Рэй Брэдбери. «Бер көндә бөтен җәй»

Рэй Брэдберинең «Бер көндә бөтен җәй» әсәре – кече сыйныф укучылары өчен хикәя. Ул Венерада яшәүче балалар турында. Анда яңгыр өзлексез ява, ә кояш җиде елга бер генә тапкыр — нибары бер сәгатькә — күренә. Кояшны барыннан да бигрәк Марго күрергә тели: ул кояшлы Җирдә туган һәм гомеренең беренче елларын шунда үткәргән. Җылылык, яктылык һәм дуслар ярдәменнән мәхрүм калган кыз күзгә күренеп сулган. Бу хәл яшьтәшләренең ачуын һәм көнләшүен уята. Кояш кабат күренер алдыннан балалар Маргоны келәттә бикләп куялар, аның күптән көтелгән тамашадан ләззәтләнүен теләмиләр. Әмма бераздан балалар Маргоны аңларлар һәм үзләренең рәхимсез гамәлләреннән оялырлар.
***
— Әзерме?
— Әйе!
— Хәзер үкме?
— Тиздән!
— Галимнәр төгәл беләме? Бүген чыннан да кояш чыгачакмы?
— Кара, кара, үзең дә күрәсең бит!
Балалар, бакчадагы чәчәкләр һәм чүп үләннәре кебек бер-берсенә сыенышып, төрле якка өелешеп, тышка карарга тырыштылар: кояш кайда яшеренгән икән?
Яңгыр ява иде. Ул җиде ел буе, меңләгән һәм меңләгән көннәр дәвамында, иртәдән кичкә кадәр туктаусыз яуды. Яңгыр шаулады, барабан каккандай түбәгә бәрде, хрусталь тамчылар булып чыңлады, туктаусыз агымнар булып коелды. Тирә-якта җир утраучыкларын су басып, дулкыннар йөрде. Яңгырлар меңләгән урманны аударды, меңләгән тапкыр алар яңадан үсеп чыкты һәм яңадан су авырлыгына түзә алмыйча егылды.
Венерада мәңгегә шундый хәл иде. Ә сыйныфта әти-әниләре шушы кыргый, яңгырлы планетаны үзләштерергә һәм анда шәһәрләр салырга килгән балалар бик күп иде.
— Туктала! Туктала!
— Әйе, әйе!
Марго алардан — шушы мәңгелек яңгырдан башка берни белмәгән балалардан читтәрәк басып тора иде.
Аларңың барысына да тугыз яшь иде. Җиде ел элек, кояш дөньяга бер сәгатькә генә күренгән көнне, алар әле бик кечкенә һәм ул чакны хәтерләмиләр иде.
Кайчак төннәрен Марго аларның боргаланып ятканын ишетә. Ул аларның төшләрендә кояшны күреп, аны искә төшерергә тырышуларын белә иде. Алар төшләрендә алтынны, ачык сары карандашны, бөтен бер дөньяны сатып алырга җитәрлек зур тәңкәне күрәләр иде.
Алар җылылыкны да хәтерлибез дип уйлыйлар: битләре һәм бөтен тәннәре — куллары, аяклары, калтыранган бармаклары — кинәт җылына башлый. Аннары алар уяна, ә түбәгә, сукмакка, бакчага һәм урманга яңадан туктаусыз яңгыр ява. Җемелдәгән үтә күренмәле муенсалар кебек тамчылар шыңшый, ә төшләр төтен кебек таралып юкка чыга.
Кичә алар сыйныфта көне буе кояш турында укыдылар. Аның лимон кебек сап-сары һәм нинди эссе булуы турында сөйләштеләр. Аннары кояш турында кечкенә хикәяләр һәм шигырьләр яздылар.
> Миңа кояш чәчәк кебек тоела,
> Ул бер сәгать кенә чәчәк ата.
Марго шундый шигырь язды һәм аны тын калган сыйныф алдында акрын гына укып бирде. Ә тәрәзә артында яңгыр ява иде.
— Син моны үзең язмадың! — дип кычкырды бер малай.
— Үзем яздым, — диде Марго. — Үзем.
— Уильям! — дип малайны туктатты укытучы.
Ләкин бу кичә генә булган иде. Хәзер яңгыр акрыная, балалар калын пыяла куелган зур тәрәзәләр янына сыенышып җыела.
— Укытучы кайда соң?
— Хәзер килә.
— Тизрәк килсен иде, югыйсә барысын да үткәреп җибәрәбез!
Алар, төрле төстәге борчулы карусель кебек, бер урында бөтерелделәр. Марго исә читтәрәк ялгызы басып тора иде.
Ул бик көчсез күренә. Әйтерсең лә, кайчандыр, бик күптән адашып калган да, яңгыр астында озак-озак йөргән. Яңгыр аның бөтен төсләрен — зәңгәр күзләрен, алсу иреннәрен, җирән чәчләрен — юып бетергән. Ул онытылган альбомнан алынган, төсләре уңган иске фотосурәткә охшаган иде.
Марго гел дәшми торды. Ә сөйләшергә туры килгәндә, аның тавышы бик әкрен генә, яфрак кыштырдавы кебек ишетелә иде. Хәзер дә ул читтәрәк ялгыз басып, яңгырга һәм калын пыяла артындагы шау-шулы юеш дөньяга карады.
— Ә син нәрсә карап торасың? — диде Уильям.
Марго дәшмәде.
— Синнән сораганда җавап бир!
Уильям аны этеп җибәрде. Ләкин Марго урыныннан кузгалмады, бары тик чайкалып алды.
Барысы да аннан читләшә, хәтта аңа карамый да иде. Хәзер дә аны ялгыз калдырдылар. Чөнки Марго алар белән шул шәһәрнең — җир астындагы шәһәрнең — яңгыравыклы тоннельләрендә уйнарга теләми иде.
Кем дә булса аны кагылу уенында тотарга тырышып йөгерсә, Марго гаҗәпләнеп аның артыннан карап кына кала, әмма куа китми иде. Бөтен сыйныф белән алар дөньяда яшәүнең нинди яхшы булуы, төрле уеннар уйнауның нинди күңелле булуы турында җырлаганда, Марго иреннәрен чак кына кыймылдата иде.
Ә кояш һәм җәй турында җырлый башласалар, ул да акрын гына кушылып җырлый, күз яшьләре белән чыланган тәрәзәләргә карап тора иде.
Аның иң зур гаебе, әлбәттә, Җирдән монда нибары биш ел элек очып килүе булды. Ул кояшны хәтерли иде. Аның нинди булуын, дүрт яшендә Огайода күргән күкнең нинди төстә икәнен хәтерли иде.
Ә алар — алар гомер буе Венерада яшәгәннәр. Монда соңгы тапкыр кояш балкыганда аларга бары тик ике яшь булган. Шуңа күрә алар кояшның нәрсә икәнен, төсе ниндилеген, ничек җылытып торганын күптән онытканнар.
Ә Марго хәтерли иде.
— Ул бакыр тәңкә кебек зур, — диде ул бервакыт, күзләрен йомып.
— Дөрес түгел! — дип кычкырдылар балалар.
— Ул учактагы ут кебек, — диде Марго.
— Алдыйсың! Алдыйсың, син хәтерләмисең! — дип кычкырдылар аңа.
Ләкин Марго хәтерли иде. Ул акрын гына читкә китеп, тәрәзәгә аккан яңгыр тамчыларына карап торды.
Ә бер ай элек, барысын да душ бүлмәсенә алып кергәндә, ул душ астына басарга һич тә теләмәде. Баш түбәсен каплап, колакларын учлары белән томалап, кычкырды:
— Башыма су коймагыз!
Шуннан соң анда сәер, аңлаешсыз бер тойгы барлыкка килде: ул башкалар кебек түгел иде. Башка балалар да моны сизеп, аннан читләшә башладылар.
Киләсе елга әтисе белән әнисе аны Җиргә кире алып кайтачаклар, дип сөйлиләр иде. Бу аларга бик күп мең долларга төшәчәк, әмма башкача ул, күрәсең, бөтенләй сулып бетәчәк.
Шушы зур һәм кечкенә «гөнаһлары» өчен сыйныфта аны яратмый башладылар. Аларга бу Марго ошамый иде: аның шундый агарып беткән көчсез булуы, артык ябыклыгы, гел дәшмичә нидер көтеп торуы ошамый. Өстәвенә, ул, мөгаен, Җиргә үк очып китәчәк иде.
— Кит моннан! — Уильям аны тагын этеп җибәрде. — Син тагын нәрсә көтәсең?
Шунда Марго беренче тапкыр аңа борылып карады. Аның күзләреннән ул нәрсә көткәнен аңлап була иде.
Малайның ачуы кабынды.
— Монда басып тормасаң да була! — дип кычкырды ул. — Барыбер көтмә! Бернәрсә дә булмаячак!
Марго иреннәрен тавышсыз гына кыймылдатты.
— Бернәрсә дә булмаячак! — дип кычкырды Уильям. — Без сине алдадык кына!
Ул башка балаларга борылды:
— Бүген бернәрсә дә булмаячак, шулай бит?
Барысы да аңа башта гаҗәпләнеп карадылар. Аннары аңладылар да көлешергә, башларын селкергә тотындылар: әйе, бернәрсә дә булмаячак!
— Ләкин… — Марго чарасыз гына аларга карады. — Бүген нәкъ шул көн бит, — дип пышылдады ул. — Галимнәр шулай булачак дип әйттеләр. Алар белә… Кояш…
— Алдадык, алдадык! — диде Уильям һәм кинәт Маргоны эләктереп алды. — Әйдәгез, балалар, укытучы килгәнче аны келәткә бикләп куйыйк!
— Кирәкми, — диде Марго һәм артка чигенде.
Барысы да аңа ташланды, эләктереп алдылар һәм сөйрәп киттеләр. Марго башта каршылык күрсәтте, аннары ялварды, соңыннан елап җибәрде. Ләкин балалар аны тоннель буйлап ерактагы бүлмәгә алып барып, келәткә төртеп керттеләр һәм ишеген аркылы терәү белән бикләп куйдылар.
Ишек селкенде: Марго аңа йодрыклары белән бәрде, бөтен тәне белән ишеккә ташланды. Эчтән аның басынкы кычкыруы ишетелде.
Балалар бераз басып торып тыңладылар, аннары елмаешып китеп бардылар. Нәкъ шул вакытта тоннельнең теге башында укытучы күренде.
— Әзерме, балалар? — дип сәгатенә карады ул.
— Әйе! — дип җавап бирделәр балалар.
— Барыгыз да мондамы?
— Әйе!
Яңгыр акрыная иде. Алар зур, авыр ишек янына өелешеп бастылар.
Яңгыр туктады.
Бу кар бураннары, давыллар, өермәләр һәм вулкан атылулары турында фильм барганда кинәт тавыш өзелгән кебек булды. Аппарат ватылгандай, шау-шу башта акрынайды, аннары бөтенләй тынып калды: дөбердәү, гөрелдәү, күк күкрәү авазлары юкка чыкты.
Аннары кемдер тасманы тартып алып, аның урынына тыныч тропик күренешне куйгандай булды.
Бөтен дөнья тынып калды — берни дә кузгалмады, хәтта сулыш алырга да куркыныч иде. Әйтерсең лә, колакларыгызны томалаганнар яки сез бөтенләй саңгырау булып калгансыз.
Балалар ышанмыйча кулларын колакларына китерделәр. Төркем таралды, һәр бала аерым басып калды.
Ишек читкә шуды. Аларга көтеп каткан дөньяның саф һавасы килеп бәрелде.
Һәм кояш күренде.
Ул бронза кебек якты һәм ялкынлы иде, үзе бик зур иде. Ә аның тирәсендәге күк ачык зәңгәр кирпечләр кебек җемелдәде.
Джунглилар кояш нурларында дөрләп янды. Балалар, йокыдан уянгандай, кычкырышып язга йөгереп чыктылар.
— Еракка китмәгез! — дип кычкырды алар артыннан укытучы. — Онытмагыз, сезнең ике сәгать кенә вакытыгыз бар. Югыйсә кире керергә өлгермисез!
Ләкин балалар инде аны ишетми иде. Алар йөгерделәр, башларын артка ташлап, кояшка карадылар. Кояш аларның яңакларын җылы үтүк белән сыйпагандай назлады. Балалар курткаларын салып ташлады, кояш аларның ялан кулларын кыздырды.
— Бу безнең ясалма кояшлардан яхшырак, шулай бит?
— Әлбәттә, яхшырак!
Алар инде йөгерми, Венераны каплап алган, күз алдында үсә торган джунглилар уртасында басып торалар иде.
Джунглилар сигезаяклар көтүенә охшаган: итләч ботакларның гигант чатырлары бәйләм-бәйләм булып күккә сузылган, тирбәлгән һәм шундук чәчәкләр белән капланган. Чөнки монда яз бик кыска иде.
Озак еллар буе кояш күрмәгәнгә, куаклыклар көл кебек, резина кебек соры иде. Алар таш төсендә, сыр төсендә, караңгы төстә иде. Кайбер үсемлекләр хәтта ай төсендә иде.
Балалар көлешә-көлешә куе үсемлекләргә тере, сыгылмалы матраска ташлангандай сикерделәр. Үсемлекләр алар астында сулыш алгандай ыңгырашты, шыгырдады, сыгылып яңадан турайды.
Балалар агачлар арасында чапты, шуып егылды, бер-берсен этеште, качышлы һәм куышлы уйнады. Әмма иң мөһиме — алар күзләреннән яшь акканчы, кабат-кабат күзләрен кысып кояшка карадылар.
Алар кулларын алтын яктылыкка һәм күрелмәгән зәңгәрлеккә суздылар, гаҗәеп саф һаваны суладылар һәм үзләрен диңгез кебек уратып алган тынлыкны тыңладылар. Бу тынлык бәхетле, тыныч, тавышсыз һәм хәрәкәтсез иде.
Алар һәр нәрсәгә карап, һәр нәрсәдән ләззәт алдылар. Аннары тирән өннәрдән ычкынган җәнлекләр кебек, тагын ярсып-йөгереп киттеләр. Алар бер сәгать буе чаптылар һәм һич кенә дә тынычлана алмадылар.
Кинәт, шау-шулы уен уртасында, бер кыз каты һәм моңсу итеп кычкырып җибәрде.
Барысы да туктады.
Кыз учын өскә каратып кулын сузды.
— Карагыз, — диде ул һәм калтыранып куйды. — Ай, карагыз!
Барысы да акрын гына аңа якынлашты. Ачык учның нәкъ уртасында зур түгәрәк яңгыр тамчысы ята иде.
Кыз аңа карады да елап җибәрде.
Балалар тавышсыз гына күккә карадылар.
— О-о…
Сирәк-сирәк салкын тамчылар аларның борыннарына, яңакларына, иреннәренә төште. Кояшны томанлы пәрдә каплады. Салкын җил исеп куйды.
Балалар борылып, өйләре — җир астындагы сыену урынына таба киттеләр. Куллары хәлсез генә салынып төште, алар инде елмаймый иде.
Күк күкрәде. Балалар куркып, бер-берсен этә-төртә, давыл куган яфраклар кебек, йөгереп киттеләр.
Яшен яшьнәде: башта алардан ун чакрым еракта, аннары биш чакрымда, бер чакрымда, ярты чакрымда.
Күк кап-кара булды, әйтерсең лә бер мизгелдә караңгы төн җитте.
Балалар тирән сыену урыны бусагасында бер минут басып тордылар. Аннары яңгыр көчле итеп ява башлады.
Ишекне яптылар да барысы бергә күктән тонналарча суның дөбердәп ишелүен тыңлап тордылар. Яңгыр туктаусыз, өзлексез коя иде.
— Шулай тагын җиде ел буе булачакмы?
— Әйе. Җиде ел.
Кинәт кемдер кычкырып җибәрде:
— Ә Марго?
— Нәрсә?
— Без бит аны бикләп куйдык. Ул һаман келәттә утыра.
— Марго…
Аларның барысы да катып калды, әйтерсең лә аяклары идәнгә ябышкан иде. Алар бер-берсенә карашып алдылар да күзләрен читкә бордылар.
Тәрәзәгә карадылар. Анда яңгыр һаман туктаусыз, киреләнеп ява иде.
Алар бер-берсенең күзенә карарга кыймадылар. Йөзләре җитдиләнде, агарынды. Барысы да башларын иде: кемдер кулларына карады, кемдер идәнгә текәлде.
— Марго…
Ниһаять, бер кыз әйтте:
— Без нишләп торабыз соң?..
Беркем дә кузгалмады.
— Әйдәгез… — дип пышылдады кыз.
Салкын яңгыр шаулавы астында алар коридор буйлап әкрен генә киттеләр. Давыл улавы һәм күк күкрәве арасында бусаганы атлап, ерактагы бүлмәгә керделәр. Зәңгәр яшен аларның йөзләрен яктыртып торды.
Алар акрын гына келәт янына килеп, ишек төбендә бастылар.
Ишек артында тынлык иде.
Алар бик акрын гына, бик акрын гына аркылы терәүне шудырып алдылар һәм Маргоны азат иттеләр.
Марат Кәбиров тәрҗемәсе

(Барлыгы 1 карау, бүген - 1 кеше)

Сайт яңалыкларына язылыгыз!

Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!

Фикереңне язып калдыр!

Охшаш язмалар

×