ул - повесть
Иҗат

Ул


1

Ул миңа беренче аралашуда ук ошамады.
Ниндидер әсәремне тәмамлагач, мин сыраханәгә кереп аз-маз күңел ачып алырга яратам. Хәер, моны күңел ачуга исәпләү дөрес тә түгелдер әле. Нәрсәдер язганда үзеңне бер гомер кичергәндәй тоясың, геройларың тормышы белән яшисең, алар кайгысы белән янасың, чынбарлык белән хыял, шатлык белән газап, көн белән төн бутала. Менә шундый көчергәнешле тормыш белән яшәргә өйрәнеп кенә җиткәч, әсәрең тәмамлана да куя. Ә син кинәт әкеренәйгән тормыш ритмына күнегә   алмый интегәсең, дөньяң бушап калгандай тоела, үз-үзеңә урын табалмыйсың. Һәм менә шундый мәлләрдә җаныңа юаныч эзләп сыраханәгә керәсең… Монда тормыш һәрвакыт кайнап тора. Монда тормышның төбе, нигезе… Бер яклап, элеке геройларың турындагы уй-фикерләрдән котылып, күңелеңнең иң яшерен почмакларын сыра, яки хәмер белән юып төшерәсең, икенчедән, яңа әсәрең өчен тормыш деталләре туплыйсың, өченчедән…

Ул көнне дә шулай булды. Мин көне буе диярлек сыраханәдә утырдым да печпечханәгә барып эчеңне бушату иң зур бәхет булып тоела башлагач, кайтырга кузгалдым. Дөресен генә әйткәндә, кәеф бик яхшыдан түгел иде. Беренчедән, очрашырга вәгъдәләшкән дустым килмәде. Аның миңа биш мең бурычы бар, бүген ул шуны китерергә тиеш иде. Икенчедән, бүген сыраханәдә бер юньле бәндә дә очрамады. Бер як почмакта сыра бокалына төбәлеп оеп утырган карт абзыйдан башка кеше булмады да диярлек. Кергәннәре дә озаклап утырмадылар, тиз-тиз генә алып салдылар да чыгып ычкындылар. Өченчедән, башка бер юньле фикер дә килмәде. Мин инде атнага якын сыраханәдә йөрим, монда үземне кызыксындырган нәрсәләргә җавап табарга тырышам, киләсе әсәремне энә күзеннән үткәрергә маташам. Тик бүген бер юньле фикергә дә килә алмадым. Бүген минем баш эшләми иде.

Сыраханәдән чыккач тәмәке кабыздым. Болай гына, нәрсә эшләргә белмәгәнлектән. Бер-ике суыруга ул кулымнан ялгыш төшеп китте. Мин аны артык хафәсез генә сытып куйдым. Яңасын алырга үрелдем. Тик тәмәке кабы бушап калган иде. Бу юлы аз гына эш пошып куйды. Мин якындагы киоскка атладым.
—Петр Беренче. Карасын.
Сатучы хатын мине таный иде. Шулай да ул сәер караш ташлап алды. Эчкәнемә шелтә белдерде булса кирәк. Бер нәрсә дә дәшми генә ул, тәмәкене тәрәзәчеккә китерде. Тик мин акчамны таба алмадым. Сыра сатучы белән исәпләшкәндә сдачаларымны алырга онытканмын, ахры. Әллә төшереп калдырганмынмы? Мин бөтен кесәләремне кат-кат тикшереп карадым да бернәрсә дә килеп чыкмагач, гафу үтенеп хушлашырга ашыктым. Сыраханәдән чыккач гадәт буенча гына тәмәке кабызган идем, хәзер чынлап торып тартасы килә башлады. Минем эшемнең уңу-уңмавы, гомумән, бөтен язмышым бер суырым төтенгә бәйледер сыман иде. Ашыгып өемә атладым. Анда бераз акча бар иде әле. Тиз генә эләктерергә дә кибеткә йөгерергә.
—Мәгез, рәхим итегез!
Мин нәрсә дә булса уйлап өлгергәнче авызыма тәмәке каптырып та куйдылар. Шундук диярлек зажигалка кабынды һәм миңа тәмәкемне суырудан башка чара калмады.
Мондый көтелмәгән бүләктән ничектер уңайсыз булып китте. Мин рәхмәт әйтергә теләп тирә-ягыма күз салдым. Дөресрәге, тәүдә башымны күтәреп карадым, аннан соң тирә-юнгә күз салдым һәм озак эзләнеп тордым, чөнки янымда беркем дә юк иде. Авызда – тәмәке, янда берәү дә юк. Кызык. Якын-тирәдә дә тәмәке каптырып китәрлек кеше күренми, гел хатын-кызлар да бала-чагалар гына. Ә теге тавыш ирләрнеке иде. Ул миңа шул тиклем таныш булып тоелды, үз тавышым кебек таныш иде ул. Аны мин бүтән беркем белән дә бутый алмыймдыр сыман. Ләкин тавышның шундый булуы бернәрсәгә дә ачыклык кертми, киресенчә, барсын да катлауландыра гына иде.
Мин хәтта сыра белән артык мавыгудан түгелме бу хәл, белая горячка кебегрәк нәрсә түгелме икән дип шикләнеп тә куйдым әле. Һәм өйгә ашыктым. Ишектән керү белән көзгегә күз салдым. Озак кына карап тордым. Соңгы көннәрдә хәмер белән мавыгылса да, төс-бит артык нык таушалмаган, кыяфәт сөбханалла гына күренә, ә белогорячка турында шаярып та уйларлык түгел иде.
Ләкин мин бернәрсәне яхшы беләм. Урамда, бер йотым төтенгә  тилмереп барганда кемдер мине сыйлап китте. Мин аның үзен күрми дә калдым. Әмма тавышын ишеттем. Һәм ул тавыш минем тавышка тамчы судай охшаган иде.

Мин үзем гадәттән тыш хәлләр хакында язгаласам да, моны язучы эшенең бер кисәге итеп кенә карыйм, гайре табигый хәлләргә үзем тамчы да ышанмый идем. Җен-пәриләр, изге затлар хакындагы маҗаралар турында уйлап та карарга теләмәдем. Мондый хәлләрнең булуы мөмкин түгеллеген яхшы белә идем.
Шул ук вакытта әлеге вакыйга минем белән чынлап та булды. Көпә-көндез. Урам уртасында. Өнемдә. Бәлки, төштәдер? Чынлап та, бәлки, мин аяк өсте төш күреп килгәнмендер? Бәлки, кемдер… Әмма бу сорауларның урынсызлыгын үзем үк яхшы аңлый идем. Адәм баласы аңлатып булмастай нәрсәләр белән бик еш очрашып тормаса да тормыш дигәнең бөтенләй үк гади дә түгелдер, бәлки. Бәлки, серле күренешләре аның чынлап та бардыр. Хәер, монсын үз күзем белән күрдем ич. Сорап торасы бар мени инде…
Мин бу сәер хәл турында хатынга сөйләмәкче идем дә аның кызгану катыш елмаеп:«Ял итәргә кирәк сиңа. Эшләсәң дә ял белмисең, эшеңнән туктасаң хәмергә ябешәсең…» — дибрәк шелтәләвеннән курыктым. Ни әйтсә дә ул хаклы булыр иде шул. Хаклы… Бераздан мин чынлап та баш-аягым белән эшкә чумдым да дөньяда эш өстәлемнән башка нәрсә барлыгын вакытлыча бөтенләй онытып тордым. Ә әсәрем язылып беткәч, гадәт буенча тагы сыраханә сукмагына бастым.
Тәмәке алып кабыздым.
Аны ләззәләнеп суырдым да эшеңне эшләп бетергәннән соң гына була торган бер канәгатьлек белән сыраханәгә атладым. Ләкин шунда тагы бер могъҗиза булды. Хәер, нинди могъҗиза булсын инде. Бары тик кемдер миңа эндәште генә:
— Син ашыгыбрак барасың сыраханәгә. Унбишенче битеңнән алып илле икенчесенә кадәр җитди үзгәрешләр кертергә кирәк бит.
Бу теге тавыш иде.
Мин тирә-якка карадым. Бу юлы да беркем дә юк иде. Мин тукталып калдым. Тирә-юнемне җентекләп тикшереп чыктым. Юк, чынлап та кеше заты күренми. Бер кем дә юк.
—Син каян беләсең? — дидем мин, ниндидер җавап ишетүгә өмет итмичә генә. Тирәмдә адәм заты юк чакта кыланып карарга мөмкин кебек тоелды,— Син минем әсәрне каян беләсең?
— Ул синеке генә түгел. Ул минеке дә.
Мондый көтелмәгәнлектән мин каушап киттем. Бердән, әлеге сүзләрнең чынлап та яңгыравы аптыратты. Мин моны көтмәгән идем, мин үземнең юләрлегемнән көләргә уйлап кына сораган идем. Ә ул… Ул минем белән сөйләшә иде. Икенчедән, ул мин язган әсәрләрне уртак хезмәт дип бәяләмәкче иде.
—Кем син?—дип сорадым мин, дулкынлануымны яшерергә тырышып,— Кайдан килдең?
—Ха-ха-ха!
—Нәрсә көләсең?
Башкача җавап ишетелмәде.
—Ник дәшмисең?
Ул берни дә аңлатмады.
Ул югалды. Китте. Кайда?
Ә ул килгән идеме соң? Мин бит аны күрмәдем. Мин аны ишеттем генә. Кем ул? Чынлап та бармы ул? Әллә миңа докторга күренергә кирәкме?

Ничек кенә булмасын, минем инде кәеф беткән иде. Сыраханә ишеге төбенә җиткәч, керергәме юкмы дип берничә минут уйланып тордым да кире борылдым.
Мин кайту белән әсәрне яңадан укып чыктым һәм гаҗәпләнүдән бала җоннарым кабарып китте. Унбишенче битеннән алып илле икенчегә кадәр чынлап та үзгәртергә кирәк иде. Мин үземнең шулкадәр начар яза алуыма аптырамадым. Иҗат итү барышында төрле хәлләр була. Кайсыбер урыннарын өстән-өстән генә үтеп чыгасың да, әсәр язылып беткәч, яңадан төзәтәсең. Бу табигый кренеш. Ләкин мине иң нык аптыратканы әлеге җитешсезлегем турында башка авыздан ишетү һәм аның дөрескә чыгуы иде.
Мин янә баш ваттым. Чынлап та ишетелдеме соң миңа бу тавыш? Әллә колагыма гына яңгырап киттеме? Бәлки, бу галлюцинациядер? Үз-үзем белән сөйләшүдер, бәлки. Бәлки, бер нинди дә тавыш ишетелмәгәндер, мин үзем шулай уйлаганмындыр гына. Мин берсенә дә ышана һәм инкарь итә алмый идем.
—Җитте сиңа…— диде кинәт теге тавыш,—Юк-бар белән баш ватма, эшеңә тотын.
Мин аның хаклы икәнен белә идем. Эшкә тотынырга булдым. Ләкин кинәт өстәлемдә яткан диктофонга күзем төште. Әйе, ник башта ук башыма килмәгән. Мин шунда үрелдем. Ә үзем теге тавыш белән сөйләшергә ашыктым, мин бу мизгелдә аның югалуын теләми идем.
—Кем соң син?
—Ә син кем?
—Мин язучы.
—Мин дә язучы.
—Син нәрсәләр язасың?
—Син язганнарны.
Мин тагын да әллә ниләр сорамакчы идем, тик Ул тупас кына бүлдерде дә башкача дәшмәде:
—Юк-бар белән булашма дидем бит мин сиңа. Әйдә, эшеңә тотын. Тиз бул.
Мин шундук диярлек эшкә тотындым. Юк, Ул әйткән өчен генә түгел. Шулай кирәк булган өчен дә түгел. Мин моның сәбәбен төгәл генә аңлата да алмыймдыр әле. Менә әллә нинди көч тәэсирендә тотындым мин ул эшкә. Һәм бертуктаусыз тәүлек буе утырып, әсәрне менә дигән итеп тәмамлап куйдым. Монсын бернинди куркусыз, ялган тыйнаклыксыз әйтәм, әсәр, чынлап та бик әйбәт килеп чыкты, һәрхәлдә, моңарчы андый уңышлы әйберем юк иде әле. Басылып чыгу белән ул укучыларның яраткан әсәренә әверелде, хәтта тәнкыйтьчеләр дә берничә гәзиттә үз фикерләрен белдерделәр. Ул минем абруемны гына күтәреп калмады, матди хәлемне дә сизелерлек яхшыртып җибәрде.

Икенче көнне, әсәр тулысынча тәмам булгач кына, мин диктофон турында искә төшердем дә аны кабызып карадым. Һәм котым алынудан чак кычкырып җибәрмәдем. Мин бу хәтлесен үк көтмәгән идем. Бу мөмкин булмаган хәл, мөмкин булмаска тиешле вакыйга иде.
—Кем соң син? — дип кабатлады анда минем тавыш. Һәм шундый ук тавыш белән Ул җавап бирде, дөресрәге кайтарып сорады:
—Ә син кем?
—Мин язучы.
—Мин дә язучы.
Мин магнит тасмасындагы бу язманы инде меңенче тапкыр тыңлый идем. Нәрсә уйларга да, нәрсә дип әйтергә дә белми идем  мин. Аптырагач хатын янына килдем дә аңа диктофонны тыңлаттым. Ул бик игътибар белән тыңлады. Аннан соң тагы да зуррак игътибар белән миңа озак итеп карап торды. Һәм әйтеп куйды:
—Шуннан да уңышлырак шаярту таба алмадыңмы?!
Мин бәхәсләшмәдем.
Ул хаклы иде.
Ул хаклы, мин хаксыз идем.
Мин әлегә моннан да уңышлы шаяру таба алмаган идем. Тик инде ниндидер серле дөньяның бусагасына баскан, ниндидер тылсым иленә атлаган идем. Минем өчен хәзер бөтен нәрсә дә үзгәрәчәк иде.

 

2

Ул миңа беренче күрүдә тамчы да ошамады.
Хәер, аның белән очрашкангача хәтсез генә вакыт үтте әле. Бу арада мин инде җитди генә уңышларга ирештем. Берничә әсәремне калын җурналлар басып чыгарды, юка гына китабым дөнья күрде һәм минем чынлап та язучы икәнемә үземнән башка да ышанучы кешеләр табылды.
Бер карасаң, миннән дә бәхетлерәк адәм булмаска тиеш кебек иде, ләкин үземне ул кадәр үк итеп сизәлмәдем, күңелемне меңәрләгән сорау, меңәрләгән шик бораулады. Кайчагында, шулкадәрле сораулардан башың чатнаганда, бу дөньядан китәселәр килеп китә иде.
Чынлап та, үзең дә сизмәстән, урам буенда үз-үзең белән сөйләшеп йөре әле! Кычкырып. Беркемгә дә игътибар итмичә. Монда инде синең хакта бер генә нәрсә уйларга мөмкиннәр. Тилергән, дип кенә.
Диктофондагы язмаларга караганда бу чынлап та шулай күренә иде. Бу — факт. Шулай булып тоелса да мин үзем белән үзем сөйләшкәнгә бик ышанып та җитәлмәдем. Чөнки мондый вакытларда көзгегә дә күз салганым булды — авызым ачылмый,  димәк, әлеге сүзләр минем авыздан чыкмый иде…
Мин әлеге язманы тавыш буенча экспертларга да тәкъдим итеп карадым. Алар, үзләре әйтүгә караганда, бик җентекле анализлар ясаганнан соң әлеге тавышның фәкать минеке генә икәнен ачыклаганнар. Димәк, диктофонда минем генә тавыш, димәк, мин үз-үзем белән сөйләшәм. Ләкин авызым ачылмый.
Акылдан шашарлык.

Мин больницага барып анализлар тапшырдым, күренәсе җиргә күрендем, шул рәвешле бер атнадан артык гомеремне әрәм итеп кайттым һәм нәтиҗәдә шундый сүз ишеттем: «Сез сау-сәләмәт, бер генә авыруыгыз да юк.» Дөресен генә әйткәндә, докторның бу сүзе мине артык сөендермәде. Монда икенең бере иде: я докторлар ялгыша, я мин бүгенгәчә билгесез булган яңа авыру белән интегәм. Өченчесе дә бар икән, тик аны мин җитди исәпкә алмаска тырыштым, ни генә әйтсәң дә, дөньяда күзгә күренмәс зат булуына ышанасы килми иде.

Менә шундый очына чыгалмаслык сораулар белән этләнгән дәвердә мин тагы бер хикәя язып бетердем һәм гадәт буенча тагы шул сыраханәгә киттем. Бу юлы озак утырылды. Кызыклы кешеләр хәтсез иде. «Иремне суеп үтердем,»— дип ант эчкән исерек хатыннан алып, үзенең алла икәненә ышандырырга тырышкан яшь егеткә кадәр бар иде. Тик аларның берсе дә үз сүзен исбатлый алмады, исерек хатынның гомергә иргә чыкканы булмаган, ә егетнең әти-әнисе табылды да өйләренә алып киттеләр. Алардан соң мин тагы берничә даһи белән сөйләшеп утырдым. Берсе элек бик популяр булып та хәзер яшәр йортсыз да калган халык артисты иде. Без бер-беребезне белгәнгә күрә ул миңа зар-моңнарын сөйләп алды, тик мин артык әһәмият биреп тыңламадым, халкына кирәкмәгән артистны кызгансам да аңа бер ничек тә ярдәм итә алмас идем.
Мин баядан бирле почмакта ялгыз утырган бер ирне күзәттем. Ул үзе дә минем якка карап-карап алды, ләкин ул яктагы лампочка уты караңгы булганлыктан мин аның йөзен күрә алмадым. Шулай да бу бәндә миңа ошамады. Ни сәбәпле икәнен әйтә алмыйм. Ләкин шундый хәлләр була: ниндидер бер кешене, аның әйбәтлеген белгән килеш тә, яратмыйсың, аның янында үзеңне алама хис итәсең. Минем белән дә шул чама иде, ахры. Аның бу якка нервланып карап алганын тойган саен мин тынычсызлана бардым, ачуым кабарды, нинди дә булса сәбәп тапканда, аның ипи шүрлегенә менеп төшәргә дә күп сорамас идем. Кыскасы, бу сыраханәдә безнең башлар сыймый, икебезнең бересе бу урынны калдырырга тиеш иде.
Мин тәмәке кабызып, аның чыгып китүен көтәргә тотындым.
Ул да тәмәке кабызды. Ул да көтә иде, ахры.
«Ни өчен ошамый соң бу миңа, — дип уйладым мин, аның ягына күз ташлап,— Гомердә бер күргән-белгән кешем түгел, ләбаса. Аның миңа бер генә бөртек зыяны да тимәгән. Ул хәтта мине белми дә. Юк, белми булмас. Югыйсә, нигә бу якка карап ала соң? Ник дулкынлана ул да? Ул да бу мизгелдә мин уйлаганны уйлый, мин кичергәнне кичерә микән әллә?» Ә ник үзе янына бармаска әле, ник аңлашмаска? Болай утырудан файда юк ич.
Мин кинәт кенә торып бастым да аның ягына атладым. Һәм бер-ике адымнан ук нәрсәгәдер абынып идәнгә мәтәлләдем. Кабат торып басканда янымда баягы халык артисты тора иде:
—Син гафу ит мине, — диде ул елмаерга итеп,— Тик мин аяк чалмый түзәлмәдем. Гомер буе миңа аяк чалдылар. Ә мин… Мин менә бүген шулай итеп карарга теләдем. Шундый уңайлы очракны файдаланмый кала алмадым… Гафу ит син, бырат… Исемең ничек әле?..
Ул инде ярыйсы ук исереп алган иде. Мин аның сүзләрен тыңлап бетермичә баягы почмакка борылдым. Тик шундук катып калдым. Ул юк иде. Баягы урында ниндидер егет белән таушалганрак кыз утыра иде.
Миңа авыр иде.

Тиз генә барып бер стакан сыра чүмереп куйдым да чыгып киттем. Урам буенда аны очрата алмасымны белә идем инде. Ләкин үткән-сүткән ир-егетләрнең йөзенә текләбрәк карамыйча булдыра алмадым. Ниндидер яшерен өмет бар иде күңелдә. Тик ул өмет акланмады.
Мин өйгә кайттым. Подъезд төбендә күрше ирләре җыелып торалар иде. Аларның һәркайсы белән кул биреп күрешеп чыктым. Миңа, салыбрак алган кешегә, аларның һәркайсы якын да кадерле дә иде. Ләкин алар минем белән күрешергә теләмиләр иде шикелле, чөнки үзләре башлап кул бирмәде, ә минем сузган кулымны аптыраганнан гына кыскандай тоелдылар. Ярый, хәмер исен яратмый торганнардыр. Алай дисәң, үзләре дә кимен куймый инде. Сәбәп нәрсәдә соң?
Бу хакта сорарга дип ачылган авызым шул килеш катып калды. Подъездан хатыным чыгып килә иде. Мине күргәч, ул да гаҗәпләнде, ахры, йөзләре үзгәреп китте.
— Син… Син…— диде ул зур акайган күзләрен миннән алалмыйча,— Монда нишләп торасың? Кай арада чыгып җиттең? Кухняда калган идең бит… Ашап калган идең…
Бу юлы аңа мин гаҗәпләнеп бактым.
—Син нәрсә сөйлисең? Авырмыйсыңдыр бит?
Хатын минем бу хәтлем оятсызлыгыма нәрсә әйтергә белмичә хисләренә тончыгып торды да пулеметтан аткан кебек сиптереп китте:
—Син… Син… Оятсыз! Нәрсә күземә карап алдашып торасың. Әллә мине тилегә исәплисеңме? Моннан биш-ун минут кына кайтып кердең бит. Менә ирләр дә күреп торгандыр әле? Шулаймы?
—Шулай шул… Барыбыз белән дә күрешеп-исәнләшеп киттең. Һәм менә кабат кайттың да тагын исәнләшергә тотындың.
Бу юлы мин бернәрсә дә әйтә алмадым. Нинди оятсызлык! Нинди гаделсезлек! Күршеләремнең, хатынымның шулкадәр юньсезлегенә, ялганчылыгына рәнҗүдән иреннәремә кадәр калтырый иде бугай. Ник шулай рәнҗетергә кешене… Кинәт минем башта ниндидер уй ялтлап китте һәм беркемгә бернәрсә аңлатып тормастан фатирыма йөгердем.
Ишектән атылып кердем дә кухняга ташландым. Өстәлдә кичке аш әзерләнгән иде. Минем яраткан тәрилкә яртылаш бушаган, калганына беркем дә тимәгән.
—Күрдеңме инде?!— диде минем арттан күтәрелеп яныма килеп баскан хатын, кулларын бөеренә куеп,—Күрдеңме үзеңнең кемлегеңне! Ә хәзер, бәлки, кайдан төшкәнеңне әйтерсең?
—Лифттан, — дидем мин нәрсә әйтергә, ни уйларга белмичә,— Лифттан төштем инде.
—Бик беләсең килсә, өченче көн инде лифт эшләми,— диде хатын астыртын бер тантана белән, — Өченче көн инде лифтны төзәтмиләр. Ә баскычтан мин төштем һәм сине очратмадым.
Мин дәшмәдем.
—Нәрсә авызыңа су каптың? — Хатынның бәйләнчеклеге инде теңкәгә тия башлады, — Әйтер сүзең калмадымы?!
Әйтер сүз чынлап та калмаган иде.
—Болконнан егылып төштем, —дидем мин астыртын елмаеп, — Шуны да аңламыйсың мени?!
—Болконнан?
—Әйе.
—Тугызынчы каттанмы?!
—Ә нәрсәсе гаҗәп?! — Мин мөмкин тиклем тынычрак булырга тырыштым, — Күрше Генадийның тугызынчы каттан очканын оныттыңмы әллә?!
Хатын миңа бераз сынап карап торды.
—Аның бит аягы сынган иде.
—Минеке сынмады. Бер җирем дә бер нәрсә эшләмәде. Шуңа күрә, пордъезд алдында барсы белән дә яңадан күрешеп чыктым.
—Ярый… Барыбер, дөресен сөйләмәссең, — диде хатын бераз тынычланып,— мин кибеткә чыгып керим әле.
Һәм баскычтан төшеп югалды. Мин кухняга кереп аны-моны актарынып, үземнең монда булганлыгымны исбатларлык дәлилләр эзләдем. Яртылаш бушаган тәлинкә. Яңа гына ясап куелган сөтсез һәм шикәрсез чәй. Барсы да минемчә. Хәтта кашыкны тәлинкә читенә сөяп куюларга кадәр минеке. Урындыкның бер очы белән өстәлгә карап торуы да. Болконга чыктым. Иртәнчәк тәмәке төпчекләрен чистартып киткән идем. Монда әле берәү ята. Яртылаш тартып ташланган. Петр Беренче. Кара каплысы. Фильтрның очын аз гына тешли биребрәк суырылган.
Нәрсә соң бу?
Кем соң?
Мин бернәрсә дә аңларлык һәм аңлатырлык хәлдә түгел идем. Ярсуымнан җан авазы белән кычкырдым да стенага берне тондырып алдым. Бөтен беләгемне чиксез авырту әрнетеп үтте, шуннан башка берни дә үзгәрмәде. Мин күзләремне бер ноктага төбәп ни кылырга белми тынып калдым.
Хәлләр чынлап та коточкыч иде. Мин хәзер үземнең хәтеремә дә ышанмаска тиеш  булып чыгам. Әйе, я минем хәтерем юк, я мине төп-төгәл кабатлый алган берәр зат бар. Я тагы берәр нәрсә… Минем бер нәрсә дә уйлыйсым килми иде.
3
Бер мәлне мин аягымны сындырып хастаханәгә бардым. Врачларның дорфалыгы, кешене теләр-теләмәс кенә дәвалаулары хакында күп нәрсәләр ишеткәнем бар иде. Шуңа да күңелдә курку хисе сүрелмәде, бусагадан ук тупас каршылауларын, «бүген вакытыбыз юк, иртәгә килерсең»— дип борып җибәрүләрен көттем. Ләкин мине кабул итү бүлмәсеннән үк зур ихтирам белән каршы алдылар, исем-атымны, кайда эшләвемне дә сорап тормастан, авырткан җиремне җентекләп тикшерделәр, бүлмәдән-бүлмәгә күтәреп кенә йөрттеләр, иң кыйммәтле дарулар белән дәваладылар. Хәтта палатада бергә яткан авыруларга кадәр һәр сүземне җөпләп, һәр теләгемне зур куаныч белән үтәп торды.  Үземне шулкадәр үк хөрмәтле шәхес итеп күз алдына китергәнем дә юк иде. Мин гаҗәпкә калдым. Бу хәтлем игътибардан, күнегелмәгән кадер-хөрмәттән миңа чиксез уңайсыз иде.
Аягым төзәлеп, хастаханәдән чыгар вакыт җиткәч, үземне караган докторларның берсеннән сорамый булдыра алмадым:
— Гафу итегез, Фәлән Фәләневич, сездә бөтен авыруга да шундый кадер-хөрмәт күрсәтеләме?
— Безгә кеше ярдәм көтеп килә, — диде доктор ягымлы елмаеп, — Без иң беренче чиратта һәркемнең күңелен дәваларга тиешбез. Рухың күтәренке булса, сырхау тиз төзәлә ул.
Мин аның белән килештем.
Һәм килешеп тә бетмәдем.
Мин үземә ниндидер аерым караш, аерым игътибар барлыгын һәр адымда тоеп тора идем. Шул хакта аңа да әйттем.
Ул тагын елмайды:
— Безгә Хөкүмәт җитәкчеләре көн дә килеп тормый.
Мин аңламадым.
Ләкин дәшми калдым.
Палатадагылар белән хушлашканда, өлкән яшьтәге бер абзый кулымны кысып болай диде:
— Мин башта бик ышанып та җитмәгән идем. Хәзер белдем инде. Зур җитәкчеләр дә гади була ала икән. Рәхмәт сезгә!
Гаҗәпкә калуымны күреп ул бер гәзит тоттырды:
— Сез, әлбәттә, бу хакта бер ни дә әйтмәдегез. Шулай тиештер дә. Ләкин без бит кара халык булсак та надан түгелбез — җитәкчеләребезне күреп, танып торабыз.
Мин тагы да гаҗәпләнебрәк теге гәҗиткә күз салдым һәм барсын да төшендем. Һәм кычкырып көлүдән үземне чак тыеп, хастаханәдән тиз генә ычкыну ягын карадым. Бүлек мөдиреннән алып идән юучыларга кадәр мине ишек төбенәчә озатып куйдылар…
Өйгә кайткач, теге гәҗитне яңадан карадым. Иркенләп. Аның беренче битендәге сурәттә Президентның артыннан мыеклы һәм күзлекле бер кеше карап тора иде. Мин, әлбәттә, ул кешенең кем икәнен белә идем. Заманында, әле өйләнешкәнгә кадәр үк, аның фотосын гәҗиттә күргәч, хатын да мин дип уйлап үбеп алган иде. Мин дип уйлап… Димәк, мине ул дип уйлаганнар…
Мин, күрәсең, төскә-биткә бик үзенчәлекле кеше түгелмендер. Чөнки үземә охшаган кешеләрнең мин белгәне генә дә бик хәтсез иде. Беренче сыйныфтан бирле бергә укыган дус егетем белән хәтта әти-әниләр дә буташтыра иде, ә башкалар хакында сүз дә юк, без хәтта кызлар озатырга да алмашлап йөри идек. Аннан соң бер юмористны беләм. Шундый ук кара күзлек, кара мыек. Буйга гына миннән аз гына кыскарак. Тагы бер баянчы бар. Бер мәлне концерт карарга баргач, мине шул баянчы дип уйлап кунакка да алып киткәннәр иде хәтта.
Ансы болай булды. Концерт тәмамлануга яныма бер кыз килеп кочаклап ук алды:
—Хәлләр ничек Ришат!
Мин аптырап калдым.
— Танымыйсыз мени?! — диде ул, челтерәтеп көлеп, — Мин бит Гүзәл булам. Былтыр бездә кунакта булган идегез. Хәтерләдегезме?!
— Ә-ә-ә… Гүзәл… — дигән булдым мин, — Сез бөтенләй үзгәреп киткәнсез… Чибәрләнгәнсез шундый…
Ул мине сөюле карашы белән бүләкләде.
— Сез дә матурлангансыз…
Үземне белмим, әмма кыз чынлап та чибәр иде. Мин аңа карап ни әйтергә белми катып калдым.
— Әйдәгез, безгә кунакка киттек, — дип елмайды ул, — Күптән түгел генә бүлмә алдым. Ялгызым гына яшим.
Мондый тәкъдимнән баш тартыр өчен я бик акыллы, я бик ахмак булырга кирәктер. Ә мин гадидән дә гади бер егет идем. Барып матур гына кунак булып кайттым. Тик иртәнге чәйне эчкәндә Гүзәлнең кәефе төшкәндәй булды.
— Беләсеңме, Ришат… — диде ул, гаепле кеше сыман,— Мин бит Гүзәл түгел.
— Гүзәл түгел… Ә кем соң, алайса?
— Айгөл. Аның сеңлесе.
Мин кычкырып көлеп җибәрдем.
— Ник көләсең, Ришат?.. — диде ул елардай булып.
— Мин дә бит Ришат түгел…
Һәм бераздан без икебез дә кочаклашып көлешергә тотындык.
Әлбәттә, миңа охшаган кешеләр тагы да хәтсез булгандыр. Күпләре мине белеп тә мин аларны белмәгәнмендер. Чөнки бер заманны ел әйләнәсенә айныткычка чакырып штраф сорап яфаладылар. Янәсе, исерек килеш милициядә кунып чыкканмын. Ул көнне бөтенләй башка шәһәрдә булуымны мең бәла белән исбат итеп кенә котылдым. Үз вакытында бу бик күңелсез күренеш булып тоелса да соңрак онытылды, көлеп искә алыр өчен бер вакыйга булып кына калды.
Мин шуңа охшаш вакыйгаларны берәм-берәм күз алдыннан үткәрдем. Әлеге күренеш үземә охшаган кешеләрнең берәр шаяруы түгел микән дип баш ваттым. Ләкин гади адәм баласының, бигрәк тә үземә охшашканнарның, мондыен да гайре табигый мөмкинлекләргә ия булуына ышана алмадым.
Бер-берсенә тамчы судай охшаш кешеләр, двойниклар хакында укыганым да ишеткәнем дә бар. Мин алар хакында искә төшерергә теләмәсәм дә ирексездән үзләре хәтергә килде.
Петр Беренченең сеңлесе Анна Иоанновна хакындагысы бигрәк тә аерма ачык булып күз алдына басты. Тәхет залында сакта торучының сәер хәбәрен ишетеп, дежур офицер тәхет залына керә һәм анда императорицаны күреп катып кала. Чөнки бу вакытта Анна Иоанновна авырып түшәктә яткан була. Офицер шундук патшабикәнең фавориты Биронга хәбәр итә. Тегесе императорицаны урыныннан кузгатып, тәхет залына алып керә һәм чынлап та бер хәрәкәтсез басып торган хатынны күреп шак каталар. «Оятсыз ялганчы!— дип кычкыра Бирон,— Мондый адымга ничек җөрәт иттең?! Императорица менә бит!» Ханым моңа игътибар бирмичә басып торуын белә. Бераз һуш җыйганнан соң императорица әлеге хатын янына килә дә: «Кем син? Монда нишләп йөрисең?» — дип сорый. Тик Анна Иоанновнага игезәктәй охшаган хатын күзләрен аннан алмыйча тәхеткә барып утыра. «Императорица монда! Ә бу ялганчы хатынга атыгыз!» — дип боера Бирон. Каушап калган офицер солдатларына ут ачарга әмер бирергә дә өлгерми, әлеге ханым кинәт юкка чыга. «Бу минем әҗәлем.» — ди императорица. Һәм чынлап та тиздән ул гүр иясе була.
Шундый ук хәл Екатерина Икенче белән дә кабатлана. Үзенә охшаш хатын белән очрашканнан соң, ул чиргә сабыша һәм өч көн дигәндә үлеп китә.
Патшалар затыннан булмасам да әлеге вакыйгалар минем күңелдә шик уятмый калмады. Чөнки миңа, әдәбият белән якыннан таныш бәндәгә, үз чагылышы, үз двойнигы белән очрашканнарны һәрвакыт бәхетсезлек, хәтта үлем көткәнлеген чамалау өчен зур акыл кирәкми сыман иде.



Добавить комментарий

WordPress: 28.89MB | MySQL:113 | 3,181sec
Рейтинг@Mail.ru