Леонид Пантелеев. «Ант»

«Ант» — 9-10 яшьлек балалар өчен хикәя. Леонид Пантелеевның балаларны күп еллар дәвамында кызыксындырып килгән гаҗәеп әсәре. Анда хикәяләүче урамда инде караңгы төшкәч, бакчада елап утырган бер малайны очрата. Ул малайдан ни өчен әле дә әти-әнисе янына өенә кайтмавын сорый. Малай нәрсә дип җавап бирер һәм хикәяләүче үзенең яңа яшь дустына ничек ярдәм итә алыр? Бу әсәр җаваплылыкка һәм кешелеклелеккә өйрәтә. Ул үз вәгъдәңдә торуның, башкалар бәласенә битараф калмауның һәм сүз белән генә түгел, эш белән дә ярдәм итүнең никадәр мөһим булуын искәртә.
***
Кызганычка каршы, бу кечкенә кешенең исемен дә, кайда яшәгәнен дә, әти-әнисенең кем булуын да сезгә әйтә алмыйм. Караңгыда аның йөзенә дә яхшылап карап өлгермәдем. Шуны гына хәтерлим: борыны сипкелле иде, ә чалбары кыска һәм каешка түгел, ә җилкәләр аша үткәрелеп, корсак тирәсендә беркетелә торган асма бауларга эләгеп тора иде.
Бер җәйне мин Васильевский утравында, ак чиркәү янында урнашкан бер бакчага кердем. Аның ничек аталганын белмим. Үзем белән кызыклы китап алган идем. Укып утырып, китапка шулкадәр бирелгәнмен, кич җиткәнен сизми дә калдым.
Күзләрем талды, укуы кыенлашты. Мин китапны яптым, урынымнан тордым да чыгу юлына таба киттем.
Бакча инде бушап калган иде. Урамнарда утлар җемелди, ә агачлар артында каядыр сакчының кыңгыравы чыңлый иде. Бакча ябылыр дип куркып, бик тиз атладым. Кинәт туктап калдым. Янәшәдәге куаклар артында кемнеңдер елаганы ишетелгәндәй булды. Мин читтәге сукмакка борылдым. Караңгылыкта кечкенә генә таш йортчык күренде. Шәһәр бакчаларында була торган будка яки сакчы өе иде бу. Аның стенасы янында җиде-сигез яшьләрендәге бер кечкенә малай башын игән килеш, кычкырып һәм өзгәләнеп елый иде.
Мин аның янына килеп:
— Әй, малай, сиңа ни булды? — дип эндәштем.
Ул, әйтерсең лә боерык буенча, шунда ук елаудан туктады, башын күтәреп миңа карады да:
— Берни дә юк, — диде.
— Ничек инде берни дә юк? Сине кем үпкәләтте?
— Беркем дә түгел.
— Алайса нигә елыйсың?
Аңа әле сөйләшүе авыр: барлык яшьләрен дә йотып бетермәгән, һаман да мышык-мышык борын тарта, үкси, икеләнә иде.
— Әйдә, киттек, — дидем мин аңа. — Кара, инде соң, бакча ябыла.
Мин малайның кулыннан тотмакчы булдым. Ләкин малай кулын кискен тартып алды да:
— Мин булдыра алмыйм, — диде.
— Нәрсәне булдыра алмыйсың?
— Китә алмыйм.
— Ничек инде? Ни өчен? Сиңа ни булды?
— Берни дә юк, — диде малай.
— Син авырыйсыңмы әллә?
— Юк, — диде ул. — Сәламәт мин.
— Алайса ни өчен китә алмыйсың?
— Мин сакчы, — диде малай.
— Нинди сакчы?
— Сез нәрсә, аңламыйсызмыни? Без уйныйбыз.
— Кем белән уйныйсың соң?
Малай бераз дәшми торды, көрсенде дә:
— Белмим, — диде.
Шунда мин, дөресен әйткәндә, малай барыбер авырый, башы урынында түгел, ахрысы, дип уйладым.
— Тыңла әле, — дидем мин аңа. — Нәрсә сөйлисең син? Кем белән уйнаганыңны да белмисеңмени?
— Әйе, — диде малай. — Белмим. Эскәмиядә утыра идем, ә монда берничә зур малай килде дә: «Сугыш уйнарга телисеңме?» — дип сорады. «Телим», — дидем. Уйный башладык. Алар миңа: «Син — сержант», — диделәр. Бер зур малай — ул маршал иде — мине монда алып килде дә: «Безнең дары склады шушы будкада. Ә син монда сакчы булып торасың. Мин сине алыштырганчы китмә», — диде. Мин: «Ярый», — дидем. Ә ул: «Китмәскә дип ант ит», — диде.
— Шуннан?
— Мин дә: «Ант итәм — китмим», — дидем.
— Аннары?
— Шунда басып торам-торам, ә алар килмиләр.
— Шулаймы, — дип елмайдым мин. — Алар сине монда күптән куйдылармы?
— Көн якты иде әле.
— Алар кайда соң?
Малай тагын авыр итеп көрсенде дә:
— Минемчә, алар киткән, — диде.
— Ничек киткән?
— Онытканнар.
— Алайса нигә һаман торасың?
— Мин бит ант иттем…
Мин инде көлә башларга теләгән идем, ләкин кинәт тукталдым һәм монда көлке нәрсә юклыгын аңладым. Малай хаклы иде. Кеше сүз биргән икән, нинди генә хәл булмасын, шул сүзендә торырга тиеш — хәтта шартлап ярылса да. Бу уенмы, чынмы — барыбер.
— Менә сиңа маҗара! — дидем мин аңа. — Хәзер нишләрсең инде?
— Белмим, — диде малай һәм тагын елап җибәрде.
Мин аңа ничек тә булса ярдәм итәсем килде. Ләкин нәрсә эшли ала идем соң? Аны каравылга куйган, үзләре өйләренә кайтып киткән шул ахмак малайларны эзләп йөрергәме? Аларны хәзер кайдан табасың инде? Алар, мөгаен, күптән ашап, йокларга ятканнардыр һәм татлы төшләр күреп яталардыр. Ә биредә бер кеше, караңгыда һәм, мөгаен, ач килеш, сакта тора.
— Син, мөгаен, ачыккансыңдыр? — дип сорадым мин аннан.
— Әйе, — диде ул. — Ашыйсым килә.
— Алайса болай итик, — дидем мин, уйланып. — Өеңә йөгер, ашап ал, ә мин синең урыныңда монда басып торырмын.
— Ярый, — диде малай. — Ә шулай ярыймы соң?
— Нигә ярамасын?
— Сез бит хәрби кеше түгел.
Мин баш түбәмне кашып алдым да:
— Дөрес, — дидем. — Моннан берни дә чыкмаячак. Мин сине сактан азат итә дә алмыйм. Моның өчен бары тик хәрби кеше, командир кирәк…
Шул вакытта башыма кинәт бер бәхетле уй килде. Әгәр малайны биргән сүзеннән азат итәргә, сактан төшерергә бары тик хәрби кеше хокуклы икән, монда ни бар соң? Димәк, хәрби кеше эзләп табарга кирәк! Мин малайга берни дә әйтмәдем, бары тик:
— Бер минут көтеп тор, — дидем дә, вакытны әрәм итмичә, чыгу капкасына таба йөгердем.
Капкалар әле ябылмаган иде. Сакчы бакчаның ерак почмакларында кыңгыравын чыңлатып йөри иде. Мин капка янында басып, урамнан берәр лейтенант яки, һичьюгы, кызылармияче үтеп китмәсме дип озак көттем. Ләкин, үч иткәндәй, бер генә хәрби кеше дә күренмәде. Урамның икенче ягында ниндидер кара шинельләр күренеп калды. Мин сөенеп, болар хәрби диңгезчеләрдер дип уйладым, урамны аркылы йөгереп чыктым — ә аларның диңгезче түгел, һөнәрчелек училищесында укучы малайлар икәнен күрдем.
Аннары яшел тасмалы бик матур шинель кигән озын буйлы тимерьюлчы үтеп китте. Ләкин бу мизгелдә аның искиткеч шинеле дә миңа бернигә кирәк түгел иде.
Мин инде уңышсыз гына бакчага кайтырга җыенган идем, кинәт почмак артында, трамвай тукталышында, зәңгәр кавалерия тасмалы хәрби фуражканы шәйләдем. Гомеремдә беркайчан да бу мизгелдәге кебек сөенгәнем булмагандыр. Мин башым-аягым белән тукталышка таба йөгердем. Ләкин килеп җитәргә өлгермәдем, тукталышка трамвай якынлашты. Командир — яшь кавалерия майоры — башка пассажирлар белән бергә вагонга керергә җыена иде. Мин, сулуым кабып, аның янына йөгереп килдем, кулыннан тоттым да кычкырдым:
— Иптәш майор! Бер минут! Туктагыз! Иптәш майор!
Ул борылып карады, гаҗәпләнеп миңа текәлде дә:
— Ни булды? — дип сорады.
— Эш менә нәрсәдә, — дидем мин. — Биредә, бакчада, таш будка янында бер малай сакта тора… Ул китә алмый, чөнки ант иткән… Ул бик кечкенә… Елый…
Командир күзләрен челт-челт йомып алды һәм куркып миңа карады. Күрәсең, ул да мине авыру, башы урынында түгел дип уйлагандыр.
— Монда минем ни катнашым бар? — диде ул.
Трамвай китеп барды, ә ул миңа бик ачулы карап калды. Ләкин мин аңа хәлнең нәрсәдә икәнен бераз тулырак аңлаткач, ул уйлап та тормыйча:
— Әйдәгез, әйдәгез. Әлбәттә. Нигә миңа шунда ук әйтмәдегез? — диде.
Без бакчага килеп җиткәндә, сакчы капкага йозак эләктереп тора иде. Мин аңардан берничә минут көтеп торуын сорадым, бакчада бер малай калганын әйттем дә, майор белән бакчаның эченә таба йөгердек.
Караңгыда ак йортчыкны көчкә эзләп таптык. Малай мин аны калдырган урында ук басып тора иде. Ул тагын, ләкин бу юлы бик әкрен генә, елый иде.
Мин аңа эндәштем. Ул сөенеп китте, хәтта шатлыгыннан кычкырып җибәрде. Ә мин:
— Менә, командирны алып килдем, — дидем.
Командирны күргәч, малай гәүдәсен турайтты, сузылды һәм берничә сантиметрга үскәндәй булды.
— Иптәш сакчы, — диде командир. — Сезнең хәрби дәрәҗәгез нинди?
— Мин — сержант, — диде малай.
— Иптәш сержант, сезгә ышанып тапшырылган постны калдырырга боерам!
Малай бераз дәшми торды, борынын мышкылдатып алды да:
— Ә сезнең дәрәҗәгез нинди? Йолдызчыкларыгызның күпме икәнен күрмим, — диде.
— Мин — майор, — диде командир.
Шунда малай кулын соры кепкасының киң козырёгына күтәрде дә:
— Есть, иптәш майор. Постны калдырырга боерык алынды, — диде.
Ул моны шулкадәр ачык һәм җитез итеп әйтте ки, без икебез дә түзмәдек — шаркылдап көлеп җибәрдек.
Малай да җиңеллек тойгандай елмайды. Өчәүләп бакчадан чыгып җитәргә дә өлгермәдек, арттан капкалар шап итеп ябылды, һәм сакчы йозак тишегендә ачкычны берничә тапкыр борды. Майор малайга кулын сузды.
— Афәрин, иптәш сержант, — диде ул. — Сездән чын солдат чыгачак. Сау булыгыз.
Малай нидер мыгырданды да:
— Сау булыгыз, — диде.
Майор безнең икебезгә дә честь бирде. Үзенең трамвае яңадан якынлашуын күреп, тукталышка таба йөгерде. Мин дә малай белән саубуллаштым һәм аның кулын кыстым.
— Бәлки, сине өеңә кадәр озатып куяргадыр? — дип сорадым мин.
— Юк, мин якында гына яшим. Мин курыкмыйм, — диде малай.
Мин аның кечкенә, сипкелле борынына карадым да, чыннан да, аның куркырга сәбәбе юк дип уйладым. Мондый көчле ихтыярлы һәм сүзендә нык тора белгән малай караңгылыктан да, хулиганнардан да, тагын да куркынычрак нәрсәләрдән дә курыкмас. Ә ул үскәч…
Ул үскәч кем булыр — монысын әлегә беркем дә белми. Ләкин кем генә булмасын, шикләнми әйтергә була: ул чын кеше булачак. Мин шулай уйладым да бу малай белән танышуыма бик сөендем. Һәм тагын бер тапкыр, чын күңелдән, аның кулын нык итеп кыстым.
Марат Кәбиров тәрҗемәсе

(Барлыгы 1 карау, бүген - 1 кеше)

Сайт яңалыкларына язылыгыз!

Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!

Фикереңне язып калдыр!

Охшаш язмалар

×