дип тирән уйлангандай әйтә городовой. — Генералның андый этләре юк. Аларда күбрәк ау этләре була.
— Син моны төгәл беләсеңме?
— Төгәл беләм, мәрхәмәтле әфәнде.
— Мин үзем дә беләм. Генералның этләре кыйммәтле, нәселле була. Ә монысы — шайтан белсен, ни йоны, ни кыяфәте… Бер түбән җан! Мондый этне ничек тотарга мөмкин?
Петербургта яки Мәскәүдә шундый эт күренсә, нәрсә булганын беләсеңме? Законга да карап тормаслар иде — шунда ук юк итәрләр иде!
Син, Хрюкин, зыян күргәнсең, моны шулай гына калдырма. Аны җәзаларга кирәк! Вакыт җитте…
— Бәлки, генералныкыдыр да, — дип уйланып әйтә городовой. — Аның маңгаена хуҗасы язылмаган бит. Күптән түгел генералның ишегалдында шундый бер эт күргәнем булды.
— Әлбәттә, генералныкы! — дип әйтә халыктан бер тавыш.
— Мм!.. Елдырин, пальтомны кидер әле. Ниндидер җил чыкты… Өшетә башлады.
Син аны генерал янына алып барырсың һәм сорарсың. Әйтерсең, мин таптым да җибәрдем. Һәм урамга чыгармауларын әйт. Ул, бәлки, кыйммәтле эттер. Ә һәрбер дуңгыз аның борнына тәмәке төртеп торса, озакламый аны имгәтергә мөмкин.
Эт бит бик нечкә җанлы хайван…
Ә син, ахмак, бармагыңны төшер! Нәрсәгә аны күрсәтеп торасың? Үзең гаепле!
— Генералның пешекчесе килә, аңардан сорыйк, — ди халыктан берәү. — Әй, Прохор! Бире кил әле, кадерлем! Эткә кара әле… Сезнекеме?
— Юкны сөйләмә! Бездә мондый этләр беркайчан да булмады!
— Монда озак сорашып торырга кирәкми, — ди Очумелов. — Бу — хуҗасыз эт! Озын-озак сөйләшеп тормагыз… Хуҗасыз дип әйтелгән икән, димәк, хуҗасыз! Юк итәргә, бетте-китте!
— Бу безнеке түгел, — дип дәвам итә Прохор. — Бу генералның күптән түгел килгән абыйсыныкы. Безнең генерал борзой этләр яратмый. Ә абыйлары аларны ярата.
— Ничек инде, абыйсы килгәнмени? Владимир Иванычмы? — дип сорый Очумелов. Аның бөтен йөзе назлы елмаю белән яктыра.
— Кара син, Ходай! Ә мин белмәгәнмен! Кунакка килгәнмени?
— Кунакка.
— Кара син, Ходай… Абыйсын сагынганнар икән! Ә мин белмәгәнмен!
Димәк, бу аларның этеме? Мин бик шат!
Этне ал әле.
Менә дигән көчек икән! Шундый җитез! Бу кешенең бармагын эләктереп алган! Ха-ха-ха!
Ә син нигә калтырыйсың? Һау-һау! Һау-һау! Ачуы килгән, хәшәрәт! Шундый кечкенә эт инде!
Прохор этне чакыра һәм аны утын склады яныннан алып китә.
Халык Хрюкиннан көлә.
— Мин әле синең белән исәпләшермен! — дип яна аңа Очумелов.
Ул шинелен төймәләп, базар мәйданы буйлап юлын дәвам итә.
Марат Кәбиров тәрҗемәсе
Сайт яңалыкларына язылыгыз!
Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!
