Жанрлар проекты: алты айга исәп-хисап

ЖАНРЛАР дип аталган бу проектны гамәлгә куйганга да ярты ел узып киткән икән. Ярты ел — алты китап. Бу уңайдан укучыларым алдында аз гына исәп-хисап тотып алырга кирәктер инде.

Жанрлар проекты, белүегезчә, ай саен төрле жанрга караган бер китап тәкъдим итә. Мин моны августа, туган көнем уңаеннанрак, башлап җибәргән идем. Ул 2019 елның авгусына кадәр барачак. Монда мин нигездә яңа әсәрләр тәкъдим итәм. Шулай ук элек язылып та моңа кадәр интернетта булмаганнары да керә. Чөнки укучыларның күпчелеге өчен алар да яңа. Әйтик, «Сары йортлар сере» дигән повесть бар. Ул китапта да чыкты, заманында югары уку йортларында да өйрәнелде. Ә электрон варианты әлегә кадәр юк. Киләчәктә, мин аны да берәр электрон китабыма кертеп җибәрәчәкмен.

Беренчедән, бу проект беркадәр файда китерде: мин җыйнагракка әйләндем, юк-барга вакыт әрәм итеп, шикле проектларга көч түгеп йөрүдән туктадым һәм тулысынча диярлек әдәбиятка кайттым. Тулысынча түгел, чөнки кино өчен сценарийлар да эшлим. «Әпипә» дигәнен төшерәләр. Калганнары — эш өстәлемдә. Үзем бик яраткан «Шәһри Казан» гәзите өчен мәкаләләр язам. Һәм берничә интернет-сәхифә алып барам. Шушы ЖАНРЛАР проекты аркасында, укучыларым белән бәйләнеш ныгыды: язышып, аралашып, фикер алышып тору ешайды. Укучыларымның язып, сораулар биреп, үз тормышындагы кызыклы хәлләрне сөйләп, темалар тәкъдим итеп торуын мин үзем өчен бик зур дәрәҗәгә исәплим.

Проект әдәби мөхиттә дә, башка даираләрдә дә әлләни ажиотаж, шау-шу куптармады. Аның турында матбугатта да сүз булмады диярлек. Үзем дә бик чәчрәп йөрмәдем, хәтта реклама да булмады. Китап турындагы хәбәрләр бары тик Вконтакте, Фейсбук һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә генә бирелде. Шулай да ул бик әйбәт бара: китаплар вакытында чыгып тора, укучылар аларны сатып алып, фикерләрен белдереп тора.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Минем өчен көтелмәгәнчәрәк хәлләр дә булды. Дөресен әйткәндә, «Кызыклы афоризмнар» күбрәк таралыр дип өмет иткән идем. Социаль челтәрләрдә кулланырга да, башка нәрсәләр өчен дә уңайлы бит инде. Ләкин халыкның аңа бик исе китмәде. Ә инде «Поэмалар»ны алучы булырына бөтенләй ышанмаган идем. Унлап кеше алды. Белеп микән, белми микән инде… (Әгәр ни икәнен белмичә алган булсагыз, ошамаса — заказ номерын әйтеп хәбәр бирегез, акчагызны кире кайтарам. )
Аның каравы, декабрьда чыккан «Яңа ел белән!» — дип аталган китапны умырылып алырлар кебек иде. Өстәвенә ул бушлай да булды. «Вконтакте» челтәре аша язылучыларыма хәбәр дә җибәрдем. Ләкин яңа ел алдыннан чыккан шул бушлай китапны алучыларның саны иллегә дә җитмәде. Гаҗәп! Бәлки, аны китап түгел, ә котлау открыткасы дип кабул иткәннәрдер. )

Хәер, монда гаҗәпләнергә кирәкмидер. Укучы үзенә кирәген сайлый бит. Бушлай дип кенә исе китми аның. Түләүлеләре дә ат бәясе түгел, теләге булган кешенең көче җитәрлек дәрәҗәдә генә бит инде.

Ә яңарак кына тәкъдим ителгән «Паралель дөнья» — фантастик повестьлардан тора. Фантастика дигәч тә, бу китапта сүз йолдызларга сәяхәт, әллә нинди баш җитмәслек галактикалар, ничәнчедер үлчәмнәр, роботлар, терминаторлар һәм шуңа охшаш тимер-томыр геройлар турында түгел. Сүз без яшәгән җир, безнең тормыш хакында бара, персонажлары да безнең кебек үк гади кешеләр. Алар бары тик фантастикага тартым күренешләргә юлыгалар, проблемаларын хәл итү өчен гадәттән тыш чаралар сайларга мәҗбүр булалар… Бу китап берничә көн элек кенә сатуга чыкты. Шул арада 50-дән артык кеше алуын исәпләсәң, бик уңышлы таралыр кебек. Мин сөенәм һәм «ошатырлар микән» дип дер калтырап торам. Ошатыгыз инде, пажалыста…

Алты китап арасында бүгенгә иң күп таралганы — «Йокы даруы» (меңгә якын) һәм «Бер җыр калсын» (биш йөздән артык). Мин моңа бик канәгать, чөнки татар дөньясында кәгазь китапларның да ярты ел эчендә шул данәдә сатылуы — зур уңыш дип исәпләнә.

Мин укучыларыма, китапларымны сатып алучыларга тирән рәхмәтемне белдерәм! Минем хөкүмәттән дә, ниндидер оешмалардан да бушлай бер тиен дә алганым юк. Минем спонсорларым да, премияләрем дә, мактаулы исемнәрем дә юк. Минем укучыларым бар. Алар минем спонсорларым да, премияләрем дә, мактаулы исемнәрем дә. Шуңа күрә, мин һәрбер укучымны Ходай биргән бүләк (премия?) дип кабул итәм. Рәхмәт сезгә, егетләр! Рәхмәт, кызлар! Без әле тагын нәрсәдер эшләрбез.

Марат Кәбиров

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Өстәмә мәгълумәт

Жанрлар проекты турында

Жанрлар проектында тәкъдим ителгән китаплар