дога
Иҗат

Дога


1
* * *
Сорыкортның соры тормышын бик мул буяулар белән, төсләрен, исләрен, хисләрен тәфсилләп, җәелеп китеп сурәтләргә дә мөмкиндер, тик моның белән генә бернәрсә дә үзгәрми — соры тормыш үз төсендә, ә сорыкорт үз көчендә кала. Шуңа барсы да кыскача гына. Кинодагы кебек…

Чираттагы оешманың кадрлар бүлеге. Зур гына бүлмәнең түрендәге өстәл артында уртача яшьләрдәге ханым утыра, ул минем документларны актара шул ук вакытта нәрсәдер яза һәм ара-тирә миңа сораулар бирә. Утырырга да узарга да кушучы булмагач, мин ишек төбендә генә басып торам. Бераздан ул башын күтәреп карашлары белән мине бораулый башлый:
— Өйләнгәнме?
— Юк.
— Яшәр урының бармы?
Мин дәшмим. Баш кына кагам.
— Хезмәт стажың ничә ел?
Ул үзе бик ямьсез дә ханым түгел, башка урында очратсаң мөләем гына булып та күренә алыр иде. Ләкин үзен өстәл артында бөтенләй әллә ничек тота. Сораулары белешмә алу теләге белән түгел, ә гаепләү исәбе белән бирелгән кебек яңгырый. Алар миңа бөтенләй башка төрле булып ишетелә:
— Нигә һаман өйләнмәдең? Ориентацияң дөресме?
— Хан сараенда яшәмәгәнең күренеп тора инде, вокзалда кунып йөрмисеңме соң хет?
— Нигә һаман да булса эшкә урнашмадың?
Мин канәгатьсезлегемне күрсәтмәскә тырышам.
— Стаж юк.
Миллион да беренче тапкыр ишетелгән таныш җавап яңгырый:
— Без стажсыз алмыйбыз.
— Бер елдан соң була. Сез алсагыз.
Бу сүзне үзем шаяру кебек ишетеп, елмайган булам. Ләкин теге ханым җитди. Җитди бүлмә эчендә елмаю ятим кала. Билләһи-валлаһи менә, ата-анасын җирләп зиараттан катыйп барган елмаюга әйләнә… Үзем дә үгигә әвереләм. Кәгазьгә ышкылган ручка тавышы да, тәрәзәдән төшкән кояш нурлары да, кысып куелган форточкадан кергән һава да — барсы да мине бу бүлмәдән этеп чыгарырга тырышкан кебек тоела. Ишек тоткасына үреләм. Тик шундук гаепләү карары яңгырый:
— Ә документларыңны?!
Бу чынлап та гаепләү карары. Искә төшерми ул, хәстәрләми дә, ә җинаять урынында тоткан шикелле гаепли:
— Башсыз, документларыңны да алмый китәргә җыенасың бит! Шундый аңгыраларны җыеп ятырга, юләрләр йорты бар дип белдеңме әллә?!
— Ә-ә, гафу итегез…
Кире борылып документларымны алам.
— Рәхмәт!
Һәм тизрәк чыгып китәм. Үземнең шушы сүзләрем өчен ачуым килә. Ни өчен гафу үтенергә тиеш идем әле мин аннан? Ни өчен рәхмәт әйтергә тиеш идем? Синең кебек туң йөрәкләр аркасында минем кебек әйбәт егетләр эш урыны табалмыйча, стаж җыя алмыйча йөри.
Алай ук дип әйтә алмас идем инде анысы. Тик барыбер гафу үтенергә, аннан да бигрәк рәхмәт укырга кирәк түгел иде.

* * *
Эш эзлим… Интернеттагы бөтен сайтларны карап чыктым, өметлерәк кебек күренгән белдерүләр буенча шалтыраттым, кайберләренә барып килдем. Ансы булса, монсы юк, монсы булса, ансы юк, диләрме әле. Мин дә шундыйрак хәлгә юлыктым. Кайдадыр хезмәт хакы аз, кайдадыр штрафы зур — ике-өч минутка соңласаң да фәлән сумыңны сыдырып калырга торалар, кайда — эш графигы һушың китәрлек, кайсылары бөтенләй шикле булып тоелды. Кыскасы, бер кайда да урнаша алмадым. Бөтенләй үк файдасызга булды димим инде. Шулай йөри торгач, бер нәрсәне яхшы аңладым — мин эш эзләмим икән, эш кирәкми миңа, ә акча табу урыны кирәк.

Көн саен диярлек нәрсәдер эзләп, нидер табарга маташуым да кайдадыр барып эшләргә атлыгып торганнан түгел. Бары тик әти белән әни алдында яхшатлану өчен генә. Эзлим, табалмыйм, янәсе. Көнозыны телефонга карап диванда аунап та булмый бит инде. Көн буена компьютер чокып та утыралмыйсың. Егерме биштән узган егет ич инде…

Kupivip RU

Минем яшьтә кешеләрнең гаиләсе, ике баласы, йорты, машинасы була. Минем бернәрсәм дә юк. Һәм булмавына артык исем дә китми. Әнә, әни белән әти көн таңатса, эләгешеп кенә торалар. Тавыш гадәттә, акча җитмәүдән чыга. Урамнан берәр квитанция тотып керә дә башта тагын акча сораганнар дип үзалдына чәйнәнеп ала, бераздан әтинең ачуын кабартырга тотына. Менә шуның хәтле түләргә кирәк, акча буламы, кайчан була, күпме була, әле тагын теге нәрсә өчен дә монсы өчен дә түлисе бар, аннан соң, фәлән нәрсәне алырга да кирәк, үткән айда да алмыйча калдык, безгә мәңге акча җитми инде, әнә кешенең ирләре… Менә шул рәвешле баш катырып, аерылышалмый да, татулашалмый да яшәрлек булгач, гаилә ни пычагыма кирәк инде ир кешегә.

Баласы да кирәк түгел. Вәт менә мине тапканнар инде төнлә тик ята белмәгәч. Карап үстергәннәр инде. Шуннан? Егерме биш яшемә җитеп мин берәр рәхәт күрдемме дә, берәр вакыт үземне чын кеше итеп тойдыммы? Белмим, артка борылып карасаң, эх дип әйтерлек вакытлар бик булмагандыр кебек. Үзләренә дә рәхәт күрсәтмәдем. Кечкенә вакытта «укы», «дәрес хәзерлә» дип нервыларын бетерделәр, үсә төшкәч хулиганга әйләнмәсен дип дер калтырап тордылар, аннан соң армия, армиядән кайткач — өйләнер инде хәзер, туйга акча кайдан табарбыз, дип борчылыштылар. Хәзер ниһаять, бер кайгылары калды — мине эшкә урнаштыру. Шул да булдымы тормыш.
Кешенең ниндидер яраткан эше булырга тиеш. Шул очракта гына ул шул һөнәре буенча хезмәт итәргә хаклы. Ә яраткан шөгыле юк икән, эшләмәсен. Яратмый эшләгән эштән дә каһәрлерәк нәрсә юк.

* * *
Шулай бер оешмадан икенчесенә сугылып йөри торгач, кич җитә. Мин бүген иртән булган күренешне искә төшереп елмаеп куям. Әнине искә төшереп: «Ата-бабамнар рухын чакырып дога кылам…» — дип кабатлыйм.
Гади генә нәрсә инде ул. Иртән торып, юынып ваннадан чыгуга, әни залдагы бүлмәдә мыштым гына намаз укып тора иде. Намазын укып бетергән бугай инде. Мин аның ише нәрсәне бик аңламыйм, әни үзе дә яңарак кына мавыга башлады әле. Дингә мәхәббәте ташып торганнан микән, әллә шулай итсәң тормыш көйләнеп китмәсме дип аптыраганнан гынамы — төгәл әйтә алмыйм. Мин күргәндә, әни намазлыгына тезләнеп утырып, кулларын алга сузып теләкләр тели иде. Тавышы ишетелер-ишетелмәс кенә… Әти уянмасын дипме, башкалар ишетмәсен дипме пышылдап кына укый ул догаларын. Без гадәттә аңа игътибар итмибез, борчып бүлдереп йөрмибез. Бу юлы да игътибарсыз калдырасы идем, үз исемемне ишетеп кенә туктап калдым, аннан соң тыңлап торырга мәҗбүр булдым. Әни минем эшләремның җайланып китүен, күп акчалар килүен теләп дога укый иде.
— Ата-бабамнар рухын чакырып дога кылам… — дигән сүзләрен ишеткәч, пырхылдап көлеп җибәрмәс өчен читкәрәк киттем.
Башта кызык тоелды.
Соңыннан күзшә яшь тыгылды…
Ата-бабалар рухын чакырырлык көнгә калдым мени?!.
Бер карасаң, әллә нәрсәсе юк инде аның, тик мин күпмедер дәрәҗәдә өметләнгән идем, шулкадәр ихлас теләкләр кабул булыр да минем эшләрем җайланып китәр кебек тоелган иде.

* * *
Әти бүген бераз салып кайткан иде. Ул еш эчми, артык холыксыз да түгел, ләкин авызына кергән вакытны мин яратмыйм. Бердән, ул ямьсезгә әйләнә — күзләре тонган, сүзенең рәте юк. Шул минем әтиме инде, дип уйлаудан да гарьлек була. Аннан соң, исерек чагында аның кәфе кырыла. Моңа әни гаепле бугай. Ул дөньядагының берсен калдырмыйча әйтеп, әтине чыгырыннан чыгара да теге кыза башлагач, үзе берәр сәбәп табып өйдән чыгып китә. Әти кәефсезләнеп кала, анда-монда сугылып үзенә урын табалмыйча йөри дә тагын берәр шешә алып керә. Бүген дә кәефе юк иде.
— Хәлең ничек?
— Юк, — дип баш селким, — Бер җирдә дә.
Ул акайган күзләре белән атып җибәрердәй итеп карап тора.
— Ну, бит чынлап эзләгән кеше таба инде, — үртәлүе тавышына чыга, — Ничә ел буена бер рәтле эш тапмый мени ир кеше.
Әти дөрес әйтә. «Эшлим» дип әйтү өчен генә кирәк булса, мин дә табар идем. Хәер, моңа кадәр базарда ит чабуым шуның өчен иде. Әлләни кыенлыгы да юк, акчасы да нык алама түгел. Ләкин гомер буена ит чабып йөреп булмый ич инде. Белмим, аңлата алмыйм. Һәркем дөньяга үз вазыйфасы белән туа диләр бит. Ходай тәгалә мине монда ит чабып йөрер өчен җибәргәндер дип уйламыйм.
— Әти…
«Мин эш таба алыр идем ул… Мин үз эшемне таба алмыйм. Үз урынымны таба алмыйм мин, әти» — дип әйтәсем килә. Тик аның җикеренүгә тиң тавышы күңелне кайтара:
— Нәрсә?
— Юк, болай гына…
— Аяк-кулың исән-сау, башың да эшли. Гарип түгелсең…
Бу сүзләр битәрләү булып ишетелә. Дөресе дә шулайдыр. Күңеленнән битәрли инде ул. Айнык чакларында да шулайдыр. Син дә эшләсәң, бәлки дөньяны алып бару җиңелгәрәк төшәр иде, ди торгандыр. Ә әле… Әле аның миңа бәйләнергә исәбе бар. Әнигә әйтә алмый калганнарының үчен чыгарырга тели бугай. Аның белән әрепләшәсем килми һәм мин юк сәбәпне бар итеп урамга чыгып шылу ягын каерам.

* * *
Күз бәйләнсә дә өйгә кайтасы килми. Күңелдә бераз үпкә дә бар кебек. Кемгә икәнен генә төгәл белмим. Әти белән әнигә. Әйе. Битәрлиләр, гаеплиләр… Күңеленә яткан эш таба алмаган өчен генә үз балаңны шулай читләтергә, гел боргычлап торырга ярый мени инде?!. Үз-үземә. Зур. Тот та тәвәкәллә бит инде. Йөр шунда ит чабып. Алланың кашка тәкәсе мени син. Кулыңнан башка нәрсә килми икән, булдыра алганыңны кыланырга кирәк. Ә син, имеш, һәркем үз вазифасы белән… Дөньяга. Ник икәнен төгәл генә белмәсәм дә дөньяга да беркадәр үпкә бар. Үземне бар җирдә дә үги итеп тоям. Нәкъ менә кадрлар бүлегендәге теге ханымның бүлмәсендәге кебек. Бөтен нәрсә мине чит итә, кайдадыр этеп чыгарырга тели кебек.

Караңгылык буйлап атлап киләм. Төнге ишек алдында күзгә төртсәң күренерлек түгел. Монда агачлар биек булып үскән, аннан-моннан таралган яктылыкны ерак җибәрмиләр. Яктылыкны ерак җибәрмиләр.
Кинәт якында гына хатын-кызның үзәк өзгеч тавышы ишетелде:
— Нишлисез сез?! Аһ!..
Аңа ир-ат тавышы мыгырдап җавап бирде. Хатын-кыз тавышы елауга әйләнде. Аны дөп-дөп ашыккан аяк тавышлары күмеп китте. Ни булганын ачык күрмәсәм дә ханымның нәрсәсендер талап алганнарын чамаладым инде. Аяк тавышларыннан үсеп чыккан ике шәүлә тиздән йөгерә-атлый минем якка табан килүче ике ир-атка әверелде. Арырак ханымның ярсып елаганы ишетелә. Мин нишләргә икәнен уйлап өлгергәнче үз тавышымны ишеттем:
— Тукта! Нишлисез сез!
Килүчеләрнең туктап миңа үзләренең нәрсә эшләүләрен тәфсилләп сөйләп торырга исәпләре юк иде. Атлаган уңайга берсе кинәт өстемә сикерде, мин читкә тайпылдым, шулай да аның йодырыгы колак төбен сыдырып үтте. Мин икенчесенең кулындагы хатын-кыз сумкасын эләктердем дә кинәт кенә тартып җибәрдем. Сумка каешы нык булып чыкты, ул минем кулны да авырттырды, ирне дә тигезлеген югалтырга мәҗбүр итте һәм мин аны саллы гына апперкот белән каршыладым. Карак чайкалып китте, ләкин егылмады. Ул арада ирләрнең икенчесе ияк төбемә тондырды. Кинәт кояш чыккан кебек булды. Мин үземнең кайдадыр очуымны тойдым. Әмма шундук һушыма килдем. Исерек кеше кебек чайкала-чайкала кайдадыр атларга маташам. Ирләр инде юкка чыккан. Сул яктан ияк асты туңдыргыч укол казагандагы кебек оеп тора.

Кинәт милиция машинасы килеп туктады, аннан чыккан өч кешенең берсе хатын янына юнәлде, калган икесе выжт итеп минем яннан йөгереп узып китте. Чайкалып атлагач, исереккә исәпләделәр бугай, миңа артык игътибар итеп тормадылар. Подъезлар алдына, яктырак урынга чыккач кына мин чайкалудан туктадым һәм шундук теге сумканың кулымда икәнен тойдым. Бу үзенә күрә бер куаныч кебек иде. Юкка гына өлеш эләктермәгәнмен ич, теге ханымның сумкасын саклап алып калганмын. Мин елмая биреп алар ягына атладым.
Ханым инде бераз тынычланган, кулларын болгый-болгый тәртип сакчысына ниләр булганын аңлата иде. Мине күрүгә бер мәлгә сөйләвеннән туктап катып калды һәм икенче мизгелдә кычкырып җибәрде:
— Минем сумкам! — Һәм ул миңа ташланды, — Карак! Менә ул карак!
Аз гына соңласам, тоткынга әйләнәсе идем. Наручник келтерәп ябылганчы кулны алып өлгердем, ә моны көтмәгән милиционер һушына килгәнче мин инде ун-унбиш метрны йөгереп узган идем. Ул минем якка ташланды һәм иптәшләренә сөрән салды. Үзем моннан ерак яшәмәгәч, бу тирәнең бормаларын яхшы беләм. Начар да йөгермим…

* * *
Юлны беләм дисәң дә тәртип сакчыларының кууыннан күз тонган бугай, әллә нинди урман сыман җиргә килеп чыкканмын. Мин башта каршыда торган текә генә тауга игътибар иттем һәм дертләп киттем — безнең шәһәрдә мондый тау булырга тиеш түгел иде бит, дип уйладым. Ә ул бар иде, әле мин тау түбәсенә үрмәләп баручы ике кешене дә абайлагандай булдым. Озын киндер күлмәк өстеннән камзул кигәннәр, аякларында — читек…
Юк, мондый хәлнең чынбарлык булуы мөмкин түгел дип түбәнгә бактым һәм… Мин үзем дә тауның бер өлешендә идем, ә түбәндә, мин торган урыннан әлләни ерак түгел җирдә елга ага, аның ярлары буйлап кешеләр сибелгән… Алар күннән эшләнгән чиләкләр белән яр читендәге күләвекләрдә ялтырып яткан сыекчаны җыеп йөриләр…
Шайтан алгыры!..
Мин күзләремне йомып, башымны селкеп алдым.
Файдасы тиде, тау да, елга да, кешеләр дә юкка чыкты. Үзебездән артык ерак булмаган бер исемсез паркка килеп җиткәнмен икән. Кышларын чаңгы шуарга гына йөрештерәбез, шуннан ары бу тирәгә аяк та баскан булмаган икән. Мин кайда икәнемне аңлагач та тирә-ягыма күз салып тордым. Теге тау да, елга да, кешеләр дә — гомумән, шундый күз адаштыруга сәбәпче булырдай бер күренеш тә сизелмәде.

Шуннан чалбарымны күтәреп, өс-башымны тәртипкә китереп куйдым. Монсы тынычлану өчен генә булды бугай, һәм ул чынлап та тынычландырды. Бары тик шунда гына игътибар иттем — теге сумка һаман миндә икән бит. Хәзер инде теләсәм-теләмәсәм дә ул сумканы ташлап калдырырга кирәк иде. Ә ташлар алдыннан эчендә нәрсәләр барлыгын тикшереп карау һәрвакыт мәҗбүри.
Ләкин сумкада озаклап казынырга насип булмады. Аны-моны карамыйча гына, кулны тыгу белән тотарга уңайлы бер нәрсә сөйрәп чыгардым. Кәшилүк иде бу. Кулга тотуга ук саллы булып тоелган иде, ә ачып җибәргәч бөтенләй катып калдым. Гаҗәпләнү! Шок! Бүтән бер сүз белән дә аңлатып булмый торган халәт инде. Бераздан аны курку тойгысы алыштырды. Үзем дә сизмәстән тирә-ягыма каранып алдым — хәвеф-хәтәр күренми. Күренергә дә тиеш түгел, чөнки хәвеф тирә-юндә түгел, ул минем күңелдә.

Кулымдагы акчага карап күпме торганмындыр, белмим. Тик шуны әйтә алам, биш меңлекләрдән торган калын гына шушындый пачкага бик озак вакытлар буена карап торырыга мөмкин икән. Аптырау, курку кебек хисләрне ләззәт алыштырды. Биш йөз мең чамасы гына бар инде монда. Көтмәгәндә-уйламаганда килеп кергән нәрсә бит әле ул. Моның белән әллә нәрсәләр кырырга мөмкин хәзер.
Бераздан һушыма килдем. Өйгә кайтырга кирәк. Сумка эчендә минем игътибарны җәлеп итәрлек башка нәрсә юк иде бугай. Документлар төргәген актара башлагач, кире салып куйдым. Сумка хуҗасының кем икәнен белсәм, кызыксынуым артыр да тынычлыгым югалыр кебек тоелды. Үземне һәрвакыт аңа бурычлы санармын. Бу бит Фәлән Фәләневаның акчасы иде, мин аны эзләп табып акчасын кайтара ала идем, дип һәрвакыт үземне битәрләрмен. Ә болай… Үзенең мөлкәте өчен караклар белән сугышкан кешене ментларга биреп җибәрергә теләгән сантый хатын башка нәрсәгә лаек түгел иде. Аның алдында мин үземне берничек тә гаепле итеп санамадым.

Акчасын алгач, документларын ни җитте җиргә ташлап калдыру гаделсезлек кебек тоелды. Алар артыннан йөрү җиңел эш түгел, вакыт та акча да кирәк. Әле бер паспорт кына да түгел бугай бит монда, әлләникадәр документ… Якындагы киосктан пакет сатып алдым да сумканы шуның эченә тыктым. Бераз баргач, автобус тукталышындагы эскәмиягә утырып тирә-якны күзәттем. Хәер, күзәтерлек әлләни нәрсә юк иде. Кеше-кара күренмиме дип кенә күз салгаладым бугай. Һәм пакетны шунда «онытып» калдырдым. Бер-ике адым атлауга артымда музыка тавышы ишетелде. Мин борылып карамый булдыра алмадым. Тавыш мин калдырып киткән пакеттан килә иде. Димәк, анда телефон да булган.

Мин кире борылмадым. Юл аша чыгып каршыдагы тукталышка йөгердем. Бер автобус якынлашып килә иде, йөгергән уңайга шунда кереп бастым да тәрәзәдән үзем калдырып киткән пакетка карадым. Анда бер машина килеп туктаган, машинадан төшкән таза гәүдәле ир-егет теге пакетны эләктергән дә тирә-ягына каранып кемнедер эзли иде. Бу инде милиция затыннан түгел… Димәк, нәкъ вакытында китеп котылганмын.

тулысынча укырга



Добавить комментарий

WordPress: 23.64MB | MySQL:101 | 1,832sec
Рейтинг@Mail.ru