Татарча хоррор: Карчык
Караңгы почмак

Карчык

Бер дустым өендә калып торырга кушты. Ул инде утызга җитеп килсә дә әти-әниләре фатирында яши, бик өлкән яшьтәге әбисе дә бар. Әти-әниләре кунакка киткән, ә дус төнге сменага чыгарга тиеш. Карчыкның яше зур, үзе юньләп йөри дә алмый, аңа күз-колак булып торырга кирәк. Дус дип аталгач, мондый чакта баш тартып булмый бит инде. Әллә нинди мөһим эшем дә юк. “Бер кичкә, кер мичкә” – дигән әйтемне искә төшердем дә ризалаштым.

Карчык инде бик бетеренгән, ябык кына шундый, тире дә сөяк кенә. Күзләре эчкә баткан, иреннәре бушап көл төсенә керә башлаган. Сүзен дә авыз эченнән генә болгата, әйткәннәрен аңлар өчен бик игътибар белән тыңлап, аңыңда сөзеп алырга кирәк. Үзе йөри алмый, ашыйсы килсә, я өстәл янына күтәреп китерергә, я караватына илтеп бирергә кирәк. Башка хаҗәтләре булса да шулай итәргә. Әлбәттә, аны туалетка кадәр күтәреп йөртү, ансы-монсын хәстәрләү бик ымсындыргыч гамәл түгел, тик монда олы кешенең бер гаебе дә юк, ә дус өчен барсын да эшләргә кирәк.

Ләкин дус үзе дә беркадәр хәстәрлек күргән булып чыкты:
– Тышка чыгу ягына бик борчылма, – дип шалтыратты ул, мин аларның йортына якынлашканда – Памперслары бар. Ә тамагы ачса, яки кибегеп китсә – искә алырсың. Аның бераз сәер гадәтләре бар инде…
Тик сүзен әйтеп бетерә алмады: “Мине чакыралар, соңрак шалтыратырмын…” – дип трубканы куйды. Соңыннан бәлки җыеп карагандыр инде ул, тик минем дә телефонның зарядкасы беткән икән. Барып җитү белән куярга кирәк.

Мин дә эштән кайтышлый идем. Өйгә килеп керү белән чәй кайнатырга куйдым. Суыткычларында булганның бер өлешен алып, өстәл әзерләдем. Аннан карчык янына килеп:
– Әбекәй, ачыкмадыгызмы, ашыйсыгыз килмиме? – дип сорадым. Ул авыз эченнән генә мыгырданып куйды. Бераз аңымда җилгәргәч, бу авазларның:”Юк әле, балам, рәхмәт!” – дигән сүз икәнен төшендем.
– Кибекмәдегезме?
Карчык бу юлы баш кына селкеп җавап бирде. “Әйе, кибектем шул” – дисә, чәй ясап чыгарасың да бурычыңны үтәгәндәй тынычланып каласың. Ә болай… Үзеңне монда бер кирәксезгә утырган кебек хис итәсең. Шуңа тагын сорарга мәҗбүр булдым:
– Нәрсә кирәк соң, әбекәй? – дидем мөмкин кадәр ягымлырак булырга тырышып, – Сез кыенсынмагыз, әйтегез.

Карчык тагын мыгырданып алды. Аның тавышы тамак төбеннән чыгып бик тупас, тиргәшкән кебек ишетелсә дә, сүзләренең мәгънәсе әйбәт иде:
– Рәхмәт, балам, әлегә бер нәрсә дә кирәкми. Ял ит, ял ит.
Үзем генә утырып тамак ялгап алдым да дусның бүлмәсенә кереп шүрлектәге журналларын актарырга тотындым. Берничә язмага күз йөгертеп чыктым – әлләни кызык нәрсә юк иде. Сәгать уннар тирәсе булгандыр инде. Йокы баса башлавын сизеп, карчыкның бүлмәсеннән урап чыктым да шул шүрлектән тагын бер китап алып, актарып карадым. Укырга маташтым. Шул рәвешле, йоклап та киткәнмен.

Уянганда уникеләр тирәсе иде инде. Болай йоклап ятарга ярамый ич! Тиз генә кухняга чыгып, газ плитәсен кабыздым – куе итеп кофе эчәргә кирәк. Суы күп булмагач, ул шундук диярлек кайнап чыкты. Пары ургылып торган хуш исле кофега үреләм генә дигәндә, әллә нинди сәер тойгы биләп алды. Була бит шундый мизгелләр… Кемдер сине күзәтеп, текәлеп карап торадыр шикелле тоела. Күзең белән күрмәсәң дә аны тән тиресе белән тоясың, арка үзәгең белән сизәсең. Мин дә шундыйрак хискә бирелеп, кинәт кенә артыма борылдым. Һәм авып китә яздым.
Артымда зур ачылган хәрәкәтсез күзләрен миңа төбәп теге карчык басып тора иде. “Үзе йөри алмый диделәр ич… – дип аптырадым мин, – Ә моның хәтта аяк тавышы да ишетелмәде…” Ләкин куркуымны таратырга тырыштым:
– Әбекәй, берәр нәрсә кирәкме әллә?

Карчык берни дип тә җавап бирмәде, хәтта ишеткәнен дә сиздермәде. Каккан кызык кебек бер хәрәкәтсез басып торуында булды. Әбиләрне мин беркадәр бөкерәебрәк йөри дип беләм. Ә моның гәүдәсе элеке картиналардагы грфиняларныкы шикелле төп-төз.
Мин аны күтәреп алдым да караватына илтеп салдым. Ул бик җиңел иде. Карчык дәшмәде, бер хәрәкәт тә ясамады – урынга ничек яткырсам, шул рәвешле ятуын белде.

Кухняга чыгып кофе чүмергәч, дусның бүлмәсенә кереп телевизор кабыздым. Карарлык нәрсә юк. Аны сүндереп, тагын китап укырга тырыштым. Кызыклы әсәр булырга тиеш бу. Тик фикерләрне берничек тә туплый алмадым. Бер битне ике-өч тапкыр укып чыгып та берни дә аңламагач, китапны читкә алып куйдым һәм… Ишектә тагын теге карчык басып тора иде. Төп-төз гәүдәле, озын ак күлмәк кигән, ак чәчләре иңнәренә таралган. Һәм бер хәрәкәтсез. Көтелмәгән хәлдән тәнем эсселе-суыклы булып китте. Шулай да үземне кулга алырга тырыштым. Карчыкны күтәреп алдым да кабат урынына илтеп яткырдым. Бу юлы бүлмәсен бикләп үк куйдым. Берәр нәрсә кирәк булса, чакырыр әле – тавышы бар, һушы дөрес.

Ул арада инде телефон да заряд җыеп өлгергән иде. Китапка да, телевизорга да борылып карамадым, интернет актарырга тотындым. Берничә хәбәргә җавап яздым, видеолар караштырдым. Бу күпкә кызыграк иде. Яктыра да башлады. Ләкин көтмәгәндә ишек алдында чиләк шалтыраган сыманрак тавыш ишетелде. Мин тәрәзәгә капландым. Ихатада тагын теге карчык басып тора иде. Бу юлы инде чын-чынлап курыктым. Бүлмәсен бикләгән идем, ләбаса! Әллә бу карчык үлгән дә бу аның өрәге микән соң? Ихатага ничек чыккан ул, югыйсә?
Мин калтырана-калтырана карчык яткан бүлмәгә атладым. Ишек бикле иде. Ачып кердем һәм җиңе сулап куйдым – карчык урынында юк. Бу аның өрәк түгеллеген дәлилләгән кебек тоелды. Хәзер аны тагын ишек алдыннан күтәреп алып керергә туры килерме икән инде? Урамда салкынча, ә бу юка күлмәк белән… Мин ишеккә борылдым… Тик… Карчык каршымда басып тора иде…

Котым алынды. Почмакка сыенып, күзләремне йомдым да белгән догаларны укырга керештем. Бутый-бутый укыдым инде, тик бу мөһим түгел, мин бар күңелем белән ходайдан ярдәм сорыйм, һәм бу хәлдән коткарырлык башка бер юл да күрми идем. Шулай ничектер йоклап киткәнмен…

Уянганда сәгать алтылар тирәсе булгандыр. Өйдә тынлык. Күңел дә бераз тынычланып калган, шик-шөһбәләрнең эзе дә юк. Шулай да мин иң башта карчык яткан бүлмәгә кердем. Ул һаман да урынында ята, күзләре ачык. Сулыш алганы сизелмәгәч, барып пульсын капшап карадым. Ул үлгән иде.

Дуска шалтыратырга туры килде. Төнге маҗараларның барсын да сөйләп бирдем. Тик аның артык исе китмәде.
– Сиңа әйтергә өлгерәлми калдым, – дип гафу үтенде ул, – Без аннан бераз шүрли идек. Йокысында йөри торган гадәте бар иде аның. Көндез аягына да баса алмый, ә йокысында… Сәбәбен белмим инде мин аның, аңлата да алмыйм…

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика