харуки мураками
Әдәбият

Харуки Мураками — үз әдәбиятының дәрвише


Дөньяда иң танылган япон язучысы Харуки Муракамига 70 яшь тулды. Туган көне — 12 январь. Джаз музыкасына һәм ерак арага йөгерүгә мөкиббән киткән тәрҗемәче һәм ялгызлыкны үз күргән язучы юбилеен зурлап үткәрергә җыена. Әдәби җәмәгатьчелек аны һәр әсәре көтеп алына торган талантлы язучыга исәпли. Үз илендә дә иҗатын яратучылар бик күп, китаплары ыгы-зыгы тудыра.

Шул ук вакытта Япониядә әле булса аның японлылыгына шик белдерүчеләр җитәрлек. Хәтта язучы үзе дә «мин япон әдәбиятының берәзәге» — дип әйтергә мәҗбүр. Унике ел чамасы элек Япон мәдәнияты фонды һәм Токиа университеты «A Wild Haruki Chase» (Муракамига ау) дип аталган симпозиум уздырып, унҗиде илдән килгән 25 тәрҗемәчегә бер сорау юллаганнар: «Сез аның иҗатында японның берәр нәрсәсен таптыгызмы соң?»

Кешенең эчке иркенлеген әрсезлек сыман кабул итәргә күнеккән өлкәннәр аны артык бәйсезгә исәпләп, романнарыннан йөз чөерергә тырыша. Ә дәүләткә, яки ниндидер компанияга гомерен бирердәй булып хезмәт итүче чал чәчле самурайлар «вестернлашкан» кеше дип атый. Язучы бик каршы дәшми, шулай да күңеле тырналганын сиздереп-сиздереп куя. Әле 2004 елда ук ярым шаяру белән: «Бу мыжык картларга тагын ни җитми инде! Мин Япония һәм японнар турында язам. Япон телендә язам. Һәм иң беренче чиратта япон укучылары өчен язам. Мине япон язучысы дип исәпләсеннәр өчен тагын нәрсә эшләргә кирәк соң?!» — дип белдергән иде.

«Без, сугыштан соң ук туган балалар, америка мәдәниятында үстек, — дигән иде ул октябрь аенда «The Guardian» басмасына биргән интервьюда, — Мин америка музыкасын тыңлап, киносын карап үстем — бу башка дөньяга тәрәзә иде. Шулай да мин үз юлымны таптым. Ул американча да, японча да түгел, ә үземчә. Мин Габриель Маркесны бик яратам, тик аның реализмын «мистик» дип атамас идем. Бу аның үз реализмы. Минем дә стилем шундый. Аны минем күзлегемә тиңләргә була: нәкъ менә шул күзлек аша караганда тирә-яктагы дөнья минем өчен аерым бер мәгънәгә ия була.»

Цитаталар

Дөньяда ялгыш фикер булмый, безнеке белән туры килмәгән фикерләр генә була.

Кеше олыгайган саен аның тормышында төзәтеп булмаслык нәрсәләр арта.

Диңгезгә озак карап торсаң, кешеләрне сагына башлыйсың, ә кешеләргә озак карап торсаң — диңгезне.

Бер-беребезне кочаклаганда без бер-беребезнең куркулары белән уртаклашабыз.

Бер-береңә вөҗданлы булу һәм ярдәм итәргә теләү — шул иң мөһиме.

Һәрбер бушлык ни беләндер тула.

Кешегә өмет бирелә һәм ул аны артабан яшәү өчен ягулык итеп куллана. Өметтән башка бернинди дә «артабан» мөмкин түгел.

Йөрәктән тышка атылып чыкмаган бер сер дә юк.

Иң мөһиме — башкалар уйлап тапкан зур нәрсә түгел, ә үзең булдырган кечкенә.

Еш кына иң мөһим әйберләр иң пүчтәгеннән башлана.

Мураками романнары кинода

Муракаминың берничә романы буенча кино төшерелгән. Моңа Японияның иң билгеле режиссерлары тотынган, актерлар составы да, сценаристлар да танылган, талантлы шәхесләр.
Фильмнарның барсы да дөнья кинопрокатына чыккан һәм йөзләрчә телгә тәрҗемә ителгән. Әлбәттә, әле тагын яңа романнарын да экранга күчерерләр. Ә без булганнары белән таныша торыйк:
«Слушай песню ветра» (Җилнең җырын тыңла)- 1980 ел. Режиссёр: Kazuki Ohmori.
«Все божьи дети могут танцевать» (Ходайның бар баласы да бии) — 2007 ел. Режиссер: Роберт Лоуджфолл.
«Норвежский лес» (Норвег урманы) — 2010 ел. Режиссер: Ан Хунг Тран.

Өстәмә мәгълумәт

Википедия
Харуки Мураками китаплары
Рәсми сайты

 

Добавить комментарий

------------
WordPress: 27.75MB | MySQL:100 | 2,392sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика