Кызыклы афоризмнар

(1 отзыв клиента)

699 

Марат Кәбиров. Кызыклы афоризмнар.
Казан – 2018, 238-314 бит, электрон китап, PDF, PDF-A6 форматларында.
Алыгыз, укыгыз, ятлагыз, сөйләгез!

Категория: Метка:

Кызыклы афоризмнар

«Китапның исеме үк барсын да барсын әйтеп бирә. Димәк монда афоризмнар тупланган, кызыклы афоризмнар, димәк, көлергә, юк дигәндә елмаеп куярга мөмкин. Өстәвенә, истә калдырып кирәкле урында кулланырга да була. Әңгәмәдәшләрең «вот, ничава!» — дип, «аһ» итеп торсын.

Афоризмнар китабы татарда бик күп түгел. Булганнары, нигездә, күренекле кешеләрнең канатлы сүзләреннән тора. Алар акыллы, матур…

Мондый китап бездә бөтенләй юк. Монда — көлкеле гыйбәрәләр. Алар артык акыллы да түгел, кайчагында беркатлырак, хәтта ахмаграк та булып тоелалар. Күпләре белән бәхәсләшергә дә була. Ләкин алар кызык, көтелмәгәнчә. Укуы да, тыңлавы да, ишетүе дә рәхәт. Социаль челтәрләрдә статус итеп файдаланырга да, һәртөрле постларда кулланырга да була.

Моңа кадәр үзебездә булмаганны тизрәк булдырырга теләдем. Теләк чынга ашты бугай. Бездә көлкеле афоризмнар китабы бар. Һәм ул минем иҗат югарылыгында.»
Марат Кәбиров

«Кызыклы афоризмнар» китабыннан

* * *
Аз хәрефле сүз күп мәгънә аңлатучан була.
* * *
Һәр колның колбиләүчесе берәү була. Һәр азат кешенең – берничә.
* * *
Ул өч диетада утыра. Берсе белән генә тамагы туймый.
* * *
Вакытлыча акчасызлыктан да тотанаклырак халәт юк.
* * *
Үз фикерен калын тавыш белән яңгыратырга теләгәндә хатын-кыз ир-аттан киңәш сорый.
* * *
Тешләрнең барсын да тазарту мәҗбүри түгел. Картлык көнгә калдырырга теләгәннәрен генә чистартыгыз.
* * *
Байлык арттыру белән ярлылыкны киметү – икесе ике нәрсә.
* * *
Иң озын, кызыклы һәм маҗаралы сәяхәт: “Әйдә, кыска юлдан китәбез” — дигән сүздән башлана.
* * *
Кайчагында кеше белән уртак тел табу өчен дәшмәү дә җитә.
* * *
Тормышны үзгәртергә кирәк. Бүгеннән телевизорга утырып диван карый башлыйм.
* * *
Уңышка ирешү өчен акыл гына җитми, күпмедер дәрәҗәдә ахмаклык та кирәк.

1 отзыв на Кызыклы афоризмнар

  1. Сабир

    Марат Кәбировта икән бөтен афоризм!!! Уен аша әйтелгән фәлсәфә көчле ишетелә. Бик хуп!

Добавить отзыв

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *