Харис карт

Мин уянганда таң атып өлгермәгән була әле. Тору белән чәйнекне плитәгә утыртам да маллар янына чыгып китәм. Сарыкларга печән салып, кош-кортка җим биргәч, Кашка янына киләм. Аны утарга чыгарып алдына су утыртам. Төнгелеккә ашарына мул калдыргач, иртәнгә кибегә ул. Сбруйларны барлап куям да өйгә кереп чәй эчеп чыгам. Атны җигәм дә акырын гына капка ягына атлыйм. Кашка минем арттан иярә. Урамга чыккач туктап, минем капка япканны көтеп тора. Мин утыргач бер әмер дә көтмичә акырын гына кузгалып китә.

Ул арада инде беркадәр яктырып, иртәнге эңгер-меңгер кебек нәрсә хасил була. Мин тәмәке кабызам. Ат пошкырып куя. Әллә бик өнәп бетерми, әллә гадәте шундый. Тик ул һәрвакыт шулай итә. Без артык ашыкмый гына урам буйлап китәбез. Ат та ашыкмый, тәне бераз язылсын, йокысыннан уянып җитсен дип, мин дә куаламыйм. Кабаланудан файда юк, ферма бик ерак түгел, ә вакыт җитәрлек. Бераздан Харис картның йорты янына җитәбез. Мин инде күземне йомган килеш тә аның капка төбендә утырганын чамалыйм. Ел фасылының нинди булуына карамастан, башына тузып беткән төлке бүрек, өстендә сырма кигән. Чалбары да гәлифе рәвешендә тегелгән җылы чалбар. Аягында сачинкә, киез итек өстеннән галуш кидереп куелган. Бик бирелеп, махорка төреп утыра.
— Нихәл, харис абзый! — дип сәламлим аны әллә кайдан ук, — Йокы килмиме әллә?

Ул дәшми, башын гына кага. Аннан соң махоркасын кабызы җибәрә дә тирән итеп суырып, төтен болыты чыгара. Елмайганда итә. Тагын баш кагып куя. Мин дә үзалдыма елмаям.
Боларның барсы да инде ун елга якын кабатлана торган күренешләр. Йокыдан тору да, малларга ашарга бирү дә, ат белән урам буйлап узу да. Ел фасылына карап кайбер нәрсәләр аз гына үзгәрергә дә мөмкин. Әйтик, җәй көне сарыкларның ашарына биреп тормыйм, урамга гына куып чыгарам — ихата янында үлән чемченәләр дә үзләре көтүгә иярәләр. Кайчагында ат җигеп тормыйм, атланып кына чыгам. Бигрәк тә үземнең көтү көне булганда. Ләкин бер үзгәрешсез кала торган бер генә күренеш бар: мин көн саен Харис картлар яныннан узам һәм көн саен аның капка төбендә тәмәке төреп утырганын күрәм. Көн саен сәлам бирәм, ул бер тапкыр да дәшми, баш кына кагып куя, мин аның тәңгәленә җитүгә шырпы сызып тәмәкесен кабыза да тирән итеп суырып төтен борхыта һәм канәгать елмаеп куя. Ачык итеп елмаймый ул, тешсез кешеләрнең барсы шикелле үк иреннәрен кысып, авызын ачмый гына иреннәрен җәя. Моның елмаю икәнен дәлилләргә теләгәндәй күзләрендә шат очкыннар балкып китә. Менә шундый сәер генә елмаю инде.

Минем малчылыкка күчүемә инде ун елга якын. Эше әлләни авыр түгел, таң тишегеннән торып сыерларга силос, яки сенаж китерәсең. Көндез дә кич тә шул эшне кабатлыйсың. Кичкелеккә он келәтеннән ике капчык алып савымчыларга китереп бирәсең. Монсы — кыш көне. Җәйгелеккә бераз үзгәрә, көтүгә чыгасы була, силос урынына яңа чабылган яшел китәсең. Шул гына.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Ун ел буе шулай. Минем авырып интеккәнем дә, ялга киткәнем дә юк. Гел эштә. Хәер, моннан биш ел элек больницада бер атна ятып чыктым. Сукыр эчәге белән. Операция ясадылар. Кайткач, бер атна өйдә тордым. Шуны исәпкә алмаганда, таң саен бер үк күренеш. Абзар — маллар — урам — Харис карт.

Безнең авылда Әдип исемле бер рәссам бар. Кешегә карап, кара каләм белән ары-бире сызгалый да нәкъ үзенә охшатып төшереп тә куя. Биш минут та үтми. Шундыйрак сәләтем булса мин Харис картны бернигә дә карамыйча, хәтта күземне йомган килеш тә сурәткә төшерә алыр идем. Тәмәке төреп утырган чагын. Кабызган чагын. Төтен борхытканын. Канәгать елмаюын. Мин боларның һәр мизгелен күз алдында тотам. Аның ничә секундтан соң нинди хәрәкәт ясаячагына кадәр әйтә алам бугай… Ун ел буена бер үк күренеш белән очрашып кара әле син!
Фермага барып җиткәч, мал өенә кереп кенә чыгабыз да силос базына элдерәбез. Соңгарак калсаң, чират була, шуңа мин иртәрәк йөрим. Бу вакытта әле кеше сирәк, тиз генә арбаңа төя дә сыер абзарына элдерт… Тик бу юлы кеше күп иде.
— Хәдичә карчык үлгән бит, — диештеләр ирләр, — Тиз генә эшне төгәлләп зиаратка барырга кирәк…

Кайбер авыллардан килүчеләр үлем-китем булса, кеше табалмауларына залана. Бездә алай түгел, көрәк тотар мөмкинлеге булган ир-атның барсы да җыела. Борын-борыннан шулай килә, кемдер үлеп ятканда кемдер үз ихатасында нәрсәдер эшләп йөри икән, бу гаеп санала.
Фермада эшләрне бетерү белән барыбыз да зиаратка ашыктык. Хәдичә карчык үзе исән чагында ире янында урын билгеләп куйган булган. Тик ул урын хәзер бик төпкелдә калган, әллә кайда хәтле керергә кирәк. Алдарак килгәч, мин дә алдан атлап сукмак салучылар сафына эләктем. Зиарат капкасыннан кергәч, хәтсез генә атладык. Зиаратны караусыз дип әйтеп булмый инде, тик төпкелдәге кайбер урыннарын тигәнәк баскан. Шуларны төпләп, бер өемгә җыя-җыя бардык. Бер кабернең читен чистартканда мин ничектер башымны күтәреп карадым. Маңгай тирен сөртәсе иттемме соң шунда, кешегә сер бирмим дип эшләп сулышым каптымы, хәтерләмим инде. Чөнки башымны күтәрү белән күргән күренеш бөтен белгәнеңне оныттырырлык булды.

Хөкүмәт карт-корыларга куя торган тимер койма. Кабер өстендәге таш. Кабер ташындагы сурәт. Шул сурәттән миңа Харис карт карап тора иде. Мин сискәнеп киттем һәм күземә генә күренәдер дип күзләремне ачып-йомып, башымны селкеп алдым. Тик күренеш үзгәрмәде. Харис карт һаман Харис карт килеш калды. Өстәвенә аның исем-аты язылган такта күзгә чалынды. Туган һәм үлгән көне… Харис карт моннан биш ел элек мәрхүм булган икән. «Ник мин берни дә белми калганмын?!» — дип уйлауга үлем датасына кабат күз төшердем дә нәкъ шул вакытта больницада ятып калуымны хәтерләдем. Ләкин… Мин бит…
— Мин бит аны бүген генә күрдем әле, — бу сүзләрне кычкырып әйтүемне үзем дә сизми калганмын икән, — Капка төбендә утыра иде.
Янымда чүп утап йөргән берәү миңа сәерсенеп карап торды да баш чайкап куйды:
— Биш ел элек җирләдек абзыйны, — дип көлемсерәде ул, — Ә син?.. Авырмыйсыңдыр бит?

Мин баш чайкадым. «Билләһи-валлаһи күрдем. Кичә дә, аннан алда да… Ун ел буена күрәм мин аны…» — дип бәхәсләшә алмыйсың бит инде. Сантыйланган дип уйлаулары бар. Һәм мин бөтен хис-тойгыларымны эчкә җыеп, эшемне дәвам иттем…

Иртәгәсен эшкә барганда теге капка төбенә җитәрәк арка үзәгем буйлап салкын йөгерде. Ләкин анда Харис карт күренмәде. Мин атны туктатып беркадәр эскәмияне күзәтеп тордым. Андый-мондый нәрсә сизелмәде. Һәм арты киттем. Шулай да артымнан кемдер карап калгандай тоелды.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...