Ахат Гаффар - татарский писатель
Әдәбият

Татар моңы ул мәңгелек сагыш


Кайбер шәхесләрнең кемлеген күзаллау өчен фәкать исемен әйтү генә дә җитә. Бүгенге кунагыбыз – нәкъ әнә шундый әдип. Әхәт Гаффар. Әңгәмәбез әдәбият, иҗат, тормыш, һ.б. турында.

— Бүгенге әдәбият үзе дә, аңа мөнәсәбәт тә без күнеккәнчә түгел кебек. Нәрсә ул бүгенге әдәбият, аның урыны кайда, вазифасы нәрсәдә? Элекке чор белән чагыштырганда алга киттеме ул, әллә бозылдымы?

— Һәр чорның үз язучысы, үз әдәби әсәрләре була, бар. Бу хакта язганым да, сөйләгәнем дә күп. Соравыңның алгысы үтә кызык, катлаулы ук. «Бүгенге әдәбият» диюең ни ул? Кичәге генә түгел, ә бәлки борыңгы әдәбият та бүгенге ич ул. Әйтик, Кол Галинең мең елдан ашкан мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» әсәре. Татар халкы аңа мәңге сәҗдә кыла. Моңа һич тә күнегәсе түгел. Ул каныбызда кайный, җаныбызда ургый.

Ә син әйткән бүгенге әдбият дигәндә… аңа да күнегүчеләр — дөнья! Бүгенге әдәбият — татар әдәбияты диик — ул татар халкы рухының мәңгелектән мәңгелеккә бармыш юлындагы чираттагы (Сираттагы түгел) искермәс, тузмас, җимерелмәс нык күпере.

Ә инде әдәбиятыбызның мәгърур үткәне белән чагыштырмада караганда аның бүгенгесендә әлегә алга китеш юк. Ул булалмый. Россиядәге сәяси, икътисади, мәдәни хәл-әхвәл — торгынлыкта, хәтта тоткынлыкта ук. Нәрсә — казна караклары, бурлар, коррупционерлар турында хикәя генә түгел, хәтта роман язаргамы?! Шуннан вак-төяк китә инде: бәгъзе язучының балачак истәлекләре, совет армиясендәге хезмәте, «бөекләр» белән табындашлыгы, килен белән кайнана каршылыгы. Ахыр килеп, заманына күрә, әдәбият бозылмый, язучылар бозыла. Аларга тәңгәл рәвештә — укучылар да — китап укучылар да. Тик китап укучыларның һичнинди гаебе юк.

— Аның белән хәзер укучылар да, иминлек хезмәткәрләре дә артык кызыксынмый бугай. Шуңа күрә, язучы беркемгә дә кирәкмидер кебек тә тоелып китә. Бүгенге җәмгыять өчен язучы кем ул?

— Хәзер (хәзер генә түгел, ошбу илдә һәрчак) халыкта — тамак кайгысы. (Бөтен дөньяда да шулай бугай.) «Кыйссасел-әнбия», «Йосыф-Зөләйха»… Габдулла Тукай, Муса Җәлил… һ.б. язучыларны әүвәлгечә еглый-еглый укымыйлар инде. Ә инде каләм иясе, аның Сүзе халыкка һәрчак көтелгән, тансык булыр. Язучы үзе яшәгән җәмгыятьнең кече пәйгамбәре ул. Халык көндәлегенең елъязмачысы. Каберең, зиратың исән-аман торуын телисең икән, шуларның гына булса да җан сакчысы куәтендәге язучы һәрчак кирәк. Язучы — бүгенге җәмгыятьнең яшәү куәсе. Нәрсә — сәясәтчеләрме әллә? Язучы үзе яшәгән заманның үз Прометее, үз Муса Җәлиле ул!

— Әдәбиятның бүгенге кешеләргә тәэсире бар дип уйлыйсызмы?

— Һичшиксез. Югыйсә, үткәннәрнең сабагын, гыйбрәтен язучыдан гайре кем һәрдаим искә төшереп, искәртеп торыр иде? Галимнәр, рәссамнар, композиторлар да шул ук сафта. Әлбәттә, ихласлары гына, сатлыклары түгел. Халыкның үзе сайлап куйган, хөрмәт алган җитәкчеләреме? Тик алар амбразурага каршы бармый. Әйләнгечтән юл яхшыдыр, бәлки. Әмма һәрчак түгел. Язучы һәрчак алга бара, тайпылмый, алда үзен ни көткәннән курыкмый. Ул шахматтагы җәяүле укчы (пешка) кебек: чигенә алмый. Ферьзга чыгуы ихтимал, вә ләкин шуңа ирешкән сурәттә дә ул һичкайчан шаһ, яки король сакчысы булмый. Югыйсәң, аның үзенә иң алдан — мат. Хәтер, хәтерсезлек маты.

әхәт гаффар - дүрт томлык

— Күптән түгел генә сезнең дүрт томлыгыгыз басылып чыкты. Мин башта бик шатланган идем. Ләкин шул томнарның берсен ялгыш аякка төшердем дә бер атна аксап йөрдем. Ни өчен шулкадәр калын итеп чыгардыгыз ул китапларны? Мине аксатыр өчен генә түгелдер бит инде.

— Һич юк! Һичбер язучы — сәнгать, мәдәният иясе — аксасын да, туксасын да дип иҗат итми. Аларның бар омтылышы, мәсләге — дөнья иминлеге, бөтенлеге, адәми затларның бәхете хакына хакланган булыр. Инде дә китапларның калынлыгына килгәндә — иҗат иткәннәрең юка, яссы булмагангадыр. Бәгъзеләрнең «Сайланма әсәрләре» сигез, ун томлык. Ә аларда ияләренең фотосурәтләре, алар хакындагы бәяләмәләр, истәлекләр, көндәлекләр — үзләре ике-өч том. Минем сине аксаткан «Сайланма әсәрләр» — моңа кадәр хәтта егермешәр тапкыр кабат-кабат нәшер ителгән хикәяләр, повестьлар, романнар, драмалар, әкиятләр, поэма, шигырьләр, публицистик мәкаләләремнең истәлекле бер тупланмасы инде ул. Алар мәңгелек татар халкының бөеклеген хәл кадәр сурәтләү, сыйфатлау максатыннан язылган. Шул дәрәҗәдә нәшер итүдә матди ярдәм вә рухи теләктәшлек күрсәткән һәркемгә рәхмәт яусын. Шулай булгач, Марат энем, аягың аксаса аксасын, тик рухың туксак булмасын.

— Ул китапларны дүрт җөмлә белән генә укучыга тәкъдим итәргә кирәк булса, ничек әйтер идегез?

— Халыкның һәм үземнең үткәнемне белү, шуңа горурлану, аңа һичкайчан хыянәт итмәү; алга бару; фәкать алга гына бару; алда ни көткәненнән курыкмау, фидаи зат һәм Җиңүче булу.

Китап, болай, син әйткәнчә үзе үк бер җөмлә инде ул. Ягъни сүзләрдән эрләнгән һәм төйнәлгән бер йомгак. Аны дүрт җөмлә белән укучыга ничек җиткермәк кирәк? Адәми зат дөньяга килә, яши, вафат була. Ә чын китап ул кешенең яшәве турында. Вафат булгач та яшәве хакында. «Кеше китә — җыры кала.» Язучы Мөхәммәт Мәһдиевның китапларын, бөтен иҗатын шушы җөмлә белән бәялиләр. Төп-төгәл. Бу җөмлә аның бер генә әсәрендә дә юк бугай. Китабының атамасы гына. Ә китабына ошбу исемне, аның нәшриятка тәкъдим иткән кулъязмасы аталышын ошатмагач, китап нәшриятындагы мөхәррирләр Таһир Нурмөхәммәтов белән Яхъя Халитов үзара киңәшкәннән соң, минем «Каштан җыры» дигән повестемнең иң ахырындагы «Үлгәннәрнең җыры исәннәргә кала» дигәннән үзгәртеп куйганнар. Язучыга бик охшаган бу. «Шәһри Казан» газетасында эшләгәнебез чагында Таһир Нурмөхәммәтов моны миннән гафу үтенгән сыман итеп сөйләгән иде. Монда син әйткән дүрт җөмлә юк, анысы. Дүрт сүз дисәң генә инде.

Заман һәм халык, кеше һәм милләт. Мин шуны яздым. Ә бу Искәндәр Македонский әйткән шикелле, «бардым, күрдем, җиңдем» ише нәрсә генә түгел. Ул барган, күргән, җиңгән. Ә аның юлындагы һәр халык ул үтеп киткәч үк үзенчә яшәвен дәвам иткән. Шуның кебек, китап язу да ниндидер җөмләгә сыймый. Әйтик, Көръән. Аның барлыгына карап, гавәм гөнаһ кылудан туктыймы, ахрызаманнан котылып калырмы?

Син үзең үк бер язмаңда: әгәр ике-өч сүз белән генә әйтү мөмкинлегем булса, китап язып этләнмәс идем дисең…

— Томнар турында искә төшерүемнең сәбәбе бар иде бит. Язган әсәрләрегез күп, яратып укучыларыгыз да күп. Мин кечкенәдән сезнең китапларны укып, сәхнә әсәрләрегезне күреп үскән кеше буларак, бөтен премияләрне сез генә алып бетергәнсездер дип уйлый идем. Һич тә алай түгел икән. Сез шулкадәр начар язучы мени?

— Җенем сөймәгән, иманым күтәрмәгән сорау. Миңа бирелгән премия — нәкъ син әйткән укучыларым, тамашачыларым күплеге. Язганнарым миллионнарча нөхсәдә нәшер ителгән икән — тагын ни кирәк инде? Һәр язганымда — мин үзем бит ул, минем ошбу фани дөньяда яшәвем, шуны халкыбызның яшәү дәръясына юнәлткән бер чишмәм. Заманында Тукай премиясе рәисе Мансур Хәсәнов, Казан кремле уртасында туры килеп очрашуыбыз мәлендә: «Котлыйм, Әхәт, быел Тукай премиясе сиңа бирелә,» — дигәч, мин:»Мансур абый, әйдә быел шул-шул кеше алсын әле, без яшьләргә — аннары» — дип җавап биргәнмен икән һәм аның:»Болай дип әйткәнне беренче ишетүем,» — дигәне — бу премия түгел мени?

Заманында — инде күптән үткән-киткән ХХ гасырның 80-нче еллар уртасында ук минем Мәскәүдә русча нәшер ителгән беренче китабыма («Долг») СССР хөкүмәте оешмаларының һәм СССР Язучылар союзының Максим Горький исемендәге премиясе бирелгән икән — үтә яхшы ләбаса инде. Студент чакларымда ук һәм аннан соң КамАЗ турында язганнарым өчен «Ударник строительства КамАЗ» билге-медале белән бүләкләгәннәр икән — ул да минем өчен газиз бер премия санала. Гомерем буена авыл турында язганнарым СССР авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Бөтенсоюз профсоюзларының медале белән бүләкләнгән икән — бәлки, бу хәзерге заманда бернәрсә дә түгел дип саналадыр инде. Ә өстәп, үзебездә һәм бөтенсоюз күләмендә үткән әдәби конкурсларда җиңүче булганмын икән — синеңчә, Марат, болар премия түгелме инде?

СССР-дагы союздаш республикалар арасында мин бары тик ике республикада гына (Таҗикстакнда һәм Әзербайҗанда гына) нәшер ителмәгәнмен икән — монсын әле, синең сораудан соң гына искә алдым. Ә болай, язганнарым дөнья халыкларының 16 теленә тәрҗемә ителеп, өстәмә тиражлар белән кабат-кабат таратылды.

— Миңа «Богау» романы ошый. Анда сез чынбарлык, фантазия, фәлсәфә, юмор, төрле әдәби чаралар, стильлләр белән уйнаучы виртуоз жонглер кебек. Теләсә кем яза алмый торган бик үзенчәлекле әсәр. Үзенчәлек ул тумыштан бирелә торган нәрсәме, әллә тормыштан киләме?

— Һәрбер адәми зат үзенең тумышыннан ук үзенчәлекле, кабатланмас. Ата-анасының гаҗәп бер мизгелдәге хәл-әхвәленнән үк. Аллаһы тәгалә вә сөбханә шулай яраткан. Ә иҗаттагы үзенчәлек талант дигән нәрсәдән килә. Сәләт дигән төшенчә дә бар — ансы бүтәнрәк, анысының һәрбер кешедә булуы ихтимал. Бусы һәркемнең тормыш итүенә, яшәү рәвешенә бәйле.

Ә инде «Богау» романы турындагы уй-фикерләремне синең тасвирлавыңнан алып тәгаенләү кирәк түгелдер дип саныйм. Чыннан да «теләсә кем яза алмый торган» роман шул. Артыгы да киме дә түгел, андыйлар, чыннан да, сирәк языладыр. Әйтик,Михаил Булгаковның «Оста белән Маргарита», Гарсиа Маркесның «Ялгызлык»әсәрләре рәтендәгедер. Кызык ич инде: мәңгелек Бөек Курку хисеннән баш тарткан бичара Адәми затларны, хәсрәт-кайгылардан арындырырга теләп, әйбәтләп елатасы урынга кытыклап көлдерүдән ваз кичкәне өчен өч йөз дә илле явызлык бер шүрәле егетен — Шүрәле Җирәнтек углы Яшел мөгезне Шүрәле корылтае иң югары җәзага хөкем итә: «Адәми зат буласың, аларның да Советлар дигән кавеменнән берсе, шуңа өстәп, Әшнә авылындагы Ибрай Зәкуанов буласың» — дип. Шуннан соң, адәми затка әверелгәч, әлеге Шүрәле башы дөнья михнәтен күрә дә татый инде. Күп тә түгел, әз дә түгел, әлеге бичара нәкъ безнең көндәлек тормышыбызда яши башлый. Ә бу авылдагы Ибрай, төкердем сәнә сезнең дөньягызга дип, тегенең урынына Шүрәле булып китә… Ахыр килеп, без тулаем татар гавәме бармагыбызны һич гаепсез-нисез кыстырганга, елыйсы урынга көләргә мәҗбүр ителеп, бик түзем, ягъни толерант кавемгә әйләндек. Әлегә соң түгел…

— Менә бу урында сезнең яшь язучыларга әйтер сүзегез кирәк. Нәкъ менә «Богау»дагы хикмәтле тәгъбирләр шикелле. Өлкән әдип сүзләре. Яшьләребез аны:»Әхәт Гаффар үзе шулай әйткән!..» — дип куен дәфтәренә… түгел инде… соцчелтәрдәге статусына язып куярлык булсын.

— Бик күркәм тәкъдим. Тик яшьләрнең, бигрәк тә кызларның куен, ягни истәлек дәфтәренә әйткән сүзең белән керү — бу нәрсә кирмән (крепость) яулауга тиң бер нәрсә түгелме соң? Язганнарымдагы сүз, тәгъбир, йомры-йомры уйлар, чагыштырулар гына җитми мәллә? Яхшы: «Әби-бабаларыбызның шаңын, рухын, омтылышын дәвам итү — синең яшәвеңнең, бәхетеңнең мәңгелек нигезе.» «Алга табан бару, фәкать алга гына бару һәм алда сине ни көткәненнән курыкмау», «Татар халкының еларга да хакы бар аның. Синең дә.»

— Яшьләр турында сүз чыкканга гына әйтәм инде… Сезнең бит әле үзегезнең кызыгыз да бик талантлы булып үсеп җитте. Аның иҗатына карашыгыз ничек?

— Карашым түгел, ә бәлки мөнәсәбәтемдер. Унсигез яше тулар-тулмастан, әле урта мәктәптә укыганда ук Татарстан китап нәшрияты аның балаларга атап язылган әкиятләре, хикәяләре китабын нәшер итте. Андагы, әйтик, «Тукайның төше», «Соңгы яфрак», «Ялгыз йорт» әсәрләре күпләрнең күңелен биләп алган иде. Егерме яшендә аны күренекле шагыйрьләр Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Роберт Миңнуллин тәкъдиме белән язучылар берлегенә кабул иттеләр. Арытаба Сөмбелнең иҗаты үзебезнең татар, төрки әдәбиятларында, чит илләрдә дә танылу алды. Аның «Килмешәк» дигән татар халкының төрле тарихи фаҗигале вакыйгалар барышында аянычлы да, ышанычлы да язмышын чагылдыра. Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия драма театры бу әсәрне сәхнәгә куеп, әлеге язмышны гомумкешелек югарылыгына күтәреп гәүдәләндерде. Баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм артистларның ошбу зур хезмәте тамашачыларның күз яшенә чыланган кулъяулыклары, яшь аралаш дәррәү көлеп алулары, ихлас алкышлаулары рәвешен алган икән, моннан артыгын шәрехләп тору кирәкмидер дә. Өстәвенә, шушы драма Кытайда һәм Норвегиядә дә зур кызыксыну уяткан. Шундый якын, якты мөнәсәбәт үзе үк күп нәрсә турында сөйли.

— Олгая-олгая яшьләргә бәйләнәсе килеп кенә тора. Үземнән әйтәм. Тик шуңа да карамастан, сокланырга, хәтта мактарга мәҗбүр итүчеләре дә килеп чыга. Бүгенге яшь иҗатчылар арасыннан сез шундыйларны атый аласызмы?

— Заманында минем үземнең язганнарымны өлкән язучыларыбыз ни дәрәҗәдә күз уңында тоткан булсалар, мин хәзерге яшь иҗатчыларга нәкъ шундый мөнәсәбәттәмен. Байтагына хәл кадәр ярдәм иттем. Иллеләбенә язучылар берлегенә тәкъдимнамә язганмын. Сокланырга, мактарга һич мәҗбүр итеп булмый. Татар әдәбияты, сәнгате, мәдәнияты, гомумән, тулаемы белән яп-яшь ул. Әйтик, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуар, Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Эльвира Һадиева… — һәммәсен ничек санап бетермәк кирәк. Болар бит татар фәлсәфәсенең, иманының һәм моңының татлы каймаклары. Үзебезнең Татарстан Язучылар берлеге белән Мәгариф министрлыгы ел саен оештырып торучы яшь каләм ияләре бәйгесендә катнашучылар — йөзләгән, җиңүчеләре — дистәләрчә. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшыра. Мондый хәл-әхвәл, киләчәк турында кайгырту тагын кайда бар? Яшьләребез безнең иксез-чиксез дәвамчыларыбыз. Һәрберсе татар әдәбиятын дөнья күләменә әйдәү омтылышын мичәүләп тартып бара.

— «Бу бала-чагалар безне узып китәр инде» — дигәнрәк берәр моңсулык юкмы соң?

— Мине куып тотып узып китсәләр, иң кимендә, — фәкать мәрхәбә дә, мәртәбә генә. Шундый фидакәрләребез барында безнең илһам учагыбыз тимерче учагыдай гөжелдәп дөрләп тора әле. Шушы учакны сүндерерлек су дәрьясы булмас. Бөтен дөньяны барлап, яхшыга әйдәп мәңгелек рух йөри — татар моңы.

Әңгәмәдәш – Марат Кәбиров

Әхәт Гаффар турында өстәлмә мәгълумәт:

Википедия — Язучы турында сәхифә

Вконтакте — Әхәт Гаффар иҗатын яратучылар төркеме

Сөмбел Гаффарова сайты

------------
WordPress: 23.29MB | MySQL:53 | 1,091sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика