Күңелле табын

(14 отзывов клиентов)

199 

Татар телендә тостлар, татарча котлаулар, бәйрәмнәр, төрле тамашалар һәм туй сценарийлары, күңелле уеннар, көлдергеч-мәзәкләр, җырлар, мәхәббәт шигырьләре… Кыскасы, һәр бәйрәмгә ямь кертерлек тылсымлы китап!

Категория:

Күңелле табын

Барыбызга да һәртөрле бәйрәм табыннарында булырга, якыннарыбызны котлап сүз әйтергә туры килә. Якын кешесе турында ике сүзне дә ялгый алмыйча җебеп торучылар да җитәрлек. Бу китап әнә шундый очракларда ярдәмгә килә дә инде, якын кешегезне матур итеп котлау мөмкинлеге бирә.
Монда ягымлы юмор һәм нечкә лирика белән сугарылган татарча котлаулар, кызыклы тостлар, бүләк биргәндә әйтелә торган теләкләр, табында уйнала торган уеннар һ.б., һ.б.
Бу котлаулар китабы сүз осталарына да, тыйнак кына гомер итүче гади кешегә дә бик файдалы булыр. Бәйрәмгә җыелган дус-ахирәтләрегезнең игътибар үзәгендә булырга телисез икән — рәхим итегез!

14 отзывов на Күңелле табын

  1. Гузелия

    Бу китапны мин берничә ел элек сатып алган идем. Бүген яңадан йөкләдем һәм аптырап калдым. Ул яңарган! Яңа бүлекләр, әсәрләр, уеннар барлыкка килгән. Шулай яңартып торуыгыз өчен бик зур рәхмәт!

  2. Земфира

    Егерме ел туйлар, юбилейлар алып барам инде, мине хәзер берни белән дә шаккаттырып булмас дип уйлый идем. «Күңелле табын» – ул тостлар җыентыгы гына түгел, ә бәйрәмнең әзер конструкторы. 50 кешелек корпоратив өчен яңа уеннар эзләгән идем, монда кул астындагы әйберләр белән сценарий таптым. Кешеләр шулкадәр бирелеп уйнады, өстәлләрне чак аудармый калдык! Тостлар да заманча, тере, пафоссыз. Авторга бик зур рәхмәт! Хәзер бу китап микрофон штекеры белән компьютер тартмасында яши

  3. Гафур

    Интернетка бикләнү чорында Марат Кабировның мәҗлес фольклорын системага салырга омтылуы этнография тикшерүе сыман кабул ителә. Автор жанрга хас булган тупаслыктан кача, баналь «әйдәгез» урынына нәфис сүз формулалары тәкъдим итә. Җыентык социаль кисеменең кызыклы булуы белән аерылып тора: биредә озын вә мавыктыргыч сөйләүче борынгы татар традициясе дә, кунакларның динамика таләп итүче клип фикерләве дә үз урынын алган. Китап уникаль көнкүреш мәдәниятен хасил итә, мәҗлес хаосын структуралы эстетик кичерешкә әйләндерә

  4. Раушания

    Коткаручы китап! Иремнең туган көнендә чын ир-егетләр өчен котлаулар бүлеген укыдык – юбиляр күз яшьләренә кадәр дулкынланды. Уеннар гади, кызык, кагыйдәләрен ике минуттан артык аңлатырга кирәкми. Беренче тосттан соң нәрсә әйтергә белми кызарган һәркемгә мотлак укырга кирәк!

  5. Роберт

    Мәҗбүри конкурсларны яратмыйм. Гадәттә мондый китаплар минем күңелне болгата. Ләкин монысы… Марат Кабиров игътибар үзәгендә булырга яратмаучы кешеләр психологиясен яхшы аңлый икән. Аның уеннары кешенең фальшив тавыш белән җырлавын таләп итми, ә аралашуга юнәлтелгән. Китаптагы өстәл уены минем биш ел дәвамында авызыннан сүз чыкмаган энемне сөйләштереп чыгарды. Мин дә кызыклы бер тост сөйләдем. Әйбәт килеп чыкты. Ярар, файдалы китап икәнен таныйм.

  6. Аноним

    Мин бит ул — дусларының туйларында шешә әйләндереп уйный торган егет. Әгәр сез бу китапны сатып алып, мине кунакка чакырасыз икән — белегез, хәзер качарга чират минеке. Кабиров арсеналы кунакларга карата «үч алу» бүлегендәге шыпан-шыпан этлекләргә бай. Хуҗа бәйрәмдә бу китап белән коралланган икән — кунак исә намус чисталыгы хакына хурлыкка калуга әзер булырга тиеш. Биш йолдыз, тизәйткечләр белән тостлар ятларга киттем

  7. Айрат Г.

    Ниһаять, ритмны тоючы автор. Котлаулар җыентыкларының күбесе авыр канцелярит телендә язылган. Кабировта менә дигән верлибрлар һәм кыска проза миниатюралары бар. Заманча һәм тиз форматлы мәҗлес өчен социаль челтәрләрдә куллану өчен шәп заготовкалар бар. Төбәк үзенчәлекләре бүлеге өчен аерым рәхмәт — коллеганың юбилеенда локаль идиоманы кулланып, зыялылык күрсәтергә өлгердем. Текст өлеше камил эшләнгән

  8. Лилия

    Рәхмәт! Бик әйбәт китап булды. Хәзер бәйрәмнән бәйрәмгә генә йөрисе.

  9. Фәридә

    Рәхмәт сезгә! Бик кирәкле китап.

  10. Ләйсән

    Бик кызык булды әле бу. Жалкы хәзер бөтенесен дә диярлек табыннарда сөйләп бетердем. Яңа китап чыгарырга уйламыйсызмы? Чыгарсагыз, уеннары да күбрәк булсын иде. Рәхмәт!

  11. Рифат

    Барсы да яхшы. Бик ошады. Рәхмәт.

  12. Тәнзилә

    Сценарийларын үзгәртүсез куллана алмадым. Бераз под себя подгонять иткәч, яхшы тамаша чыкты. Әзер килеш кулланырлык булса яхшырак буласы иде

  13. Айсылу Габдуллина

    Хөрмәтле Марат әфәнде!!!! Сезгә күптәннән зур рәхмәт әйтәсем килә!!! “Күңелле табын” китабыгыз өчен. Бу китапның башында, автордан дип, Сез шушындый сүзләр язгансыз: “….ходай биргән сәләтегезне дә эшкә җиксәгез, табын күркенә, сәхнә йолдызына, иң назлы ярга әйләнәчәксез. Үз даирәгездә йөзек кашы булачаксыз.” Алтын сүзләр алтын китапта!!!! Табын күрке генә ме соң, иң кадерле кунакмын хәзер мәҗлесләрдә…..Минем ярдәмчем, әлбәттә, беренче бүлек шигырьләре. 50-55 яшьлек ирләргә сихерле тавышларым белән укып җибәрәм…”Үзең яздыңмы?” дип сорыйлар. Марат әфәнде, зинһар өчен үпкәләштән булмасын… “УЗЕМ” дип җаваплыйм…. Элегрәк, шаян сүзле дип минем ирне чакыралар иде беренче итеп, ә хәзер…минсез – мәҗлес ямьсез!!!! Тамадалар кырын карасалар да, “иң яхшы тост әйтүчегә” дигән тасмаларын биргән булалар, бер букча булды инде….НО…хатын-кызлар өчен шаян котлауларызыз нигә юк??? Алда 45, 50, 55 яшьлек хатыннарның юбилей мәҗлесләре көтә…Ярдәм кирәәәәк!!!\

  14. Ирина

    Күңелле табын китабы бик ошады. Шундый шаян тостлар, матур шигырьләр. Аларны укып кына чыксаң да бәйрәмдәге кебек буласың.

Добавить отзыв

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *