Борис Житков. «Кечкенә кешеләрне мин ничек тоттым»

«Кечкенә кешеләрне ничек тоттым» — 7-8 яшьлек балалар өчен хикәя, ул Борис Житковның күп балаларга таныш әсәре. Анда малайның әбисендә кунакта яшәве турында сөйләнә. Әбинең киштәсендә кечкенә генә пароход макеты тора. Оныгы аны бик ярата, корабтагы тормышны күз алдына китерә һәм анда яшәүче кечкенә кешеләрне күрергә тели.
Ул пароходка кагылмаска дип әбисенә сүз бирә. Ләкин кечкенә кешеләрне тоту өчен нинди хәйләләр уйлап табар? Пароходка кагылырмы? Бу хикәя балаларны тыңлаучан, сабыр һәм сак булырга, биргән сүзеңдә торырга өйрәтә.
***
Кечкенә чакта мине әбиемдә яшәргә китерделәр. Әбиемнең өстәле өстендә киштә бар, ә киштәдә кечкенә пароход тора иде. Минем андый нәрсәне моңа кадәр беркайчан да күргәнем юк иде әле. Ул чын пароходка охшаган, тик бик кечкенә генә. Аның сары торбасы бар, торбага ике кара боҗра ясалган. Ике мачтасы да бар иде. Мачталардан корабның яннарына баудан ясалган баскычлар сузылган.
Пароходның арткы өлешендә кечкенә йортка охшаган будка тора иде. Ул шома итеп ялтыратылган, тәрәзәләре һәм ишеге бар.
Ә иң артында — бакыр руле тәгәрмәче. Аста, койрык өлешендә руль урнашкан. Руль алдында бакыр розага охшаган ялтыравыклы винт күренә иде. Алгы өлешендә ике якорь бар. Ай-һай, нинди матурлар иде алар! Шуларның берсе генә булса да миндә булсын иде!
Мин шунда ук әбидән пароход белән уйнарга рөхсәт сорадым. Әби миңа барысын да рөхсәт итә иде. Ләкин бу юлы ул кинәт кашларын җыерды:
— Моны сорама да. Уйнау гына түгел, кагылырга да уйлама! Беркайчан да! Бу — минем өчен бик кадерле истәлек.
Мин аңладым: елап җибәрсәм дә, файдасы булмаячак. Пароход киштәдә лакланган терәкләр өстендә бик мөһим кыяфәттә басып тора иде. Мин аңардан күземне ала алмадым.
Әби:
— Аңа кагылмаячагың турында сүз бир. Югыйсә, хәвеф-хәтәр булмасын өчен, аны яшереп куярмын, — диде.
Ул киштәгә таба китте. Мин елап җибәрә яздым һәм бөтен көчем белән кычкырдым:
— Валлаһи-билләһи, сүз бирәм, әби! — дип, әбинең итәгенә ябыштым.
Әби пароходка тимәде. Мин һаман пароходка карап тордым. Аны яхшырак күрер өчен урындыкка мендем. Пароход миңа көннән-көн чынрак булып күренә башлады. Аның будкасындагы ишек, һичшиксез, ачыла торгандыр. Һәм, мөгаен, аның эчендә кечкенә кешеләр яши торгандыр. Аларның буе пароходка туры килсә, шырпыдан бераз гына кечерәк булырга тиеш иде. Мин аларның тәрәзәдән башларын чыгарып карауларын көтә башладым. Мөгаен, алар да мине күзәтәләрдер. Ә өйдә беркем булмаганда, палубага чыгалардыр. Баскычлардан мачталарга менәләрдер. Бераз гына тавыш ишетелсә, тычканнар кебек каюталарына шыпырт кына кереп качалардыр. Бүлмәдә ялгыз калганда, мин пароходка озак карап утырдым. Беркем дә тәрәзәдән башын чыгармады. Мин ишек артына яшеренеп, ярыктан күзәтә башладым. Ә алар хәйләкәр икән! Минем күзәтеп торганымны беләләр. «Әһә, алар төнлә эшлиләр, — дип уйладым мин. — Көндез барсы да аларны куркыта ала. Ә төнлә исә беркем дә күрми». Мин чәйне бик тиз эчеп бетердем дә йокларга теләвемне әйттем.
Әби гаҗәпләнде:
— Бу ни хәл? Сине элек көчләп тә йокларга яяткырып булмый иде, ә бүген шулкадәр иртәлисең.
Без яткач, әби утны сүндерде. Пароход күренми башлады. Мин юри боргаланып яттым, карават шыгырдасын өчен тыпырчындым.
Әби:
— Нигә һаман боргаланасың? — дип сорады.
— Мин караңгыда йокларга куркам. Безнең өйдә төнлә һәрвакыт төнге лампа кабызалар, — дидем мин.
Мин ялганладым. Безнең өйдә төнлә бөтенләй караңгы була иде. Әби ачуланды, ләкин барыбер торды. Ул озак кына лампа белән маташты һәм, ниһаять, төнге утны кабызды. Лампа начар яна, әмма киштәдәге пароходның ялтыравыгы күренә иде. Мин юрган астына кереп, үземә кечкенә генә «өй» ясадым, бер тишек калдырдым. Шул тишектән кузгалмыйча пароходка карап яттым. Бераздан күзләрем караңгылыкка ияләште һәм пароход миңа бик ачык күренә башлады. Бүлмәдә тынлык иде. Бары тик сәгать телләре генә тукылдый. Кинәт бик акрын гына кыштырдаган тавыш ишетелде. Мин сискәнеп киттем. Тавыш пароход ягыннан килә иде. Әнә, будка ишеге ачыла башлагандай булды. Минем хәтта сулышым да кысылды. Бераз алга шуыштым. Шулчак каһәр суккан карават шыгырдап куйды. Мин кечкенә кешене куркытып җибәрдем! Хәзер инде көтүнең мәгънәсе юк иде. Мин кайгыдан йоклап киттем.
Икенче көнне мин яңа хәйлә уйлап таптым. «Кечкенә кешеләр, һичшиксез, нәрсә дә булса ашыйдыр, — дип уйладым мин. — Берәр конфет кисәге бирсәң, ул алар өчен тулы бер арба кадәр булыр». Мин конфеттан бер кисәк сындырып, аны пароходка, будка ишеге янына куярга булдым. Ләкин кисәк ишеккә сыярлык булмасын. Төнлә алар ишекне ачып, ярыктан карарлар. Ә анда — нинди зур конфет! Алар өчен ул тулы бер тартма кебек булыр. Алар шунда ук тышка йөгереп чыгарлар һәм конфетны үзләренә сөйри башларлар. Конфетны ишеккә кертергә тырышырлар, ләкин ул сыймас. Шунда алар кечкенә-кечкенә, әмма чын балта алып килерләр дә:
— Тук-тук! Тук-тук! — итеп конфетны чабарга тотыналар.
Алар бик хәйләкәр: барысын да тиз эшләргә телиләр, тотылып калмас өчен ашыгалар. Конфет ишеккә тыгылып калгач, беркая да китә алмаячаклар. Ә мин аларның ничек эшләгәннәрен күреп торачакмын. Бәлки, берсе куркудан балтасын да төшереп калдырыр. Аны алырга вакытлары булмас. Шунда мин палубада кечкенә генә, чын һәм бик үткен балта табар идем.
Мин әбидән яшеренеп кенә, конфеттан нәкъ үзем теләгән зурлыктагы кисәкне сындырдым. Әби кухняда мәшгуль булган арада, бер-ике сикереп өстәлгә мендем һәм конфетны пароходтагы ишек янына куйдым. Ишектән конфетка кадәр нибары ике кечкенә адым иде. Өстәлдән төшкәч, аякларымның эзләре калмасын өчен, җиңем белән тузанны сөртеп куйдым. Әби берни дә сизмәде.
Көндез мин пароходка яшеренеп кенә карап алдым. Әби мине урамга йөрергә алып китте. Мин бу вакытта кечкенә кешеләр конфетны сөйрәп алып китәрләр дә, мин аларны тота алмам дип курыктым. Шуңа күрә юл буе:
— Миңа салкын, — дип шыңшыдым.
Без тиздән кире кайттык. Мин иң элек пароходка карадым. Конфет урынында ук тора иде. Әлбәттә! Алар көндез мондый эшкә тотынмыйлар. Дурак түгел бит алар!
Төнлә, әби йоклагач, мин юрганнан ясалган «йортка» кереп, күзәтергә тотындым.
Бу юлы төнге лампа бик яхшы яна иде. Конфет кояштагы боз кисәге кебек ялтырап тора. Мин аңа карадым-карадым да, иң кирәкмәгән вакытта, йоклап киттем.
Кечкенә кешеләр мине алдаган булып чыкты. Иртән карасам, конфет юк иде.
Мин барысыннан да иртәрәк торып, урындык өстенә күз салдым, балталары да юк иде. Онытып калдырмыйлар инде балтаны. Алар тыныч кына, бер комачаусыз эшләгәннәр. Хәтта бер генә валчык та калдырмаганнар — барысын да җыеп алганнар.
Башка бер вакытта мин аларга ипи куйдым. Төнлә хәтта ниндидер кыштырдаган тавышлар ишеттем. Ләкин каһәр төшкән төнге лампа көчкә генә яна иде, шуңа күрә берни дә күрә алмадым. Иртән ипи юк иде. Бераз валчык кына калган. Аңлашыла инде: алар өчен ипи конфет түгел. Һәр валчык үзе бер конфет кебек бит.
Мин пароход эчендә ике яктан да, бөтен озынлыгына, эскәмияләр бардыр дип уйладым. Көндез алар шунда тезелешеп утырып, үз эшләре турында пышылдашалардыр. Ә төнлә, барысы да йоклагач, эшкә керешәләрдер.
Мин гел шул кечкенә кешеләр турында уйладым. Бәлки, ишекләре янына кечкенә келәм кебек чүпрәк куяргадыр? Аны кара белән чылатырга. Алар тышка йөгереп чыккач, моны шунда ук сизмәсләр һәм аякларын карага буяп, бөтен пароход буйлап эз калдырырлар иде. Шунда мин аларның аякларын күрер идем. Бәлки, кайберләре яланаяк йөридер — тавышсызрак атлау өчен. Юк, алар бик хәйләкәр. Минем барлык хәйләләремнән көлерләр генә.
Мин бүтән түзә алмадым.
Пароходны алып, кечкенә кешеләрне күрергә һәм тотарга булдым. Һичьюгы берсен генә булса да тотарга кирәк иде. Моның өчен өйдә ялгыз калуымны оештырырга кирәк. Әби мине гел үзе белән йөртә шул — берәр карчык янына кунакка алып бара. Анда утыр да утыр, бернәрсәгә дә кагылма. Бары тик песине генә сыйпарга ярый. Әби алар белән ярты көн пышылдашып сөйләшә.
Бер көнне әби җыена башлады. Ул карчыкларга чәй эчәргә барганда алып бару өчен печенье тутырылган тартма әзерли иде. Мин тиз генә өйалдына йөгереп чыктым, бәйләнгән бияләйләремне алдым һәм маңгай белән яңакларымны, гомумән, бөтен битемне ышкып кызарттым. Үземне кызганмадым. Аннары акрын гына караватка яттым.
Әби кинәт:
— Боря, Борюшка, син кайда? — дип эзли башлады.
Мин дәшмәдем, күзләремне генә йомдым.
Әби яныма килде:
— Нәрсә булды? Нигә яттың?
— Башым авырта.
Ул маңгаема кагылды.
— Миңа кара әле! Өйдә кал. Мин кире кайтканда даруханәдән кура җиләге сиробы алып килермен. Тиз әйләнеп кайтырмын. Син чишенеп ят. Ят, ят, сүземне тыңла.
Ул миңа киенергә ярдәм итте, юрган белән төрде һәм:
— Мин хәзер үк әйләнеп кайтам, бик тиз, — дип кабатлады.
Әби мине ачкыч белән бикләп чыгып китте. Мин биш минут көттем: бәлки, ул кире кайтыр? Бәлки, анда берәр нәрсәсен онытып калдыргандыр? Аннары, күлмәктән генә килеш, караваттан сикереп тордым. Өстәлгә мендем һәм киштәдән пароходны алдым. Кулларыма тоту белән үк аның тимердән, чын нәрсә икәнен аңладым. Мин аны колагыма терәдем һәм тыңлый башладым: бәлки, эчендәге кечкенә кешеләр кузгаладыр? Ләкин алар, әлбәттә, тынып калган иде. Мин аларның пароходын тотып алганымны аңлаганнар. «Әһә, хәзер эскәмияләрдә утырып тынып калыгыз инде!» — дип уйладым мин. Өстәлдән төштем дә пароходны селкетә башладым. Кечкенә кешеләр эскәмияләреннән егылып төшәрләр, анда-монда тәгәрәшерләр, мин дә тавышларын ишетермен дип уйладым. Ләкин эчтә тынлык иде. Мин аңладым: алар эскәмияләргә ябышып, аякларын бөкләп, утыргычларга бар көчләре белән тотынганнар. «Әһә, шулаймы? Алайса, көтегез әле!» Мин палубаны күтәреп карарга булдым. Шунда барыгызны да каплап тотармын! Мин буфеттан аш пычагын эләктердем, ләкин күземне пароходтан алмадым — кинәт кечкенә кешеләр сикереп чыгып качмасыннар.
Мин пычак белән палубаны күтәрергә тырыштым. Ай-һай, бөтен нәрсә нык итеп беркетелгән иде! Ниһаять, пычакны бераз гына тыгып кертә алдым. Ләкин мачталар палуба белән бергә күтәрелә башлады. Ә мачталарга бау баскычлар комачаулый иде. Аларны кисмичә булмый иде. Мин бер мизгелгә туктап калдым.
Бары тик бер мизгелгә генә. Ләкин шунда ук ашыгып, тупас пычак белән баскычларны кисә башладым. Пычакны аралап-агач кискәндәй йөрттем. Ниһаять, барысы да әзер булды. Баскычлар салынып төште, мачталар иреккә чыкты. Мин яңадан пычак белән палубаны күтәрергә тотындым, тик зур ярык ясаудан курыктым. Кечкенә кешеләр шунда ук барысы бергә сикереп чыгып, төрле якка йөгереп китәрләр кебек тоелды. Шуңа күрә бер генә кеше сыярлык ярык калдырдым. Ул шуннан чыгар, ә мин аны шундук тотып, учымда коңгыз тоткандай кысармын. Мин кулымны әзерләп көттем. Ләкин берсе дә чыкмады! Шунда мин палубаны бөтенләй ачып, кулымны эчкә тыгып, берсен булса да эләктерергә булдым. Тик тиз эшләргә кирәк иде: алар инде әзерләнеп беткәндер, палубаны ачуга барысы да төрле якка сибелеп качарлардыр. Мин палубаны тиз генә күтәреп ачтым һәм кулым белән эчен капшап карадым.
Берни дә юк иде.
Бөтенләй берни дә!
Теге эскәмияләр дә юк. Ялангач ян-яклар гына. Эчләре кәстрүл кебек буш иде. Мин кулымны күтәрдем. Кулым астында, әлбәттә, бернәрсә дә юк иде. Палубаны урынына куйганда кулларым калтырый иде. Ул кыек-кыек булып утырды. Баскычларны да урынына беркетеп булмады. Алар ничек туры килсә, шулай салынып калды. Мин палубаны көч-хәл белән урынына куйдым һәм пароходны киштәгә бастырдым. Хәзер инде барысы да харап булды! Мин тиз генә караватка ташландым да башымны каплап юрган астына кереп яттым. Шулчак ишектә ачкыч тавышы ишетелде.
— Әби! — дип пышылдадым мин юрган астыннан. — Әбием, кадерлем, якыным, мин нәрсә эшләдем соң!
Әби инде янымда басып тора иде. Ул минем башымнан сыйпап:
— Ник елыйсың? Нәрсә булды, кадерле Борюшкам? Кара әле, мин ничек тиз әйләнеп кайттым! — диде.
Ул әле пароходны күреп өлгермәгән иде.
Марат Кәбиров тәрҗемәсе

(Барлыгы 1 карау, бүген - 1 кеше)

Сайт яңалыкларына язылыгыз!

Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!

Фикереңне язып калдыр!

Охшаш язмалар

×