Шәһәр
=
Мин кайттым һәм аны танымадым. Ул үзгәргән, матурланган иде.
Шәһәр чынлап та матур иде. Ходай тарафыннан онытылган дөньяның нәкъ уртасында калкып чыккан бу шәһәр читтән караганда да иң яхшы сәнгать әсәре кебек күренә, аның нәзакәтле төгәллек белән төзелгән урамнары да, йортлары да, ара-тирә калкып чыккан манаралары да әллә нинди бизәкләр хасил итә, кояш нурында төрле төсләргә кереп балкый иде. Гади шәһәр болай була алмый. Хәтта бөек шәһәрләр дә бу дәрәҗәгә җитәлми. Бары тик мәшһүр осталар бизәкләгән асылташлар гына шул дәрәҗәдә җемелди аладыр. Ләкин бу андый камиллеккә җиткән йөзек кашы түгел, ә олы бер шәһәр, кешеләр яши торган урын иде.
Урам буйлап тезелгән машиналарына кадәр ниндидер бер төгәллек белән агыла, юлларга сыймаслык дәрәҗәдә күп булсалар да алар күзгә чалынмый торган катгый тәртип белән хәрәкәт итәләр: тыгылмыйлар да, тоткарланмыйлар да, хәтта тизлекләрен дә киметмиләр. Хәтта читтән караган кешедә дә бу чиксез соклану уята, гадәти чынбарлык булудан бигрәк даһи фокусчының чыгышы сыман тоела иде.
Машиналар гына түгел, җәяүлеләр үзләре дә шулай. Алар урамнарның, машиналарның, йортларның, йолдызларга ашкан манараларның бөтен матурлыгын, бөтен сыйфатын үзләренә туплаганнар кебек. Хәер, юк… алай түгелдер, кешеләрнең әнә шул чиксез камиллеккә ирешкән матурлыгы алар яшәгән дөньяның үзендә дә чагыла торгандыр.
Кешеләр матур иде. Башта аларның үз-үзен тотышы, атлап йөрешеләре, үзенчәлекле биюгә тиң хәрәкәтләре әсир итте. Юк, алар сикергәләмиләр дә, төрле әгъзаларын боргалап та маташмыйлар… Алар ниндидер бер тәңгәллек белән, искиткеч төгәллек белән әсир итә. Шуңа күрә гади генә табигый хәрәкәтләре дә соклангыч гүзәллеккә әверелә. Атлап йөрү сәнгате. Кул селтәү, борылып карау сәнгате…
Бу чынлап та сәнгать һәм камиллек иде. Урам буйлап чалыш-молыш атлаган ирләр дә, әниләренә ияреп көйсезләнгән балалар да күренми. Үзара талашып, я әрепләшеп барган гашыйк парлар да юк. Телефонына капланып каядыр чапкан затларны да күрә алмассың. Беркем беркая ашыкмый, барсының да тормышлары җиткән, алар үз дәрәҗәләрен һәм кадерләрен белеп, һәр мизгенең ләззәтен тоеп хәрәкәт итәләр, һәр хәрәкәтләре тормышка матурлык өсти. Без кайчандыр сәнгать тудырырга тырыша торган идек. Рәсемнәрдә, сүзләрдә, хәрәкәтләрдә. Без сәнгать эзләп китаплар укый, концертлар карый, театрларга йөри идек. Ә монда аларның барсы да артык. Монда кешеләр тормышның үзен сәнгатькә әйдәндергән, болар яшәүне зур сәнгать иткән.
Мин аз гына читкәрәк китеп бер эскәмиягә барып утырдым. Ят булып күренәмдер, мондый затлар арасында яши алу өчен дә әллә нинди зур талант кирәктер сыман тоелды.
Күзләремне йомып сүзләренә колак салдым. Бернинди кычкырышу, бернинди бәхәсләшү юк. Барсы да театр артистлары шикелле матур тавыш белән аралаша, тулы җөмләләр белән сөйләшә. Елмаеп әйтелгән сүзләрен күзләреңне йомган килеш тә чамалап була. Телнең бөтен нечкәлекләрен беләләр, сүз байлыклары да сокланып туймаслык. Аларны тыңлау үзе бер ләззәт, колакларыңны иркәли, күңелгә сихәт бирә. Шул тавышлар арасында күзләреңне йомып утыру үзе генә дә җәннәт шикелле тоела.
Тик бераздан мин күзләремне ачтым. Ачмаска кирәк булган. Ләкин кешеләрнең бу кадәр камиллеге шулкадәр сәер булып күренде дә аның сәбәпләрен эзләргә мәҗбүр итте. Кешеләр бу дәрәҗәдә үк камил була алмыйдыр, берәр кимчелекләре бардыр, аларны мин генә күрмимдер сыман булды. Һәм мин күзләремне ачтым. Ачмаска кирәк булган. Бәхетеңне озаккарак сузарга теләсәң, күзләреңне йомып яшәргә кирәк.
Игътибар!!! Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый... |
Башта мин аларның сүзләренә игътибар иттем. Күзләремне ачканчы ук әле. Болар тулы җөмләләр белән сәнгатьле итеп гел дөрес сүзләр генә сөйлиләр иде. Матурлык турында, җиңүләр, уңышлар турында сөйләшәләр. Тормышны мактыйлар, җитәкчеләргә рәхмәт яудыралар. Болар үзләрен уратып алган бөтен нәрсәдән дә канәгать, бөтен нәрсәгә дә рәхмәтле иделәр. Кеше табигате өчен бу бераз сәер тоелса да мин аларны аңлый ала идем. Шушы тиклем камил тормышта яшәгән затлар бернидән дә зарлана алмый торгандыр, алар нәкъ менә шулай булырга тиешләрдер.
Аннан соң киемнәренә игътибар иттем. Һәркайсының өстендә иң яхшы тукымалардан шундый матур итеп тегелгән затлы кием. Һәркайсыныкы үзенә килешеп, гәүдәсенең зифалыгын ассызыклап тора. Һәм ул киемнәр әле генә энәдән төшкән шикелле, тамчы да таушалмаган иде. Бу миңа сәер тоелды. Болар беркайда да эшләми, берничек тә пычранмый микәнни дип уйладым.
Кызыксынуым көчле булып, бик күп нәрсәләрне сорашырга теләсәм дә яннарына килеп эндәшергә кыймый йөрдем. Мин алар арасында беркадәр чит кеше кебек идем. Һәркайсының үз юлдашы, үз әңгәмәдәше бар һәм башкалар белән беркем дә кызыксынмый, һәр төркем үз юлы белән бара, һәрберсе үз дөньясында яши сыман тоелды. Хәтта ялгыз атлаганнары да үз хәлатенең ләззәтен тоеп атлый, нәрсәдер эзләп, карашлары белән капшанып йөргән бер кеше дә юк.
Мин үземне урманда, агачлар арасында сыман хис иттем дә кошлар тавышын ишетергә теләп колакларымны торгыздым. Тыңларга җай табалсаң, шәһәр җире дә кошлардан мәхрүм түгел ул. Тик мин берни дә ишетмәдем… Һәм күңелне шом басты…
Кешеләрнең сәнгатьчә матур хәрәкәте бер мизгелгә чынлап та үзенчәлекле бию булып күренде. Меңәр тапкыр кабатланып, камиллек дәрәҗәсенә җиткерелгән хәрәкәтләр. Сүзләре дә театр актерларыныкы кебек тоелды. Кемнәрдер тарафыннан язылган матур җөмләләр. Һәм ул җөмләләр фәләнешәр кат кабатланган, үз сүзләрең булып яңгырарлык дәрәҗәгә җиткереп ятланган. Һәм үземнең шулай сабыйларча хыялый булуымнан үзем көлеп җибәрдем.
Һәм янымна узып барган берәүгә эндәшергә булдым. Тик йөзенә күз салу белән катып калдым. Баягы хыял минем белән шаяра, теге кешенең йөзен бер җыерчыксыз, бер хәрәкәтсез итеп күрсәтә иде. “Курчак!” — дип уйладым котым алынып, тик хыял уйнавын тыеп, чынбарлыкка кайтырга омтылдым.
Бер як читтәрәк сөйләшеп торган төркем ягына атладым. Яннарына барып җитүгә, шат булырга тырышып, яңгыратып сәлам бирдем. Тик миңа берәү дә игътибар итмәде. Алар үзара сөйләшәләр һәм миндә хәбәрләре юк иде. Мин тагы да көррәк тавыш белән кабатладым. Тик бу юлы да игътибарсыз калдым. Өченчесенә бик зәһәр итеп эндәшергә дип авызымны ачтым да… ябарга туры килмәде… катып калдым. Боларның да йөзләрендә бер җыерчык юк иде. Хәтта сөйләшкәндә дә, елмайганда да, көлгәндә дә. Аларның йөзләре шулкадәр матур һәм салкын иде. Һәм мин аларның күзләренә карадым. Йөзләрендә җыерчык булмаган шикелле, күзләрендә дә кешелек әсәре юк.
Кинәт арка үзәгем буйлап салкын йөгерде. Болар кешеләр түгел, ә тере курчаклар, ләбаса. Һәрбер хәрәкәтләре, сүзләре, карашлары, елмаюлары алдан уйлап искиткеч төгәллек белән төзелгән, хис-тойгылары да, зиһеннәре дә бары тик үзләренә җитәрлек, үз төркемнәре белән аралашырлык дәрәҗәдә генә итеп бирелгән. Нинди эшләр башкарачагы, нәрсәдер сатып алачагы, нинди сүзләр әйтәчәге, кемнәр белән аралашачагы, кемгә гашыйк булып, кем белән яшәячәге алдан билгеләнгән тере курчаклар. Һәм алар үзләренең һәрбер гамәлен зур төгәллек белән үти, һәрбер вазыйфасын җентекле башкара. Монда хилафлыкка, җитешсезлеккә, ярсу хисләргә, үткен акылга, үзенчәлекле тормышка урын юк. Һәрбер зат ясалма камиллекнең алтын рәшәткәләре артына кертеп ябылган, үзенчәлекләрдән чистартылган, һәркем шәхси төрмәсендә яши һәм үзен ирекле шәхес итеп сизә. Урланган кешелеген, югалган гомерен беркем дә уйламый, сагынмый, белми. Һәркем үзен кеше диеп уйлый. Һәркем үзен яшим диеп белә.
Мин кайттым. Ул мине танымады. Хәтта күрмәде дә.