Мәхәббәт ачкычы хатын-кыз кулында

«Сөенбикә» журналы бер мәлне хатын-кыз  турындагы сорауларга җавап бирүемне үтенде. Шундый шәп журналның үтенечен кире кагып булмый ич. Җавап бирдем. Әле менә уйлап утырам, ниүжәли мин хатын-кыз турында шулкадәр әйбәт беләм икән?!.

— Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә..
— Бу бер төрле генә була алмый. Әйтик, урамда синең алдыңнан гына бер гүзәл хатын-кыз уйнаклап китеп бара. Аның күзләренә берничек тә игътибар итеп булмый, шулай бит. Һәрберсенең үз өстенлеге инде, кем нәрсәсе белән җәлеп итә ала – шуны куллана.
— Хатын-кыз ның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
— Хатын-кыз – кеше. Ә кеше – камил зат түгел, аңа кирәгеннән артык зур өметләр багларга да, тулысынча ышанырга да ярамый. Аннан соң, үзеннән-үзе начар сыйфат булмый бит ул. Урынлы һәм вакытлы кулланылган явызлык кайчагында изгелеккә тиң. Шуңа күрә, монда бертөрле генә бәя була алмый. Барсы да конкрет ситуацияга, вакытка, кешенең күңел халәтенә һәм тагын әллә нәрсәләргә бәйле. Ә гомум алганда… Бу дөньяда аңлап булмаслык кеше, аклап булмаслык кабәхатьлек юк инде ул.
— Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?
— Алдан әйтә торган хәл түгел бу. Без якыннарга тизрәк тә, ныграк та рәнҗибез, аларны авыррак гафу итәбез. Кайчагында гафу итә дә алмыйбыз. Ә шул ук гамәлне чит-ятлар эшләсә, без бик җиңел кичергән булыр идек.
— Хатын-кыз ике төргә бүленә: җыештыручылар һәм пешерүчеләр. Сезгә аның кайсы якынрак?
— Белмим. Мондый бүленеш минем өчен көтелмәгән хәл. Безнең гаиләдә бер генә хатын-кыз һәм ул барсы да – җыештыручы да, пешерүче дә, хуплаучы да, хурлаучы да…
— Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?
— Була ала. Хатын ул вакыты белән дус та, дошман да була ала. Бу мәсьәләдә аңа тиңнәр юк.
— Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?
— Бик романтик төстә булмады бугай ул. “Фәләненче числода сорарга киләм, өйдәгеләреңә әйтеп куй” — дидем шикелле. Аның янында шулай текә кылансам да үзем бер-ике көн буена әнигә әйтергә кыенсынып йөрдем. Әйткәч, ул:”Баш кода булып җизнәң барыр инде. Сарык та юк бит әле, шулардан сорап торырмын” — дип җизниләр авылына чыгып чапты. Мин дә сарык белән берәр яшник аракы сорарга дип колхоз председателенә киттем. Шулайрак башланды инде.
— Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?
— Белмим, мин алай-болай уйланып тормадым инде. Күрдем, гашыйк булдым, өйләндем. Әни белән охшаш яклары да, капма-каршы яклары да бар бугай. Ә миңа икесе дә кадерле.
— Сез кемгә күбрәк охшаган: әтиегезгәме, әллә әниегезгәме?
— Икесенә дә. Әтинең туганнары Актанышта: “Коеп куйган җиңгәчәй инде” — дип каршы алалар иде, әнинекеләр киресенчә. Шулай булгач, ике якның да иң әйбәт сыйфатлары миндә туплангандыр дип алданып йөрим…
— Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
— Сөенергә тиештер инде. Әйтә алмыйм. Ир кеше мал табарга, гаиләсен карарга тиеш, дигән караш өстенлек итә бит. Мин дә шул карашта. Ләкин хатын-кыз күбрәк таба һәм бу ике якны да канәгатьләндерә икән – ни зыяны? Аннан соң, гаиләдә кемдер зуррак уңышка ирешә, югарырак баскычка күтәрелә икән, бу аның үз уңышы гына түгел бит инде. Гаиләңдә иминлек, теләктәшлек булмаса, ниндидер уңышка ирешә  алмыйсың. Аннан соң… Мал табу, матди байлык бер нәрсә әле ул. Матди байлык белән беркемне дә рәнҗетмичә идарә итә алыр өчен рухи байлык та кирәк. Бу ир-атка да, хатын-кызга да кагыла.
Бай хатын, яки ир эзләүчеләр дә күп хәзер. Шулай җиңел генә байлыкка хуҗа булам дип уйлыйдыр инде алар. Мин балаларыма андый язмыш теләмәс идем. Бу кәрт уены сыманрак күренеш бит инде. Син байлыкка хуҗа буласыңмы, әллә байлык сиңа хуҗа буламы әле – белеп булмый.
— Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?
— Заманында бу мәсьәләнең психологик ягын беркадәр өйрәнергә туры килгән иде. Мин шулайрак аңладым, гадәттә, ирләрне хатын-кыз сайлый. Беренче күргән ир-атка ул утыз секунд эчендә бәя бирә: бу адәм туачак баламның әтисе булырга лаекмы-юкмы. Һәм үзе гашыйк була алырлык кешенең игътибарын җәлеп итә. Бу бөтен сөтимәрләргә дә табигатьтән салынган нәрсә, аңасты дәрәҗәсендә башкарыла. Соңрак аралашу нәтиҗәсендә үз таләпләренә ярарлык дип таба икән, бу ир-егетне ул инде ычкындырмаска тырыша. Димәк… Мәхәббәтнең ачкычы хатын-кыз кулында. Ә инде яратуы турында иң беренче булып үзе әйтәме, әллә моны егетеннән әйттерәме – барсы да аның үзеннән тора.
— Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
— Моны беркем дә белми, хәтта гүзәл затлар үзләре дә. “Шундый искиткеч кыз иде бит, минем нәрсәмә кызыкты икән бу?”- дип гомер буе гаҗәпләндем инде. Хәзер үзе дә аптырый бугай…
— Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?
— Әсәрләремә игътибар итүләрен көтәм.
— Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кыз куркыта диләр. Бу, чынлап та, шулаймы?
— Табигатьтә “артык” дигән төшенчә юк. Әгәр ниндидер гүзәл артык чибәр, артык акыллы, яки артык көчле булып тоела икән, бу бары тик ир-егетнең планкасы түбән булуын гына күрсәтә. Андый кеше, әлбәттә, “артык чибәр” ханымга якын килә алмый. Һәм ул үзенең буе җитәрлекне эзләп китә, теге гүзәлгә тиң булырлык ир-атлар өчен мәйданны бушата. Табигый сайланыш кануны.
— Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар. Алар сезнеңчә бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?
— Логиканы ирләр уйлап тапкан, хатын-кызның зирәклеген яшерү өчен. Монда шартлы рәвештә шундыйрак паралель үткәрергә мөмкин: ирләр логикасы ул – конституция, хатын-кыз логикасы – тормыш кануны, язылмаган закон. Тормышның кануннарын берничек тә конституцияга кертеп бетереп булмый.
— Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кыз нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
— Хәзер күз алдына китереп карыйбыз. Менә шундый күренеш. Чыгып сөт алып керергә кирәк булса, ир-ат чыга да алып керә. Ә хатын-кыз … Аның гамәлен җентеклерәк аңлатырга кирәк. Өй янындагы кибеттә сөт 35 сум тора, ә бер квартал арырак – 25 сум. Һәм хатын-кыз шул кибеткә китә. Мин моны аңлыйм, чөнки анда сөт ун сумга арзанрак. Тик ни өчен анда 20 сум түләп автобус белән барганы аңлашылмый. Бу ирләр өчен логикага сыймый торган хәл, шулай бит. Ләкин хатын-кыз үзенчә хаклы. Ни өченме? Чөнки ул бер түгел, ә ике сөт ала. Өстәвенә, тагын биш-ун сумга арзанрак икәнен күреп, бер кило колбаса, ике кило бәрәңге, кәбестә, ярма, май, икмәк, шикәр, тагы әллә нәрсәләр тутыра һәм ике пакет күтәреп җәяү кайта.
— Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?
— Монда ике очрак булырга мөмкин. Әгәр хаклы икәнеңне сүздә генә исбатларга кирәк икән, юл куясың. Әйтеп карадың, булмады – нигә аны дәвам итәргә. Сантый түгел, үзе аңлар. Ә ниндидер эшкә кагыла икән… Монда инде аны тыңлыйсың да үзеңчә эшлисең. Ләкин аны тыңларга кирәк. Бу мөһим, чөнки хатын-кыз мәсьәләгә бөтенләй икенче төрле карый һәм кайчагында син дөрес дип санаган нәрсәнең астын-өскә китерерлек фикер дә әйтеп куюы мөмкин. Шуңа күрә, һәр сүзеңне җөпләп торучыга караганда, синең белән тиң бәхәскә керә алырлык хатын – хазина ул. Син аның кадерен белергә, ул үзенең урынын белергә тиеш.
— Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин ардым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Хатыныгызның арт сабагын укытасыз? Кафега чыгып китәсез яки пицага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?
— Мин мондый нәрсәне күз алдына китерә алмыйм. Ул хәтта авырган чагында да ашарга әзерләп куя. Әгәр шундый хәлгә калсаң инде… Белмим… Нәрсә эшләп арыган бит әле… Шуңа карап, я үзең әзерлисең, я кырын яткан хатыныңны чалкан яткырып куясың инде. Тик кафега чыгып китмәс идем, яратмыйм.
— Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез, бәлки, көтә-көтә аргач, хатыныгызны калдырып, үзегез генә китеп барасызмы?
— Алай түгел ул. Хатын-кыз башта ирен әзерли. Баласын бакчага алып барган сыман. Шуннан үзе җыена башлый. Җитешә алмаса, ашык-пошык әзерләнә дә, өенә кайтканчы теге җирем болай түгелме, бу җирем тегеләй түгелме дип куркып йөри.
— Хатын-кыз еш кына… бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?  
— Хатын-кыз шулай уйлый гынадыр ул. Бер ир кеше дә нәрсә бүләк итте икән дип тикшеренеп утырмый инде. Ул үзенә кирәкле нәрсәне үзе ала, шулай бит. Ә сиңа кемдер бүләк бирә икән, бу үзе үк зур нәрсә. Ярату, ихтирам билгесе.