Бу хакта язудан үземне әллә ничә тапкыр тыеп калдым. Шушы өлкәдә эшләгәч, бүтәннәрнең җитешсезлеген күрсәтү тыйнаксызлык дип кабул ителер кебек тоелды. “Сез дөрес эшләмисез, мин генә әйбәт,” — дигән сыманрак. Шулай да йомшак кына итеп, җыр текстлары өлкәсендәге кайбер нәрсәләргә игътибар юнәлтергә булам.
“Китап” романында сүзсез җырлар җырлау күренеше бар. Җырчы “Сарман буйларына барган чакта…” дип интегеп тормый, бернинди мәгънәсез авазлар гына чыгара: “Итта-ритта-ритта-та…” Тамашачы шуны исе китеп тыңлый, алкышлый. Кушылып җырлаучылар да бар — “сүзләрен белмим” дип әйтеп булмый бит… Бу әсәр бик күп еллар элек язылган, күп нәрсәләр ул чакта фантастика булып тоела иде. Хәзер андагы фантастиканың хәтсез өлеше чынбарлыкка әверелде. Шул исәптән, сүзсез җырлар да…
Мин җырның сүзләренә игътибар итәм. Җырны җыр итүче төп нәрсә сүзләре бит инде. Сүзе юк икән, җырчы артык. Музыка коралларының үз моңнарын гына да тыңларга мөмкин. Кошлар сайравын. Чишмәләр агышын. Ә фәлән сумга билет алып концертка керәсең икән, син җырчының тавышын гына түгел, ә җырын да тыңларга киләсең. Калганы — көй, аранжировка, биюләр, утлар уйнавы, һ.б. — әнә шул җыр сүзләрендәге мәгънәне, хис-тойгыларны, кичерешләрне тамашачы күңеленә илтеп җиткерү чарасы гына. Төп йөк — җырның сүзләре, ә калганы — аны кирәкле урынга илтүче транспорт.
Җырчылар үзләре дә шулай дип уйлый бугай. Һәрхәлдә, интервьюларда һәркайсы диярлек: “Иң беренче чиратта мин җырның сүзләренә игътибар итәм,” — дип сөйлиләр. Барсы да дип әйтеп булмый, әмма күбесе интервьюда шулай сөйли дә кулына микрофон алгач, өч тиенгә тормаслык сүзләргә язылган җырлар җырларга тотына. Я аның мәгънәсе юк, я җөмлә төзелеше инопланетяннарча эшләнгән, я төрле авторларның шигырьләреннән җыелган… Наданлык, зәвыксызлык… Камиллек, зур биеклекләр көтеп булмый инде бүгенге чорда, тик һич югында гади генә белем чаткысы, төзеклек булырга тиеш бит.
Һәм беләсезме нәрсә… Шундый җырлар башкарган кеше бик кызганыч булып тоела. Үзенең акылсызлыгын, наданлыгын, мескенлеген бөтен халыкка күрсәтеп йөргән гарип шикелле. Бик фанаты булмасаң да яратасың бит инде ул җырчыны. Ә яраткан кешеләреңнең мескенлеген күрүдән дә авыры юк.
Һәм иң кызыгы, сүзләрен җырчы үзе түгел, ә башка кеше язган бит аның. Бер карасаң, җырчының гаебе юктыр да сыман. “Мин гаепле түгел, Фәлән Фәләнов язып бирде, шуңа әйтегез,” — дип тә котылып булыр кебек. Тик алай түгел, Фәлән Фәләнов сиңа сүгенү сүзләре дә бирер, “мин — ахмак, мин — дурак,” — дип тә язар, шуны чыгып җырларсың мени? Җыр өчен җаваплылык иң беренче чиратта җырчы иңендә. Үзе башкарырга теләгән текстны ул үзе сайлап ала бит. Шундый мәгънәсез текст сайлаган икән, димәк, үзенең дә зәвыгы, акылы шул чаклы гына.
Бер карасаң, яхшы җыр текстларына бернинди кытлык та булырга тиеш түгелдер сыман. Татарстан язучылар берлегендә өч йөздән артык язучы, аларның күбесе шагыйрь. Әле берлеккә кабул ителмәгәннәре меңнән артык. Интернетта көн саен миллионлап тезмә дөнья күрә. Эзлә, укы, сайлап ал. Авторын табып, үзеңә ярашлы итеп эшлә. Барсы да гади генә.
Һәм катлаулы да. Беренчедән, баганалап язылган нәрсәләрнең барсы да шигырь түгел. Юньле шигырь табар өчен әнә шул миллионлаган тезмәне актарып чыгарга кирәк. Көн саен миллион шигырь укып, атнасына берәр юньлесен табалсаң — әйбәт әле. Табалмаска да мөмкинсең. Шигырь язучылар күбәя дип кенә шагыйрьләр артмый ул. Шагыйрьләр — сирәк хазина. Икенчедән, бөтен әйбәт шигырьгә дә җыр язып булмый. Җыр тексты ул үзенә бер төрле жанр, үз кысалары һәм үзенчәлекләре бар һәм, читтән караганда бик гади кебек тоелса да, аны язу бөтен шагыйрьнең дә кулыннан килмәскә мөмкин. Өченчедән, җыр текстын оста язучылар бармак белән генә санарлык һәм аларның эше кыйммәт тора. Русларда, мәсәлән, бер яхшы текст 40 -150 мең сум бәяләнә.
Бер яхшы җыр артистны бөтен дөньяга таныта ала. Димәк, ул промоушен, реклама, кием-салым, һ.б. чыгымнарын да каплый. Шул җыр тамашачыны җыя, артистны кумирга әйләндерә. Бернинди радио-телевидение, интернет, плакатлар ул дәрәҗәдә эшли алмый. Синең исемеңне һәм тавышыңны хет тәүлек әйләнәсенә төрле почмаклардан акыртып торсыннар — яхшы җырың юк икән, син — нуль. Шушыларны исәпкә алсаң, бу әлләни кыйммәт бәя түгел. Һәр әйбәт җыр — артистны бер баскычка күтәрүче. Ә җырның уңышы иң беренче чиратта аның сүзләреннән тора.
Татарда алай ук кыйммәт түгел. Ун меңгә язучылар да бар, егермегә дә… Ләкин бик күп башкаручылар җыр текстын бушлай алырга тырыша. Шуңа күрә, алар аннан-моннан җыелган чиле-пешле тезмәләргә көй яздыралар. Көен дә бушка, яки бик арзанга язучыны эзлиләр. Табалар. Хәзер бит һәркем үзен иҗатчы итеп тоярга тели, хәтта җырын җырлаган өчен башкаручыга үзләре түләргә әзер “талантлар” да бар. Нәтиҗәдә, әнә шундый өч тиенлек җырлар килеп чыга. Бәясе дә шундый, сыйфаты да. Димәк, начар җыр ул әле артистның зәвыксызлыгын, наданлыгын гына түгел, ә саранлыгын да күрсәтә. Ну, ярый, саран дип кимсетмик инде, фәкыйрлеген дип уйлыйк.
Менә әле тагын бер популяр җырчыны тыңлап утырам. Көе дә матур, аранжировкасы да яхшы. Тавышы да искиткеч. Тик күңелгә керә алмый. Сүзләре “мишәйт” итә. “Их, сүзсез генә җырласа…” — дип уфтанып куям.
Марат Кәбиров