Миллиард та өч тапкыр кабатланган

Язучы, шагыйрь Марат Кәбиров безнең өчен бөтенләй ят, үзенчәлекле яңа стильдә иҗат итә. Айдар Хәлим “Сез беләмсез кая барганны” мәкаләсендә аның иҗатына: “Безгә прозада бөтенләй яңа танып белү ысулы килде. Хәерле сәгатьтә!.. Авторның сурәтләү яссылыкларын шулай сиздерми үзгәртә алуы куандыра. Бер караганда, ул Фатыйх Әмирханның “Фәтхулла хәзрәт”ләренең сирәк, безнең башыбыз-акылыбыз җитмәгән дәрәҗәдәге дәвамчысы”,- дигән бәя биргән иде. Ел башында “Казан утларында аның “Бердәнбер һәм кабатланмас” романы басылып чыкты. Монда ул милләткә үзенчә бәя биреп роман тирәсендә шау-шу куптарды. Әңгәмәдә Марат Кәбиров әдәбият өлкәсендә борчыган проблемаларга карата үз фикерен белдерде.

Бюджет бәлешен бүлгәндә мәдәният өлкәсенә иң кечкенә кисәк эләгә. Сәнгать әһелләре моңа күнекте дә бугай инде. Театр артисты булсынмы ул, язучымы — җәһәт кенә йә эстрадада, йә туйда, йә бүтәнчә шабашка эшләп ала. Менә шул мобильлек иҗат кешесенең дәрәҗәсен төшермиме икән? Әллә шуңа, алар барыбер җаен таба, дип иң кечкенә кисәкне тоттырмыйлармы?

— Мин “бюджет бәлеше”нә якын кеше түгел. Аның нинди принциплар буенча һәм күпме күләмдә бүленүен дә, нәрсәләргә тотылуын да белмим.

Бары тик бер нәрсәне генә яхшы аңлыйм: әгәр чит илләрдәге кебек, һичьюгы руслардагы кебек нәшрият һәм сәүдә системасы булса, мин начар яшәмәс идем. Һәм бары тик әдәби иҗат белән генә шөгыльләнә алыр идем.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Эстрадада шабашка ясаучылар” рәтенә мине дә кертергә мөмкиндер. Чөнки бүгенге татар эстрада йолдызларының репертуарында – минем җырлар тулып ята. Юмористлар көлкеле хикәяләремне, шигырьләремне сөйләп йөри. Күпләрнең концерт программалары минем сценарийлар буенча эшләнә. Үзем дә концертлар алып баргалыйм. Бу дәрәҗәмне төшерәдер, дип уйламыйм. Чөнки минем белән иң популяр артистлар гына, халык тарафыннан да, хөкүмәт тарафыннан да югары бәяләнгән шәхесләр генә эшли. Һәрхәлдә, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Нәфкать Нигматуллин, Айдар Галимов кебек җырчылар белән хезмәттәшлек итүдән дәрәҗәсе төшкән бер генә кешене дә хәтерләмим.

Ләкин моңа “бюджет пирогы”ның бер кысылышы да юк. Аңа фәләнешәр миллиардлар бүленсә дә, ул миңа килеп җитә алмас идедер кебек. Республиканың мәдәният бюджеты — үз тормышы белән, ә язучы Марат Кәбиров үз тормышы белән яши…

Ел башыннан «Казан утлары» журналы сезнең «Бердәнбер һәм кабатланмас» әсәрен бастырды. Анда Фатима карчык образы белән татар халкының язмышын бәян иткәнсез кебек. Бер улы чит җирдә каңгырый, икенчесе чиркәү рухание булып китә, өченчесе — Уфада, дүртенчесе аракы колы…

— Без Ватан төшенчәсен Ана белән тәнгәлләштерәбез. Фатима карчык – Ана. Балаларының язмышы да – татар язмышы шикелле. Берсенең дә тормышы җиңел түгел. Һәм һәркайсының үзен акларлык сәбәбе бар. Әмма алар дөньяда әти-әниләре (Ватаннары) барлыгын “оныта”. Тик Ана аларны онытмый, көтә, тилмерә. Үзләре кайтмаса, хәбәрләре килер дип яши. Һәм мәхәббәте нәфрәткә әйләнә… Ана нәфрәте фаҗига китереп чыгара… Ә фаҗига алдында аклану да, үкенү дә, гафу үтенү дә — мәгънәсез.

Бу романда да, башка әсәрләрегездә дә я радиодан, я магнит тасмасыннан Салават Фәтхетдинов җырлары яңгырый.

— Мин бу җырчыны үз-үзен балкыта алган шәхес буларак яратам. Талантлар күп, әмма шул талантны халык байлыгы дәрәҗәсенә күтәрә алучылар аз. Бармак белән генә санарлык. Салават һәрвакыт эстрадага ниндидер яңалык тәкъдим итә. Башкалар шуны үзләштерергә тырышып калалар, ә ул киләсе елга бөтенләй башка яктан ачыла. Җырларын яратам. Мин җырчы булсам, нәкъ аның тавышы белән җырлар идем. Һәм, әлбәттә, әсәрләремдә дә яраткан җырчыларымның тавышы ишетелә.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Салават – феномен. Аны кабатлап булмый, кабатларга ярамый да, кирәкми дә. Бу бигрәк тә җырчыларга кагыла. Чөнки Салаватча җырлар өчен Салават биографиясе һәм характеры кирәк.

Фатима карчык нәфрәте үзен дә, улларын да һәлак итә. Әгәр әлеге фикерне милләт язмышына күчерсәк, милләтне ни көтә?

— Үз анасының кадерен белмәгән кеше – кеше түгел. Үз асылын оныткан кавем – милләт түгел… Тагын бер нәрсә бар. Теләсә нинди кечкенә кибетнең дә үз бизнес-планы бар. Ул бүген, иртәгә нәрсә эшләргә һәм киләсе ел өчен ниләр кылырга икәнен күз уңында тота. Татарның да шундыйрак бер планы булырга тиеш. Бөтен акыл ияләренең көче белән төзелгән какшамас кануны. Һәм ул дәүләтле булуга юнәлтелергә тиеш. Һәм татарларның да, керәшеннәрнең дә, Башкортстанда, Себердә, Әстраханда, бүтән төбәкләрдә яшәүче татарларның да мәнфәгатен күз уңында тотарга тиеш.

Роман мистик триллер жанрында язылган. Андагы кискен һәм аяусыз күренешләр дә шушы жанр таләпләре белән аңлатыла. Асылда, мин татарны һәлакәт көтә дип уйламыйм. Милли җанлы, ныклы рухлы яшьләребез үсеп килә. Талантлылары да бик күп. Алар безгә караганда тирәнрәк тә, киңрәк тә фикерли. Бар өмет шуларда.

— «Бердәнбер һәм кабатланмас» романы үзәк каналларда барган «Остаться в живых», «Остров ненужных людей» фильмнары сюжетын хәтерләтә кебек.

— Әйткәннәре бар. Гаепләргә маташучылар да булгалады. Шул фильмнарны карарга вакыт кына таба алмыйм әле. Кеше әйткәч, аннотацияләрен укыганым, чыккан еллары белән кызыксынганым бар. Аклана дип уйламагыз, бу фильмнар минем әсәрдән соң эшләнгән.

Шулай булса да, әлеге романның сюжеты яңа түгел (Теге фильмнарныкы кебек үк). Ул дөнья әдәбиятында меңәр тапкыр кабатланып, тапалып беткән нәрсә. Ниндидер уртак гөнаһлары булып та үзара таныш түгел кешеләрне бер утрауга (сарайга, корабка, шәһәргә һ.б.) туплау күренешен адым саен очратырга мөмкин. (Агата Кристи, Эдгар По, Стивен Кинг, Клайв Баркер һ.б. романнарында) Мин аңлы рәвештә шундый таныш күренешне алдым, чөнки әсәрнең үзенчәлеге сюжет яңалыгында түгел. Мин таныш күренешләр, таныш типлар аша халкыбыз тормышына аз гына үзенчәлекле караш ташларга теләдем. Монда халык һәм шәхес бер яссылыкта сурәтләнә. Шәхес фаҗигасе – халык фаҗигасе дигән сыманрак… Һәрбер шәхес – халыкның бер өлеше, һәрбер халыкта – шәхес үзенчәлеге… Ну, шундый юнәлештәрәк…

Мин беркайчан да сюжет яңалыгы дип өзгәләнмим. “Бердәнбер”дән соң язылган “Елмаю” әсәре бар. Бу – мәхәббәт өчпочмагы. Миллиард та өч тапкыр кабатланган нәрсә. Бу әсәрдә монарчы бер тапкыр да кабатланмаган бер генә нәрсә бар: ул – Марат Кәбиров. “Бердәнбер һәм кабатланмас” романы турында да шуны гына әйтә алам. Гомумән, бүгенге чорда ниндидер яңа сюжет тудыру мөмкин нәрсә түгелдер. Әсәрнең яңалыгы бары тик иҗатчы шәхесе, аның дөньяга карашы, әдәби осталыгы белән генә бәйле була ала.

— Күп кенә әсәрләрегез динамикасы, маҗаралыгы ягыннан фильм төшерерлек. Берәр режиссерга тәкъдим иткәнегез бармы?

— Юк. Мондый тәкъдимнәр кино әһелләреннән чыгарга тиеш. Ләкин ниндидер татар режиссеры бүген:”Әйдә, синең роман буенча кино төшерәбез”,- дип әйтсә, мин моңа шикләнеп карар идем. Чөнки Татарстанның әлегә мөмкинлеге чикле. Ә Голливудтан ни өчендер тәкъдим булганы юк… Мин барлыгын белмиләрдер инде…

Кино дигәннән, татар киносының тууына, аякка басуына ышанасызмы. Әнә бит бу максатка 4 миллион гына булса да акча бүлеп биргәннәр.

— Татар киносы дигәндә, мин ни өчендер Нурания Җамали турында уйлыйм. Менә шушы шәхес күрсәтте бит инде безгә татар киносының мөмкин икәнен! Ул бернинди миллионнарсыз гына “Өч аяклы ат” ны төшерде (Айдар Хәлим әсәре буенча). Әсәр үзе дә, киносы да бик яхшы иде. Күпме телесериаллар!.. Шул дүрт миллионны Җамалига бирегез – ул сезне кино белән күмәчәк.

Татар язучылары без вакуумда калган кебек: нинди генә кызыклы әсәр язсак та, аны тар даирә укый дип аптырашта. Бу торгынлыктан чыгу юллары бармы?

— “Нинди генә кызыклы әсәр язсак та…” – дию дөрес түгел. Әсәр кем өчен кызыклы? Интелектуаллар өчен? Яшьләр өчен? Хатын-кызлар өчен? Ир-егетләр өчен? Әллә авторның үзе, туганнары һәм дус-ишләре өчен генәме? Гадәттә, мондый сорауларга автор үзе дә анык җавап бирә алмый. Ә җавап бирергә тиеш. Чөнки бөтен кеше өчен дә бер дәрәҗәдә кызыклы әсәр булмый. Әйтик, мин Зифа Кадыйрованың бер повестен дә ахырынача укып чыгалмадым. Миңа, ир кешегә, кырыс һәм аяусыз стильдә язучы прозаикка, ул кирәгеннән артык төче, сентименталь булып тоелды. Бу –табигый күренеш. Һәм ул авторның да, әлеге әсәрләрнең дә дәрәҗәсен төшерми. Чөнки Зифаның повестьлары “бәхетсез мәхәббәт тарихы”н яратучы хатын-кызлар өчен. Ул повестьлар буенча сериаллар төшерергә мөмкин. Аның әсәрләрен эзләп алалар, елый-елый укыйлар. Һәм Зифа Кадыйрова хаклы рәвештә бүгенге көннең иң популяр язучыларыннан исәпләнә. Минем иң уңышсыз китапларымның берсе – “Сагындым. Кайт инде…” Ул “Ел китабы” бәйгесендә өченче урынны алды. Әмма китаптагы повестьларның өчесе — өч төрле, өчесе — өч катлам өчен. “Елмаю” – утыздан өстәге югары белемле хатын-кызларга, “Сагындым. Кайт инде…” 18-35 яшьләрдәге ир-егетләргә тәгаенләнгән, Ә “Чиксез табут” — әдәби эксперимент, бары тик әдәбият белгечләренә генә кызык булырга мөмкин. Һәм ул китап белән тулысынча канәгать калган кешене очрата алачагыма шикләнәм. Әлбәттә, әдәбият белгече булмаса.

Сезнеңчә, нәшрият эшчәнлеге дә әнә шул сорауларга җавап бирүдән башланырга тиеш.

— Гомумән, бүгенге заманда әдәби барышның әйдәүчесе дә, аңа юнәлеш бирүче дә китап нәшрияты булырга тиеш. Ул укучылар катламын өйрәнергә һәм нинди язучыны кайчан, ничек, нинди күләмдә бастырырга икәнен хәл итәргә тиеш. Сүз, әлбәттә, матди үзбилгеләнеш турында бара. Әлегә нәшриятларның андый мөмкинлеге юк бугай. Яки аңа системаның бюрократик буталчыклыгы комачаулый, яки совет чорыннан ук калган авторитаризм, яки башка нәрсә… Һәрхәлдә, бүген иң күп укылучы авторлар да, китаплары гасырлар тузанын җыеп ятучылар да бер үк дәрәҗәдә исәпләнә. Аннан соң, китап сәүдәсенең дә югары дәрәҗәдә булуы мөһим. Әйтик, мин Татарстан китап нәшриятының кибетләре Татарстанның һәр район үзәгендә булуын теләр идем. Ә ул Казанда да берәү генә. Һичьюгы, һәрбер китап кибетендә татар әдәбияты бүлеге булса, берәүгә дә зыян итмәс иде. Мәгълүмат чараларының хезмәттәшлеге дә зарур дип саныйм. Газета-журналларда китап яңалыклары даими рәвештә басылып килсә, радио-телевидениеда язучыларга, китапларга урын күбрәк бирелсә начар булыр идемени? Һәрхәлдә, камыр басарга, пилмән пешерергә өйрәтә торган тапшырулар урынына кызыклы язучылар белән очрашу үткәрсә, телевидение күпкә отар иде кебек. Бүген, әлбәттә, Роберт Миңнуллин алып барган “Китап” тапшыруы уңышлы эшләп килә. Әмма бөтен татар әдәбиятын бер тапшыру гына колачлый алмый.

Ни генә дисәгез дә китапның уңышы барыбер язучыдан тора.

— Әлбәттә, хәлиткеч нәрсәләр язучыларның үзләреннән тора. Бердәмлек, какшамас ныклык таләп иткән мәсьәләләрдә вак-төяк ыгы-зыгыга бирелеп китмәскә, җитди бер фикергә килергә кирәк. “Халкым, милләтем” дип язу әйбәт, әлбәттә. Әмма үз мәнфәгатьләре өчен дә көрәшә алмаган кавемнең халык өчен нидер майтара алуы шикләнергә мәҗбүр итә. Язучылар бердәм булырга тиеш. Көчле шәхесләр берлеге – зур нәрсә, ул теләсә-кемне үзе белән исәпләшергә мәҗбүр итә ала.

Иҗат мәйданы – атлар чабышы түгел. Һәр язучының үз юлы, шул юлда һәркайсы – бердәнбер һәм кабатланмас.

Гөлинә Хисаметдинова, «Ватаным Татарстан» — 20.04.2012 №71-72 (26790-26791)