Мәхәббәт яңгыры

299 

Марат Кәбиров. Мәхәббәт яңгыры — кыска мәхббәт романы. Казан – 2019, электрон китап, PDF, PDF-A6, EPUB, FB2 форматларында.

Мәхәббәткә мәхәббәт белән язылган. Укырга кирәк!

Категория: Метка:

Мәхәббәт яңгыры

«Менә тагын  урамнарда яңгыр. Менә тагын яңгыр синсез яуа. Яңгыр җиргә сафлык алып килә, яңгырларда тәннәр җиңеләя, сулышларың иркенәеп кала. Иңнәреңә канат үскән кебек, хыял күкләренә талпынасың. Бүген никтер минем җанда – сагыш. Әллә сине юксынудан микән. Син бит миңа якты яңгыр идең. Назга коргаксыган җаныма син җылы яңгыр булып килеп кердең, татлы тамчыларың белән сибелдең дә йөрәгемнең юшкыннарын юдың. Мин сафланып, үзем булып калдым, мәхәббәтле синең тамчылардан рухыма көч, яшәүгә дәрт   алдым. Рәхмәт сиңа! Яңгыркаем минем… » (Мәхәббәт яңгыры)

2 отзыва на Мәхәббәт яңгыры

  1. Айгөл

    Мәхәббәт турында чынлап та яратып язылган әсәр. Вакыйгалардан бигрәк, повестьнең атмосферасы ошады. Бөтенләй башка дөньяга эләккән шикелле тоеласың. Мәхәббәттән, җылылыктан, ягымлылыктан торган дөньяга. Марат Кәбировның һәр әсәре үзенчәлекле. Ә монсы яктылык һәм җылылык белән аерылып тора. Энергетикасы яхшы.

  2. Чулпан

    Мәхәббәт турында китап укыган чакта мескен хатын-кызларны кызганып җан чыга торган иде. Яратмыйм шундый китапларны. «Мәхәббәттән җырлар кала» дигәне дә елаклар өчен. Бу әсәр алай түгел. Моның аурасы рәхәт. Укып чыккач, ниндидер әйбәтлек эшләгән кебек булдым.

Добавить отзыв

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *