Станислав Ежи Лец

АФОРИЗМНАР

Без җан авазының читтән ишетелүен яратабыз.

Бүгенге кешенең нәрсә кылганын киләсе буыннар гына аңларга мөмкин.

Бүтән заманга күчәлмәсәң, бүгенге көн белән яшә.

Бөтен кеше — актер. Аларга кайдан репертуар җиткермәк кирәк?

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Вакыйгаларны түгел, ә тормышны күрә алсаң икән.

Драма сәнгате әле тормыштан күпкә артта — кайчан да булса ул безнең тормыштагы көндәлек актерлык дәрәҗәсенә җитәчәк.

Дәшмәгәннәрне сүзсез калдырып булмый.

Дөреслеккә якынайганда, без кайвакыт чынбарлыктан ераклашабыз.

Заман рухы кайчак атеистларны да өркетә.

Илһам кошы кайбер әсәрләрдә аягын юар иде

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Иң авыры: авызыңны томалаган чүпрәк баллы булса…

Кайбер театрларда реализм шулкадәр көчле — анда хәтта кешеләр дә чын.

Кайвакыт аеруы да авыр: автор әсәреме бу, сәнгать әсәреме.

Кайсы яктан карасаң да сукырлык бәхет түгел.

Кармакка эләккән балык үзе гаепле, читләр милкенә кызыкмаска иде.

Кеше үз тормышында бик мөһим роль уйнамый.

Котылгысыз юмор остасы

Кәрләләр арасында вакыт-вакыт фил чире эпедимиясе кабына.

«Мин бармак кына яныйм» — диде ул тәтегә басар алдыннан.

«Мине аңламаулары нинди зур бәхет!» — диде үлем түшәгендәге философ.

Мифлар чынбарлыкка әйләнү кемнең җиңүе? Материалистларныкымы, идеалистларныкымы?

Мәзәкнең асылын алдан аңлаучының аңламаган булып кыланырга әле вакыты бар.

Некролог яхшы визитка була алыр иде.

Ни өчен мин шундый кыска гыйбәрәләр язаммы? Миңа сүзләр җитми!

Опера үз мөмкинлекләрен әле тулысынча файдаланмый. Ә бит сәхнәдән акырырга мөмкин булмаган ахмаклык юк.

Психопатларсыз тормыш? Ул бит нормаль булмас иде.

Сатирикның теле зирәклек чарында үткерләнергә тиеш.

Сирәк кулланылган сүзләр дәвер турында күбрәк сөйли

Су авызыңа кадәр җитә икән, ул эчәргә яраксыз дип борчылма.

Сәнагаттә яңа юлләр юк: барсы да кешедән кешегә

Сәхнәдән дә төшә алмас дәрәҗәдә зәгыйф пьессалар була.

Талантсызлыгын ул холыксызлык белән тулыландырды.

Тирәнлеккә төшә алмаган язучы һәрвакыт сай була.

Тынычландыру киеме акылсызлык зурлыгыннан артмаска тиеш.

Уйлар алдыннан уйла!

Уңай геройларны тудырмыйлар, аларны билгелиләр

Уңайсызлыкларның берсе акылсызлык булса?..

Фикерләр таможня салымыннан азат. Әгәр чиктән узмасалар.

Чит тел белмәсәң, чит ил кешесенең дәшмәвен дә аңлый алмыйсың.

Чынбарлыкны үзгәртергә мөмкин. Хыялны гына кабат уйлап чыгарырга кирәк.

Шагыйрь үз аңы агымында балык тота.

Шәүлә синнән сәләтлерәк — син эшләгәннәрне ул бернинди көчәнүсез эшли

Элек мәңгелек тә нигезлерәк булган.

Ялган пәйгамбәрләр үз күрәзәчелеген үзләре тормышка ашыра.

Яхшы әсәрне ахмаклар да аңлый, тик аз гына бүтәнчәрәк.

чәчәкләр өстеннән гадәттә түтәл таптаучылар атлый.

Үз булдыксызлыгыңны тану мизгеле — даһилык ялтлап алган вакыт.

Үз уйларын кеше башында саклады.

Һәрвакыт кеше җиңәчәк! Кешене?