landish-abudarova-foto
Әдәбият

Ландыш Әбударова


Ул дистәләрчә китаплар нәшер итеп, популярлыкның чигенә чыккан, исеме әдәбият сөючеләрнең теленнән төшмәгән нык данлыклы кеше түгел. Әлегә. Ләкин бүгенге татар прозасын Ландыш Әбүдәровадан башка күз алдына китерергә тырышу гадел булмас иде. Әле анда, әле монда күренгәләп торган хикәяләре, повестьлары шундук укучылар игътибарын яулый. Әдәбиятыбызга яңа сулыш өрерлек талант иясе килә дип өметләнергә мөмкинлек бирә. Бүгенге кунагыбыз – язучы Ландыш Әбүдәрова. Сүзебез — әдәбият, иҗат, тормыш хакында.

— Бүгенге татар әдәбиятын ничегрәк бәяләр идең. Аның төп үзенчәлекләре нәрсәдә, нәрсәләр күп, нәрсәләр җитми?

— Татар әдәбиятына барысы да җитә, язучыларның үз-үзенә ышанычын арттырасы, кимсенү хисеннән котыласы бар. Миңа калса, бездә тәрҗемәнең аксавы да кимсенү белән бәйле.

Безнең заманның татар шигърияте дигәндә, мин иң беренче Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, яңа дулкыннан Гүзәләне күз алдына китерәм. Татар шигъриятенең 60-80 нче еллары шагыйрьләренә балаларча самимилек, кайнар романтика хас булса, бу буын олыгаеп туган. Бу шагыйрьләрнең рефлексиясе фәлсәфи катламда бара, алар фәлсәфәдә эри, шуңа күрә дә кайчак көтелмәгән образлары белән шаккаттыра, хәтта мөгез чыгара кебек тоела. Аларны текст структурасын үз югарылыгында, үз дулкынында саклаган хәлдә, башка телгә тәрҗемә итү мөмкин түгел кебек. Сүз уңаеннан, менә шуның өчен дә безгә телне югалтырга ярамый.

Проза да фәлсәфәләрне сөйләштерә. Хакыйкать, шул хакыйкатьне йөртүче яңа субъект эзли. Чәчмә әдәбиятның бүгенгесен бәяләр өчен 20-30 ел вакыт үтү кирәк. Ни дисәң дә, чәчмә шуның өчен дә чәчмә бит инде, аны җыеп алыр өчен вакыт таләп ителә. Марат абый, менә сез бүген татар прозасының йөзен билгеләүчеләрнең берсе, сезнең быел чыккан “Китап” романына әле төгәл бәя бирелеп бетмәде, ә менә 20-30 ел элекке “Мәхәббәттән җырлар кала”, “Сары йортлар сере”, “Канатлы кеше” әсәрләренең инде татар әдәбияты тарихындагы урыны, үзенчәлекләре билгеләнгән.

Гомумән, прозада минем өчен Әмирхан Еникинең Акъәбие, Аяз Гыйләҗевның Бибинуры, Фоат Садриевның Нуриәсмасы, Габдрахман Әпсәләмовның Гөлшаһидәсе әлегәчә чишә алмаган сер булып кала. Мин боларга фәлсәфә фәнендә дә тулы җавап таба алмадым. Дарвин теориясен өйрәтә башласалар, күз алдына Бибинур килеп баса. Дөнья нәкъ менә Бибинур кебекләргә, аларның ярату көченә тотынып торадыр кебек.

Менә шундый образлар тудыра алган әдәбиятка нидер җитми, дип әйтә алмыйм. Ә үзенчәлеге – тыйнаклыгында.

— Кем ул татар язучысы, аның миссиясен бүген нәрсәдә күрәсең?

— Татар язучысы Россиядә яшәве белән автомат рәвештә “язучы гына түгел” инде ул. Татар язучылары киеренке булмаган милли-мәдәни мохитне белми һәм аның каләмне көрәш коралы итеп алуы бер дә гаҗәп түгел. Көрәшмәве гаҗәп булыр иде хәтта. Хәер, андыйлар рус телендә яза бугай… Милли темага язып та алдынгы әдәбиятлар белән бер рәткә куярлык әсәрләр иҗат итеп була. Джеймс Джойс, мәсәлән, “Дублинчылар” турындагы импрессионистик хикәяләр җыентыгы белән дөньяга таныла. Шулай да язучы әсәрне дөнья халкы кызыксынып укысын, дип язарга тиеш, дип саныйм. Андый язучы үзеннән-үзе халкына хезмәт итә.

— Әдәбиятның тормышка тәэсире бармы? Булса, ничек?

— Әдәбият тормышка тәэсир итмәсә, ул туган да үлгән булыр иде. Әдәбият һәрвакыт “Аллаһтан соң”гы урында торган. Аның тормышка тәэсире булмаса, китапларны җыеп яндырган очракларны ничек аңларга? Димәк, ул кайбер идеологияләргә комачаулый, аларны инкарь итә ала торган көчкә ия.

Ә болай хатын-кызларча гына мисал китереп карыйм әле. Мәхәббәт турында күп укып, андагы геройларга гашыйк булып, шундыйны тормыштан эзләгән кызлар азмы? Абсурдка кадәр барып җиткән очраклар да бар: Э. Л. Джеймс исемле америкалы журналист ханымның “Сорының 50 төсмере” китабын укыгач, күпме гаиләләр таркалган? Әле бу китапның Стефани Майерның “Сумерики” сагасына фанфик рәвештә языла башлап, мөстәкыйль сюжетка әйләнеп китүен, җитдилектән никадәр ерак торуын искә алсаң, язучы кешенең миссиясе турында кабат уйланасың.

Әле бер көнне Казан урамында каршыма чәчләрен янып торган зәңгәргә, сарыкызылга һәм яшелгә буяган өч кыз очрады. Андый төсләр табигатьтә юк, аларны химик реакцияләр белән генә алып буладыр. Кызлар япон анимеларыннан төшкән кебек: макияж, кием, атлап йөрешләре – барысы да аларның шул парадигмада яшәвен күрсәтеп тора. Бу сәнгатьнең кеше тормышына тәэсиренең ачык мисалы. Виртуаль дөнья белән чынбарлык арасында чикләр җуелган мәл. Кайчак үзем дә тормышны ниндидер бер сәнгать акты кебек кабул итәм, тормышны иҗат итәм кебек.

— Хәзер повесть-хикәяләрен матбугатка, интернет кулланучыларга һ.б. тәкъдим итүчеләр буа буарлык. Бер карасаң, бу тиклем авыр хезмәт дөньяда юк. Кешеләрнең язучылыкка тартылуын ничек аңлатыр идең?

Моны постмодерн чорында яшәвебезнең бер нәтиҗәсе дип саныйм. Ягъни постмодерн фәлсәфәсе тарих тукталды, ниндидер яңа нәрсә уйлап чыгару мөмкин түгел, шуңа күрә дә бөтен җирдә оригиналларның күчермәләре дип аңлата. Эстрадада да шул ук хәл бит: бер үк тавышлар, бер үк җырлар, бер-берсен кабатлаучы җырчылар. Менә аларның җырга тартылуын ничек аңлатырга? Сөйләтә башласаң, алар да бу эшнең дөньядагы иң авыр эш икәненә ышандырачак.

Ләкин начар, дип бәяләмим. Иҗат бит ул. Бер Микеланджело тусын өчен, мең Микеланджело кирәк, диләрме? Италиядә Яңарыш чорында, ә бездә Болгар чорында шулай ике кешенең берсе иҗатчы булган, күрәсең. Кол Гали – шуларның “Микеланджелосы”.

«Хәзер кеше китап укымый» — диючеләр бар. Чынлап та шулаймы бу?

Укымаганы кайсы заманда да укымаган инде, аның каравы хәзер укыган кеше өчен китап кибетләре – җәннәт. Гәрчә Миргазиян Юнысның 1956 елларда Мәскәү дәүләт университетының филология факультетында укыган чакларында тыелган Кафка китапларын юнәтеп укуларының ни дәрәҗәдә татлы булуын күз алдына китерәм. Хәзер кеше нинди китап укый, дигән сорауның җавабы кызыклырак кебек.

— Китап укучылар күбәйсен өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

— Беренчедән, башта үзеңә укырга кирәк. Аннан соң ул китапны башкалар белән бүлешергә. Икенчедән, трендта булырга һәм исемеңне бренд итәргә. Монысы инде бизнес эше.

— Кем ул бүгенге чорның китап укучысы? Үз укучыларыңны ничегрәк итеп күз алдына китерәсең?

— Бүгенге чорның китап укучысы – гурман ул (урынсыз чагыштыру, китап турында сөйләшкәндә, ашауны кыстырырга яратмыйм, ләкин туры килә торган башка сүз тапмыйм). Бөтен кеше берьюлы укый торган әсәр язу мөмкин түгел. Һәрхәлдә, кеше үзенең рухына туры килә торган әдәбиятны сайлый.

— Ландыш Әбүдәрова прозасы башкалардан нәрсәсе белән аерыла дип уйлыйсың?

— Әлегә һәр язган әсәрем — үзем өчен тәҗрибә. Кайсыдыр уңышлы, кайсыдыр алай түгелдер. Әсәрләремнең башкалардан нәрсәсе белән аерылганын әйтә алмыйм, гомумән, үз әсәрләремне анализлый белмим. Анализлый башласам, башка яза алмам кебек тоела. Соңгы вакытта шуңа игътибар иттем: әдәби әсәр җавабы табылмаган сорауларымнан языла икән.

— Үзеңнең язучы булырга теләвеңне кайчан аңладың?

— Университетта укыгандадыр, мөгаен. Тукай, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирханнарны өйрәнгәндә исә була алмыйм, дигән инану барлыкка килгән иде. Тора-бара тагын җөрьәт итә башладым. Бүген инде язуны ташлый алмаячагымны беләм.

— «Илһам килү» дигән төшенчә бар. Син аңа ышанасыңмы? Илһам килсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

— Бервакыт Марсель абый Галиев: “Илһам килгәнне көтеп йөрмә, яз да яз, югыйсә, язучы була алмыйсың”, — дип киңәш биргән иде. Илһам килүгә ышанам. Әсәр язар алдыннан миндә шундый бер чор булып ала, мин тынгысызлана башлыйм. Әле нәрсә турында язасымны да белмим, ләкин урын таба алмау кебек хис күңелне бимазалый. Хәзер инде мин ул хисне танырга өйрәндем. Эзләнү, сагаю, уйга бату яки, киресенчә, артыгы белән күңел күтәренкелеге – бу этапларга якыннарым өйрәнеп бетте инде. Аның каравы бер әсәр язып тәмамлауга, балаларым үзләрен бәләкәй алла итеп хис итәләрдер.

— «Хатын-кыз прозасы» дигәнрәк бер төшенчә бар. Аны син ничек аңлыйсың? Үз әсәрләреңне хатын-кыз прозасына кертер идеңме?

— Әйе шул, “хатын-кыз прозасы” бар, ә менә “ирләрнеке” генә дигәне юк. “Хатын-кыз прозасы” дигәндә, кимсетебрәк, хуҗабикәләр өчен язылган романнарны әйтәләр иде. Андыйларны ни өчендер укый алмыйм. Вакытым жәл. Балачактан татар халык әкиятләрен, мәктәптә татар, рус һәм дөнья әдәбиятының классикасын укып үс тә, кинәт кенә мәхәббәт романнары укый башла – мин моңа “әзер” түгел бугай.

Хатын-кыз прозасы” дигәндә, хатын-кызлар язган җитди әдәбият та бар бит әле. Ир-атлардан аермалы буларак, безнең кавем рациональ фикергә дә җан өрә белә. Хатын-кыз мантыйгы дигән нәрсә бар. Яки хатын-кыз мантыйкка сыймаган нәрсәне тоемлый белә. Физиологик планда да хатын-кызларның баш миендә кайсыдыр ярымшар башкача эшли, диләр. Әлегә кадәр уң белән сулны бутыйм. Мәсәлән, Кафканың “Процесс” романы кебек эчтәлекне хатын-кыз бирә аладыр дип уйламыйм. Шул җәһәттән үземне хатын-кыз прозасы язам, дип саныйм.

Бүген хатын-кыз язучылар бик популяр. Бу бөтен дөньяда шулай. Сәбәпләре нәрсәдә дип уйлыйсың?

Хатын-кызлар бүген кайда юк соң? Фәндә, сәясәттә, бизнеста, спортта – боларына ияләшеп беттек инде, армиягә дә теләп баралар бит! Тарихта хатын-кызга мөстәкыйль шәхес итеп карый башлаганга күп дигәндә ике гасыр. Әдәбият социаль үзгәрешләргә иң сизгер өлкә буларак, анда хатын-кызларның күбәюе табигый.

Популярлыгының сәбәбе: дөньяга ярату җитми. Ә хатын-кызлар язган әсәрләрдә ул бар. Китапта гына булса да шул хисне “киеп карыйсы килә” кешенең. Шуны табасы, аннан өйрәнәсе килә. Аннан соң кем өчендер “хатын-кыз прозасы” ул “әниләрнеке” дә бит әле.

Билгеле язучылар арасында әдәби әсәр укымый торганнары да булган. Син укыйсыңмы? Укысаң, кемнәр иҗатын, ни өчен якын күрәсең?

— Китап укымыйча тора алмыйм, дисәм, дөресрәктер. Өйдәгеләр минем китап пәрдәсе артында яшәвемә ияләште бугай. Иң соңгы укыган авторым – минем яраткан язучым. Джон Ирвингның салмак өслүбтә, ышандырып яза белүе ошый.

Бүгенге заман кешесен ничегрәк сурәтләп була?

Бүген заман кешесе шикләнү мөмкинлегенә ия. Ул хакыйкатьне үзе эзли ала. Урта гасырлардагы яки СССР чорындагы кебек безгә хакыйкать “өстән” төшмәде. Кешенең фикер хөрлегенә мөмкинлеге бар. Ә бу җаваплылык. Синең өчен берәү дә уйламый, үзеңә сайларга кирәк. Кызганыч, күп итеп акча эшләүне максат итеп, ә аңа ирешү юлларының ниндие дә дөрес дип яшәүчеләр күп. Ләкин бу юлның алдавыч булуын аңлар көн барыбер киләчәк дигән өмет бар әле.

— Безнең укучыларга нинди әсәреңне тәкъдим итәсең һәм аны кайдан табып була?

Матбугатта әлегә басылмаган бер әкият, ике хикәям бар. Калганнары төрле елларда “Идел”, “Сөембикә”, “Ялкын” журналларында басылып чыкты.

— Әдәбиятта нинди уңышка ирешсәң, максатыма җиттем дип уйлар идең?

— Әгәр берәр хикәямне укып чыкканнан соң, кеше елмаеп куйса яки уйланып алса, шул җитә. Моның өчен укучыга барып җитәсе бар. Ягъни кайдадыр басыласы яки китап итеп чыгарасы. Һәм татарча (татар телендә генә түгел) язганнарны аңларлык татар мохите дә кирәк әле.

Марат Кәбиров

------------
WordPress: 24.25MB | MySQL:53 | 1,105sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика