Кеше
Караш

6. Кеше


Йокыгызны китерсәм, гафу итегез. Соңгы язмалар ир уртасы кешенең әлифба кабатлавы шикеллерәк килеп чыкты. Сез аларны миннән башка да яхшы белә идегез, шулай бит. Адәм баласын хәрәкәткә китерүче “феномен”нарның бишәү генә түгел икәнен дә яхшы чамалыйсыз. Боларга тагын мәхәббәт, юмартлык, …., кебекләрен дә өстәргә була. Чынлап чутласаң, хәйран гына җыелырга мөмкин. Ләкин миллиардка ук тулмыйдыр.

Игътибарны бүтән нәрсәгә юнәлтергә телим. Изгелек булсынмы ул, гаделлекме, әллә көнчеллекме – аерым алганда берсен дә кистереп кенә “яхшы”, яки “начар” дип әйтерлек түгел. Хәтта иң асыл сыйфатларның берсе булып исәпләнгән изгелек тә вакыты белән явызлыкка әверелергә мөмкин. Шулай ук “алама” мөһере сугылган көнчеллек тә тормышны алга этәрүнең бер рәвеше кебек каралырга хаклы. Сыйфатлар вакытка, ситуацияга, һәм тагын әллә күпме нәрсәләргә бәйле рәвештә үзгәрә. Әйтик, кемнедер:”Көнчел кеше!”,- дип әйтәләр икән, бу әле аның начар бәндә, адәм актыгы булуы хакында сөйләми. Һәм киресенчә…

Тагын бер нәрсә. Ниндидер төшенчәләр турында фикер йөрткәндә, без аларны аерым алып карыйбыз. Әйтик, изгелек турында икән, сүзебез – фәкать изгелек турында гына. Әмма бер генә кешедә дә шул изгелекне язмаларда тикшерелгән шикелле саф килеш табармын димә. Башка сыйфатлар белән дә шул ук хәл. Әйтик “коеп куйган көнчел кеше” булмый. Хәтта иң көнчел дигәнендә дә ул тойгы төрле рәвешләргә керә, үзгәрә, ә вакыты белән бөтенләй югалып-онытылып та тора. Әгәр кеше саен бер сыйфат кына булса, җир йөзендәге фәлән миллиард адәмгә ул җитмәс тә иде.

Теләсә нинди кешене алып кара – анда адәм баласына хас булган сыйфатларның барсы да бар. Кыюлык та, куркаклык та, тыйнаклык та, әрсезлек тә, гаделлек тә, комсызлык та…

Алай гына да түгел бер үк кешедә бөтенләй капма-каршы сыйфатлар янәш  яши. Изгелек тә, явызлык та… Яктылык та, караңгылык та… Ә тагы да төгәлрәк әйткәндә, беренче карашка капма-каршы булып тоелган бу сыйфатларның икесе дә бер үк нәрсә: алар бер төшенчәнең ике полюсын гына билгели. Математикадагы саннар сызыгын күз алдына китерегез: -2, -1, 0, 1, 2… Минус ул без “тискәре” дип бәяләгән нәрсә, плюс – “уңай”.

Тереклекнең башлангыч халәте – нульдә. Нульдә ул – хәрәкәтсез: берни эшләми, беркемгә бер файдасы да, зыяны да тими. Ләкин нәрсәдер эшләргә алына икән, әлеге халәтен калдырырга мәҗбүр. Чөнки берьялгызы гына түгел, ә аның эшчәнлеге (нинди генә булуына карамастан) кемгәдер – файда (плюс), кемгәдер – зыян (минус). Әйтик, ул ачлыктан хәлсезләнгән гаиләсен туйдырырга теләп, үрдәк аулап алды. Гаиләгә шатлык, аның тамагы туйды, ачтан үлмәде. Ә үрдәкнең яшисе килә иде, өстәвенә оя тулы балалары караучысыз калды. Ләкин ир кошны иреккә җибәрсә, үз гаиләсе аяк сузар иде…

Шуңа күрә, адәм баласы нинди генә гамәл кылса да плюс белән минус арасында хәрәкәт итә һәм бер генә хәрәкәте дә абсолют рәвештә “уңай”, яки “тискәре” дип бәяләнә алмый. Киресенчә, бер үк гамәлне бер үк вакытта “уңай” дип тә, “тискәре” дип тә бәяләү дөрес була. Чөнки син берәүгә файда кыласың икән, котылгысыз рәвештә икенчегә зарар китерәсең. Берәүгә зыян саласың икән, мотлак кемдер (нәрсәдер) аның файдасын күрәчәк. Шуңа да максатлары, мөмкинлекләре, яшәү рәвешләре бертөрлерәк булган тереклек ияләре бер тирәгәрәк туплана, төркемнәргә берләшә. Бу – табигать кануны. Сүз кеше-ара мөнәсәбәтләр турында гына бармый.

Шуңа күрә, коеп куйган “яхшы” яки “яман” сыйфатлар юк. Адәм баласындагы ул сыйфатлар кайсыдыр ягы белән коралны хәтерләтә. Әйтик, эш коралын. Һәркемнең яратып кулланганы була. Язучыларның, мәсәлән, берише каләм белән язуны хуп күрә, икенчеләре – авторучканы, өченчеләре – язу машинкасын, дүртенчеләр – компьютерны. Анда да эш коралларының маркасына, рәвешенә, башка үзенчәлекләренә өстенлек бирүчеләр була. Шуның шикелле үк һәр кеше үзенең эш-гамәлендә теге, яки бу сыйфатларга ешрак мөрәҗәгать итә. Кемдер басынкы, итагатьле булуы белән башкалар күңелен яулый, кемдер кыюлыгы белән… Шулай җайлы, шулай күнегелгән. Әлбәттә, монда максат та, тормыш шартлары да үзенекен итә. Каләм белән интернетка кереп булмаган кебек үк, электр үтмәгән утрауда компьютер белән эшләп булмый.

Кеше ниндидер ниятен тормышка ашырырга тели икән, вакытка, ситуацияга, эчке халәтенә, рухи һәм физик мөмкинлегенә һ.б. бәйле рәвештә үз “арсеналында” булган сыйфатларны “куллана”. Я ул тыйнаклык белән алдыра, я усаллаша… Яки сабыр гына икенче очракны көтәргә мәҗбүр була… Бу өлкәдә сайлау мөмкинлеге чикләнмәгән.

Аның нинди сыйфатларны ешрак, “яратыбрак куллануына”, теге яки бу ситуацияда үзен ничек күрсәтүенә карап, холык-фигыле билгеләнә. Ә характер формалашуына күп нәрсәләр, иң беренче чиратта мөхит, йогынты ясый. Әйтик, африканлы белән татар тәннәренең төсе буенча гына аерылмый. Татар да кайсы төбәктән икәненә карап үзгәрәк була. Сөйләшләре, үз-үзен тотулары, холыклары… Хәтта бер авылда яшәүчеләр дә урамы-урамы белән үзенчәлеклерәк. Шул ук вакытта һәркемнең кабатланмас үз холкы, үз характеры була.

Табигатьнең иң катлаулы заты – кеше. Аны анатомия дә, медицина да, психология да, философия да өйрәнә. Кыскасы, дөньядагы бөтен фәннәр дә кеше өчен эшли. Әмма берсе дә тулысынча өйрәнеп, аңлап бетә алмый. Мөмкин дә түгелдер. Ә бәлки, кирәкмидер дә. Һәрхәлдә, безгә кирәкми. Алдагы сөйләшүләр өчен шушысы да җитеп ашкан.

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 22.97MB | MySQL:64 | 5,299sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика