Пандемия

1
Шәһәр урамы буйлап акырын гына атлап килгән уртача буйлы, тулы гына гәүдәле ханымның күзләре әле бер әле икенче кибеткә сугылып узды. Тик ул инде борылам, инде керәм дигән җиреннән тыелып, үз юлын дәвам итте. Куе кара кашлары астыннан караган күзләрендәге моңсулык иреннәрендәге елмаюга да тамып төште. Балалар кибете янына җиткәч, ул тукталып калды. Керергәме-юкмы дигәндәй икеләнеп торды. Үзе дә аңгармастан уң кулы белән инде өлгереп җиткән корсагын сыйпап куйды.

И, нинди генә хатын-кыз яратмый икән кибетләрдә йөрергә. Әгәр аның карынында сигез айлык сабые булып, менә-менә дөньяга киләм дип торганда — бигрәк тә. Айгөл инде туачак баласына кием-салымнарны да, уенчыкларны да, башка кирәк-яракларны да күптән хәстәрләп куйган иде. Шулай да юл уңаенда очраган балалар кибете янына җиткәч, тыелып кала алмады. Нәрсәләр барлыгын белеп, кулыңа тотып карасаң да күңелгә рәхәт булып кала. Үзенә кием сайлаганны карындагы бала да белеп торадыр, ул да шатланадыр кебек тоела. Бәлки, чынлап та шулайдыр. Берәр матур әйбер очратып, сокланып карый башласаң, бала да тернәкләнеп китә, тибенергә тотына. Аның шулай хәрәкәтчәнлеге анасының да күңелен күтәреп җибәрә. Ул елмаеп куя. Баласы белән бергәләшеп, сөйләшә-сөйләшә кибеттә әйбер сайлап йөриләрдер шикелле тоела башлый.

Кибет ишеге төбенә җиткәч, Айгөл бер мизгелгә тукталып калды. Эчтә үзен нинди хәлләр каршылаячагын уйлаудан иреннәренә кунган елмаю юкка чыкты, күңелен рәнҗү-кимсетелүгә тартым хис биләп алды. Юк, моны кимсетү дип кабул итәргә, рәнҗергә ярамый инде. Тәртибе шулай булгач, берни дә эшли алмыйсың. Бер Айгөл өчен генә кертелгән чикләү түгел бит, бөтен халык шушы канунга буйсынып яши. Шулай булгач, ничек бар шул килеш кабул итәргә генә кала.

Тик бер мизгелгә хатынның күңелендә өмет чаткылары балкып китте. Бәлки… Бәлки, ул кануннарны юкка чыгарганнардыр инде. Дөнья бит көн саен, сәгать саен үзгәреп тора. Матбугат чаралары моны кемузардан кабатлап халыкның аңына сеңдерергә тырыша. Һәм сеңдерә дә. Айгөл дә кайчан гына әле битлек киюгә каршы иде. Чир йоктырудан сакламый диләр бит инде аны. Ә киеп йөрүне мәҗбүри итәләр. Шунсыз син беркая да керә алмыйсың. Кибеткә керсәң, җыйган әйберең өчен түли алмыйсың — сатучылар борып чыгара. Автобуска утырсаң, икенче тукталышта ук төшереп калдыралар. Яки штраф салалар. Менә шулай булгач, теләсәң-теләмәсәң дә битлек киеп йөрергә мәҗбүр буласың. Өстәвенә, кибетләрдә дә, җәмәгать транспортларында да биш минут саен кабатлап торалар: “Битлек киегез… Дистанцияне саклагыз… Алырга җыенган әйберләргә генә кагылыгыз… Электрон акча белән түләргә тырышыгыз…” Гел шулай кабатланып торгач, үзеннән-үзе хәтергә сеңә, мотлак үтәлергә тиешле кагыйдәгә әйләнә икән. Хәзер Айгөл урамга битлексез чыкса, үзен киемсез кебек хис итә. Үз чирен башкаларга йоктырырга тырышып йөргән җинаятьче кебек.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Могҗизага өметләнеп керсә дә берни дә үзгәрмәгән булып чыкты. Ишек төбендә алтмыш яшьләр тирәсендәге ир сакта тора. Керүчеләрнең документларын тикшерә. Айгөлнең алдындагы ир кәгазен күрсәтте дә узып китте, аның хатыны чәйнәнеп алды:
— Бигрәк хәтәр кыланган булалар инде, — диде ул сумочкасын актарып, — Менә күреп торырсыз, сайлаулар җитсә тагын чирләүчеләр санын киметерләр, бернинди кюар-код сорап тормаслар. Ә хәзер халыкны сарык урынына күрәләр…

Ул кирәкле кәгазен табып сакчының кулына тоттырды. Тегесе “узыгыз” дигәнне аңлатып баш какты һәм Айгөлгә борылды:
— Кюар-кодыгыз?
Айгөл гаепле елмайды:
— Өйдә калдырганмын…
Сакчы аңа баштанаяк күз йөгертеп алды да көрсенеп куйды:
— Үткәрә алмыйм, гафу итегез.
— Мин бер генә минутка, — дип үҗәтләнде хатын, — Әнә теге бүлектән генә урап киләм.
Сакчы уң кулы белән стена почмакларына ишарәләде:
— Булмый, адым саен камералар тора.
— Ә үтенеп сорасам?
— Мине эштән куачаклар, — сакчы монсын ярым пышылдап әйтте, — Зинһар, аңларга тырышыгыз.
Айгөлнең артында кешеләр җыела башлаган иде инде.
— Тоткарламагыз, зинһар, — дип кычкырды бер ханым һәм тирә-ягына каранып өстәп куйды, — Йөри шунда җыен әтрәк-әләм чират озынайтып.

Гади генә бер хатын иде бу. Симез дә, ябык та түгел. Киенүе дә, бизнүе дә исеңдә калдырырга теләсәң дә калдырып булмый торган. Гомер буена муллыкка коенып, бер кайгы-хәсрәт күрмичә, тормышның асылын белмичә яшәгән байбичә булса, бәлки, гафу да итәр идең. “Берәр миллионер, яки начальник хатыныдыр, шуңа кылтаядыр инде, бахыр…” — дип кызганыр идең. Гомерләрен алтын читлектә үткәреп, тормышның нәрсә икәнен дә белмәгән килеш кылтаеп йөрүчеләр һәрвакыт кызгану тойгысы уята. Ә бу… Бер ягы белән дә Айгөлдән өстенлеге булмаган соры бичә… Хәер, аның өстенлеге юк түгел икән шул. Аның кюар-коды бар…

Айгөл нәфрәт тулы карашын аңа төбәде. Бер мизгелгә күз алдыннан шундый күренеш үтте. Аның көйдергеч карашлары тәэсирендә хатын кара көеп көл өеменә әйләнде һәм ишектән кергән җил аның бер өлешен туздырып алып китте. Шул мизгелдә үк җыештыручы хатын килеп җитте һәм көл өемен соскысына себереп чүп савытына ташлады. Мондый бәндәләрнең урыны, бәлки, чынлап та чүп арасында булгандыр. Әмма чынбарлык аз гына башкача иде. Айгөлнең нәфрәтенә карап кына берни дә үзгәрмәде. Теге хатын һаман үз урынында калды һәм телефонындагы кюар кодны сакчының борын төбенә китерде. Тегесе баш каккач, тирә-якта хәбәре дә булмагандай кибеткә узды. Айгөл аны карашлары белән озатып калды да ишеккә юнәлде. Сәер инде кайбер кешеләр, синең алда аз гына өстенлекләре булса да әлләкем шикелле кыланалар.
Урамга чыккач Айгөл талгын адымнар белән метро ягына атлады. Ноябрь урталары булса да урамда вак кына яңгыр сибәли. Һавада кара болытлар хакимлек итә. Күкне болытлар томаласа, җирнең дә төсе үзгәргән шикелле була икән, җир генә түгел, күңел хәлате дә үзгәрә, күңел дә кояш нурына сусап болытлар күләгәсендә кала. Айгөлнең дә кәефе юк иде. Әллә һава торышы шулай тәэсир итте, әллә теге хатын сәбәпче булды, аңламассың. Менә шушы ярымкараңгылык хөкемендәге урамда, төрле төсләрдәге битлекләр кигән кешеләр арасында ул үзен чит-ят итеп, башка дөньяга эләккән кебек итеп тойды.

Метрога җитәрәк борынына тәмле ис килеп бәрелде. Әллә нинди татлы ризыклар исе бергә катнашкан да чәчәкләр гөлләмәсе шикелле үк тәмле исләр букеты хасил иткән. Айгөл кинәт үзенең ачыгуын тойды. Юк, бу хәтта ачыгу да түгел, ач кешегә ни бирсәң шуны ашый, аңа бары тик тамагын туйдырырга гына булсын. Ә Айгөлнең ниндидер тәмле ризык ашыйсы килә иде. Өйдә тиз генә әзерләп булмый торган. Үзенчәлекле, затлы ризык. Шашлык бугай… Әйе… Һәм ул иснең кайдан таралуын эзләп тирә-ягына күз салды.
Метрога терәлеп диярлек торган кафедан тарала икән. Һәм Айгөл үзе дә сизмәстән шунда атлады. Шушы татлы искә исереп, гипнозланган кеше рәвешендә кафега килеп керде. Һәм үзенең ник болай итүенә үкенеп куйды. Ишек төбендә сакчы тора иде. Ишек каршысындагы стенада зур тасма сузылган һәм анда эре хәрефләр белән язып куелган:”Игътибар! Кафеда кюар-коды булмаган гражданнар хезмәтләндерелми!”
— Кюар-кодыгызны күрсәтегез! — Сакчы Айгөлнең каршысына ук килеп басты. Аның артык якын басуыннан кыенсынып, хатын бер адымга чигенергә мәҗбүр булды. — Кюар-кодыгыз булмаса, тоткарламагыз.

Бу сакчы яшьрәк иде, егерме бишләр тирәсендәдер. Үзен дөнья кендеге итеп тоюы, һәр сүзенең һәр гамәленең хаклылыгын белеп эш итүе әллә кайдан аңкып тора. Үзенең хаклы һәм мәңгелек икәненә нык ышанган мондый затлар белән бер кайчан да борчагы пешмәячәген аңласа да Айгөл бәхетен сынап карарга булды.
— Мин онытып калдырганмын…
— Кюар-кодсыз хезмәтләндерү юк, — Сакчы стенадагы язуга ымлады, — Барыгыз, чыгып китегез.
Сакчы егет Айгөлне терсәгеннән алып ишеккә әйдәде. Карышуның файдасы юк иде. Тик хатын бирешергә теләмәде:
— Сабыр итегез, — ул тукталып егетнең күзләренә төбәлде, — Мин монда утырырга җыенмыйм бит. Кирәкле ризыкны алам да китәм.
Егет бирешә торганнардан түгел иде:
— Ярамый, — дип кистерде ул кире каккысыз тавыш белән, — Үзегез белән алырга теләсәгез дә урамнан заказ бирергә кирәк. Ә иң яхшысы — өегезгә кайткач, телефон аша.
Егет Айгөлне кабат терсәгеннән эләктерде, әмма хатын аның кулын селтәп җибәрде:
— Нәрсә, сез җансызмы әллә, — диде ул ачуланган кыяфәт чыгарып, — Мин авырлы. Ә авырлы кешегә теләгән нәрсәсен ашарга кирәк. Югыйсә бу баласында чагылачак.

Монсын әби-апалардан әллә ничәшәр кабат ишеткәне бар иде Айгөлнең. Әгәр йөкле хатын теләгәнен ашамый икән, аның баласы зәгыйф булып туарга мөмкин. Авылда бер егетне хәтта “Күгәрчен күз” дип тә йөртәләр иде. Аның әнисе авырлы вакытында күгәрчен ите ашарга теләгән, әмма андый мөмкинлеге булмаган һәм улының күзләре күгәрченнекенә охшаш булып туган. Моны күреп торгач, “әбиләр әкияте” итеп кенә карый алмыйсың инде. Хәер, табиплар үзләре дә кире какмый. Организмга тиешле матдәләр җитешмәүдән дип аңлаталар… Ә Айгөлнең… Айгөлнең шашлык ашыйсы килә икән… Сарык итеннән эшләнгәнне…
— Мин сезнең балагыз өчен җавап бирә алмыйм, — диде егет йөзендәге елмаюга төрелгән салкынлык белән, — Гафу итегез, тәртибе шундый.
— Оят түгелме сезгә?
— Түгел, — диде сакчы тыныч кына, — Сезгә гарьлек булырга тиеш. Чөнки сез саклану чараларын инъкар итеп, башкаларга чир йоктыру куркынычы тудырасыз.

Айгөл нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачуга яннарына кырык биш яшьләр тирәсендәге бер ханым килеп басты. Аның янында сакчының үзен тотышы үзгәрүгә карап, Айгөл бу ханымның зур кеше икәнен чамалады. Шундук аның күкрәгендәге бейджикка күз салды. Исем-фамилиясен истә калдыра алмады, тик аның астындагы язудан ханымның кафе директоры икәненә төшенде.
— Узсын, — диде директор сакчыга һәм Айгөлгә борылды, — Нишлисең инде, шуны таләп итәләр бит… Ә сез башка мәсьәлә. Йөкле хатынны тоткарларга берәүнең дә хакы юк. Узыгыз, хәзер китерерләр.

Бу ханымның исем-атын бик тә белергә теләсә дә Айгөл кабат аның күкрәгенә текәлергә кыймады. Якты елмаю белән рәхмәт укып, тәрәзә янындагы кечкенә өстәлгә барып утырды. Кеше бик күп түгел иде. Илле яшьләр тирәсендәге бер пар, арырак ялгызы гына бер кыз утыра. Айгөлгә бер өстәл аша гына ике ир бәхәсләшә, болары бераз кыздырып алганнар бугай, бик тавыш чыгармаска тырышсалар да ара-тирә кычкырыбрак сөйләшеп алалар. Залны күзәтә-күзәтә киемнәрен элүгә, официант килеп җитте. Айгөл заказ бирде дә кулын юып килде. Ул арада тәлинкәгә вак итеп туралган шашлык өстен суган, яшелчә, ниндидер тәмләткечләр белән бизәп китереп тә җиткерделәр. Официант түгәрәк ике булочка, бер чәйгүн чәй дә алып килгән. Айгөлнең акча түләргә җыенуын күреп ул баш какты:
— Рәхмәт, — дип елмайды үзе, — Бер тиен дә түләргә кирәкми. Директор шулай кушты.

Айгөл нәрсә әйтергә дә белми калды. Официант китеп тә барды. Хатын күзләре белән директорны эзләп карады да тапмагач, игътибарын өстәлгә юнәлтте. Тәлинкәдәге ризык күзләрне сөендерерлек дәрәҗәдә матур да, авыз суларын агызырлык тәмле дә иде. Әмма бер-ике кисәкне алып кабу белән Айгөлнең күңеле булды. Моңа кадәр тәкатьсезләнгән теләге канәгатьләнде. Ул эчке бер ләззәт белән күзләрен йомып бераз утырды да чынаягына чәй агызды. Карынындагы бала тыпырчынып куйды. Ул да сөенәдер, шатлыгыннан биеп ятадыр шикелле тоелды. Һәм хатын елмаеп куйды. Шундый күтәренке күңел белән чәен эчеп бетергәч, алдындагы тәлинкәгә күз салды. Бушлай бирсәләр дә моны ташлап калдырырга кирәкмидер инде. Бәлки, өйгә кайткач, тагын шуны ашыйсы килер. Авырлы хатынның нәрсә теләгәнен алдан әйтеп булмый. Ул сумкасыннан андый-мондый хәл булса дип гел йөртә торган целлофан капчыкларның берсен алды да тәлинкәдәге ризыкны шунда салып сумкасына тыкты. Һәм урыныннан кузгалып, кассадагы кызлар янына килде.

— Бик зур рәхмәт сезгә, кызлар! — дип елмайды ул, — Чынлап та бушлай булдымы бу? Түләргә кирәкмиме?
— Юк, юк, кирәкми, — диеште кызлар, — Кергәләп йөрегез. Тагын килегез.
Ишек янына җитүгә, өчесе дә бер рәвешле костюмнар кигән өч ир-егет килеп керде. Боларның барсы да таза нык гәүдәле утыз биш яшьләр тирәсендәге ирләр иде. Алар үзләрен хуҗаларча тотып түргә уздылар.
— Директорны чакырыгыз, — диде берсе кассада утырган кызларга, — Без аның монда икәнен беләбез.
Икенчесе залда утыручы клиентларга карап сөрәнләде:
— Хөрмәтле гражданнар, кюар-кодларыгызны күрсәтергә әзерләнегез.
Ул арада директор ханым күренде.
— Нәрсә булды? — диде ул, бу ирләрне өнәп бетермәвен яшермичә, — Ник сугыш чыккандай кыланасыз?
Бая директорны чакырган ир турыдан-туры әйтеп салды:
— Сез кешеләрне кюар-кодсыз үткәрәсез дигән хәбәр бар, тикшерергә килдек менә.
— Болай да клиентлар азайды, — дип шелтәләде директор ханым, — Ә сез булганнарын да өркетеп йөрисез. Кем әйтте сезгә кюар-кодсыз керәләр дип?

Үзе шундук ишек тоткасына үрелгән Айгөлгә күз атып алырга өлгерде. Аңлады Айгөл. Бер мизгел дә кичекмичә ишек артына чыкты. Урамда әле булса караңгы һәм яңгыр сибәли иде. Кафедан таралган тәмле ис кенә ничектер юкка чыккан, һәрхәлдә ул хәзер борынны кытыклап интектермәде. Әмма күңелне әллә нинди шик тырмады. Кай арада кем хәбәр иткән? Ничек шулай тиз килеп өлгергәннәр? Бер мизгелгә ул үзен гаепле итеп тойды. Директор ханым, үзе дә авырлы булган кешедер мөгаен, аны аңлады, ярдәм күрсәтте, игелек итте. Ә ул аның яхшылыгына… Һәрхәлдә, аның кылган игелеге үз башына таяк булып төшә язды. Ярый әле Айгөл нәкъ үз вакытында кузгалды, ярый әле чыгып өлгерде… Игелек иткән өчен җәза көтеп яши торган чорга килеп җиттек мени соң?

Айгөл сизелер-сизелмәс кенә борылып кафе ишегенә күз ташлады. Теге өчәү йөгереп чыгарлар да аны эләктереп алырлар һәм үзләре белән алып китеп төрмәгә ябып куярлар сыман тоелды. Һәм ул ашыга-ашыга метрога төшеп китте. Тизрәк кайтып китәргә кирәк. Бу заманда өеңә бикләнеп ятудан да яхшысы юк. Һава суларга кирәк булса, әнә, балконга чыгар. Ә поликлиникага барасы булса? Бүгенге кебек? Килгәндә, ярый, ире Илдар китереп куйды. “Бүген эшләрем күп булачак, такси белән генә кайтырсың,” — диде ул. Ә Айгөл поликлиникага ук такси чакырмады, бераз җәяү йөрисе килде. Һәм менә… Бәлки, беркая да йөрергә кирәкмидер? Әнә, әбиләр элек тапканнар бит әле балаларын. Бер врачка да күренмәгәннәр, хәтта роддомга да бармаганнар, басу читендәге агач төбендә бәбиләгәннәр.

Метрога төшәр алдыннан саклык постында бу уйлары отыры көчәйде. Монда да кюар-код сорадылар. Булмагач, кире бордылар. Монда ялынып-ялварсаң да файда булмас иде — күзәтүче камераларның чуты-чамасы юктыр. Элегрәк, террористлар белән куркыткан заманда ук, андый камераларны һәр почмакта бар дип сөйлиләр иде. Хәзер тагы да күбрәктер инде. Шуңа Айгөл берсүзсез кире борылды.
Автобус белән генә кайтыр. Ләкин тукталышта ук өметен өзделәр.

Килеп туктаган автобусның алгы ишеге төбендә озын чират хасил булган иде. Күптән инде чиратларның ни икәнен белмәгән Айгөл өчен бу бик сәер тоелды. Янында торган хатыннан сораштырмакчы булган иде, башта бераз күзтеп торырга булды. Сәбәбе гади генә икән. Кондуктор автобуска керергә теләүчеләрнең кюар-кодын тикшерә. Моңа өйрәнмәгән кешеләр кесәләрен, сумкаларын актарып, документларын чыгарып күрсәткәнче озак кына вакыт үтә. Өстәвенә, билет та алырга кирәк. Шунлыктан чират барлыкка килә. Кешеләр канәгатьсезләнә, төрле яклап кондукторга кычкыралар. Кюар-код алырга өлгермәгәннәре йодрыклап ташланырга да әзер, тик аларны нәрсәдер тыеп тора. Бәлки шаһитләрнең күп булуы, күпләренең телефоннан видеога төшереп торуыдыр.

Айгөл нишләптер ишетмәгән иде бу хакта… Дөресрәге, ишетсә дә әһәмият бирмәгән иде. Ул мондый нәрсәнең булуы мөмкин түгел дип уйлый, ә хәбәрләрне чынбарлык түгел, бары тик явыз телләрнең чираттагы гайбәте, дип кабул итә иде. Явыз телләр дә күп бит хәзер. Теләсә-нинди буш хәбәрләр таратып, халыкны куркытырга, котыртырга гына торалар. Ә бу хәл чынбарлык булып чыкты. Ышанырлык та түгел, бер карасаң. Кем йөри инде бу заманда автобусларда? Халыкның хәерчерәк катламыннан башка беркем дә утырмый бит аларга. Шул хәерчеләрне үзара талаштырып яту кемгә кирәк икән?

Хәтта кюар-коды булган хәлдә дә зур корсагы белән Айгөл мондый мәхшәр эченә керергә җөрьәт итмәс идедер. Автобус бит ул! Монда халык консерва эчендәге килки балыклары шикелле бер-берсенә терәлеп, ешылып барырга мәҗбүр. Кибетләрдә минут саен: “Дистанция саклагыз!” — дип кычкырсалар да монда аны бар дип тә белмиләр. Эчең аркаңа береккәнче кысарга да күп сорамаслар. Алла сакласын…
Такси чакырырга туры килер…
Телефонның теге очыннан бер тукталыш арасы күпме торганын әйткәч, Айгөл үз колакларына үзе ышанмыйча кабатлап сорарга мәҗбүр булды:
— Нәрсә? Өч йөз илле?
— Әйе. Сез барасызмы?

Хатын янә автобус тукталышына карап алды. Анда инде чын-чынлап мәхшәр купкан, ярсыган кешеләр кондукторны сөйрәп алып сугыша ук башлаганнар иде. Кондуктор Азиядан килгән кеше, урыс телен чатан-ботан китереп кычкыра: “Нәрсә, мин гаеплеме әллә? Югарыдан шулай кушалар, ә миңа яшәргә, биш баламны асрарга кирәк…” Тик аның биш баласы берәүне дә кызыксындырмый, дүрт тарафтан йодрыклар ява. Ниһаять, аны аяктан ектылар. Котырынган кешеләр егылып яткан кондукторны аяклары белән читкә эткәләп автобус ишегенә ташланды…
— Барасызмы? — дип кабатлады такси диспетчеры, — Сузмагыз. Монда бер сез генә түгел.
Мондый дорфалыктан Айгөлнең ачуы килде. Башка вакыт булса, берәр саллы сүз әйтеп телефонны ташлар иде. Тик әле алай кыланып булмый. Өстән яңгыр сибәләп тора, бераз арыткан да.
— Барам, — диде ул нәфрәтен җиңәргә тырышып, — Җибәрегез.
— Яхшы. Көтегез.

Телефонны куйдылар. Кызыксынуы көчле булса да Айгөл тукталыш ягына карамаска тырышты. Күңелендә ниндидер курку бар иде. Әле кайчан гына бер-берсенә елмаеп эндәшә торган итагатьле кешеләр, үзләре кебек үк яллы эштә йөргән кондукторны өзгәләп ташларга да күп сорамый икән. Хәер… Чиратны тоткарлыйсың, дип үзенә дә бәйләнде ич теге хатын. Кюар-код тикшерүчеләрне дә кемдер чакырган бит инде, эләкләшкән. Югыйсә, кайдан белерләр иде. Кайчан гына соклангыч булып тоелган дөнья, якты-ягымлы кешеләр беркадәр үзгәргән иде. Кара болытлар, караңгы күк, салкын яңгыр һәм явызлана барган кешеләр. Бу чынбарлык түгелдер, ә коточкыч киноларыннан бер күренештер сыман тоелды. Айгөл анда ялгыш килеп эләккәндер. Яки куркыныч төш күрәдер. Чынбарлыкның мондый булуы мөмкин түгел.

2
Кулында әлегә кюар-код булмаса да Айгөл вакцина ясатуга каршы түгел иде. Моннан биш-алты ай чамасы элек ул хәтта үзен караучы врач белән дә сөйләште. Карыныңда балаң булганда, мондый авырулардан сакланырга кирәк. Ә әлегә иң кулай юл вакцина ясату кебек иде. Мондый вакытта иң беренче бала турында уйлыйсың бит инде, ниндидер сәяси төркемнәрнең фикерләре тәэсирен югалта. Ире Илдар белән бергәләшеп бардылар. Карарлары катгый, җиңнәре сызганулы иде. Тик табип Айгөлгә бик ашыкмаска киңәш итте.

— Азрак сабыр итегез әле, бу вакытта сезгә бернинди прививка да киңәш ителми, — диде ул, — Аннан соң, йөкле хатыннарга әлеге чирдән вакцина ясатырга ярамый, дигән сүз дә бар.
Айгөл моны бик авыр кабул итте:
— Әгәр чир эләктерсәм? — диде ул күзләрен мөлдерәтеп, — Әгәр балага йокса?
Табип беркадәр уйланып торды да кулларын гына җәйде:
— Әлегә бу хакта бернинди мәгълумәт тә юк, — диде гаепле кыяфәт белән, — Сакланырга тырышыгыз инде. Кеше күп җыелган урыннарда бик йөрмәгез.
Айгөл елмайды.
— Чирле кешеләрнең иң күп җыелган урыны — поликлиника инде, — диде ул, — Монда килмичә дә булмый бит…

Табип иңнәрен генә сикертеп куйды. Айгөл аны гаепләмәде. Бу поликлиникада табиплар гел алышынып тора, күбесе укуын тәмамлап кына килгән яшьләр. Алар монда бераз тәҗрибә туплыйлар да яхшырак урынга күчеп китәләр бугай. Килгән саен яңа табип диярлек үк булмаса да күпләре ярты елдан да артык тормый. Тәҗрибәләре аз булгач, белемнәре дә шул чамарактыр инде. Алардан бик әллә нәрсә көтәрлек тә түгел.
Өенә кайтып интернетны актарып карагач та шундыйрак фикерләргә юлыкты. Вакцина кадатырга ярамаганнар исемлегендә төрле хроник чирләр белән беррәттән йөклелек тә бар иде. Ә кайбер чирләргә “с осторожностью” дип куйганнар. Монсы көләсене генә китерде. Ничек була икән ул? Тирә-ягыңа карана-карана, шприц энәсен акырын гына кертергә кирәк микән? Гомумән, интернеттагы фикерләр капма-каршы һәм кайсына ышанырга да белерлек түгел иде.

Бу зәхмәткә каршы вакцина уйлап табылгач, кешелек икегә бүленгәндәй булды. Берәүләре аның зыянлы булуы турында сөйләде, икенчеләр файдасын мактап туялмады. Ике якның да дәлилләренә ышанырга мөмкин иде бугай. Беренчеләре вакцина ашык-пошык уйлап табылган, тиешле тикшеренүләр узмаган, киләчәктә нинди нәтиҗәләргә китерүе билгесез, дип хәбәр таратты. Хәтта аны кешеләрне зомбига әйләндерү коралы, диючеләр дә табылды. Ике-өч елдан вакцина ясатучыларның күбесе үлеп бетәчәк, я яман чиргә уралып, гарипләнеп калачак, дигән хәбәрләр дә булды. Чынмы-ялганмы, әмма куркыныч хәбәрләр хәтергә ныграк ябыша, ышанырга мәҗбүр итә, моны акылың кире какса да күңелдә шик кала. Шуңадыр инде, вакцина ясатырга халык бик атлыгып тормады. Ә чынлап уйлап карасаң, ике-өч елдан соң нәрсә булачагын кем төгәл әйтеп бирә ала инде? Әле монда иртән торгач ни булырын да күз алдына китерү авыр. Ә болар “ике-өч елдан соң”…

Икенче берәүләр аның афәттән котылу өчен бердәнбер чара булуын халыкка сеңдерергә тырышты. Бу фикер власть тирәсеннән чыкканлыктандыр инде, аңа ышанучы бик табылмады. Төрле җитәкчеләр, табиплар, матбугат чаралары бертуктаусыз рәвештә кабатлап торса да бу дөреслек булып тоелмады. Югыйсә, акылы булган кеше табипларның сүзен тыңларга тиеш кебек иде дә бит… Моның да үз сәбәпләре булгандыр инде. Һәрхәлдә: “Югары урыннарда утыручылар икенче төрле вакцина кадата икән,” — дигән сүзләр йөрде. Кайберләренең прививка ясату турында белешмә сатып алулары турында да сөйләделәр. Чирлеләр санын күрсәтүче статистика мәгълумәтләренең илдәге сәяси вакыйгаларга бәйле рәвештә үзгәреп торуы да үзенекен итте. Сайлаулар чорында, яки Конституцияга төзәтмәләр кертелгән вакытта авыручылар саны азаеп торды. Икътисадка йогынты ясый алырдай дөньякүләм чаралар вакытында да халыкны вакцина кадату турында белешмә, яки кюар-код сорап албыратмадылар. Ә хәлләр бераз тынычланып калгач, чир белән көрәшү кискенләшә төште. Боларның барсын да күреп-ишетеп торган халык каршы дәшмәде, әлбәттә, тик югарыдагыларның сүзен үтәргә дә бик атлыгып тормады.

Теге вакытта, май азаклары иде бугай, ире Илдар ясатты. Ул да вакцина тарафдары түгел иде, әмма хатыны йөкле булгач, сүзләшеп тормады. Хатынын да, баласын да сакларга кирәк. Өстәвенә, эше дә гел кеше арасында. Журналист ул, гомер буена я командировкада, я ниндидер очрашуда. Әлегә кадәр төчкереп тә караганы юк, бәлки, бу шул прививканың файдасыдыр.

Айгөлнең прививка ясату теләге беразга онытылып торды. Үзенең якыннары арасында чир йоктыручылар юк, ә матбугаттагы, социаль челтәрләрдәге хәбәрләр бик ерактагы вакыйгалар сыман тоелды, аларның монда килеп җитәчәгенә бик ышанырлык түгел иде. Таныш түгел кешеләрнең фаҗигасе җиңелрәк кабул ителә бит инде, алар өчен күңел өзгәләнми, хәтта иң авыр дигәннәрен дә бер әрнү дулкыны белән каршылыйсың да тиздән онытасың. Ә инде “бу айда фәләнчә кеше вафат булган” дигән хәбәрләр сан гына булып тоела, шул саннар артында торган кеше язмышларын, меңнәрнең тормышын җимергән фаҗигане күрә алмыйсың. Мондый чикләнгәнлек, бәлки, адәм баласының үз-үзен саклау инстинкты сыманрак нәрсәдер, әмма ул кайчагында авыр хәлгә дә калдыра…

Ил башына төшкән фаҗига аерым кешеләрне читләп уза алмый. Зур түрәләр, абруйлы белгечләр мөһим дип саный икән, вакцина ясатырга кирәк. Соңгы мәгълумәтләр буенча, моны авырлы хатыннарга да рөхсәт итә башлаганнар. Алай гына да түгел, бу иң мөһим чараларның берсе икән. Карындагы балага бернинди дә зыяны юк, диләр. Ә йөкле чагында хатын-кыз организмы җитди үзгәрешләргә дучар була, иммунитеты, төрле чирләргә каршы тору сәләте кими. Шуңа күрә, авырлы хатыннарның чир йоктыру куркынычы күпкә арта. Мондый очракта, иң ышанычлы саклану чарасы — вакцина ясату, диләр.

Хәтта артык файдасы булмаган очракта да шунсыз сиңа кюар-код бирмиләр. Кюар-кодың булмагач, өеңнән дә чыга алмыйсың. Чыгуын чыгасың инде… Тик сине беркайда да кертмиләр, нормаль кешеләр куллана алырдай шартлардан мәхрүм каласың. Бер хокукы да булмаган мәхлукка әйләнәсең. Беркөнне әле эш урыныннан да шалтыратып сорадылар. Прививка ясату, яки ясатырга ярамау турында белешмә алып килергә кирәк икән. Югарыдан шулай кушканнар. Әлбәттә, моны инъкар итеп тә булыр иде. Тик җитәкчеләре әйбәт кеше, аны авыр хәлгә куясы килми. Ничек кенә уйласаң да, кай якка гына карасаң да прививка ясатмый чараң юк. Бу мөһим. Илең өчен дә. Якыннарың өчен дә. Үзең өчен дә.

Айгөл катгый карарга килде дә, һәртөрле икеләнүләргә, шикләнүләргә урын калдырмас өчен, икенче көнне үк кадатып та куйды. Моның бер кыенлыгы да юк икән. башта акушер-гинеколог тикшереп рөхсәт бирә. Айгөл аңа еш күренә иде, әледән-әле тикшерелеп тора. Шулай булгач, бөтен мәгълумәтләр әзер иде. Бу юлы ул хатынның ниятен хуплады гына:
— Ясатырга кирәк, баланың сәламәтлеге өчен бу бик мөһим. — диде ул хәстәрлекле тавыш белән, — Чирнең өченче дулкыны башланды, ә аны булдырмау өчен вакцинадан да ышанычлырак ысул юк.

Айгөл баш кагып елмаеп кына куйды. Бу хакта ул интернеттан укып та белә иде. Табип артыгын өстәмәде. Гомумән, күзәтеп торсаң, хәзерге табипларның сүзе интернеттагы рәсми чыганаклардан артык аерылмый. Хәтта язып биргән дарулары да бермә-бер диярлек туры килә. Кайчагында Айгөл: “Әллә болар да интернеттан карап кына дәвалыйлар инде,” — дип шаяртып та куя.

Терапевт яңа кеше иде. Яшь кенә егет. Айгөлне игътибар белән тыңлады да:”Нәрсәгә зарланасыз? Бер җирегез дә борчымыймы?” — дип сорады һәм хатынның күзгә бәрелеп торган чире юклыгын белгәч, сүзгә вакыт әрәм итми генә белешмә язып бирде.

Бары тик вакцина ясый торган бүлмәнең ишеге төбендә генә чират иде. Бүлмә поликлиниканың бер як почмагында, бүтән вакытларда Айгөл бу тирәгә якын килмәскә тырыша, теге чир белән бәйле булгач, бераз шикләнеп карый иде. Ә бу юлы озак кына көтәргә туры килде. Күңелендә, барыбер, шик таралмады. Үзе артыннан чират алучы табылгач, аны кисәтеп беркадәр урамда йөреп керде. Көн болытлы булып, яңгыр сибәләп торса да урамда тынычрак иде. Урап керүгә, чираты да җитте.

Гадәти укол ясаган кебек кенә кадап чыгаралар икән, бернәрсәсе дә сизелми. Шундый җиңел генә процедурадан соң, кюар-код бирәләр һәм син җәмгыятьнең тулы канлы әгъзасына, чын кешегә әйләнәсең. Барсы да гади генә. Барсы да кеше өчен. Һәм чынлап та, поликлиникадан чыгуга Айгөлнең адымнары җиңеләеп калгандай тоелды, зур кибет ишек төпләреннән борып җибәргәндәге үпкә-ачулары кубып төште. Хәер, ансы иң мөһиме түгел иде әле. Иң мөһиме — баласы исән-сау тусын, һәртөрле чир-сырхаулардан азат булсын.

Кайтышлый юл уңаендагы мәчеткә кереп хәер дә биреп чыкты. Гел шушы мәчеткә йөриләр алар. Монда татар карты бар. Ишек төбеннән үк диярлек каршы ала, бөтен шартларын китереп укый, дога кыла, теләкләрен тели. Айгөл әле дә сабыеның сау-сәламәт булып тууы, үсеп җитүе өчен доганы аерым укытты, мулла теләкләрен теләгәндә күңеленнән генә үзе дә кабатлап утырды. Һәрбер ана шулай буладыр инде ул… Баласына җил-яңгыр тидермәү хакына үзе тамуг газапларын кичәргә дә әзердер.
Һәрхәлдә, Айгөл әзер иде. Тик ул газапларның бик якында икәнен генә белми иде әле.


 

Slot Gacor