Показ всех 3 элементов
-
Мәхәббәт яңгыры
149 ₽ В корзину
«Бездә мәхәббәт турында укырга яраталар. Заманында минем мәхәббәт турында повестьларны да сорап йөдәтәләр, китап һәркемгә дә эләкмәгәч, принтер аша чыгарып бер-берсенә тараталар иде. Бу читтәге кешегә генә горурлык кебек. Ә андый вакытта горурланыу кайгысы калмый. Кеше бит «китап моның үзендә дә юк икән», — дип уйламый, ә «жәлли, кызгана, бирергә теләми»,- дип уйлый. Үпкәләп йөрүчеләр дә, хәтта дошманга әйләнүчеләр дә булгалады. Менә хәзер рәхәт! Электрон вариант бөтен бәладән коткара…»
Марат Кәбиров. «Җанның ялангач чагы» |
Мәхәббәт романы — ике кешенең хис-тойгыларын, романтик кичерешләрен һәм үзара мөнәсәбәтен сурәтләүче әдәби жанр. Төрле вакыйгалар аша узганнан соң геройлар арасындагы мөнәсәбәт көйләнә, алар аңлаша, кавыша, һ.б. Кыскасы, мәхәббәт романнары финалның әйбәт тәмамлануын күз уңында тота. Мөхәббәт романы берничә төргә бүленә: фэнтези, тарихи, фантастик, мистика… Һәм «мәхәббәт фантастикасы», «тарихи мәхәббәт», һ.б. атамалар белән йөри.
Әдәбият белгечләре бу жанрның килеп чыгышын Көнбатыш Европа әдәбияты белән бәйли. Аны 18-19 гасырларда барлыкка килгән дип билгелиләр. Беренче башлангычы итеп Сэмюэл Ричардсонның «Памела, яки бәяләнгән игелек» (1740) әсәре һәм Джейн Остин романнары күрсәтелә. Аларның иҗаты тәэсирендә Джоржетт Хейер «Кара күбәләк» романын язып уңыш казана. Мондый әсәрләрнең популярлыгын сизеп калган Британ кампаниясе 1930 елда Mills and Boon әлеге эшкә чынлап тотына.
Мәхәббәт турындагы романнар Америкада да бик популяр, алар хоррор жанрыннан кала икенче урында дип исәпләнә. Популяр жанр булса да күпләр аны җитди әдәбиятка исәпләми, еш кына тәнкыйтлиләр, яисә «хуҗабикәләр өчен әтмәләнгән опус» дип көлеп карыйлар. Россиядә мондый жанрны укучыларның 13% үз итә.
Мондый әсәрләрне татарлар бик ярата. Шуңа күрә, татар әдәбиятының бөтен әсәрләрендә дә диярлек мәхәббәт күренешләре бар. Турыдан туры мәхәббәт вакыйгаларын, очрашу-каршылыклар-кавышу чылбырын сурәтләүче әсәрләр бик күп һәм бик зур уңыш казана. Бу жанрга да, авторларга да хөрмәт белән карыйлар. Татар әдәбиятында Мәдинә Маликова, Нәбирә Гыйматдинова, Зифа Кадырова кебек язучыларның мәхәббәт турындагы әсәрләре бик яратып укыла. Зифа Кадырова уңышыннан соң әлеге жанрга игътибар тагы да ныграк артты һәм каләм тота белгән, сәләте булган һәр автор мәхәббәт турында хикәя, повесть язарга кереште. Күпләре уңыш та яулап килә…
Марат Кәбировның бу жанрга караган берничә повесте бар. «Мәхәббәттән җырлар кала» һәм «Мәхәббәт яңгыры» чынлап та гашыйкларның хис-тойгылары, үзара-мөнәсәбәте турында. «Елмаю» романы беркадәр катлаулырак, жанрлар чигендә торучы әсәр, яратышу фонында үстерелгән психологик триллер. Ә мәхәббәт турында хикәяләр — төрле катлам укучыларына да кызык булырга мөмкин.
Алыгыз, укыгыз, фикерләрегезне калдырыгыз!