Язучыга социаль челтәр кирәкме?

 

«Һәр автор социаль челтәрләрдә булырга, укучылары белән аралашырга тиеш!» Язучы һөнәренә өйрәтүчеләрнең күбесе шушы сүзне кабатлый. Соңгы арада ул автор өчен иң мөһим нәрсә дәрәҗәсенә җиткерелде. «социаль челтәр… аралашырга тиеш…»
Тиеш үк түгел инде…

социаль челтәр йолдызлары

Мин озак еллар буе интернетта. Социаль челтәрләрдә аралашуым да күптәннән. Шунлыктандыр, дуслар, френдлар, подписчиклар да фәләнешәр меңнәр белән үлчәнә. Теге яки бу постка карата фикер белдерүчеләр дә, шәхси хат язучылар да көн саен йөзләрчә булып китә. Иҗатыма соклану белдерүчеләр дә бик күп, тәнкыйтьләүчеләр дә, хурлаучылар да, троллинг ясаучылар да җитәрлек. «Шундый-шундый хәлләргә юлыктым, шундый-шундый язмышлар кичердем, шулар хакында әсәр яза алмассыз микән?» — дип үзләре турында сөйләүчеләр дә. Тагын әллә кемнәр һәм әллә нәрсәләр…

Боларны исәпләсәң, социаль челтәр чынлап та укучылар белән җанлы аралашу урыны. Аның файдасы бар. Талантлы язучылар да, талантсызлары да укучыларына шушында таныла. Социаль челтәрләрдә хәтта үз персонажларының исемнәрен һәм җенесләрен бутап бетерүче авторлар да популяр була ала. Күп итеп лайк куялар, комментлар язалар. репост ясыйлар. Чиләгенә күрә — капкачы ди бит халык. Монда һәр чиләккә капкач табып була.

Җитди язучыга да аның файдасы бар. Укучылары белән аралашу һәр авторга нәрсәдер бирә инде ул. Тик үзең дә бирергә тиешсең. Кызыклы язмалар урнаштырырга гына түгел. Сорауларга җавап бирергә, үтенечләрне үтәргә, чын мәгънәсендә аралашырга. Үзең генә сөйләп, башкаларны тыңламасаң, я ишетмәсәң, бу — аралашу булмый. Социаль челтәр радио түгел бит инде. Шундук сине эләктереп алалар, кемдер үпкәли, кемдер тиргәп тә ташларга мөмкин… Кешеләр күп булган җирдә әллә нәрсәләр килеп чыга ул…

Мин озак еллар буена аралашып яшәдем. Укучыларга да бик авыр булмагандыр, үземә дә кызык иде. Тик соңгы араларда бераз авырлаша башлады. Моңа, бәлки, олыгаю да бераз сәбәпчедер, бәлки, язасы әйберләрнең күплеге… Мин берьюлы әллә ничә өлкәдә эшлим бит инде, (проза, поэзия, җыр текстлары, сценарийлар, сәхнә юморы, публицистика, һ.б.) барсын да югары кимәлдә башкарырга кирәк. Бу вакытны бик нык ала. Социаль челтәрләрнең барсына да өлгерәлмим. Укучыларның бик күп тәкъдим-сорау-үтенечләре җавапсыз кала, аларны санламаган кебек килеп чыга. Чынында, социаль челтәрләрне кызык һәм файдалы итеп алып бару ул үзе бер һөнәр һәм аның белән туктаусыз шөгыльләнергә кирәк. Шуңа күрә, соцчелтәрләр белән мөнәсәбәтне бераз үзгәртергә туры киләчәк. Берәү, күп дигәндә икәү калса, шул җитәдер дип уйлыйм.

социаль челтәр

 

Дусларның, подписчикларның, френдларның, һ.б. аралашучыларымның фикерләрен исәпкә алып, мин Вконтактены сайладым. Сәхифә шушы адреста — https://vk.com/maratkabir.  Анда кереп, «Подписаться» дигән төймәгә басып куйсагыз, һәр яңа язманы үз лентагызда күреп торырсыз. теләкләрегез, тәкъдимнәрегез булса — личкага языгыз.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Твиттер, Фейсбук, Одноклассники челтәрләрендәге аккаунтлар 2024 елдан башлап җуелачак, ана кадәр яңартылмаячак. Шулай ук Яндекс.Дзендагы сәхифә дә, башка платформалардагы блоглар да эшчәнлеген туктата. Яңалыклар, яңа әсәрләр белән сез һәрвакыт минем рәсми сайтта танышып бара аласыз. Өр-яңа әсәрләрнең электрон вариантларын да шуннан сатып алырга мөмкин. Сайтның адресы — maratkabirov.com
Андагы язмалар ошаса, фикерләрегезне калдырыгыз, дусларыгызга тәкъдим итегез. Ошамаса, берүгә дә сөйләнмәгез, үземә генә язып җибәрегез. Безнең, ким дигәндә, берәр уртак сер булырга тиеш бит инде.

Марат Кәбиров