Әдәбият популяр булырга тиеш!

Республиканың милли китапханәсендә «Ел китабы» республика конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Милли китапханәсе оештырган бу конкурста Уфада яшәүче татар язучысы Марат Кәбировның “Мәхәббәт яңгыры” китабы чәчмә әсәрләр арасында җиңүче дип табылды. Шул уңайдан без язучыга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

“Мәхәббәт яңгыры” ел китабы булыр дигән өметең бар идеме?

— Бу минем Казанда нәшер ителгән беренче китабым. Аның басылып чыгуы да көтелмәгәнчәрәк булды. Бер елны Казанга килгәч: “Туктале, монда хәлләр ничек икән?” – дип, Татарстан китап нәшриятенә кергән идем. Берсен дә белмим бит инде, кыенсынып кына йөрим. Читләтеп торучы булмады, бик җылы каршы алдылар. Хәтта  Нәшрият директоры Дамир Сабирҗанович үзе кабул итте. Рухый туганнар сыман сөйләшеп утырдык. Күңелем булып, башым күккә тиеп, ни өчен килгәнемне дә онытып чыгып киттем. Югыйсә, берәр кечкенә китаплык рәт чыгарып булмасмы дибрәк йөрүем иде бит инде. Кая ул! Хәтта күрсәтеп карарга дип алып килгән кулъязманы да “приемный”да онытып калдырганмын. Чаллыга җиткәч, искә төште. Шул. Ә бер ел чамасы үтүгә “Китабың чыкты!”- дип шалтыраттылар. Мин башта ышанмадым. Ышангач, күзгә яшьләр килде. Көтелмәгән изгелеккә күңел йомшак минем.

Шулай булгач, аның “ел китабы” булырын көтмәдем инде. Китапның чыгуы үзе үк зур шатлык булды. Ә тагы да дөресрәк итеп әйткәндә, мин мондый бәйгенең барлыгын да белми идем.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

— Ул инде егерме бер ел эшләп килә…

— Шулай икән. Оештыручылар аның бары тик статистика нәтиҗәләренә генә таянучы иң гадел бәйге икәнен искәрттеләр. Шулай булгач, мин бик сөендем. Иң әйбәт сатыла, иң күп укыла торган китап дигән сүз бит инде. Татарстанда иҗатымны беләләрдер, дип уйламый идем. Минем белән кызыксынучыларның барсына да чиксез зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. “Мәйдан”, “Идел”, “Казан утлары” җурналларына… Гәзитләргә — “Ватаным Татарстан”, “Татарстан яшләре”, “Шәһри Казан”, “Мәдәни җомга”… Алар һәрвакыт иҗатыма урын биреп килә. Татарстан китап нәшриятына рәхмәт! ( Әйткәндәй, бу бәйгедә җиңү яулаган егерме бер китапның, уналтысы аларда нәшер ителгән.) Әлеге бәйгене оештыручыларга рәхмәт! Алар булмаса, үземнең әйбәт язучы икәнемне һаман белми йөрер идем әле. Һәм әлбәттә, рәхмәтемнең иң зурысы минем белән, иҗатым белән кызыксынып торучы укучыларыма.

— Ә укучыларыңны рәхмәт белән генә алдап булмый инде. Алар тагы да яхшырак әсәрләр көтә.

— Татарстан китап нәшриятында яңа китабым чыгып килә. “Сагындым, кайт инде…” дип атала ул. Мөхәррире — танылган язучы Фируза Җамалетдинова. Иҗатыма карата бик тә игътибарлы, ихтирамлы шәхес. Гомумән, Татарстан китап нәшриятының җылы мөнәсәбәтен мин һәр адымда тоеп яшим. Уфадан килгән кеше булсам да алар әллә кайдан танып, үз итеп торалар. Нәшрият өлкәсендә яңалык булсын дип, китапның тышлыгын эшләргә Татарстанның иң оста дизайнеры Ратмир Әхияровны чакырганнар. Миңа, әлбәттә, бик ошады – Европа бестселлерлары дәрәҗәсендә. Әллә кайдан күренеп, үзенә чакырып тора. Китап киштәләреннән аны табып алу җиңел булыр дип уйлыйм.

— Ә эчтәлеге?

— Нәрсә дип әйтим… Китапка өч повесть кергән. Кызыксынып укырлык яхшы әсәрләр. Ләкин камиллек көтмәгез. Һәр язучының үз өстенлекләре, үз кимчелеге. Әмма миндәге яхшы якларны һәм миндәге җитешсезлекләрне сез бүтән беркайдан да таба алмаячаксыз.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Әдәбият сөючеләргә шуны гына әйтәсем килә: беренче битнең яртысын укыгыз, һәм сез – минеке!

— Шулай да әгәр әсәрләрең кемгәдер ошамаса?

— Биш ел инде интернетта шәхси сайтым (www.maratkabirov.com ) эшләп килә. Анда укучыларым өчен махсус адрес бар. Әгәр кем дә булса ниндидер китабымны ошатмый икән, шундагы адрес буенча хәбәр җибәрә һәм мин китап хакын бишләтә кире кайтарам. Ләкин бу адреска әлегә тиклем беркемнән дә бер хәбәр килгәне юк.

— Иң ахырдан иң тапалган сорау: киләчәккә планнарың?

— Планнар зур. Эшләр дә күп. Әле санап торасым килми. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Бары шуны гына әйтәм: әдәбият популяр булырга тиеш! Һәм бу, иң беренче чиратта, язучы намусында.

 

Татарстан яшьләре