«Күңелле табын» китабы турында

(аз гына тарих)

Татарча котлаулар, тостлар, теләкләр һ.б. җыйган бу  китап хакында матбугатта бер генә сүз дә булмады. Моның ике сәбәбе бар.

Беренчедән, әлеге җыентыкта бәйләнерлек, тәнкыйтьләрлек  бер генә әсәр дә юк, һәркайсы югары профессиональ дәрәҗәдә язылган, тематика ягыннан да калыптан чыкмаган,  мораль  кануннарын да бозмый иде. Шуңа да Маратның “Автобус”, “Мода” кебек әсәрләрен эт итеп сүккән моральчеләр һәм авторның кечкенә җитешсезлеген дә филдәй итеп күрсәтергә маташучылар бу юлы аны гаепләп бер сүз дә әйтә алмадылар.

Ә Мараттан һәрвакыт ниндидер гайре табигый яңалык көтеп өйрәнгән тәнкыйтчеләр аның бу җыентыгын әдәбиятка исәпләп тә тормадылар. Татарча котлау текстлары, теләкләр, табында әйтелә торган вак-төяк сүзләр алар өчен вак һәм әһәмиятсез нәрсә булып тоелды. Өстәвенә автор үзе дә бу җыентыкка кергән әсәрләрен “өч тиенлек нәрсәләр”, дип кимсетеп, тәнкыйтьчеләрнең фикерен куәтләп торды.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Асылда бу китап халык иҗатында “йола поэзиясе” дигән исем алган күренешнең авторлар иҗатында чагылышы, яңа заманда, яңа җирлектә үсеп көчәюе иде. Әдәбиятта үзенә күрә бер юнәлеш сыман нәрсәнең барлыкка килүе иде. Тамыры халык иҗатыннан башланып, зур иҗатчының талант куәсе аша халыкка кайтарылган, гади халык өчен язылган әсәрләр иде бу.

Шуңадыр да әлеге җыентык халык арасында әйтеп бетергесез популярлык казанды. Әлеге китапка кергән шигырьләр Уфадагы “Шәрек” радиосының музыкаль котлаулар тапшыруында ике ел буе туктаусыз яңгырап торды. Хәзер бу күренеш тукталды инде, алай да ара-тирә тоташ куплетлар, аерым юллар кемнәрнеңдер котлауларына килеп керә. “Күңелле табын”ның 2000 елда Уфада сатуга чыккан беренче басмасы (тиражы 5000 данә) ике-өч ай эчендә сатылып бетте. Ул табыннардан калмас бер “инструкциягә” әйләнде.

Әлеге байлыкны кулына төшерә алучылар “Күңелле табын”ны дуслары һәм якыннары күзеннән яшеребрәк кадерләп сакладылар. Чөнки бу — могҗизага тиң нәрсә, гап-гади кешене дә табынның бер бизәгенә, мәҗлес күркенә әйләндерә алырлык тылсымлы китап иде. Андагы әсәрләрне куен дәфтәрләренә күчереп яздылар, мөмкинлеге булганнар ксерокс аша үткәреп алды. Ксерокс аша узган А3 форматындагы язмаларны сатып йөрүчеләр дә табылды.

2002 елда татарча котлаулар җыентыгы, укучыларның күпсанлы сораулары буенча, “Кызыл таң” гәзите нәширлегендә икенче тапкыр дөнья күрде һәм шул арада ук таралып та бетте. Бүген аны кабат сорыйлар, һәртөрле очрашулар, концертлар вакытында авторга әлеге җыентыгын кабат нәшер итү үтенечен белдерәләр.

“Мин иң бәхетле язучыларның берсе, — ди Марат үзе дә, — “Халык хәзер китап укымый” – дип зарланган бер дәвердә, синең әсәрләреңне эзләп алып укыйлар, хәтта теге яки бу әсәреңне сорап үзеңә дә шалтыраталар, хат язалар, тынгылык бирмиләр икән, бу — язучы өчен бик зур бәхет. Мин моңа бераз күнегә дә төшкән кебек идем, “Күңелле табын” аптырашлы итте. Хәтта авыр хәлгә калырга да туры килгәләде. Ниндидер җитәкчегә ниндидер үтенеч белән барсам, аларга татарча котлаулар кирәк, иң беренче шарт итеп “Күңелле табын”ны сорыйлар. Ә мин кайдан табыйм аны? Үземә алып калганнарын күптән бүләк итеп бетергәнмен. Нәшрияттә юк… Китабымны эзләүчеләр армиясенә үзем кушылган чаклар да булгалады.”

Өстәп тагы ни әйтергә мөмкин?!.
Ә китапны һаман эзлиләр.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Азалия Гыйләҗева

P.S.

Укучыларның күпсанлы соравы буенча, «КҮҢЕЛЛЕ ТАБЫН» кабат әзерләнде.  Күпкә тулырак, баерак, файдалырак. Һәм бу юлы татрча котлаулар китабы — электрон форматта. (fb2, pdf, mobi, epub, rtf, doc)

Аны сез компьютерда да, кесә телефонында да, смартфонда да, һәртөрле райдерларда да татарча укый аласыз.

Бу китап белән якыннанрак танышу өчен шушы сылтанма буенча күчегез: Күңелле табын