тәнкыйть
Әдәбият

Тәнкыйтьчеләр булмау – хөррият ул!


Татарстан язучылар берлегенең тәнкыйть секциясе утырышы була дигәч, беркадәр куркыбрак барган идем. Ни дисәң дә тәнкыйтьчеләр җыела ич, безнең кебек язучыларның чын дошманнары.

Утырышка килеп керү белән курку юкка чыкты. Тәнкыйтьчеләрнең башлыгы – Рифә Рахман. Бу инде чынлап та бик яхшы белгеч, КДУ-да укыту дәверендә бик күп яшь талантларга юл ачкан шәхес. Сүзен әйтсә – чәпәп әйтә. Ләкин төпкәрәк карасаң, Рифә Рахман да артык әллә кем түгел, почти безнең кебек үк гади бер язучы, яхшы хикәяләре бар, алардан да яхшырак – шигырьләре. Интим лирика дип аталган жанрның нинди булырга тиешлеген безнең аңыбызга ныклап сеңдергән шагыйрь. Әлләни кот алынырлык тәнкыйтьче түгел инде. Башлыклары шундый булгач, әлеге чарага җыелучыларның да күбесе я әдәбият галиме, я гади язучы иде. Һәм мин ни өчендер «Ә бармы соң ул тәнкыйтьчеләр? » — дип уйлап куйдым. Һәм ни өчендер «Бар!» — дия алмадым. Әлбәттә, берничә аксакалның исем-атын әйтеп китәргә мөмкин булыр иде. Тик мин эш куәсендәгеләрне эзләдем бугай. Җигелеп эшли алырдайларны.

Уң ягымда Нәҗибә Сафина утыра. Бик талантлы усал ханым. Ул теләсә-кемне һәм теләсә-нәрсәне тәнкыйтьләп ташларга мөмкин. Ләкин тәнкыйть мәкаләләре язмый. Әйткән сүзләрен дә язып баручы юк. Ташка басылмагач, бик акыллы сүзләре дә әйтелгән урыныннан ерак китә алмый, якын тирәдәгеләрнең колагына эленеп ишек төбенә кадәр бара да төшеп кала.

Сул ягымда – затлы яшь ханымнар. Халисә Ширмән, Нурфия Йосыпова, Ләйлә Минһаҗева. Мин карашларымны алар ягыннан йолкып алам да, тагын шунда борылам. Моңа, әлбәттә, минем мутлык кына гаепле түгел. Олы бер җыелышта карап күз сөенерлек бүтән яшь кеше юк. Булсалар да я ерактарак, я карарга уңайсыз урында. Ә болар… Рәхмәт инде ходай тәгаләгә.

Болар, әлбәттә, олы шәхесләр, әдәбиятны сүтеп-җыя алалар. Зур белгечләр. Ләкин зур белгеч әле ул тәнкыйтьче дигәнне аңлатмый. Әйтик, күзләрен мөлдерәтеп утырган Маратны тәнкыйтьләү, аның җитешсезлекләрен бөтен мир алдында ачып салу өчен зур белгеч булу өстенә тагын нинидер сыйфат кирәк. Болар андый түгел. Үземә әйтергә мөмкиннәр әле. Ә бөтен галәм алында…

Тәнкыйтьче булу өчен ниндидер аерым талант кирәктер кебек тоела. Акыл гына да, белем генә дә түгел, ә холыкның үзгә бер сыйфаты. Тәнкыйть — әдәбиятның юлбашчысы бит инде ул. Ә тагы да авылчарак итеп әйткәндә, язучыларның көтүчесе. Кирәк урында чыбыркысын да уйнатып ала, «Борыл, анаңны!» — дип тә кычкыра… Ә кирәк урында ярдәм кулын суза, бәла-казалардан, аю-бүреләрдән саклап кала. Изгелеге тиз онытыла инде аның, ә кыеш сүзенә озак үпкәләп йөрисең. Шуңа берәүнең дә борыл дип кычкырасы килми, дөрес юлны тапсаң – мактый, тапмасаң… бер син генә бөек мени монда…

Кемдер чыгыш ясаган арада туган шундый уйлардан мин елмаеп куям. Елмаюлы уйлар дәвам итә. «Менә, әйтик, уң ягымда утырган Нәҗибә Сафина белән сул ягымда утырган Халисә Ширмәнне бергә салып озак итеп бутасаң, бәлки, бер тәнкыйтьче килеп чыгар иде,» — дип уйлыйм. Шәп тәнкыйтьче. Ә бәлки, чыкмас иде. Нәҗибә — Нәҗибә килеш, Ширмән — Ширмән килеш калыр иде. Монда инде берни кылып булмый. Яхшы тәнкыйтьче ясау рецепты юк. Табигатьтә юк.

Шуңа күрә, яхшы тәнкыйтьчеләр дә юк. Бездә генә түгел. Менә урыс әдәбиятында тәнкыйть турында сүз чыкса, һичтайпылышсыз Белинскийны искә төшерәләр. Тикмәгә генә түгел бит инде. Башка тәнкыйтьчеләре булмаганга. Тарихлары озын, әдәбиятлары зур, язучылары күп, ә тәнкыйтьчеләре юк.

Тәнкыйть булмавына кайгырышкан кыяфәт чыгарып утырсам да бу җыелыштан мин бик канатланып чыктым. Безнең ише ыбыр-чыбыр язучылар өчен җәннәт дигән сүз бит инде бу! Нәрсә язсаң да кулыңа сугучы юк – хөррият. Ирек! Шул шатлыктан бу язманы сырлап ташладым. Ирек ул соклану өчен түгел, аның файдасын күрергә кирәк.

Марат Кәбиров

Ташламалар!

Бер китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
Ике китап алсагыз — 10% 
Өч китап алсагыз — 15%
Дүрт китап — 20 % 
Биш китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.17MB | MySQL:57 | 2,119sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика