Убырлар уянган чак - рис
Иҗат

Убырлар уянган чак


Мин авылга кунакка кайтуымны бөтенләй башкача күз алдына китергән идем. Безнең авыл чыршы, нарат агачлары белән капланган тау астында утыра, шул агачлыктан берничә чакырымга сузылган куе урман башлана. Картыйларның урамы тау итәгендә, авылның иң биек җирендә, ул әллә кайдан күренеп тора. Астарак кечкенә елга ага. Урам малайлары белән без шунда балыкка йөрибез, су керәбез. Авылның башка өлешеннән аерылып торганга безнең якны урман ягы дип тә, шүрәле урамы дип тә йөртәләр. Һәм монда яшәүчеләрнең исеменә дә «шүрәле» кушаматы өстәлә, әйтик, минем хакта сүз барганда кемдер: «Нинди Илһам?» — дип сорый икән, аңа шуны да белмисең мени дигәндәй итеп карап:«Шүрәле Илһам инде» — диләр. Урам арасында да, җимеш бакчаларында да агачлар күп булганлыктан җәй көннәрендә ул ямь-яшел булып, әллә кайдан балкып күренеп тора һәм гади авыл урамы түгел, ә тылсымлы әкият доньясы булып тоела. Шуңа күрә, мин аны бик яратам, каникуллар башлануын түземсезлек белән көтеп алам да соңгы кыңгырау бәйрәменнән туп-туры диярлек авылга сыпыртам.
Бу юлы да шулай булды. Юл буена мин андагы дус малайларны, күрше кызларын берәм-берәм күз алдына бастырып кайттым. Үсеп беткәннәрдер инде, үзгәргәннәрдер, ел буена күргәнем юк бит. Мине танырлармы? Ничегрәк каршыларлар? Хәер, болары өчен бик борчылмадым да инде. Безнең урам кечкенә булгангамы, барыбыз да дус-тату яшибез. Хәтта өлкәннәр дә бер-берсенә ярдәм итешеп, хәл-әхвәл белешеп тора. Картый әйтмешли, көненә биш урап хәл беләләр. Шулай да күңелдә ниндидер шик тә юк түгел иде…
Район үзәгенә җиткәнче кояш балкып тора иде. Авылга кайта торган автобуска утырыр алдыннан яңгыр сибәләргә тотынды, ә авылга якынаюга, яшен яшнәтеп котырып ява башлады.
— Ничә көн ишә инде бу, ходайның рәхмәте! — дип куйды бер карчык (мин аның исемен онытканмын),— Афәте белән булмасын инде.
— Яңгыры гына пүчтәк әле аның, — дип сүзгә кушылды бер карт (үзебезнең урамнан булмагач, моның да исемен хәтерләмим),— Шүрәле урамына убыр  ияләшкән диләр бит. Бампир дип әйтәләрме әле… Шуның эше булмагае.
— Кит аннан!
— Бәй, ишетмәдең мени әле… Теге Галимәрдән бичәсе шуңа күрә очсызга гына йортын сатып киткән бит. Алпавыт сарае кадәр йорт иде, югыйсә.
— Әстәгыфирула! Чынлап шулай мени?!
— Олы башым белән алдап тормам бит инде.
Мин аларның сүзен башкача тыңлый алмадым. Яшен яшнәп, күк күкрәде дә яңгыр чиләкләп коярга тотынды. Кемдер коты алынып кычкырып җибәрде, кемдер бисмилла әйтеп баш өстен сыпырып куйды. Һәм сүз бөтенләй башка юнәлеш алды. Ләкин миңа ишеткәне дә бик җиткән иде инде. Чөнки Галимәрдән бичәсе дигәне, картыйларны күршесе Халисә апа иде. Нәфисәнең әнисе. Нәфисә белән без үткән җәйне матур гына дуслашып калган идек, яз уртасына кадәр языштык та әле, тик соңыннан никтер туктап калдык. Мин моңа бераз борчылсам да кара кайгыга төшмәдем, озакламый авылга кайтам, шунда очрашырбыз әле дип юандым. Дөресен генә әйткәндә, шәһәр автобусында дуслар ничек каршылар икән дип хәвефләнгәндә дә шул Нәфисә күз алдыннан китмәгән иде. Хәзер, аның башка урынга күченеп китүен белгәч, бөтенләй күңелсез булып калды. Авылга кайтуымның бөтен мәгънәсе югалгандай тоелды. Шулай да үземне тынычландырырга тырыштым. Әллә нинди шомлы сүзләр сөйләнеп кайткан бу карт белән карчыкка тагын бер караш ташладым. Яшисен яшәгәннәр инде. Бәлки, акыллары да кыйшая башлагандыр. Һәрхәлдә, аларның сүзен хакыйкать дип кабул итәргә ярамый, бигрәк тә гайре табигый нәрсәләр турында шундый беркатлылык белән сөйләгәннән соң.
Мин җәйге кояшка алданып җиңелчә генә киенгән идем. Өстә — спорт костюмы, аякта — кроссовкалар. Автобустан төшүгә яңгыр бераз басылгандай булса да урам инде ярыйсы ук пычранып өлгергән иде, ә күпер башына җитәрәк, ташлы ком җәелгән җир беткәч, бөтенләй баткакка әйләнде һәм мин кроссовкаларны салып кулыма тоттым да, чалбар балакларын тезгәчә сызганып атладым. Яңгыр бөтен киемемне чылатып бетергәнлектән, җил салкын булып тоелды, ул сөякләремә кадәр үткәндәй булды. Моңа кадәр әкият доньясы булып төшләремә кергән Шүрәле урамы инде ул кадәр үк матур булып күренмәде. Ул ниндидер салкын котсызлык бөркеп торган ташландык авылны хәтерләтте. Урамда кеше заты, кеше генә түгел, хәтта эт-фәлән дә, сыңар җан иясе дә юк иде. Өй түбәләренә тыпылдап тамган тамчыдан башка бер тавыш та, бер хәрәкәт тә юк, әйтерсең, урам мәңгелек йокыга талган. Мин калтыранып куйдым. Ирексездән күңелгә шом йөгерде. Кайтуын кайттым да, тик картый инде исән түгелдер, аны күптән җирләгәннәрдер, гомумән, бу урамда барсы да күптән инде үлеп беткәндер сыман тоелды.
Капка шыгырдап ачылды. Аның шыгырдауы ничектер җанымны кырып алган сыман булды. Мин, әлеге шомлы тавышның тагын кабатлануыннан куркып, аны тиз генә ябып куйдым, тик ул тагы да куркынычрак булып шапылдап ябылды. Моңа игътибар итмәскә тырышып, ашыгып ишеккә уздым. Тизрәк өйгә керергә теләп ишек тоткасын тарттым. Тик ишек ачылмады. Мин тагы тарттым. Ачылмады. Ул эчтән бикле иде. Күңелгә шик йөгерде. Картый көндезләрен ишек бикләп утыру түгел, аны төнгелеккә дә ачык калдыра торган иде бит. Нәрсә булды икән?
Хәтсез генә дөбердәткәннән соң, эчтән аяк тавышлары ишетелде. Ишек янына җиткәч, ул туктап калды. Тыңлап торды. Мин тамак кырган булдым.
— Кем йөри анда?
— Мин бу, картый…
— Син кем?
— Илһам.
— Минем Илһамым шәһәрдә әле.
Аяк тавышына карап мин аның китәргә җыенганын шәйләдем дә елардай булып кычкырып җибәрдем.
—Картый, мин кайттым бит… Кичке автобус белән… Өшедем, керт инде…
Җавап ишетелмәде. Веранда тәрәзәсен каплап торган пәрдәнең бер чите ачылды да картыйның курку катыш сагаюлы йөзе күренде. Ул озак кына мине өйрәнеп торды.
—Мин бит бу, картый. Танымыйсың мени.
Ул дәшмәде. Ниндидер дога укый-укый ишек янына килде дә аны ачып җибәрде. Кулындагы очлы таягын миңа төбәп, тагы бераз карап торды.
—Кем икәнеңне ник башта ук әйтмәдең,— диде ул мине ишектән тартып алып,— Кер тизрәк. Котымны алдың бит.
Мин аның:«Кайттыңмы, балакаем! Исән-таза гына яшисезме?!» — дип, кочаклап алуын көткән идем, тик ул ишекне келәләргә ашыкты. Аннан соң миңа тагы бер сынаулы караш ташлады да өй эченә этәрде:
— Бар, кер тизрәк. Катып үләсең бит.
Пычрак аякларыма карап, кыенсынып торуымны күреп, кулымнан ук эләктереп алды:
—Әйдә-әйдә, кергәч юарбыз.
Өйгә узгач, миңа җылы су, коры киемнәремне әзерләп бирде дә табын корырга тотынды. Шул арада әти-әниләрнең хәлен сораштырып алды, мин җавап биргән булдым, үзем дә хәл белештем. Ул җавапсыз калды.
Мин инде ник авылга кайтканыма чынлап торып үкенә башладым. Картыйны, әйтерсең, алыштырып куйганнар иде. Башка чаклардагы сыман кочаклап та алмады, янымда өлтерәп тә йөрми, алып кайткан күчтәнәчләргә дә бик исе китми. Кыскасы, ул минем авылга кайтуыма тамчы да шатланмый, киресенчә, хәвефләнә генә иде сыман. Чәй эчкәндә сүз арасында гына: «Укуларыгыз шушы вакытта ук бетә мени соң?» — дип сорап, кайчанга кадәр торырга уйлавым белән дә кызыксынып куйды. Мин: «Белмим әле…» — дип кенә җавап бирдем. Мин чынлап та белми идем әле. Бәлки, иртәгә үк кире сыпыртырмын. Бәлки… Шундый зур өметләр белән кайтып, шулай тиз китүең кызганыч, әлбәттә. Тик нишлисең…
—Ишегалдында бер тавыш та ишетмәдеңме? — диде ул табыннан кузгалгач, — Халисә апаңнарның өй түбәсеннән?
—Юк. Ә нинди тавыш?
Ул җавап бирмәде. Дәшми-тынмый гына яныма килде дә назлы итеп кочаклап алды. Башымнан сыйпады. Һәм елап җибәрде. Мин нәрсә уйларга, ни әйтергә дә белми катып тордым.
—Кичер мине, балам…—диде ул аннан соң, — Сине ишек төбендә күшектереп тордым. Котыбызны алып бетерде бит, каһәр… Көндез урамга чыгарга курыкмый идек әле… Бүген көне бигрәк шомлы…
Мин дәшмәдем.
Автобуста сөйләнеп кайткан карт белән карчык искә төште. Димәк, аларның сүзе хак булып чыга… Эх… Бәлки, алай да түгелдер әле…
—Картый, ә Халисә апалар ни хәлдә соң?
Картый бертын сүзсез торды.
—Менә дигән күршеләрем иде, — диде аннан соң, — Шул зәхмәттән куркып күчеп киттеләр. Галимәрдән исән булса, алай итмәс иде. Ә башка ирләр… Шуны менеп карарлык бер җүнле ир табылмады. Төнлә түгел, көндез дә менүче юк.
—Алар урынына кем килде инде?
—Кем килсен?! Зәхмәт оясында кем яшәргә теләсен?!.
—Нинди зәхмәт соң ул?
—Убыр инде. Сезнеңчә, бампир була. Кан эчүче.
Башка вакытта булса, бу сүзләрдән кычкрып көлер идем. Әмма картыйның куркудан зур ачылган күзләренә, маңгаендагы җыерчыкларга, иреннәренең җиңелчә дерелдәвенә карап, мин дә шүрләп калдым. Урамдагы үле тынлыкны, аның ишектән кертми торуларын искә төшердем дә тәнем эсселе-суыклы булып китте, беләкләремдә каз йоны калкып чыкты.
—Төн җитүгә нәрсәдер уларга тотына. Тавыш башта сызгыруга тартым була.  Үкерүгә дә охшап китә. Кайвакыт ул көндезләрен дә кабатлана, — дип тезеп китте картый шомлы тавыш белән, — Алай гына булса, бер хәл иде әле. Бер мәлне Халисәләрнең сыерының муенында кан эзе күренде, ә икенче көнне ул кан сия башлады да бераздан егылып үлде. Озакламый ихатадагы сарыкларының бугазын чәйнәп киттеләр. Тиздән күрше-күләннекенә ябештеләр. Минем дә дүрт сарыгым әрәм булды…
—Бүре түгел микән,— дидем мин, үземдәге куркуны җиңәргә тырышып, — Элек тә булгалый иде бит…
—Башта без дә шулай уйлый идек, — Картыйның тавышы дерелдәп чыкты, — Аучы Тимерҗан атна буе сагалап йөрде, тик берни дә тапмады. Бераздан үзе юкка чыкты. Аннан соң, Йортның чарлагыннан пырхылдап очып киткән ниндидер сәер кошка игътибар иттек…
Мин инде үземнең чынлап торып курка башлавымны, калтырануымны тойдым. Моны картый да күрде булса кирәк, сүзне кинәт икенчегә борды:
—Кайтышлый туган апаңнарга сугылмагансыңдыр бит?— Минем баш чайкавымны күргәч дәвам итте, — Көтү кайткач, хәлен белеп килербез әле…
Анда барсаң, төн кундырмый җибәрмәячәк инде дип уйладым мин һәм сөенеп куйдым.

Х х х
Көтү кайтканчы урамда кеше заты күренмәде. Урамга сыер-сарыклар кереп тулгач кына кулларына очлы таяк тоткан өлкәннәр чыгып, малларын тиз-тиз куып алып кереп киттеләр. Минем ишеләрдән беркем дә чыкмады. Картый быел сыерын бетергән иде. Ул капка төбенә чыгып сарыкларын чакырып кына алды да аларны тиз генә абзарга бикләп керде, ачкычларын кучкарга куйгач миңа борылды:
—Җыен, улым. Туган апаңнарга барабыз.
Минем анда барасым килми, дусларымны күреп сөйләшәсем килә иде. Ләкин карышып торырга кыймадым. Аз гына шүрләдем дә инде. Аннан соң, ике туганым Айрат белән очрашу турында да уйладым.
—Җылырак киен, — диде картый минем өскә күз салып, — Урамда җил чыккан.
Башка вакыт булса, кул гына селтәр идем. Бу юлы аның сүзен тыңларга туры килде. Беренчедән, кайтканда ярыйсы гына өшегән идем, икенчедән… Айрат белән уйнарга чыгасы да булыр әле.
Ишегалдына чыгуга ук игътибар иттем мин аңа. Нәфисәләрнең өй түбәсеннән әллә нинди шомлы аваз ишетелә иде. Ууууууууууу… Елгаларда суның бөтерелеп торган урынын күргәнегез бармы? Чоңгыл дип аталамы әле ул… Су әллә нинди бер коточкыч көч белән бөтерелеп кайный да, берәр яфрак-фәлән ыргытсаң, аны шундук суырып алып кереп китә. Әлеге улауны да мин әнә шул чоңгылга охшаттым. Тик монда су түгел, ә һава кайныйдыр сыман иде. Ә вакыт-вакыт ул ысылдауга әйләнә. Нәкъ менә картыйның ата казы инде. Тик күпкә, бик күпкә усалрак, ачулырак итеп ысылдый. Һәм тагын улауга, үкерүгә әйләнә. Бер карасаң, аның тавышын анык кына нәрсә белән чагыштырып та булмыйдыр кебек, чөнки ул мизгел эчендә әллә ничә төрле кыяфәткә керә.
—Елан авызына караган бака кебек торма, — диде картый ачусыз-нисез генә, — Әйдә, кузгалдык.
Минем бу аваздан арынасым килми иде. Шуңа да китәргә ашыкмадым. Дөресрәге, мин урынымнан кузгалырлык хәлдә түгел идем бугай. Картый ниндидер догалар укып, тирә-якны өшкергән кебек итеп чыкканнан соң, беләгемнән алгач кына аякларымны көчкә сөйрәп, капкага юнәлдем.
Вампирлар турында минем азмы-күпме ишеткәнем бар иде. Төннәрен кабердән күтәрелеп ярканат, яки кеше кыяфәтендә бәндәләрнең һәм мал-туарның канын имүчене шулай дип атыйлар. Аларның тәне кабер куенында таркалмый, үзләре гадәттән тыш көчле була. Гадәттә, үз-үзләренә кул салучылар, авыр җинаятьчеләр һәм убырлар кулыннан үлүчеләр вампирга әйләнә. Аларның теше ике рәтле була, ә кан суырганда азау тешләре зураеп китә. Канны алар су кебек эчмиләр, ә әнә шул азау тешләре белән генә суыралар һәм үзләренең дә, каза күрүченең дә киемендә бер генә кан тамчысы да калмый… Без шәһәрдә чакта шундый азау тешләрне киоскыдан алып, сыйныфташ кызларны куркытып та йөри торган идек, ә берсен мин авыл кызлары өчен дә эләктергән идем әле.
Безнең авылда кеше үтерүчеләрнең дә, бүтән төрле авыр җинаятьчеләрнең дә гомергә булганы юк. Үз-үзенә кул салучылар булгалаган бугай. Мин аларның берсен дә күреп белми идем, шуңа да: «Фәлән абзыең асылынган» — дигән сүзләргә бик игътибар иткәнем булмады. Андыйларны элек зыяратка куймый торган булганнар, хәзер алай итмиләр инде, бөтен шартын китереп мулла белән җирлиләр. Ә йола кушканча кадерләп күмелгән кешеләрнең убырга әйләнүе мөмкин түгел. «Теге донья» белән «бу донья» арасында калган мәетләр генә явыз рухлар тәэсиренә дучар була. Моны мин бик яхшы беләм. Вампирлар турында киноларны да күп караганмын, китапларны да ярыйсы ук укыдым. Компьютердагы уеннарда да бар андый мәгълумәтләр. Аннан соң, әти күрмәгәндә мин интернетка да кергәләп, әнә шундый кызыклы нәрсәләрне сөйрәп чыгарып укырга ярата идем. Шуңа күрә, картый белән бергә әлеге хәлләрдән курыксам да, өй түбәсеннән килгән авазны гипнозланып тыңласам да, аның чынлап та вампир булуына бик ышанасым да килеп бетмәде. Аннан соң, урамдагы дус егетләргә дә ачуым чыгып куйды. Егет башың белән өеңә бикләнеп куркып ят, имеш. Әлеге хәлнең нәрсә икәнен ачыклаган булсалар, Нәфисәләр күчеп китәр иде мени?!
Туган апа безне бик яратып каршылады, табыны күптән әзер иде.
—Бүген соңлабрак килдең, — диде ул картыйга, — Синең өчен бочылыбрак тора идем. Илһам улыбыз кайткан булган икән.
Һәм мине кочаклап ук алды. Айрат белән кулга кул сугып кына күрештек. Туган апа шәһәрдәге хәлләрне сорашты. Шулай сөйләнә-сөйләнә чәй эчтек тә Айрат белән ихатага сыпырдык.
Мин аңа дип алып кайткан кармакларны бирдем. Ул дәшми генә кесәсенә тыгып куйды. Аннан соң миңа озак кына карап торды.
—Ишеткәнсеңдер инде?!
—Ишеттем.
—Ничек уйлыйсың?
—Туфта, —дигән булдым мин исем китмәгәндәй итеп,— Убыр, имеш…
Ул дәшмәде.
Миңа ничектер кыен булып китте. Тоташ урам дер калтырап торган чакта, тоташ авыл шуны сөйләгәндә мин әллә кем булып торган булам. Барсыннан да батыррак та, акыллырак та янәсе. Үземнең «мин минлегемнән» кыенсынсам да хәзер соң, авыздан сүз чыгып очкан иде инде. Ни булса да ахыргача торырга кирәк.
—Ә өй түбәсеннән чынлап та тавыш килә бит, — диде Айрат, миңа сынаулы карап, — Сарыкларның да үлүе чын. Ярканатка охшаган кош та. Ансын мин үзем дә күрдем.
—Кайчан?
—Бер көнне инде.
—Төнләме, көндезме?
—Көтү кайткач. Сарык эзләп йөри идем.
—Вампирлар көндез йөрми.
Айрат уйга калды.
—Ансы шулай инде, —дип куйган булды азак.
—Күптәнме соң бу хәл?
—Өч атна чамас инде.
—Нәфисәләр нигә күчеп китте?
—Шуңа. Аларның бөтен мал-туары үлеп бетте.
—Кайда күчтеләр икән?
—Әлегә монда, Халисә апаның сеңлесендә торалар. Йортларын сатып алучы юк бит.
Мин шатлыктан сикереп куйдым бугай. Нәфисәнең авылда икәнен белү күңелгә дәрт өрде. Һәм мин үзем дә сизмәстән:
—Әйдә, барып карыйбыз! — дип ычкындырдым.
—Нәфисәләргәме?
— Әйе. Йортларына.
—Хәзерме?!
—Әйе.
Айрат миңа сәерсенеп карады.
—Юк, — диде аннан соң, — Хәзер пычрак. Иртәгә барырбыз.
Мин елмаеп куйдым.
—Өлкәннәр дә урманны тикшереп чыгарга җыенганнар иде, — диде ул аннан соң, үз куркаклыгына җөпләү эзләгәндәй, — Яңгырлар башлангач, тукталып тордылар.
—Ә нигә Нәфисәләрнең өй түбәсен тикшермиләр? Анда менәргә яңгыр комачауламый ич.
Айрат иңнәрен генә сикертеп куйды.
—Ә синең менеп караганың юкмы? Иптәш малайларың белән?
Айрат баш чайкады.
—Ишекләре бикле.
Мин төрттерергә булдым:
—Узган җәй көнбагыш урлаганны оныттыңмы? Колхоз амбарыннан?
—Монда йозак икенче төрле. Без ачалмадык.
Мин сүзне дәвам итеп тормадым. Айрат белән икәү күп этлек эшләгән бар, шуңа мин бер нәрсәне яхшы беләм — безнең алда ачылмый торган йозак юк. Әле аның куркуына басым ясап гарьләндерәсем килмәде.
Көн болытлы булгангамы, караңгы тиз төште. Нәфисәләрнең чарлагына менү теләге көчле булса да Айратның ризалыгы булмагач, мин ныкышып тормадым. Үзем генә барырга шүрләдем, әлбәттә. Ни генә әйтсәң дә, уен эш түгел, чынлап та убыр-фәлән булып куюы да бар. Аннан соң, бүре мазар булса да… Кем кулыннан үлсәң дә яхшы түгел бит инде…
Караңгы төшә башлау белән безнең арттан чыгып кычкырдылар:
— Балалар, йокларга вакыт!
Без Айрат белән верандага урын җәйдек. Озак кына сөйләшеп яттык та иртәгә Нәфисәләрнең чарлагына менәргә сүз куешып йоклап киттек.
Төн уртасында мин кемнеңдер елаганын ишеттем. Ул веранда тәрәзәсен кага иде бугай. Торырга иренеп йокылы уяулы килеш озак кына тыңлап яттым. Ул төшкә дә, өнгә дә охшаш, тик кыз бала тавышы аерма-ачык ишетелә иде:
— Кертегез мине, зинһар… Һәлак итмәгез! — дип ялварды ул, — Мин бит бер гонаһсыз җан иясе. Бер кемгә дә бер зыяным тигәне юк. Зинһар һәлак итмәгез…
Мин бу тавышның өзгәләнүенә түзәлмичә иренеп булса да башымны күтәрдем. Күзем ачылмаган иде әле. Һәм йокыга әвәреп тагын мендәргә чумдым.
—Илһам, син дә кайттың мени?! — диде теге тавыш шундук мине танып, — Илһам, зинһар өчен миңа кара әле. Мин бит сине сагынып килгән идем. Кара инде миңа зинһар өчен… Мин бик авыр хәлдә, ярдәм ит син, дустым. Күрше кызына бер ярдәмең жәлме?!.
Мин көндез ярыйсы ук арыганлыктанмы, теләсәм дә башымны күтәрә алмадым. Дөресрәге, мин үземне торып утырган, тәрәзә янына килеп теге кызны таныган һәм аны ишектән керткән итеп тойдым. Барсы да нәкъ өндәге шикелле күренде. Ләкин моның барсы да төш булып чыкты һәм мин бер мизгел үтүгә ул тавышны яңадан ишеттем:
—Илһам… Керт мине үз яныңа…
Мин ул тавышның кемнеке икәнен дә таныдым хәтта. Бу безгә өй аша гына торган Зәлифә иде. Аның йөзен дә аерма-ачык күргән кебек булдым. Әмма менә-менә торып ишек ачам дигәндә, кабат йокыга талдым. Гүя, ниндидер көч миңа урынымнан кузгалырга ирек бирми иде.
—Илһам… Илһам… — дип ялынды һаман теге тавыш.
Мин башымны күтәрмичә генә аңа җавап бирдем:
—Зәлифә!.. Нәрсә булды сиңа, Зәлифә?..
Аның тавышында сөенеч чаткысы кабынгандай тоелды:
—Син мине таныдыңмы, Илһам?! Ач, дустым… Бер генә кара миңа…
Зәлифәнең беркайчан да «дустым» дип дәшкәне юк иде бугай, дип уйладым мин. Ул һәрвакыт Илһам гына ди торган иде. Шулай да ачарга кирәк. Бәлагә тарганда кеше нинди иркә исем белән атамас. Ачарга кирәк. Һәм мин тагы йокыга киттем. Тик шунда ук тәрәзә рамын тырмап кычкырдылар:
—Илһамм!..
Мин калкынып куйдым да торып басарга, күзләремне ачарга көч тапмадым. Ниндидер кошның канат какканы ишетелде. Башкача бернинди дә тавыш ишетелмәде.
Иртәгәсен кояш калку белән уяттылар. Айратка рәхәт, ул шундук сикереп торды да юынырга чыгып китте. Мин уянгач та башны күтәрергә иренеп яттым. Авылның иң алама ягы шул инде аның, кирәксә-кирәкмәсә дә иртән иртүк торырга мәҗбүр буласың. Бары тик Айрат кереп:
—Нишләп ятасың, шәһәр ялкауы!— дигәч кенә көчкә сөйрәлеп юынырга чыгып киттем. Харап инде, авыл эшчәне булып нәрсә майтаргандыр.
Юынып керүгә, кәеф күтәрелә төште. Айрат белән тиз генә чәй чүмердек тә картыйларга йөгердек. Картый инде күпер башына җитеп килә иде. Олы кеше булса да йоклап ятмаган, бездән иртәрәк кузгалган. Безгә чапырыш өйдә яшәгән Наилә дә киенеп-төзәнеп әнисе белән кайдадыр китеп бара.
—Кайда юлландыгыз болай таң белән?— дип каршылады картый аларны, — Районга-фәлән түгелдер бит…
—Менә, больницага барабыз әле… —Наиләнең әнисе кәефсез иде, — Кызның муенында ниндидер эз бар. Убыр-фәлән булмасын дим.
Наилә оялып башын түбән иде.
Картый кызның муенына күз салды да сорап куйды:
—Үзе нәрсә ди соң?
—Черки тешләде ди…
Мин пырхылдап көлеп җибәрдем. Кызларның муенындагы андый эзнең нәрсәдән барлыкка килгәнен яхшы беләбез без. Төшеп калган егет түгелбез.
Наилә миңа күз сирпеп алды да кып-кызыл булды. Тел кычтып тора иде, бер сүзсез кала алмадым:
—Ул черкинең исеме ничек соң?
Картый миңа сынаулы караш ташлады да сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды. Аннан соң, Наиләнең муенын җентекләбрәк караган булды:
—Юк, Хәдичә килен, баланың күңелен яралап йөрмә, — диде катгый итеп, — Убыр болай тешләми ул. Кычытканга-фәлән чагылгандыр…—һәм кызга борылды,— Мал куганда егылган идеңме әллә?
Наилә кыяр-кыймас кына баш какты.
—Менә шуңа охшап тора шул…—диде картый, кызны җитәкләп алып, — Әйдә, балам, кайтыйк.
—Рәхмәт инде, Фатима түткәй, — дип Хәдичә апа аңа иярде.
Без Айрат белән өйгә йөгердек. Кичә яңгыр коеп яуса да төне буе җилләгәнгәме, җир коп-коры иде. Мин нигә итек киеп чыкканыма үкенебрәк тә куйдым. Ләкин Зәлифәләр янына җитүгә барсы да онытылды. Аларның капка төбендә буылып ташланган биш сарык ята иде. Тирә-якта бернинди эз дә күренми. Хәер, бәлки, төнлә дә яңгыр сибәләп алгандыр. Ләкин сарыкларга бернинди дә убыр ябешмәгәне көн кебек ачык иде. Һәрхәлдә, мин укыган китапларда дөрес язылган булса. Сарыкларның барсының да муены чәйнәп ташланылган. Минем моның ише хәлләрне узган җәйләрдә дә күргәнем бар, һәм аның бүре эше икәнен яхшы беләм.
—Бүре булырга тиештер, — диде Айрат минем уйларны сизеп торган сыман, — Элек тә булгалады…
Ул арада күрше-күлән җыелып китте. Кем сарыгы икәнен шундук танып, Зәлифәләрнең ишеген шакыдылар. Эндәшүче булмады. Тәрәзәгә ябештеләр. Аннан соң кемдер өйләренә кереп урап чыкты да, беркем дә юклыгын хәбәр итте.
— Кайда киттеләр икән? — дип баш ваттылар, — Бәлки, алар да өйдә кунарга курыкканнардыр.
Тиздән мал врачы килеп сарыкларны ат арбасына салды да үләт базына алып китте. Монда кызык бетү белән мин картыйның сарыкларын карарга йөгердем. Ачкыч булмагач, койма ярыгыннан карарга туры килде. Барсы да исән иде.
—Аллага шөкер, —дип куйды Айрат, бабайларча итеп,—Безнекеләр исән икән әле.
Мин аңа тел күрсәттем.
Малларны көтүгә кугач, картый үз кагыйдәләрен урнаштырырга тырыша башлаган иде, мин аңа шундук каршы төштем. Тәрәзә капкачларын киереп ачып куйдым, ишекне бикләп йөрүдән баш тарттым. Убырлар кояш калыккач йөрми. Картый башта карышып маташты да азак кул селтәде.
—Ничек, менеп карыйбызмы?
Айрат иңнәрен генә сикертеп куйды.
— Менәбез, димәк.
— Дөрес эшләмибез бит, — диде ул аннан соң, —Алай итәргә ярамый.
—Алайса, син менмисең.
Айратның күзе шар булды. Тик ул бернәрсә дә дәшмәде. Мин абзар артлап кына Нәфисәләрнең ихатасына юнәлдем. Айрат та чарасыз булып миңа иярде.
Ишек йозагын ачу чынлап та бик җиңел булып чыкмады. Кулдагы ачкыч көлтәсен бик озак сайларга, ярардаен тапкач та хәтсез генә маташырга туры килде. Сәгатькә якын булашкач кына биреште ул. Без эчкә уздык. Веранда бүлмәләргә бүленгән, ә түбәсе такта түшәм белән ябылган, өй түбәсенә кайдан менәргә икәнне болай гына чамалау мөмкин түгел иде. Ике як чолан ишегендә дә ат башы кадәрле йозак тора.
—Тәрәзәдән генә керәсе калган, — дип пышылдадым мин, йозакларга ачкыч ярата алмыйча, — Ике тәрәзә алу, билләһи, җиңелрәккә төшәр иде.
—Ә күреп калсалар?..
—Ансы да бар шул…
Тагы бер сәгать чамасы маташырга туры килде. Тик моның бер файдасы да тимәде, өй түбәсенә керә торган урын бу бүлмәдә түгел иде.
—Юкка гына тотындык әле, — диде Айрат йончулы кыяфәт белән, — Уңар эш булса, шундук килеп чыгар иде.
—Нәрсә, әллә үзеңне шундук килеп чыкканмын дип уйлысыңмы?!. — Аның сүзе эчемне пошырып җибәргән иде, шуңа да ачуымны тыя алмадым, — Бер башлагач, ахырынача җитәбез инде.
—Ә анда чынлап та вампирлар булса?— диде Айрат, —Безнең бит бер корал да юк…
Мин тагы да тупас җавап бирмәкче булган идем, аның хаклы икәнен аңлап тыелып калдым.
—Ярый син бар әле, — дип елмайдым, — Юкка гына ияртмәгәнмен икән бит. Бар, тиз генә утын сараена барып ике усак таяк алып кил. Бакчага кереп бер-ике төп сарымсак йолкырга да онытма. Ә мин ишекне булаштыра торам.
—Менә шуны тот, — диде Айрат муеныннан догалы бетүен салып, — Мин юкта ул-бу булса, ярдәме тияр.
Мин аны кесәгә чумдырдым да йозакка иелдем.
—Кесәңә салма, муеныңа так!
Аның таләпчән тавышына буйсынмый мөмкин түгел иде. Мин бетүне муенга тагып, футболка өстеннән чыгарып куйдым.
Бу юлы йозак тиз биреште. Чардакка менә торган ишек тә нәкъ шушы якта, хәтта аның бүрәнәләргә кагып ясалган баскыч сыман нәрсәсе дә бар иде. Ләкин ишек ачык түгел, анда да йозак эленгән. Моны күргәч, мин авыз эчемнән генә сүгенеп куйдым. Әмма Халисә апаларның нинди курку эчендә яшәгәннәрен искә алып, барсын да аңладым. Аларның куркуы турында уйлауга үземнең дә бала җоннары кабарып чыкты. Берәр хикмәт бар инде монда, югыйсә кеше шулкадәрле йозаклар элә мени?! Ләкин башланган эшне дәвам итәргә кирәк иде. Мин буыннары йомшарып киткән аякларны көчкә сөйрәп, баскычка үрмәләдем. Инде менеп җиттем генә дигәндә кулдагы ачкыч идәнгә төшеп китте. Аның тавышы әллә нинди котсыз булып яңгырап, күңелгә шом өрде һәм үзем дә баскычтан оча язып калдым. Кабат менгәндә башлар әйләнгәндәй тоелды. Шушы ишек артында мине нәрсә көтә? Үлемме… Әллә ниндидер якты ачышмы? Мин соңгысына бик үк ышанып җитмәдем. Ләкин бу ишекнең аръягына карарга бурычлы икәнемне тойдым. Бу минем язмыш иде. Минем гомер шушы ишек аша үтә. Киләчәккә минем башка юл юк. Мондый югары уйлардан ничектер тынычланып калдым, хәтта бераз батыраеп та киткән кебек булдым. Хәер, батырлык түгел иде инде бу, калтыранган кулларың белән йозак тишегенә ачкыч тыгуны батырлыкка исәпләп була мени?!. Баштарак рәхәт булган икән әле ул, анда хет ачкычларны тиз сайларга мөмкинлек бар иде, ә хәзер кирәкле ачкычны кирәкле җиргә тыга алмыйча изаландым, күпме генә тыныч булырга тырышсам да бармаклар мине тыңламады, салкында күшеккәндәй булып дерелдәделәр. Ичмасам, Айрат та әллә кайда югалды. Агач тапмаган булып юри кермичә йөридер әле ул. Янымда мышнап торса да хәл булыр иде. Бәхеткә каршы артык интегергә туры килмәде, сигезенчеме-тугызынчымы ачкыч йозакны ачты.  Мин җиңел сулап куйдым. Ләкин йозакны тартып алырга ашыкмадым. Айрат калдырып киткән бетүне кулыма алып өч тапкыр «Бисмилла…» — дип кабатладым. Куркыныч чакта белгәнеңне укырга кушалар бит, ә мин башка дога белми идем. Айрат килмәсме дип, тагын аз гына көтеп тордым да, ишекне ачып җибәрдем. Порхылдап тузан коелды. Мин аны убыр дип уйлаган идем, тузан гына икәнен белгәч тагын бер кабат: ,Бисмилла!»— дип куйдым.
Чардак эче караңгы иде. Мин һәрвакыт үзем белән йөртә торган кечкенә кесә фонарен кабызып, өй түбәсенә күтәрелдем. Фонарьның сукыр уты ерак алмый икән. Түрдәрәк, тузанга каткан тәрәзә янындарак, таза гәүдәле бер ир басып тора. Мин тын алырга да куркып катып калдым. Тиз генә аска сикерергә кирәклеген дә, вампир кочагыннан мине фонарь гына саклый алмаячагын да яхшы аңлый идем, тик буыннар тыңлашмады. Убырлар үзенә караган кешене гипнозлый дигәннәре дөрес икән. Мин инде ник авылга кайтканыма, ник монда менгәнемә үкенеп бетә алмадым. Күңелемне чиксез сагыш уты телеп үтте. Әйе, барсы да бетте хәзер. Әти-әниемне дә, туганнарымны да, картыемны да, Айратны да, Нәфисәне дә башка дусларымны да мин беркайчан да, беркайчан да кабат күрә, күрсәм дә алар белән аралаша, бергә уйный алмаячакмын. Эх, ниләргә генә мендем икән монда. Нәрсә җитми иде миңа, үз башыма бәла эзләп йөрмәсәм.
Теге кеше селкенеп куйгандай булды.
—Илһам!
Мин тертләп киттем.
—Илһам, син исәнме?!.
Мин бу тавышны кайда ишеткән идем соң әле?
Нинди таныш тавыш.
—Илһам, ник дәшмисең?
Мин кинәт барсын да аңладым һәм җан әрнүе белән кычкырып җибәрдем:
—Айрат, кач моннан! Менмә монда! Кит!
—Илһам!
Кинәт кемдер баскычтан атылып менде дә очлы усак таяк тотып миңа аркасын куеп алдыма басты. Һәм аның фонаре нурыннан бөтен чардак эче яктырып китте. Тәрәзә янында басып торган «кеше» дигәнем — чардакка мендереп куелган иске киемнәр булып чыкты.
Мин исән калу шатлыгыннан да, үземнең куркумны яшерү исәбеннән дә кычкырып көлеп җибәрдем. Тик Айратның көлүдә исәбе юк иде.
—Котымны алдың, — диде ул, еш-еш сулап,— Мин бәлагә юлыккансың икән дип торам. Өйгә кереп фонарь алып чыктым менә. Ут юк иде бит…
Һәм ул да көләргә тотынды.
—Ә ул чынлап та кешегә охшап тора, — диде аннан соң, мине куркыткан киемнәргә ымлап, — Карыйк әле, эчендә берәрсе юк микән.
Без таякларны әзер тотып акырын гына киемнәргә якынлаштык. Айратның кулындагы фонарь җиңелчә дерелди иде, шуңа күрә бөтен дөнья селкенгән сыман тоела. Теге киемнәр дә җиңелчә генә хәрәкәтләнеп куйды. Тик без кирегә китә алмый идек инде. Бер-беребезгә караша-караша алга шуыштык. Киемнәр янына җиткәч, бертын катып тордык та икебез дә берьюлы таякларны батырдык. Тәннәр эсселе-суыклы булып китте, убыр тәненнән агып төшкән лайлалы кан өстебезгә чәчрәгәндәй, беләкләребез буйлап агып төшкәндәй тоелды. Ләкин бернәрсә дә юк иде. Иске киемнәр эленгән җиреннән ычкынып, идәнгә генә таралды. Шулай да без көтелмәгән куркынычка әзерләнеп бераз тын тордык.
—Карале, табут,— диде Айрат бераздан, почмактагы нәрсәгә күрсәтеп һәм фонарен шунда яктыртты. Ярымкараңгыда чынлап та табутка охшап тора иде ул, асылда сандык булып чыкты. Һәм без көлеп җибәрдек. Тик шундук икенче уй килде:
—Бәлки, убыр шушы сандыкта йоклыйдыр?
—Әйдә, ачып карыйбыз.
Болай диюнең кирәге юк иде инде, мин сандыкның капкачын күтәргән идем. Анда яткан кеше гәүдәсен күрүгә, Айратның кулыннан фонаре төшеп китте. Мин бөтен көчемне туплап очлы таяк белән сандык эчендәге убырга кададым. Бер кабат… Ике… Өч… Мин инде үз-үземне белештерми идем. Кинәт кемдер сандык эченә яктыртты. Бу Айрат иде. Мин вампирны үтергән арада, ул фонарен табып өлгергән икән. Ут кабынуга без икебез дә катып калдык. Сандык эчендә Нәфисәнең бәләкәй чакта әтисе алып биргән йомшак курчагы ята иде.
Бездә инде көлү кайгысы түгел иде. Үзебезне ахмакның да ахмагы итеп тойдык. Курка-курка юк белән маташудан күңелне гарьләнү тойгысы әрнетте.
—Монда бернәрсә дә юк, әйдә, төшәбез, — диде Айрат, өметсез бер тавыш белән, — Юкка гына гомер үткәрдек. Картыйга су китерик лутчы.
Мин аңа карыша алмый идем. Икебез дә ишек авызына килдек. Кинәт Айрат туктап калды:
—Ишетәсеңме?
Мин сулыш та алмый тыңларга керештем. Хәер, сулыш алсаң да ишетелә иде ул. Ууууууууууу… Шшшшшшшш… Бу теге шомлы аваз иде. Елгалардагы чоңгылны хәтерләтеп һава кайный, һава бөтерелә. Вакыт-вакыт ул ысылдауга әйләнә Һәм тагын улауга, үкерүгә күчә… Без тавыш ишетелгән якка карап катып калдык та сихырланган кешеләр сыман озак тыңлап тордык. Менә-менә УЛ килеп чыгар да канатларын җәеп өстебезгә ташланыр сыман иде. Айрат фонарен шул якка төбәде. Бер-беребезгә карашып алдык та акырын гына тавышка табан шуыштык. Бер нәрсә дә күзгә күренмәде. Ләкин тавыш… Тавыш үзе мәтдаләшеп безнең тәнебезгә тиядер, тәнебезнең һәрбер күзәнәге аша үтеп җаныбызны яулыйдыр сыман иде.  Без инде иң читкә җитеп, гәрничнең эченә күз салдык. Бер ни дә юк. Хәер… Юк, шешә генә икән… Төбе төшкән шешә… Бер мәлгә икебез дә катып калдык. Тирә-якта бернәрсә дә юк, ә тавыш ишетелә иде.
Кинәт икебез дә дертләп киттек.
—Җен бит шешә эчендә! — дидем мин, зур ачыш ясагандай. Һәм шешәгә үрелдем.
—Курай!—дип кычкырды Айрат, нәкъ шул ук вакытта шешәгә кулын сузып,—Курай!
Без икебез дә берьюлы шешәне тартып алдык һәм шундук тавыш тынып калды. Бер-беребезгә шат елмаеп караштык та аны кабат урынына куйдык. Тавыш дәвам итте. Без шулай шешәне бер куеп, бер алып хәтсез вакыт үткәрдек.
—Җил искәндә генә улый иде шул, — диде Айрат үз ачышына үзе ышанырга теләгәндәй, — Хәзер аңлашылды инде. Күрәсеңме әнә теге тишекне. Җил шуннан керә дә монда икеләтә көчәя, аннан соң шешәгә өрә. Хас та курай кебек…
— Аңлашылды. Әйдә.
Нәфисәләрнең өй түбәсеннән төшкәндә без үзебезне батыр да, акыллы да, матур да итеп тойдык. Өсләребез шыр тузан булып бетсә дә, көннәр якты, күңел күтәренке иде. Ишекләрне кабат бикләргә дә, коелган тузанны сөртеп алрга да онытмадык. Ни генә әйтсәң дә, юк-бар кеше түгел, ә нәфисәләрнең йорты. Ә Нәфисә… безнең күрше!..

Х х х
Өй түбәсеннән төшкәч, тузанга батып пычранып беткән киемнәребезне мунчадагы суга батырып куйдык та, минем алмаш күлмәк-ыштаннарны киеп урамга чыктык. Тәэсоратларыбыз тирән дә, көчле дә булып, аны кем беләндер уртаклашасы килә иде. Ләкин урамда бер кеше дә күренмәде. Ә без бөтен дөньяга яңгыратып: «Нәфисәләрнең чардагында башкача бернинди гүләү дә ишетелмәячәк!» — дип кычкырыр яшьтән узган идек. Хәер, башка вакыт булса, иптәш малайларның тәрәзә төбенә басып, ачы итеп бер генә сызгырып җибәрер идек тә… Ә бу юлы… Бу юлы без алай итәлмәдек. Әллә ничек үзеннән үзе шулай килеп чыкты. Тып-тын урамда сызгыру, кычкырып кемнедер чакыру, гомумән, нинди дә булса аваз салу үзе үк ниндидер ярамаган эш, гайре табигый хәл булып тоелды шикелле. Аннан соң урам да ничектер үзгәреп, кабат беркайчан да чыкмас өчен кабыгына кереп бикләнгән ташбакадай күңелсез булып калган иде
Мондый үле урамда торасың да килерлек түгел дип, без кабат ишегалдына кердек. Һәм чырайларыбызга күңелсез генә елмаю галәмәте чыгарып, икебез дә берьюлы, Нәфисәләрнең өй түбәсенә карап алдык. Чардактан төшкәндә без үзебезне зур каһарманлык эшләп халыкны шом-куркудан аралаган пәһлевәннәр итеп тойган идек. Барсы да безне мактар, дан-шөһрәткә күмәр, рәхмәтләр яудырыр дигән өмет тә юк түгел иде. Ә асылда… Кешеләргә безнең батырлык та, үзебез дә, сүзебез дә, гомумән, бернәрсәбез дә кирәкми, алар безнең кыю адымыбыз хакында белергә дә, ишетергә дә, уйларга да теләмиләр иде. Хәер… Бәлки, кешелләр безгә карата ул кадәр үк ваемсыз да да булмагандыр. Әйе, гамьсез түгел иде алар безгә. Илтифатсыз да түгел иде. Алар бары тик юк иделәр генә.
—Әйдә, нәнәйгә су китерик, — диде Айрат күңелсезләнеп, — Болай эт сугарып йөргәнче…
—Өйгә керик әле, — Минем чишмәгә барасым килми, шушы кадәр битарафлыктан чишмә суы да боз булып туңгандыр сыман иде,— Картый коймак пешергән бугай.
—Чардакка менгәнне сизмәде микән?..
—Сизсә соң…
Картый чынлап та коймак пешергән, өстәл әзерләгән иде.
—Кайда югалып йөрисез?!. Сезнең өчен котым очып торды бит, — дип каршылады ул, —Әйдәгез, утырыгыз.
Без мулла песиләре сыман өнсез генә өстәл артына шудык. Коймак тәмле иде. Балга мана-мана бер тәлинкәне йомдырып куйдык.
—Тәмле! — диде Айрат, авызы коймактан бушаган арада, —Во!
Мин чын күңелдән хуплап баш кына кактым.
—Ачыгуың җитсә-ә… — дип сузды картый, бәхетле елмаеп, һәм шундук сүзне икенчегә борды, — Халисә апаңнарның өй түбәсеннән андый-мондый тавыш ишетмәдегезме?
—Юк, дип алдаштым мин, — Без елга буена бардык.
—Йорттан ерак йөрисе булмагыз, — диде картый тирән борчылу белән. Аннан соң өс-башыбызга күз салып сорап куйды, — Батып кайттыгызмы?
—Әйе, киемнәрне мунчадагы суга батырып куйдык. Чәй эчкәч юарбыз.
Картый табадан коймак ала иде, минем сүзне ишеткәч, кулындагы тәлинкәсен төшереп җибәрә язды.
—Мунчага барып йөрисе булмагыз, — диде әле беребезгә, әле икенчебезгә курку катыш усаллык белән карап, —Ишетсен колагыгыз, мунчага бер адым да атлау юк.
—Ник?
Картый минем сорауга тәэсирлерәк җавап эзләгәндәй бер мәлгә сүзсез торды.
— Сез киткәч, Халисәләрнең өй түбәсендә җәнҗал купты, — диде аннан соң, үзендәге куркуны безгә дә йоктырырга теләгәндәй, —Кемнәдер сөйләшә, үзләре көлешә, дөбер-шатыр киләләр. Убырлар уянган чак булды, ахры. Мин котым алынып өй ишекләрен бикләп куйган идем, сезнең тышта калганны уйлап кабат ачтым.
Айрат пырхылдап көлеп җибәрде. Мин аның ботын авырттырып чеметеп алдым да ачулы караш ташладым. Ул көлүен йүтәл белән капларга теләп, бик тырышып тамак кырды.
—Көпә-көндез шулай кыланышып яткач, аларның мунчага да килеп керүләре бар, — дип дәвам итте картый, безгә игътибар бирмичә, —Мунча ул болай да җен-пәри оясы исәпләнә.
—Берәрсе өй түбәсен тикшерергә менгәндер, —диде Айрат, тик шундук ботын кулы белән капларга мәҗбүр булды, — Авылда гел куркаклар гына түгел бит.
Картыйның үз сүзе сүз иде.
— Убырлар, җен-пәриләр белән шаярырга ярамый. Алар башта кешенең ихтыяр көчен ала, азак үзләре теләгәнне эшләргә мәҗбүр итә. Филдәй адәмнәрне дә камырга әйләндерә. Я явызлык, я тилелек кылдыра.
—Исертә мени? — Айрат җитди иде.
—Белмим… —Картый аның беркатлылыгыннан елмаер дип көткән идем, тик ялгышканмын, — Бәлки, хәмер дә убырларның бер коралыдыр. Аны юкка гына «шайтан суы», «зәхмәтле ризык» дип атамыйлардыр. Изге Китап та тиккә генә тыймагандыр. Ләкин убырның кодрәте аның белән генә чикләнми, ул кешенең кешелеген суыра, ни тере, ни үле бер хәлгә китереп, баш җитмәслек гөнаһлар, яман эшләр кылырга мәҗбүрли…
Аракы, яки тәмәке турында картый мисаллар китерә-китерә сөйләп, сәгатьләр буе үгет-нәсихәт укырга мөмкин. Алай булмагыз, аракы эчмәгез дип әйтми ул, ипләп кенә үзенекен бөгә: фәлән кеше шулай-шулай итеп бик матур гына дөнья көтеп киткән иде, ләкин шул зәхмәткә бирелеп, фәлән-фәлән бәлаләргә юлыкты, алай-болай итеп йөреп, шундый-шундый шартларда адәм мәсхәрәсенә калып мәрхүм булды, яки менә фәлән абзый… Үч иткәндәй, шундый мисал китерерлек бәндәләре дә күп бит аның. Кыскасы, аны тыңлый башласаң, җәйге каникулыңның әрәмгә үткәнен көт тә тор. Шуңа күрә, ул бик тирәнгә кереп киткәнче, мин сүзне икенчегә бордым:
—Картый, Актүш үлмәгәндер бит? Күзгә-башка күренми.
—Актүш?! — Картый бу исемне беренче ишеткәндәй аптырап калды, — Аның турында бөтенләй онытканмын бит. Чынлап та кайда икән ул?
Мин картыйның кыяфәтеннән елмаеп куйдым.
— Безнең дә песинең күптән күренгәне юк, — диде Айрат моңсу гына, — Бәбәйләргә тиеш иде.
—Убыр бумады микән?— дидем мин, вампирлар турында укыганымны искә төшереп, — Алар бит кечкенә җанварларга да ябешә, диләр.
—Убыр… — картый бик тә күңелсез иде, — Песиләргә дә тияргә мөмкин микәнни… Алай булса, эш харап, егетләр…
Картый авызыннан «егетләр» дигән сүзне ишеткәч, минем муен зураебрак киткәндәй тоелды. Тик шундук кире үз урынына кайтты.
—Бүген безнең урамныкын гына түгел, ә колхоз сарыкларын да буып ташлаганнар. Көтүе белән. Сез күргәнсездер инде, бер төркем ирләр ауга чыгып китте.
Ул нәрсә хакындадыр уйланып торды да өстәп куйды:
—Бүре генә булса, ярый да бит…
Миңа ничектер күңелсез булып калды. Аркаларына мылтык, ук-җәя аскан авыл агайларының ауга киткән чагын күрә алмау үкенеченнән йөрәк кысылып куйды. Мин сезгә әйтмәгәнмендер әле, әтием язучы минем. Ул борынгы заман батырлары турында шултиклем мавыктыргыч хикәятләр сөйли дә мин аларны кинода күргәндәй булып, аларга охшарга тырышып көннәр-төннәр буе саташып йөри идем.
Әти турында бер башлагач, әйтеп бетерим инде, ул үзе ятим үскән, шуңа күрә минем өчен өзелеп тора, нәрсә теләсәм — шуны үтәргә әзер. Хәер, болай дип әйтүем бик үк дөрес түгел, ул вакыты белән мине әрләп тә, бәргәләп тә ала. Болай гына, әтиләрчә генә. Андый чакларда минем дә бик тә тәртипле, бик тә акыллы малай буласым килеп китә. Тик мин әтине беләм, ул бер кайчан да тәртипле малай булмады, я язарга ярамаган нәсәләр турында язып, әни әйтмешли, карьерасын үтерде, я бөтенебезне дә бер тиенсез калдырып китте дә… зу-ур акча алып кайтты. Ул юкта кыен булды инде… Тик ул кайткач, мин сыйныфта иң бай егет идем. Кызларның да, егетләрнең дә барсы да диярлек минем янда бөтерелеп торды. Мактана димәсәгез шунсын да әйтим, сыйныфташ бер малаебыз әтисенә болай дип тә әйткән: «Әти, ник син министр гына булдың инде, ник язучы булалмадың — әнә, Илһамның әтисе язучы булгач, аның акчасы муеннан.» Ә дөресен генә әйткәндә, әтинең бер кап тәмәкегә тилмереп утырган чаклары да бар, тик аз гына баеп китсә ул миннән акча жәлләми, сораганымны биреп тора. Ә мин аларны җыеп барам да иң кирәкле чакта гына китереп чыгарам. Ни өчен шулаймы? Чөнки әти әйтә: «Минем язганыма бүген беркемнең дә исе китми. Ләкин ул бер килеп чыгар әле, ди. Иң кирәк чакта гына.» Миндәге акча да шул — иң кирәк чакта гына килеп чыга да  артык зур булмаса да бик күп булып, бик хуп булып  күренә. Һәм мин әтинең бер сүзен яратам. «Акчасыз— син беркем дә түгел»— ди ул. Чынлап та, туңдырма алырлык акчам юкта мин үземне бик түбән итеп сизәм. «Акчаң күп чакта да син беркем дә түгел»— ди. Монсын да аңлый башладым. Бер дус егетемне подъезда тотып алып, трусик белән генә калдырганнар… Әтисе бик бай кеше иде, ә бер нәрсә дә эшли алмаган… Шул яклары белән ошый миңа әтинең сүзе. Бәлки, әти үзе миңа ошаганга, мин дә аңа охшарга тыршканга гына шулай тоеладыр. Бәлки, мин аны тулысынча аңлап та җиткермимдер… Һәрхәлдә, мин аның соңгы сүзенең элпесендә эленеп торам әле: «Кеше акчаның акчалыгын суырып бетә алмый, акча кешенең кешелеген суыра ала…»
—Вампирдыр ул!
Айратның бу сүзеннән мин тертләп киттем…

Колагымда кабат шул сүз яңгырады:
—Вампир…
Айратның бер сүзе миндә мең яңгыраш алды.
Бу сүз мине гаепләгән сыман ишетелде. Мин — ана карынында яткан сабый — әниемнең канын имүче. Мин — якты дөньяга туган бала — мин — аларның кодрәтен суыручы» Мин — вампир. Алар үзләре дә сизмичә, бөтен гомерен миңа корбан итә… Ата-ана өчен вампир — бала…
—Бүре вампир була алмый…
Бу сүзләр алдында мин көчсез идем…
Юк, вампирлар турында укыган язмаларда бүрегә кагылган нәрсәләр булмаганга гына түгел… Мин маймылдан аерылган бабаларыбызның үз дошманын җиңгәч, аның канын дошманның баш сөягенә салып чүмергәнен дә, сарыкны буган бүреләрнең хайван тамырннан җылы кан эчкәнен дә белә идем. Һәм мин үзебезнең затның, шәжәрәләр буенча, баш бүредән барлыкка килгәненә дә шикләнми идем.
—Бүре вампир була алмый… — дип кабатлады Айрат.
«Бүре убыр була алмый.» — дип уйладым мин дә күңелемнән. Моңа бернинди дәлилем дә юк иде, тик мин  бар җаным белән ышандым —
Бүре убыр була алмый!
Бүре — бар булмышы белән — ерткыч.
Нибары ерткыч кына…
—Бүре генә булса, ярый ла бит…— дип кабатлады картый, — Бүре үзебезнеке  лә ул…
х х х

Шүрәле урамы гына үле тынлыкка чумган кебек иде. Көтмәгәндә килгән сәер хәлләрдән бары тик ул гына каза күрер дә, башкалар исән-сау калыр, бары тик безнең урамда гына… безнең урамда… вакытның, гомернең, яшәүнең нилектән тукталып калганын  беркем дә күрмәс тә, белмәс тә, сизмәс тә  кебек иде.
Ләкин барсы да башкача булып чыкты…
Әтиемнең ниндиерәк кеше икәнен әйткән идем инде. Әтиләрнең хәлен искә алганда, аны алама дип булмыйдыр. Һәрхәлдә, ул минем өчен иң зур кеше. Сизгәнсездер инде, китапларны күп укуым да, җөмләләрне матуррак итеп төзергә тырышуым да аңа охшарга теләүдән. Һәм сезгә сер итеп кенә шуны әйтәм, ул минем язучы булуымны теләми. Имеш, язучылар бәхетсез була, аларның канын ил, дәүләт суыра.
Мин инде, иркен гаиләдә үзаллы булып үскән малай, киләчәгемне нинди һөнәргә багышлаячагымны беләм, һәм әти биш куллап каршы килсә дә, «улым, юк белән маташма» — дисә дә үзем теләгән юлны сайлаячакмын. Чөнки мин дә почти аның кебек…
Мин дә аның кебек… хис кешесе…
Минем Нәфисәне күрәсем килә иде.
Айрат миннән дүрт айга ук бәләкәй. Ул авылда яши һәм беркемне дә сагынып кайтмаган. Шуңа күрә, урам буенда озак кына тарткалашып торырга туры килде. Ахырда ул бирелде һәм без Нәфисәләргә киттек.
Шүрәле урамы гына тынлыкка чумган кебек иде, алай булмаган икән, бөтен авыл тынып, яшәүдән туталып калган. Мин үземне кешеләре үлеп беткән чит планетаның бер авылыннан баргандай хис иттем. Авыл кичәгегә караганда да нык үзгәргән иде.
Элек булса, тәрәзә төпләренә басып сызгыру белән анда Нәфисәнең башы күренер дә бер мизгелдән ул йөгереп чыгар иде. Бүген алай булмады. Халимә апаларның ишеген шакырга туры килде. Ул эчтән бикле иде. Ярты сәгать чамасы дөбердәткәч, аяк тавышы ишетелде дә ниндидер хатын:
—Кем бар? — дип сорады.
—Безгә Нәфисә кирәк иде.
—Кем соң сез?
—Илһам.
—Айрат.
—Нәфисә монда түгел.
—Кайда соң ул?
—Үзләрендә юк. Алар бит сезгә күченеп килгән.
—Кем әйтте?!
—Шулай сөйлиләр.
—Алар монда түгел.
—Кайда соң?
—Белмим.
—Хәлимә апа, әйтегез инде, Нәфисәне ничек табып була?
—Белмим. Эзләмәгез аны.
—Хәлимә апа…
—Китегез, дим, моннан! Һәм башкача килеп йөрмәгез!
—Хәлимә…
—Китегез, дим… Юкса…
Нәфисәнең туган апасыннан мин мондый тупаслыкны көтмәгән идем. Ничектер кыен булып китте. Аның:«Китегез моннан!»— дип кычкырганы колак төбендә озак яңгырады. Ишек артында Нәфисәнең апасы түгелдер, гомумән, анда адәми зат түгел, Убыр үзе торадыр сыман тоелды. Мин ачы итеп сүгенеп, нәфрәт белән ишеккә типтем.
—Нишлисез сез, малай актыклары!
Тәрәзә пәрдәсе тартылып, Халимә апаның башы күренүгә, теләсә кайсы кибеттә сатыла торган «вампир теше»нең чалбар кесәмдә икәне искә төште дә мин аны тиз генә авызыма алып каптым. Халимә апа безне тиргәп тагы нәрсәдер әйтер өчен авызын гына ачкан иде, мин «вампир тешләрен» ыржайтып аңа омтылып куйдым.
Тәрәзә пәрдәсе талгын гына үз урынына кайтты.
Веранда идәненә нәрсәдер егылды.
—Үлде бугай… — дип пышылдады Айрат.
—Үлсен!.. — дидем мин кырыс кына. Һәм үзем дә куркып куйдым. Әгәр чынлап та үлгән булса… Нәфисәнең апасы!..
Мин кинәт килгән ярсу ташкынына бирелеп ишене дөбердәтергә тотындым. Халимә апаның үлеме белән килешәсем килми, аны кабат терелтәсем килә иде. Әгәр Айрат беләгемә килеп ябешмәсә, күпме шакылдатыр идем икән…
—Ул исән! —дип пышылдады Айрат, — Ишетәсеңме, әнә…
Мин колак салдым. Ишек артында нәрсәдер шаштырдый иде. Торып утырды булса кирәк. Пышылдап кына ниндидер дога укырга тотынды.
—Салават әйтә, —дип аңлатты Айрат, —Әйдә, киттек.
Урамда колакны ярырдай тынлык иде.
Җанда — бушлык.
Нәфисә кайда икән? — дип уйладым мин, — Исән микән ул…» Һәм бүген төнлә күргән төшемне хәтерләдем. Зәлифәнең тәрәзәгә килеп ялынуы… Сарыкларының буып ташлануы… Үзләренең өйдә булмый чыгуы… Мин болар арасында ниндидер бәйләнеш барлыгын тойган кебек булдым да күңелгә шом йөгерде.
—Әйдә, Зәлифәләргә барабыз!
Айрат миңа сәерсенеп карады.
—Мин аны бүген төштә күрдем, — дип аңлаттым мин.
Айрат бөтенләй туктап ук калды.
— Яныңа кертүеңне, аны коткаруыңны үтендеме? Тәрәзәгә килеп?.. — диде ул ниндидер ачыш ясаган кебек, — Шулаймы?
Хәзер мин аптырап калдым.
—Син каян беләсең?
Айрат үз гоманының чынлыгына ышанырга теләгәндәй миңа бертын текәлеп торды.
—Ул төшне мин дә күрдем.
—Булуы мөмкин түгел!
—Мөмкин икән шул.
—Димәк, ул төш булмаган… Димәк, Зәлифә чынлап та килгән безгә…
—Белмим…—Айрат аз гына тынып торды, — Мин икенче кызны күрдем…
—Кемне?
—Егетләр, килегез әле монда!
Көтмәгәндә яңгыраган бу тавыштан без дертләп киттек. Атлаган җиребездә катып калдык та акырын гына хәрәкәтләнеп тавыш килгән якка борылдык. Мин бала җоннарымның кабаруын Айратка сиздермәскә теләп беләгемне сыпырып куйдым. Ул да шулай итте. Күңелеңә шом оялаганда һәрбер көтелмәгән нәрсә куркырга мәҗбүр итә икән. Тавыш хуҗасы явыз зат-фәлән булса, мин йөгереп качарга әзер идем инде. Тик ул Идиятулла абзый булып чыкты.
—Идиот… —дип пышылдады Айрат, — Котны ботка төшерде.
Мин дәшмәдем.
Идият, кырыкка җитеп килгән буйдак ир, фермада каравылчы гына булып эшләсә дә башлы кеше, белмәгән нәрсәсе юк. Болай карап торуга ул сау-сәләмәт кешегә охшап тора, фикер сөрешендә дә, атлап йөрешендә дә бер генә кыешлык та тапмассың. Ә асылда… Аның хакында бер мәзәк тә йөри әле. Хәер, Идият турында мәзәкләр күп инде ул, тик монсын чын булган хәл дип сөйлиләр.
—Безне сугышта шул хәтлем нык чыныктырдылар, — дигән Идият, бер исергәнендә, — Аяктан «Камаз» машинасы белән чыгып китсәң дә бер нәрсә дә булмый.
Моны тыңлап торган «Камаз» шоферы, ул кемгәдер кунакка килгән булган, шундук тотып алган:
—Әйдә алайса, аягыңнан машина белән үтәм,— дигән ул Идиятнең үз сүзеннән чигенеп мәсхәрәгә калуын көтеп, — Әфганда булган кеше алай мактанмый ул.
Идият елмаеп кына куйган:
—Бер яшник аракы.
Кул сугышканнар да Идият аякларын машина астына тыгарга җайлап куйган. Моны көтмәгән шофер бер мәлгә албырап калган, тик Идиятнең:«Әйдә! Егет сүзе бер була ул. Чыгарга курыксаң, ике яшник түлисең!»— дип мәҗбүрләвенә үчегеп, аяклар өстеннән узып киткән. Шуннан Идият берни булмагандай торып баскан да шофер янына килгән:
—Бар, бырат, кибеткә элдерт!
Тегесе үз күзләренә үзе ышанмыйча, баскан урынында ярты көн буе катып торган, ә һушына килгәч, ике яшник аракы алып биргән.
—Гафу ит, туган…—дигән ул, — Мондый хәлне күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде. Син чынлап та батыр яугир булгансыңдыр.
—Начар сугышчы түгел идем, — дигән Идият, чалбар балакларын күтәреп, — Тик менә аякларым гына ташлап качты.
Аның ике аягы да протез икәнне күргәч, шофер бөтенләй һушсыз егылган, диләр…
—Кайда ашыгасыз, егетләр, —диде ул, без каршысына килеп баскач,— Тоткарламыйммы сезне?
Без баш селкедек.
—Бер проблема бар бит әле, егетләр…
Без колакларыбызны торгызып тыңларга җыендык.
—Бөтен авылны урап чыктым, бер юньле кеше таба алмадым. Кайсы өйдә юк, кайсы ишеген бикләп утыра…—ул тәмәке алып кабызды,— Ә минем менә бер «чәкүшкә» бар.
—Без бит эчмибез.
—Ә мин кыстамыйм да…—Ул бер чүлле шешәсен тартып чыгарды, — Янымда гына торыгыз. Эчкәч, ялгыз каласым килми минем. Янымда кемнеңдер йөрәге типкәнне тоясым килә.
Ул шешәсен ачып, җыелмалы стаканга аракы койды.
—Сезнең исәнлеккә, егетләр.
Без баш кактык. Ул эчеп куйды.
—Авыл ирләре бүген ауга киткән…—дидем мин, — Син күргәнсеңдер инде.
—Шуннан?
—Минем бик тә барасым килгән иде.
—Ерунда!..
—Ник алай дисез?
—Ну, кулларыннан килсә, бүре аулап кайтырлар инде… Шуннан?!.
—Сарыкларны бүре…
—…бумаган!
—Алайса, нәрсә соң?
—Белмим.
—Авылда вампир бар, диләр…
—Вампир… — Ул тәмәке төпчеген җиргә батырып куйды, — Вампир авылда мәңге булган ул… Чуртым…
Ул тагы берне койды.
— Әхтәмне беләсез бит?!. Скотник иде. Хатыны больницада бәби табып ята, ә ирнең бичәсе янына төшәргә акчасы юк. Председательгә кергән бу. Тегесе сөйләшеп тә тормаган, «юк» дип кенә куйган. Шуннан Әхтәм моны өстәле артыннан сөйрәп кенә алган да яңагына берне кундырган.
—Шуннан?
—Председатель айдан артык больницада ятты. Ә Әхтәмне милициядә бер атна тоттылар да чыгарып җибәрделәр. Кайткач миңа аркасын күрсәтте. Зәп-зәңгәр иде. Бөерен төйгәннәр. Атна-ун көн йөрде дә… җирләдек.
Ул стакандагы аракысын ачу белән эчеп җибәрде.
—Вампирның монда ни катнашы бар?— дидем мин ник тукталуыбызга үкенә башлап. Идият, әйтерсең, мине ишетмәде дә.
—Авыл кешесе борын-борыннан бер рәхәт тә күрмәгән. Сез тарихны беләсез бит инде. Крепостное право дигән нәрсәне хәтерлисездер. Ә крестьян восстаниеларын?!. — Ул безгә карап алды да, кулын селтәп куйды, — Рәхәтлектән берәү дә коралг үрелми. Авыл гомер бакый изелү астында булды, аның тирен, саулыгын, хәтта канын сыгып, суырып алдылар.
Һәм ул кинәт миңа текәлде:
—Ә син:«Вампирның ни катнашы бар?» — дисең. Мин председательне дә гаепләргә теләмим. Ул икмәкне тиешле  бәягә сата аламы?! Ә техника күпме тора?! Ә ягулык?! Шулай булгач, акча каян килсен колхозга?!. Ә еллар буена зарплата алмаган колхозчы ничек күңел биреп эшләсен?!.
—Без бит чын вампир турында әйтәбез, — дидем мин, Идиятулланың сүзеннән ялка башлап,— Кан эчә торган…
—Ә мин нәрсә хакында сөйлим?! — Ул тәмәке кабызды, — Без бәләкәй чакта мәктәптә бер юаш малай бар иде. Без, тилеләр, аны уратып алабыз да:«Елый. Елый. Елый»— дип үчеклибез. Һәм бераздан ул чынлап та елап җибәрә.
Мин Айратка карап куйдым. Ул тыңлый иде.
—Идея материальлләшә дигәнне ишеткәнегез бардыр, — дип дәвам итте Идият, — Мөхит, кешене уратып алган атмосфера материальләшә, ул кешенең киләчәген билгели. Кемнедер алла итеп күрәсең икән, үзең дә сизмәстән, аның колына әвереләсең…
Ул икебезгә дә күз йөгертеп алды.
—Әгәр халык фәлән гасырлар буена:«Безнең каныбызны эчәләр» — дип яши икән, аның бу уе материальләшмәс, гамәлгә ашмас дип кем әйтә ала?!
—Димәк, авылда вампир булу мөмкинлегенә син шикләнмисең? — диде Айрат.
—Шикләнмим. Һәм мин тагын бер нәрсәне беләм, бүген киткән аучылар урманның бөтен бүресен тотып бетерсәләр дә иртәгә тагын маллар зыян күрәчәк. Маллар гына булса…
—Ник алай дисең?
Идият икебезгә дә текәлеп карап чыкты.
—Песиләрегез өйдәме?—Аның сүзеннән мин кинәт нәрсәгәдер төшенгәндәй булдым, тик башыма килгән фикер шундук эзсез югалды. Ә Идият дәвам итте,—Авылда башта песиләр югалышып бетте. Минем Мурзик юкка чыккач, күршеләргә кереп сораштырдым, аннан бүтән кешеләргә… Кыскасы, беркем дә песиенең кайда йөргәнен белмәде, атнага якын күргәннәре юк икән. Менә шулай… Башта песиләр югалды. Аннан сарыклар каза күрергә тотынды. Бүген ферма сарыкларын мин каравыллый идем. Төнге сәгать өчтә бер чыгып әйләндем, дүртенче унбиш минутта — бер. Шул арада бер көтү сарык буып ташланган иде. Бер генә тавыш та ишетелмәде. Бүре шулай эшли аламы?! Юк!
Айрат белән без катып калдык.
—Картыйның да песие юк, —дип пышылдадым мин, — Югалган…
Идият елмаеп куйды.
—Без әле аңлап та бетермибез. Тик зур бәла килә безгә, егетләр. Тормышның тамыры булган авылны юкка чыгарачак бәла.
Без дәшмәдек.
—Ә бит уйлап карасаң, песиләргә кадәр дә бик күп нәрсәләр юкка чыкты, —дип дәвам итте Идият,— Дин юкка чыкты. Күпме матур йолалар!.. Һәм әкеренләп кенә кешеләр арасындагы җылылык, ярдәмчеллек юкка чыкты. Намус. — Һәм ул яртылаш эчелгән чәкүшкәсен атып бәрде, —Элек менә бу нәрсәне якын да китерми торганнар иде. Хәзер исә хатыннар да эчә…
—Дин кайтты бит…— диде Айрат, дулкынланган тавыш белән,— Безнең яланда да мәчет төзеп яталар.
Идият озак кына дәшми торды. Аннан соң Айратка төбәлде:
—Дин кайтты… — диде ул авыз чите белән елмаеп, — Песиләр дә кайтыр… Сарыклар да… Бәлки, кайтыр…
Аның бу сүзеннән без бернәрсә дә аңламадык.

Х х х

Картыйларга кайткач та өйгә керергә ашыкмадык. Капка төбендәге эскәмиядә дәшми-тынмый гына озак утырдык. Икебез дә нәрсәдер сизенә, нидәндер шөбһәләнә, тик үз шикләребезне кычкырып әйтергә базнат итми идек шикелле.
Идият яныннан киткәч без Зәлифәләргә кереп чыктык. Өйләре дә, мунчалары да, келәтләре дә ачык, тик анда бер генә тере җан иясе дә юк иде.
—Алар кайдадыр киткән, — дидем мин, иң куркыныч уйларымны куага тырышып, — Бәлки, күченгәннәрдер?..
Айрат катгый гына әйтеп куйды:
—Алар вампирга әйләнгән.
Мин тертләп киттем. Үзем дә шуннан шикләнә, тик бу хакта уйларга курка идем.
—Нигә алай дисең?
—Алар үткән төндә вампирга әйләнгән,—диде Айрат калтыранган тавыш белән,— Синең төшеңә кергән Зәлифә минем арттан килгән булган. Ул… Ну, без аның белән дуслашып йөри идек… Озатышып…
Ул авыр сулап куйды.
—Әгәр ул минем төшкә кергән булса, мин… Мин торып ишекне ачасы идем… Мин аның шулкадәр ялбаруына каршы тора алмас идем. Юк. Ә син ачмагансың…
Мин үземне гаепле итеп сиздем.
—Ачарга кирәк иде мени?..
—Юк… —Айратның иреннәре дерелдәп куйды, — Ул бит Зәлифә түгел… Зәлифә юк инде хәзер…
Мин аны кочаклап алдым.
—Ярый…—диде Айрат минем кулымны этәреп, — Кирәкми, Илһам…
—Ә синең төшеңә кем керде соң?
Мин сүзне Зәлифәдән читкә алырга теләгән идем, тик Илһам бу соравымнан сискәнеп китте.
—Юк! Әйтмим! — диде ул, күземә туп-туры карап, — Әйтмим, Илһам. Сорама.
Минем бөтен тәнемә салкын йөгерде. Аның болай кылануы кычкырып әйтүгә караганда да аңлаешлырак иде.
—Нәфисә… — дип пышылдадым мин, — Нәфисә…
Илһам мине кочаклап алды.
Картыйның эскәмиясенә кайтып утырганда да авыр тәэсирләребез таралмаган иде. Без әлеге хәлнең чынлап та шулай икәнен исбатлый да, аңлата да, аңлый да алмый идек. Тик без аны белә, ниндидер бер тойгы белән тоя идек. Бу тоюыбыз җанны иги иде. Беребез дә бер сүз әйтмәдек. Тирә-якта шомлы тынлык. Күңелдә — курку да, газап. Моңа кадәр мин убыр затларны ничектер читтәрәк итеп, башкаларга зыян салса да миңа һәм якыннарыма тимәсләр кебегрәк итеп күрә идем, әле вампирның сулышы җилкәмә килеп бәрелгәндәй тоелды, бөтен тәнем эсселе-суыклы булып китте һәм мин ирексездән артыма борылып карарга мәҗбүр булдым. Һәм дертләп киттем. Койма буйлап йодрык зурлык үрмәкүч менеп килә иде. Котым алынудан ничек ыргып торганымны да сизми калдым.
—Нәрсә булды? — диде Айрат урыныннан сикереп торып, — Ни бар?
—Әнә, кара… — Мин үз тавышымны үзем танымадым, — Йодрык кадәр…
Икебез дә коймага текәлдек. Мин үз куркаклыгымнан гарьләнеп куйдым. Үрмәкүч нибары бармак очы зурлык кына иде. Айрат бер миңа, бер үрмәкүчкә карап алды да иңемә кулын салды:
—Әйдә, өйгә керик.
Өй ишеге эчтән бикле иде. Озак дөбердәттек. Тынлык. Тәрәзә дә шакып карадык. Юк.
—Картый йоклап киткәндер.
—Ул көндез йокламый,— дип кырт кисте Айрат, — Ни булды икән?
Мин дәшмәдем.
—Нәнәйнең ишеге эчтән ике келә белән бикләнә, —диде Айрат, —Озынрак калай кисәген ишек ярыгыннан тыгып күтәрсәң, ачыла торган иде.
Без ишегалдын берничә кат әйләнеп чыктык. Тик кирәкле калай табылмады. Кайсы кыска, кайсы артык йомшак иде.
—Җәйге тәрәзәләр бер генә катлы бит, — дидем мин,— Әйдә шуннан гына керәбез.
—Пыяласын ватсак?..
Мин дәшмәдем. Сәндрәгә менә торган баскычны тәрәзә янына китереп сөядем дә рамны тотып торган кадакларны бая табылган калай кисәге белән каерырга тотындым. Озак интегергә туры килмәде. Тәрәзәне Айратка тоттырып эчкә үттем.
—Картый! Син кайда?!
Сезнең искә алганыгыз бар микән, кеше яшәмәгән өйдә ниндидер сәер һава, җәйге челләдә дә өшеттерерлек салкынлык була. Мин дә әнә шул салкынлыкны тоеп җиңелчә калтыранып куйдым. Үз тавышым үземә ят булып ишетелде. Картый олы якта юк иде. Тәрәзәдән башын тыккан Айратның соаулы карашына мин иңемне җыерып кына җавап бирдем. Ул бәләкәй якка ымлап эчкә узды.
Өстәл ашъяулык белән каплап куелган, урындыклар тәртип белән тезелгән. Газ плитәсе өстендә майлы таба утыра, мич алдында кош-кортларга бәрәңге пешерә торган казан. Базның капкачы ачык. Икебез дә баз авызына карап өнсез калдык. Айрат тышка ымлады. Без верандага чыктык. Андагы карават та буш иде. Беркайда да беркем дә юк. Мин ихатага чыга торган ишекнең келәсен ычкындырдым. Айрат тәрәзә төбеннән кесә фонарен алды.
Өй ишегенең тоткасына үрелүгә эчтә ниндидер тавыш ишетелде. Айрат шунда ымлады.
—Күсе түгел микән, — дип пышылдадым мин, ишеккә колагымны куеп, —Келтер-келтер-келт… Тек-тек… Юк… Охшамаган…
«Келтер-келтер-келт-келт…»
Тавыш бу юлы икеләтә көчле булып ишетелде. Веранда тәрәзәләренең пыялалары земберләп, селкенеп-селкенеп куйды. Без бер-беребезгә сораулы караш ташларга да өлгермәдек, кинәт веранда ишеге шапылдап ачылып китте. Без баскан урыннарыбызда каккан казык кебек катып калдык.
Сулыш алырга да куркып озак көттек.
«Келтер-келтер-келт…» — ишек артында.
«Дер-дер-деррр» — тәрәзә пыялалары.
«Шак-шык…» — веранда ишеге.
«Тек-тек-тек-тек…» — безнең тешләр бугай.
Тагы көттек.
Бер нәрсә дә булмады.
Котыбызны алып, җаныбызны айкаган тавышларга бераз күнеккәндәй иттек. Әле булса бәла-казага юлыкмавыбыз тынычландырыбрак җибәрде. Һәм без уйларлык хәлгә килдек.
—Җил бугай…— диде Айрат.
Мин өй ишегенә ымладым. Айрат иңнәрен сикертте. Мондый билгесезлек ишек артында көтәргә мөмкин булган куркынчтан да яманрак иде. Һәм мин, курку катыш тәвәккәллек белән ишек тоткасына үрелдем, һәм аны кинәт кенә ачып җибәрдем. Ә анда…
Анда бернәрсә дә юк иде.
«Келтер-келтер-келт…»
Өй артында үскән чия агачының бер ботагы җилгә селкенеп тәрәзә пыяласына тиеп-тиеп ала икән.
Без бер-беребезгә мәгънәле караш ташладык.
—Картый бәрәңгегә төшкән, — дидем мин, баз авызына якынрак килеп, — Яктырт әле, монда бернәрсә дә күренми.
Айрат фонарен кабызуга, аркасы белән баз стенасына терәлеп, чүгәләп утырган кеше гәүдәсе күренде.
—Картый!
Җавап бирүче булмады.
—Баскычтан егылып төшмәде микән? — диде Айрат, —Нәнәйнең аяклары сызлаштыра бит ул…
—Фонареңны бир… — Мин базга сикердем, — Картый!
Ул дәшмәде.
Селкенмәде дә.
—Картый, нәрсә булды?
Мин аның кулыннан алдым һәм чак үрә сикермәдем: ул боздай салкын иде. Аның салкынлыгы миңа да күчеп бөтен тәнемне калтыратырга тотынды, тизрәк, тизрәк баздан чыгып качасым килде, тик үземне кулга алырга тырышып, тирән сулап куйдым.
—Ничек? — диде Айрат, — Картый нишләгән?
Мин дәшмәдем.
—Илһам?
—Туктап тор…
Мин бармак очлары белән картыйның салкын иягеннән алып, башын югары күтәрдем һәм котым алынудан ят тавыш белән кычкырып җибәрдем. Буыннарымның йомшарып, бөтен гәүдәмнең мамыкка әйләнүен тойдым, бөтен җаным-тәнем ток суккандай дерелдәп, утлы әрнү белән әрнеп сулкылдап куйды. Кайдандыр ерактан:«Нәрсә булды?» — дигән тавыш ишетелде. Моның Айрат икәнен чамаласам да авызымны ачарлык көч тапмадым, картыйның йөзеннән күз алалмадым.
Бу — картый түгел иде.
Дөресрәге, иртән генә безгә коймак пешереп ашаткан назлы да ягымлы карчык түгел иде бу. Акайган күзләрендә чиксез гаҗәпләнү катыш курку катып калса да, битендәге җыерчыклар таралып, маңгай сырлары язылып беткән, ул чын кешедән бигрәк, балавыздан ясалган курчакны хәтерләтә иде. Мин бөтен батырлыгымны туплап, аның күзләрен йомдырып куйдым.
—Картый үлгән…
—Нәр-сә-әә?!. —Айрат шундук төшеп җитте,— Нәнәй-йй… Ул үлгән мени…
—Күршеләрне чакырырга кирәк, —дидем мин, һәм кинәт бөтен тәнем калтыранып куйды. Картыйның күзләре кабат ачылган иде. Ул гел миңа карап торадыр, ниндидер бер ялгыш хәрәкәт ясасам, авызын ачып нәрсәдер әйтер сыман иде…
Кинәт идән сайгагы белән нигез туфрагы арасында нәрсәдер порхылдап куйды. Мин фонарьны шунда төбәдем. Кечкенә ике ут шары ялтлап китте дә шундук юкка чыкты, тик бу песи түгел иде, мин яшен тизлегендә баскычтан сикереп менгән арада аның канатларын күргән кебек булдым…
Х х х
—Нишлибез инде?— диде Айрат чарасызланып,— Күршеләр юкка чыккан… Хәтта Наиләләр дә ишек ачмады бит…
Мин дәшмәдем. Нәрсә эшләргә кирәген үзем дә белми идем. Кинәт бер фикер ялтлап китте.
—Әйдә, үзләре өйдә юкларның базларына төшеп карыйбыз.
—Юк! Алай ярамый.
—Син ишек төбендә генә торырсың.
—Юк. Төшмибез.
Айрат хаклы иде. Ниндидер сәбәп белән базга төшеп, андагы убыр кулына эләккән кешеләрнең гәүдәсен күрүдән файда юк. Аннан соң, картыйның өй нигезендә ялтыраган ике ут шары да күз алдыннан китеп өлгермәгән әле. Үзеңнең дә бер-бер хәлгә юлыгып куюың бар. Тик шулай да…
—Әйдә, базларына төшмәбез, фонарь белән генә яктыртып карарбыз. Өстән генә.
Айрат баш селкеде.
—Картый хәстәрен күрергә кирәк. Аны базда яткызып булмый бит. Әйдә, әнигә әйтәбез.
Мондый уйның минем башка килмәвенә үкенеп куйдым. Югыйсә, Айраттан өлкәнмен дә бит инде. Безгә башта ук шулай итәргә иде.
—Киттек!
Айратларга барып, күргән-белгәннәребезне туган апа белән уртаклашсак, бөтен шомнарыбыз таралыр сыман иде. Шуңа да без ашкынып кайттык. Безнең кебек егетләргә урам буйлап йөгереп йөрү килешмәгәнен дә уйлап тормадык. Элдердек кенә.
—Әни өйдәдер ул, — диде Айрат капка төбенә килеп җиткәч кенә,— Икенче көн инде эшкә чыкмады.
Өй ишеге ачык иде.
—Әни!
Җавап ишетелмәде.
—Әни!
—Туган апа!
Без өйгә кердек. Кеше заты юк иде. Мин шомланып баз капкачына карап алдым. Ачык түгел.
—Бәлки абзардадыр?
—Карыйк соң…
Мал өендә дә, мунчада да, келәттә дә юк иде.
—Печәнлектә түгел микән?
—Ишекләре ябык бит.
—Анда эчтән дә кереп була. Әни! Әни!
—Бәлки, берәр ахирәтенә киткәндер? — Тик бу сүземә үзем дә ышанып җитәлмәдем, — Хәер, кемгә барсын инде…
Айрат абзар эченә кереп лапас түбәсенә менә башлады. Мин югарыга күз салдым да аның чабуына ябештем:
—Туктап тор! Анда караңгы.
—Әни! — Айрат берничә тапкыр кычкырды да аска төште, — Монда түгелдер ул… Шулай да тышкы ишектән менеп карыйк әле…
Без сәндерәнең ике як ишеген дә ачып куйдык та баскыч буйлап өскә үрмәләдек. Менеп җиттек кенә дигәндә ниндидер җан өзгеч тавыш ишетелде. Ул бала елавын да, хатын-кызның ярсып кычкыруын да хәтерләткән кебек иде. Аның нәрсә икәнен күргәч, баскычтан егылып төшеп китә яздык. Бу кош-кеше иде. Без аның ыржайган тешләрен күрдек. Газаптан акайган күзләрен. Нәрсәдәндер качып котылырга теләп чәбәләнгән зур канатларын. Бары тик бер мизгелгә генә күреп калдык. Һәм ул шундук ялкынга уралды да кинәт шартлап юкка чыкты. Безнең битләргә, куркудан һәм гаҗәпләнүдән ачылган авызларга сасыган ит кисәкләре чәчрәде. Мин шундук укшырга тотындым. Айрат җан әрнүе белән кычкырып җибәрде:
—Әни! Әнием!
Һәм печән өстендә яткан гәүдәне барып кочаклады. Мин дә, барсын да онытып, шунда атылдым. Бу, чынлап та, туган апа иде. Тик ул базда үлеп яткан картый сыман боздай салкын, һәм, кешедән бигрәк, курчакны хәтерләтә иде.
—Әни! Үлмә! — дип үкседе Айрат, аны кочаклап, — Терел, әнием! Терел!
Мин мондый коточкыч күренеш алдында көчсезләнеп катып калдым. Мин нәрсә эшләргә кирәген дә белми, белсәм дә берни дә эшли алмас идем. Айратның әнисе үлгән иде. Ул вампирга әйләнгән иде.
—Әни! Әнием! — дип үкседе Айрат, —Әнием, үлмә инде…
Туган апа кинәт күзләрен ачты. Аның күзләре ниндидер сәерлек белән балкый, җанны өшеткеч бер ялкын булып яна иде. Иреннәрен кыбырдатып алды. Елмайды. Юк, бу елмаю түгел, бу гарипләрнең тартышуы, үзенең көчсезлеген тойган явызларның ыржаюы иде. Ул башын калкытып куйды һәм азау тешләре иреннәрен ертып бәреп чыкты. Айрат моны сизмәде.
—Әнием! — дип үкседе ул, — Әнием, бәгърем…
Туган апа Айратның муенына үрелде. Ләкин бу аңа бик авыр иде, ул тартышты, авызыннан ысылдауга охшаш аваз бәреп чыкты. Ләкин ул бирешмәде, калтыранган куллары белән Айратны кочаклап алды, ниндидер сукыр бер көч белән үзенә тартты. Кинәт аның йөзе шәм кебек эри башлады, Айратның җиңенә, аннан печән өстенә агып төште, ахырда бит сөякләре белән, тамуг утыдай янган күзләре генә торып калды. Һәм ул ялкынга уралды да шартлап тирә-якка чәчрәде.
—Әнием! — дип үкседе Айрат, сасыган ит лайласыннан юешләнгән печәнне учлап йолка-йолка, — Әнием!..
Мин нәрсә эшләргә дә белмәдем. Гәүдәм генә түгел, ә аңым да, хисләрем дә катып калган шикелле иде. Юк… алай да түгел… Мин бу халәтне берничек тә, бернинди сүзләр, бернинди буяулар, бернинди тавыш белән дә аңлата алмыйм… Аңлатасым да килми… Вакыты җиткәч, үзегез кичерерсез…
Кинәт сәндрә төбендә печән кыштырдады да кеше шәүләсе шәйләнеп китте. Мин аның базлап янган күзләрен күрдем. Күрдем дә карашымны читкә алдым. Күзләремне чатырдатып йомдым. Шул мизгелдә аңым уяндымы, әллә бөтенләй аңсыз рәвештәме, Айратның өстенә ташландым. Аны, куркудан котырынган хәрәкәтләр белән тарткалап, ишек ягына сөйрәдем. Аның моннан китәсе килми иде.
—Әни! — дип илерде ул, — Әникәем…
—Айрат! Һушыңа кил… Айрат, дим…
—Кит, дим… Китегез моннан! Шайтаныма олагыгыз! Әниемне кайтарыгыз миңа! Әниемне!!!
Без ярсып көрмәкләштек. Айрат миңа кызганыч иде. Аны монда калдырсам да, үзем белән өстерәсәм дә хәлен берничек тә җиңеләйтә алмыйм. Әтисе моннан ике ел элек кенә ферма малларын коткарам дип янып үлде. Хәзер менә — әнисе… Аның илереп кычкыруы җанымны телгәли, йөрәгемне әрнетә.
—Җибәр мине! Әнием янында калдыр! —дип үкси ул,— Миңа хәзер барыбер… Минем өчен барсы да бетте…
Тик мин аны монда калдырырга теләмим, дустымны югалтасым килми. Ләгънәткә юлыккан шушы авылда үземнең дә япа ялгыз каласым килми. Мин үз-үземне белештерми ишеккә сөйрим. Ул карыша, сәндрә киртәләренә ябешә, былтырдан бирле ятып басылган печәнне йолка. Мин бирешмим…
Кинәт дөнья убылды, без җәһәннәмгә очтык…
Күз алдында ут шарлары биешеп алды…
Авылның кыйпылчыклары күренеп калды…
Һәм барсы да кинәт юкка чыкты…
Бушлык.
Бушлык.
Томан.
Куе томан акырын гына таралды да маңгай уртасына куелган йомырка сарысыдай яктылык шәйләнде. Томан бөртекләренең гүләп өерелүен үле тынлык алыштырды. Чыдап булмаслык каты тынлык. Һәм шул тынлыкны ертып ягымлы да якты бер моң сузылды:
—Илһам…
Мин сискәнеп киттем.
—Илһам, син исән бит… Син бит исән, Илһам!
«Мин исән… Исән…»
—Илһам, үлмә! Ташлап китмә мине…
«Мин… исән… Мин Илһам…»
—Миңа син шундый якынсың… Мин сине… Илһам, мин бит сине… Эх…
«Нәфисә?!.»
—Мин бу, Илһам. Минем синнән аерыласым килми.
«Минем дә, Нәфисә…»
—Кил яныма, Илһам!
Мин күзләремне ачарга теләдем. Тик керфекләрем бер-берсенә бәйләнгән кебек иде.
—Кил яныма.
«Кайда соң син? Кайда син, Нәфисә?»
—Мин монда… Абзарга кер…
«Мин абзарга керәм. Хәзер керәм»
Торып басарга уйладым, тик калкыну белән кул-аякларымның чәнчелеп авыртуын тойдым. Тик Нәфисә янына бару теләге алдында болар кечкенә иде. Мин тешләремне кысып абзар капкасы ягына тәгәрәдем.
—Минем сине югалтасым килми, — дип пышылдады назлы тавыш,— Яныма мен, Илһам.
Шушында гына баскыч булырга тиеш иде. Мин кулларым белән капшанып аның аратасын эзләдем. Озак эзләдем. Таптым. Аңа чатырдап ябышып өскә шуышырга тырыштым. Тик хәлем җитмәде, озак кына асылынып тордым да көчсезлегемә рәнҗеп түбәнгә шуып төштем.
—Илһам, мен яныма, җаным!
«Мин менәлмим, Нәфисә. Үзең төш. Мин… менәлмим…»
—Мин төшәлмим, Илһам…
«Төш!»
—Син шундый җебек егет мени?!
Әллә кайдан килгән кодрәт белән керфекләремне аердым. Көн яктысы күзне телеп үтте. Тик Нәфисәнең сүзләре салган әрнү янында ул чүп кенә иде. Мин авыртудан һәм гарьлектән ажгырып баскыч аратасына ябышып торып бастым, әллә нинди сихри кодрәт белән югарыга үрмәләдем.
—Яныңа менәм,—дип ярсып елмайдым мин,— Тик бел, син минеке.
—Мин синеке, Илһам.
—Илһам!
Монсы әллә нинди сәер тавыш иде. Бу дөньяның бөтен моңын рәнҗетүче тупас тавыш.
—Илһам! Төш, анаңны!..
Инде кулым сәндрә тактасына җитте генә дигәндә, кемдер йолкып алды. Һәм мин тагын җиргә тәгәрәдем. Күңелдә ачы әрнү дә, рәнҗеш кенә иде. Тик бераздан бар да юкка чыкты…

Х х х
—Егетләр, уянырга вакыт…
Танавыма ниндидер зәһәр ис килеп бәрелде дә бөтен дөньямны айкады, мин ирексездән тартышып куйдым, керфекләремә атылып чыккан яшьне сөртеп, күзләремне ачтым. Саргылт төскә кергән түшәмне күрүгә, танавыма тәмәке исе килеп бәрелде.
—Мин кайда?
Күршедәге караватка иелеп нидер эшләгән ир миңа борылганчы, аяк очымдагы китап шкафын, тәрәзә янындагы ярым җыештырылган өстәлне күреп өлгердем. Аның бер як читендә кечкенә мамык төргәге белән ниндидер флакон тора иде.
—Сез минем өйдә, — диде ир, кулындагы мамык кисәген өстәлгә куеп, — Хәлең ничек?
—Күңел болгана…
Минем бөтен ашаганым тамак төбенә килеп тыгылган иде инде.
—Ишек төбендә чиләк бар.
Мин шунда атылдым. Бары тик ашказанымны бушатып, күзләремнән бәреп чыккан яшьне сөрткәч кенә үземнең шыр шәрә икәнемне абайладым.
—Киемнәрем кайда?
—Башта юынып ал, — Ир кулына комган тотып килеп җитте, — Әйдә, верандага чыгабыз.
Бу Идиятулла абзый иде. Верандага чыккач, мин зур таска менеп бастым да, ул комган белән баштан-аяк коендырды. Сабынлап юынып алгач, тәнем җиңеләеп калды. Бары тик аяк-куллардагы җиңелчә авырту белән башымдагы гүләү генә бетмәде.
—Менә, — диде ул, кайдандыр күлмәк-ыштан алып чыгып, — Артык зур түгел бугай. Үзеңнең киемнәреңне ихатага ташладым. Пычранып, сасып беткәннәр.
—Айрат кайда?
—Аны хәзер уятабыз.
Каешны ныграк кысып, балагын сызганып куйгач, Идиятның чалбары таман диярлек булды, футболканың иңсәсе терсәккә төшә язып калды.
—Яныгыздан үтеп бара идем, сәндрәдән егылып төшкәнегезне күреп калдым, — диде ул, кулындагы нашатырлы мамыкны Айратның борынына китереп,— Подъем! Килеп карасам, икегезнең дә күзләре йомык, үзегез кем беләндер сөйләшеп ятасыз… Айрат, торырга вакыт!
—Без вампирны күрдек…
—Мин дә аптырадым аңа… Күрәсең, таң алдыннан ояларына кайтырга өлгермичә, якын тирәдәге караңгы урынга посарга мәҗбүр булганнардыр… Айрат, дим!
Айрат битен уа-уа торып утырды. Гаҗәпләнүдән зур акайган күзләре белән тирә-якка каранып алды.
—Нәрсә булды?
—Әйдә, юынып киләбез.
Айрат аксый-аксый Идият артыннан иярде. Мин өй эченә күз йөгерттем. Моңа кадәр игътибарга алмаганмын икән, Идият вампирлар барлыгын күптән чамалаган һәм аларны каршыларга әзерләнгән. Зәңгәрсулана барган тәрәзә төбе саен тышка каратып көчле пожекторлар куелган, алар янында берешәр өем очлы таяклар сөялеп тора, прус яңагына динни язулар эленгән. Хәтта газ болонын да өйгә кертеп куйган. Мич авызында биш литрлы канистр утыра, бензиндыр, күрәсең…
—Дөнья хәлен белеп булмый, бырат, — диде ул минем кайда караганымны тоеп, — Бөтен авылда күп булса ун-унбиш кеше калгандыр. Иртәме-соңмы, безгә дә чират җитәчәк. Ә убырлар көчле. Башта алар тәрәзәгә килеп ялыналар иде, хәзер үзләре һөҗүм итә башладылар. Алар үзгәрәләр. Көннән көнгә.
—Нәнәйне базда калдырмаска иде,— диде Айрат, безнең янга кереп, — Бәлки, ул үлмәгәндер…
—Хәзер соң инде… — Идият тәмәке кабызды, — Соң…
—Бәлки, милиция чакырыргадыр? — дидем мин бу фикернең элегрәк башыма килмәвенә үкенеп,— Яки анда, башка берәр коткару хезмәтен…
Идият елмаеп куйды:
—Киноларда гына тиз килеп җитә алар. Берничә җиргә шалтыратып караган идем, көлделәр генә. Үзебезгә тырышырга кала.
Айрат иреннәрен кысып куйды:
—Моның чынлап та өндә икәненә ышанасы килми…
—Ышанасыңмы-юкмы, ә сугышырга туры киләчәк, — диде Идият, карават астыннан шланг төргәген алып, — Тиздән караңгы төшә, юкка вакыт үткәрмик.
Ул берничә метр шлангыны үлчәп кисте дә газ болонына ялгарга кереште. Нәкъ шул чакта ишекне нәрсәдер тырмап алды. Без катып калдык.
—Килделәр! — дип пышылдады Айрат, — Беттек…
Аның соңгы сүзеннән аяк астымда җир убылгандай тоелды. Тик тырмашу тагы кабатланды да ишек артында песи тавышы ишетелде.
—Мурка!
Идият шланга кискән пычагын да куярга онытып ишеккә атлады.
—Ачма! — дип кычкырдым мин, — Вампир булса…
Тик Идият мине ишетмәде. Келәне ычкындыру белән ишек ачылып китте һәм аннан атылып песи килеп керде. Идият келәне кабат эләктереп песигә иелде:
—Мурка, кайттыңмы, бәләкәч…
Песинең күзләрендә ниндидер сәер нур уйнап китте. Моны Идият та сизде шикелле, ул иелгән җиреннән бер мизгелгә генә тукталып калды да яшен тизлегендә песинең башыннан эләктереп алды. Аның хәрәкәтләренә күз иярмәле түгел иде. Идият тагы бер мәл чүгәләгән килеш калды да акырын гына үрә басты. Лампочка яктысында җентекләбрәк карарга теләгәндәй сул кулын өскә күтәрде. Аның учында Мурканың өзелгән башы иде.
—Анаңны!.. — дип сүгенде ул, башны безгә дә күрсәтеп, — Аның бер тамчы да каны чыкмады…
Чынлап та песинең башында да, гәүдә өлешендә дә кан әсәре юк иде. Хәтта пычак та элеккечә ялтырап тора, әйтерсең, аның белән бернәрсә дә кисмәгәннәр.
—Анаңны!..
Идият үзенә генә хас җитезлек белән ишекне ачты да песинең ике өлешен дә күтәрмәгә ыргытып, кабат келәләп куйды. Һәм тәрәзәгә төбәлде. Үзе уң кулы белән ишек яңагындагы төймәгә басып, күтәрмә утын кабызды.
Озак кына күзәтеп торды.
—Карагыз әле! Екылымыны!..
Без аның янына басып, тышка текәлдек.
Ике адым чамасы ераклыкта яткан баш белән гәүдә акырын гына бер-берсенә шуыша иде. Без ачкан авызларыбызны да йомарга онытып катып тордык. Озакламый баш белән гәүдә очраштылар да бергә ялгандылар. Песи аз гына хәлсезләнеп ятканнан соң торып басты, башын чайкап алды. Һәм берни булмагандай сыек караңгылыкка кереп югалды. Без баскан урыннарыбыздан кузгалалмый озак тордык.
—Анаңны фәлән итим!
Идиятның ачулы тавышыннан без сискәнеп киттек.
—Ул ут яктысыннан да курыкмый! Анаңны… —Идият сүнгән тәмәкесен тагы кабызды да, өстәл артына барып утырды, — Һәркемнең өендә песие бар. Алар кайтып хужаларын тешли ала. Сарыклар да кайтса… Алар ут яктысыннан да курыкмый…
—Тик Мурка сине тешләмәде… — дидем мин аның ачуын сүрелтергә тырышып, — Теләгән булса…
—Ул өлгермәде… Мин Мурканы бик ярата идем. Шуңа андагы үзгәрешне мәлендә сизеп калдым… Аз гына соңласам, тешли иде.
—Сәндрәдә аларны яктылык юк итте.
—Кояш нуры! — Идият иңнәрен сикертеп куйды, — Алар миңа кичә дә килде. Ләкин лампочка яктысында эреп юкка чыктылар. Кырыклы лампочка яктысында! Бүген ул аны сизмәде дә…
—Синең прожекторлар бар бит әле…
—Дөрес! — Идият Айратка борылды, — Берсен ишеккә каратып куй әле шуның. Бүгенгә, бәлки, ярдәме тияр. Ә иртәгә…
Без эшкә тотындык. Айрат прожекторлар белән булды. Мин өй ишеген келәләп, стенага сөялеп торган ломны махсус әзерләнгән чылбыр аша үткәреп, ишек яңагына аркылыга терәтеп куйдым. Идият тәмәкесен сүндереп, газ боллоныннан ут сиптергеч ясады.
—Аучыларның кайтканы күренмәде, — диде Идият, өй ишегенә догалы язу беркетеп, — Бу вакытка калгач, кайтмаслар да инде…
—Эх, ул  убырларның оясын тапсаң иде…— Айрат ачудан тешләрен шыгырдатып куйды, — Белер идем ничек…
—Башта төнне үткәрергә кирәк әле…
—Әйе, — Идият шкаф ишеген ачып белизна шешәләре тартып чыгарды, — Менә боларның капкачын тишә тор әле, Илһам. Ә син, Айрат, бензин тутыр…
Шешәләр әзер булуга веранда ишеген шакыдылар. Без тынып калдык. Дөбердәү тагы кабатланды.
—Килделәр…
—Сабыр итегез! — Идият ишеккә атлады, тик шул мизгелдә тәрәзә кактылар, — Кем бар анда?
—Идият абый! Ач! Коткар мине! — дип җаны өзелеп кычкырды бер кыз.
— Айрат, прожекторларны кабыз!
Ут кабынуга ук, тәрәзә челпәрәмә килде. Анда Наилә иде. Чәч-башлары тузган, елаудан күзләре шешенеп беткән, битләре сыдырылган.
—Зинһар өчен, тизрәк! — дип кычкырды ул, — Тизрәк!
Идият рам калдыкларын бәреп төшерде дә күтәреп алырга теләп, Наиләгә сузылды. Айрат аның аягына барып ябеште:
—Вампир бит ул! Идият абый… Вампир!
—Түгел! — Идият аны тибеп очырды, Айрат прожектор өстенә барып төште. Бер мәлгә тәрәзә караңгылыкка чумды. — Илһам, ярдәм ит.
Идият Наиләне тәрәзә төбенә бастырган иде инде. Кинәт ниндидер дәү кошның канат кагышы ишетелде дә күз ачып йомганчы юкка чыкты. Айрат торып басты. Прожектор нуры кабат сибелде. Төсе качкан Идият кашларын җыерып безгә борылды. Аның кулында Наиләнең күлмәгеннән калган ертыклар гына иде. Ул аларны ачу белән идәнгә бәрде дә бер ни дә дәшмәде.
Авыр тынлык урнашты.
Үткән төндә Зәлифәне күргәннән соң мин дә Наиләне вампирдыр дип уйлаган идем. Менә бит ничек килеп чыкты.
—Гафу ит, Идият абый… — диде Айрат еларга җитешеп, — Гафу ит…
Идият аны кочаклап алды. Башыннан сыпырды. Аркасыннан сөеп куйды. Дәшмәде. Өстәл тартмасыннан шырпы каплары алып безгә таратып бирде.
—Прожектордан куркалар, — диде аннан соң, — Болай булса, иртәгәгә кадәр яшәячәкбез.
—Наилә жалкы, — диде Айрат, иренен кымтып, — Әгәр мин комачауламасам…
—Нишлисең, сугыш югалтусыз булмый…— Идият елмайгандай итте, — Суыткычта кыярлар бардыр. Шуларны турый тор әле. Корсак ачты.
Мин стенадагы сәгатькә карап алдым. Бер тулып килә. Кояш чыкканчы биш сәгать калган. Биш сәгать вакыт миңа гасырлардан озын булып тоелды.

Х х х
Идиятның тынычлыгы безгә дә йокты. Прожектор уты алмас ераклыкта исәпсез шәүләләр күренә, алар әле кеше, әле кош кыяфәтенә кереп безгә якынаерга тырышалар, әмма элекрның көчле нурларына эләгү белән хәлсезләнеп кире чигенергә мәҗбүр булалар, тәкатьсезрәк кыланганнары эреп юкка чыга иде. Бу күренешне сәгатькә якын хәвефләнеп күзәткәннән соң, тынычланып калдык.
—Бүген исән калачакбыз, — диде Идият, Айрат әзерләгән табынга утырып, — Ә хәзер капкалап алырга да мөмкин.
Өстәлдәге ризык мулдан булмаса да, бик тәмле сыман тоелды, хәер, картыйның коймагыннан башка бер нәрсәдә ашамадык ич, ансы да әле бөтенләе белән диярлек кире чыгып бетте. Кыярны суган белән бергә турап өстенә көнбагыш мае салсаң һәм күп итеп тоз сипсәң, телеңне йотарлык була икән. Без ашау ләззәтенә бирелеп, урамда — төн, ә тирә-ягыбызда бугазыбызга ябешергә торган вампирлар икәнен дә оныта яздык. Әмма алар безне онытмады. Әле веранданың караңгы почмагына килеп җәнҗал куптардылар, әле өй түбәсенә менеп сикергәләделәр. Тик без моңа артык игътибар бирмәдек. Өйне җимерә алмасларын да, җимергән хәлдә прожекторлар утына якын килмәячәкләрен дә яхшы белә идек. Өстәвенә кыяр тәмле, ә без ач идек. Ләкин вампирлар да ач иде. Ә без тәмле идек…
Туктаусыз дөбер-шатыр килгән тавышлар кинәт тынып калды. Без инде шау-шуга күнегә төшкән идек. Көтмәгәндә чолгап алган тынлык күңелгә шом өрде, ул каты да авыр да булып тоелды. Без калакларыбызны куеп тынып калдык. Идият тәрәзә янына юнәлде.
—Алар китә, — диде ул бераздан, — Алар безне калдырып китә!
—Ура!
—Ура!
Ләкин Идият шатланып кычкырырга ашыкмады. Ул тәмәке кабызды. Өй эченә күз йөгертеп чыкты. Кабат тәрәзә янына килде. Һәм сүгенеп куйды.
—Шайтан алгыры!
Без дә аның янына басып тәрәзәләргә капландык.
Борынгы хәрбиләр сыман тезелеп баскан сарыклар башларын түбән иеп безгә таба килә иде.
—Прожекторларны шуларга төбәгез! — дип кычкырды Идият, — Тиз!
Без прожекторларны сарыклар өстенә юнәлттек. Аларның күбесе эреп акты, шартлады, егылып калды, ләкин зыян күрмәгәннәре сөзәргә әзерләнеп безгә якынаюын белде. Электр нурыннан юкка чыкканнарын яңалары алыштырды, аларны — тагы бүтәннәр. Без ут сиптергән солдатлар кебек прожекторларны әле анда, әле монда юнәлттек. Сарыклар меңәрләп кырылса да, алар тагын, тагын пәйда булды, бу агымның чиге дә, чамасы да булмас төсле иде. Тик бераздан алар сирәгәйде. Әмма исән калганнары да җитәрлек иде әле һәм алар коймаларны катырка урынына гына ертып узып өйне китереп сөзде. Йорт, давылдагы кораб сыман, селкенеп куйды. Мин идәнгә барып капландым. Прожектор кулдан төшеп китте. Ул арада караңгыланып калган тәрәзә аша бер өер кош очып керде. Идият утын «кунаклар»га төбәп минем алга басты. Берничә кош яктылыкта эреп чәчрәде, өй эченә сасы ис таралды, берничәсе прожектор нурыннан читкә тайпылды, тик Идият аларны да юк итте. Мин үз прожекторымны эләктереп тәрәзәгә яктырттым. Сарыклар инде юкка чыккан иде, калган берничәсен Айрат дөмектереп куйды. Дөнья кабат тынычланып калды.
—Өй эчендәге лампочкалар аларны үтерми, — диде Идият, — Кичә алай түгел иде…
Көтүе белән караңгы тәрәзәгә омтылган вампирларның барсы да диярлек һәлак булды, исән калганнары качып китте. Ләкин алар барыбер бихисап иде әле. Без элекечә урамга яктыртып торуыбызда булдык. Ахырда Идият прожекторын урынына беркетеп куйды. Без дә шулай иттек.
—Сәгать дүрт! — дип кычкырды Айрат, — Тагын ике сәгать түзсәк…
—Ике сәгать! — Бу миңа биш сәгатьтән дә озаграк булып тоелды, — Озын бер гомер…
—Түзәбез, егетләр… — диде Идият, тик шундук яман сүгенеп пржекторы янына сикерде, — Айрат,анаңны!..
Ничек кенә җитез кыланмасын Идият, бу юлы, барыбер, соңлады. Карават астыннан килеп чыккан кош күз ачып йомганчы кеше сурәтенә керде дә Айратның муенына ябеште. Мин сөялеп торган усак таякны эләктереп, вампирның йөрәгенә кададым. Таяк купшак карга кергәндәй җиңел керде. Вампир, танышсыман күренгән чибәр хатын кыяфәтен югалтып, череп таркала башлаган мәеткә әверелде дә чәчрәп юкка чыкты. Айрат хәлсезләнеп идәнгә егылды.
— Анаңны!.. — Идият ачуыннан тончыгып безнең янга килде, Айратны күтәрергә итте,— Шайтан алгыры…
—Бетте, — диде Айрат, соңгы көчен җыеп, — Ул тешләде мине. Барсы да бетте…
—Айрат…
—Миңа рәхәт, Илһам… Мин үземне чиксез бәхетле тоям… Кызлар белән үбешкәндәге кебек… Тик мин… мин дә тиздән вампирга әйләнәчәкмен…
Идият аның муенындагы эзне карады.
Кул селтәп куйды.
—Илһам… — Айрат хәлсез куллары белән усак таякка үрелде, — Илһам, үтенәм синнән… Үтер мине…
—Айрат! Дәшмә, анаңны…
—Ул дөрес әйтә! — Идият миңа таяк сузды, — Үтер аны…
—Айрат…
Тик ул дәшмәде. Мин Айратның маңгаена кулымны куйдым. Ул суына башлаган иде. Юк, ул боздай салкын иде. Мин аның күзләрен йомдырдым.
—Озаклама, Илһам… — Идият һаман таяк сузып тора иде, — Соң булмасын.
—Ул бит…
—Беләм. Шулай кирәк. Җаны сыеныр урын тапмый йөрмәсен өчен. Тиз бул.
Мин таякны кулыма алдым…
Айрат яшь һәм… Ул бит минем туганым, иң якын дустым иде. Үзенең тулар-тулмас ундүрт ел гомерендә әтисезлек газабын татырга да, әнисен югалтырга да өлгергән малай. Ул юньле кеше, үз көнен үзе күреп әнисен дә, дусларын да бәхетле итәчәк тәртипле кеше, булырга тели иде. Ул миннән күпкә әйбәтрәк иде. Һәм ул…
—Сузма!..
—Шайтаныма олак! — Мин таякны Идиятнең йөзенә ыргыттым, — Кит моннан! Күземә күренмә!
Тавышым салкын тигәндәге кебек карлыгып чыкты. Тәнемнең ут булып януын тойдым. Шул ук вакытта бала йоннарым кабартып, арка үзәгемне ниндидер кырыс салкын телеп үтте. Күзгә яшь тыгылды. Юк, күзгә генә тыгылып калмады ул, бугазыма укмашып катты. Мин сулыш та алалмаслык хәлгә килдем, бөтен барлыгымда  яшәү тукталып калды, тәнем сулкылдый, җаным ике дөнья арасында тарткалаша иде.
—Илһам…
—Пошел ты!..
Әгәр мин түгел, ә Айрат безгә кунакка килгән булса!.. Шәһәрнең дә матур урыннары аз түгел бит… Мәктәп стадионында туйганчы футбол тибәр, Агыйделгә барып су коеныр идек. Паркларда йөрер, шайтан куласасыннан алып америка тауларына кадәр йөреп чыгар идек, һичьюгы компьютер артында көннәребез үтәр… — ни теләсәк шуны эшләр идек…— тик шушы ләгънәт төшкән авылның мескен бер йортында вампирлар кулыннан дустым һәлак булмас, мин аны югалту ачысын кичермәс идем…
—Ишетәсеңме?!.
Ишетмим… Ишетәсем дә килми… Минем бернәрсә дә беләсем дә, күрәсем дә, ишетәсем дә килми… Миңа бернәрсә дә кирәкми, берегез дә кирәк түгел миңа! Аңлыйсызмы, берегез дә… Бәлки, үземә дә вампирга әйләнергәдер? Айратны үтергәнче, бәлки, миңа вампир булыргадыр. Ике-өч көн эчендә тоташ авылны юк иткәннәр икән, башкаларына да, башкаласына да ерак калмас. Шулай булгач, нигә тарткалашырга? Киләчәгебез, күрәчәгебез алдан билгеле ич. Идият әйтмешли, башта дин югалды, иман, намус, кешелеклелек… Хәзер кеше үзе юкка чыга. Чыксын! Димәк, шулай тиеш. Димәк, без шуңа лаекбыз…
—Илһам, дим, анаңны!..
Бу бәндәнең мазага тиюенә түзәр әмәл юк иде. Мин сикереп тордым да аның изүеннән эләктереп алдым. Ул моны көтмәгән иде, албырап калгандай тоелды. Шуннан файдаланып аның касыгына типтем. Идият бөгелеп төште.
—Анаңны…
Мин уң уч кырые белән аның җилкә тамырына тондырдым… һәм шундук идәнгә мәтәлләп төштем… күземнән утлар күренде… Ә утлар таралуга минем өстә Идият утыра иде.
—Илһам, башта мине тыңла, — диде ул хәстәрлекле боеру белән, — Сиңа ничек авыр икәнен беләм. Тик сабыр бул һәм хисләреңне тыебрак тор.
—Да, пошел ты…— Кинәт яңагымны нидер көйдереп алды да мин олы кеше белән болай сөйләшергә ярамаганын искә төшердем, — Ярый… Сөйлә…
Идият минем өстән төште дә шкаф тармасыннан коровникта сыер бәйли торган чылбырлар алып, Айратның кул-аякларын «карлыгач» ысулы белән бәйләп куйды.
—Ярый, синеңчә булсын, — диде ул чалбар төбен уалап, — Айратны үтермибез. Тик үз хатаңны күргәч, үкенәсе булма. Ә безгә ахыргача бергә торырга кирәк. Тем более, син начар тибешмисең… Каратэга йөрисеңме әллә?!.
Мин дәшмәдем. Ачуым сүрелмәгән, тетрәнүем бетмәгән иде әле. Шулай да Айратның йөрәгенә таяк казамау ничектер тынычландырды. Бәлки, ул шок хәлендә генәдер, дип уйладым мин, бәлки, клиник үлем генә кичергәндер дә кире терелер. Бу уйларымның нигезсез икәнен тойсам да күңелдә өмет юк түгел иде.
—Син мине кансызга исәпләмә, — диде Идият, гаепле кеше сыман, — Сугыш хисне түгел, ә аек акылны ярата. Ничек, бергә булабызмы?
—Булабыз… — мин аның сузылган учына шапылдатып суктым, — Ярый, гафу ит…
Кулым Идиятнең учына тиеп тә бетмәде, кинәт дөньяны чиксез караңгылык чорнады. Мин аякларымның идәннән аерылуын тойдым.
—Анаңны!.. — дип сүгенде Идият, — Алар утны сүндерделәр… Алар уйлый һәм яраклаша белә…

х х х
Моңа кадәр тын булып тоелган дөнья кинәт хәрәкәткә килде. Меңәрләгән кошның канат кагышы бөтен тавышларны томалады. Мин Идиятнең җилкәсендә чәбәләнә-чәбәләнә кайдадыр атылдым. Кинәт ут чаткысы төнне телде, мизгел эчендә ул ялкын яңгырына әверелде. Инде безне куып тота язган вампирлар куырылып яна башлады.
—Ха-ха-ха! Анагызны!.. — Көлгәндә Идиятнең бөтен гәүдәсе селкенә иде, — Күрмәгәнегезне күреп калыгыз!..
Идият тирә-якка бөтерелә-бөтерелә газ боллоныннан ут яудыруын белде. Аның саен безгә якынлашкан ярканатлар ялкынга әйләнеп һәлак булды. Алар кош булса да, йөзләре кешенекенә охшаган иде, мин кайберләрендә үз танышларымны да күргәндәй булдым, тик кемнең кемгә охшаганын гына абайлап, абайласам да бу хакта Идиятка әйтеп өлгермәдем, ә икенче мизгелдә бер танышларны бүтәннәре алыштырды.
— Күтегезгә үтәме?! — дип кинәнде Идият, акылсыз көлүгә бирелеп, — Безнең авыл сәламе бу сезгә!
Кинәт ул мине идәнгә төшерде дә ниндидер алым белән аягы астына сузып салды. Мин кычкырып куйдым.
—Шулай гына ят! — Аның тавышы катгый да, күңелле дә иде, мин ничектер татами артында торган көярмәннәрнең дәртле авазларын күз алдына китердем, — Әлегә тик кенә ят! Синең чират та җитәр.
Идият шашкын бер күтәренкелек белән тирә якка ут сиптерүендә булды:
—Вы думали, я — шут?! — дип кычкырды ул бөтен тирә-юн уянырлык итеп, — Я— суд! Я — Страшный Суд! Молись Эпоха!..
Һәм ут сиптерде.
Аның аягы астында куркыныч юк, барсы да ниндидер уенны хәтерләтә сыман иде. Мин инде мондый ахмак күренештән көләргә дә әзер идем. Тик ул кинәт җилкәмнән тартып үрә бастырды.
—Боллонның газы бетә! Бензинга йөгер!
Миңа йөгерергә туры килмәде, ул юлымны яктыртып алды да мине кеше кыяфәтенә кереп өлгергән вампирлардан аралап акырын гына бензин яткан урынга чигенде. Шлангадан ургылган ут сүрәнләнә төште. Аның саен вампирлар әрсезләнде. Тик аларның җитди һөҗүмен тәрәзә пәрдәләренә, өй эчендәге башка чүпрәкләргә капкан ут кына тыеп тора иде.
—Белизна савытын бир!
Мин кулына тоттырып та өлгермәдем, Идият аны янып яткан караватка ыргытты да, үзе белән мине дә ияртеп өстәл астына чүгәләде. Шартлау зур булмады, аның каравы өй эче миллион прожектор яктырткандай балкып китте. Без тиз генә торып ишеккә юнәлдек.
—Мә, кирәкләрен бир! — диде Идият, шланганы миңа тоттырып, ә үзе аркылы куелган ломны алырга тотынды,— Тиз бул, анаңны…
Чынлап та тиз булырга кирәк иде. Өй эчен төтен… юк, төтен генә түгел, сасыган иттән ясалган шашлык… Юк, ул да түгел, өй эчен чыдап булмаслык, сулыш алалмаслык бер кабәхать ис баскан, ул күзләргә керә, тын юлларына үтә, торган урыныңда чәбәләнергә мәҗбүр итә иде.
—Анаңны фәлән ит…
Ломны алып бәргәч тә ишек ачылмады. Идият аңа ярсып тибәргә тотынды. Мин якындагы белизна шешәсенең капкачын алып тирә-якта өерелгән вампирлар өстенә сибеп җибәрдем. Өй эче тагы якты нурга төренде. Ләкин мин һәлак булган вампирларны да, Идиятны да күрмәдем. Миңа рәхәт иде, башым чиксез ләззәт белән әйләнеп китте. Дөнья әллә ничә төсләргә кереп балкый башлады. Тик борын төбендәге яман ис кенә озак җанны өтте…
—Илһам! Анаңны…
Әйтерсең, очып барган җирдән мине кемдер эләктереп алды. Без тагын очып киттек. Бөтен тирә ягыбыз тик яктылыктан гына тора иде. Мин бәхетле идем. Тик бәхетем озакка сузылмады, кемдер яңагыма сугып җибәрде. Нык итеп. Ул сугудан кабынган ут шарлары бөтен күзәнәкләремә үтеп керде. Мин күземне ачтым.
—Исәнсеңме, шайтан алгыры!.. Тор, әйдә, тот менә бу таякларны!
—Нәрсә?!. — Ялкынга чорналган йортны күрүгә мин шундук һушыма килдем, — Без исән калдык мени?!.
Идият мәҗбүриләп диярлек миңа таякларны тоттырды да яңагыма тагын берне сылап куйды. Бу юлы җиңелчәрәк итеп. Мин тәмам һушыма килдем. Идиятның йорты дөрләп яна иде. Аның ялкыны җаныңны алкымыңа китерерлек, яктысы бөтен тирә-якны көн итәрлек.
—Кулыңдагы таягыңны ычкындырма! — дип боерды ул, — Әле төн узмаган, алар теләсә кайда булырга мөмкин. Айратка һөҗүм иткәндәй…
Айрат турында ишетүгә дөньямның асты өскә әйләнде. Мин янган йортка укталып куйдым. Бу мизгелдә ул минем өчен бөтен нәрсәдән дә кадерлерәк кебек иде.
—Айрат…
—Ул югалды, — диде Идият тыныч кына, — Чылбырларыннан ычкынып сиңа омтылды да юкка чыкты…
—Син?!.
—Илһам!.. Улым… — Бу картыйның тавышы иде, аның үзен күрмәсәм дә якында икәнен тойдым, бөтен булмышым белән аңа омтылдым, — Балам, мин баздан чыктым. Мин үлмәгән идем. Кил яныма…
—Картый, син кайда?
—Кара монда улым!..
һәм мин аны күрдем…
Каникулга кайткан саен сагынып, тәмле-татлы ризыклар әзерләп көтеп тора торган картый… Кайткан саен кочаклап алып, җаннарымны ял иттерә торган картый… Бүген безгә коймак пешереп ашаткан картый… Картый! Тик Идиятларның абзары ягыннан миңа атлаган картый ул түгел иде. Аның тиреләре дә, итләре дә асылынып төшкән, битендә күз һәм танау чокырларын хәтерләткән сөякләрдән башка берни дә юк…
—Мин картыең синең…
Ул шул көенә дә миңа кадерле сыман иде. Ул, барыбер, минем картый иде. Без аны тиешенчә кадер-хөрмәт күрсәтеп җиргә күмәлмәдек, моның өчен ул гаепле түгел, моның өчен тик без… тик мин җаваплы идем. Мин картый ягына атладым.
—Ахмак!
Идият җиңемнән алды. Мин борылган уңайга йодрык белән туры һөҗүм ясадым. Ул чайкалып китте. Мин аның эченә типтем… һәм… һәм үзем дә упкынга очтым.
—Яныма кил, балам… — дип чакырды теге тавыш, — Картыеңны, авыр хәлгә куйма. Мин сусадым… Бер йотым бир миңа. Тик бер йотым…
—Шайтан алгыры!..
—Бер йотым бир, улым…
—Хәзер картый…
—Селкенәсе булма…
—Бер йотым…
—Илһам!
Менә шушы бәндә, беркем теләмәгәндә, беркем сорамаганда килеп чыккан шушы адәм, ничәнче кат инде минем юлыма аркылы төшә. Ничәнче кат инде минем теләгемне суырып алып, үзе кушканны эшләргә мәҗбүр итә. Һәм мин аңа буйсынам. Мин аңа хезмәт итәм. Соң, ул да вампир түгел мени?! Бәлки, минем күргәннәрем газаплы төш кенәдер? Бәлки, бу дөньяда вампирлар бөтенләй юктыр? Яки бардыр… Ләкин дөнья әлегечә түгел, ул — бер төрле вампирлар белән икенче төрлеләренең сугышыдыр?!. Һәм мин шушы сугышта катнашырга мәҗбүрмен. Кирәкме соң ул миңа?! Нигә кирәк?!. Үз гомеремне саклап калу өченме? Ә минем гомер нигә кирәк? Кемгә кирәк? Кеше гомере, гомумән, нигә кирәк? Аның кемгә хаҗәте бар? Әйе, бер-берсе белән кан дошман булып, бер-берсенең бер йотым канын эчәр өчен гаҗизләнеп яши икән, кешенең бу дөньяга ни пычагыма кирәге бар? Мин Айратның канын ләззәтләнеп суырган вампирны хәтерләдем… Мин вампирларны ләззәтләнеп кыйраткан Идиятне искә төшердем… Мин аларның берсен дә яратмадым…
—Илһам, тилеләнмә! Һәлак буласың бит…
—Илһам, улым… Кил яныма… Бер йотым бир миңа…
Тапкан-тиенгәнен өйгә алып кайтып, хәтта ашауны да кысып, адәм арасына чыгарга, кешечә дөнья көтәргә, фәлән бүлмәле фатир алырга, затлы машинада йөрергә хыялланган әнием искә төште… Мин үземне белә белгәннән бирле ул шулай хыяллана инде…
Әтием искә төште… Ул начар язучы түгел, халык аны ярата, язганнарын йотлыгып укый, мин дә аңа табынып үстем… Тик ул гына… ул вакыты белән безнең өчен күп, бик күп тоелган акчалар алып кайтса да, ул да тормыш рәвешебезне артык үзгәртә алмады. Шуңа да мине:«Язучы булма!» — дип тирги ул. Әтием дә…
Мин Айратны хәтерләдем… Мәктәптә бай балалары да бик күп иде… Мин ел буена әтидән теләнеп, үз дәрәҗәмне төшермәскә тырышып яшим. Әти юмарт ла ул, тик мин генә үземне бер паразит итеп тоям. Әле, каникуллар башлану белән авылга сыпыртуым да, үземнең шушы халәтемнән качарга теләүдән икән бит. Мин авылга кайтмыйча, Айрат миңа кунакка килсә дә, без әтинең кесәсеннән  ерак китә алмас идек…
—Илһам, тилеләнмә!..— дип кычкырды Идият минем картый ягына атлавымны күреп, — Кеше бул, Илһам…
Мин картый ягына атладым.
Ярты юлга җиткәч, туктап калдым.
—Син юлның нәкъ яртысында, — диде картый, — Ә миңа тик бер йотым кирәк… Тик бер йотым…
Мин дәшмәдем.
—Тик бер адым гына… — Картый миңа шулай пышылдады, — Тик бер адым…
—Тик бер адым — һәм син кеше түгел, — дип кычкырды Идият, — Илһам, уйла!..
…Ә мин кап уртада басып калам…

Тулысынча укырга

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.26MB | MySQL:66 | 2,088sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика