татар, татары, tatar
Милләт

Татар — кем, кайда, күпме?


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  

Татар нигездә Евразиядә яшәүче төрки халык. Бөтен дөнья буенча саны җиде миллион тәшкил итә, шуның 5 млн. 300 – Россиядә яши. Идел-Урал төбәгендә – дүрт миллион алты йөз татар исәпләнә. Россиядә сан буенча татар халкы икенче урында тора. Татарлар түбәндәге төркемнәргә бүленә:

Идел буе-Урал татары

Әстерхан татары

Касыйм татары

Себер татары

Кырым татары

Польша–Литва татары

Керәшен татары

Нугай татары

Мишәрләр

Идел буе-Урал татарларында болгарлар һәм башка һун кабиләләре, хәзәрләр, монголлар, сарматлар, скифлар, аланнар һ. б., тагын әллә күпме халыклар каны ага дип фараз ителә.

Әстерхан татарлары — Алтын Урданың төп халкын тәшкил иткән ногайларның туры варисы. Идел-Урал татарларыннан гөреф-гадәтләре, йолалары, тормыш рәвеше белән беркадәр аерылып тора.

Кырым татарлары да идел буе татарларыннан күпкә аерыла. Аларның тормыш рәвеше дә, теле дә, хәтта холкы да күпкә үзенчәлекле. Соңгы елларда алар Кырымда гына түгел, ә Урта Азия илләрендә дә күп яши. Һәм аерым халык статусына дәгъва итә.

Литва татарлары кырым татар халкының варисы булып исәпләнә. Әмма алар үзләренең телен саклый алмаганнар һәм бүгенге көндә литвалылардан бары тик гореф-гадәтләре, йолалары белән генә аерылалар.

Себер татарлары идел буе татарларыннан артык аерылмый. Телләре охшаш, яшәү рәвеше бераз үзгәрәк.

Мишәрләр — татар халкының үзенчәлекле бер төркеме. Татар телененең көнбатыш диалектында аралашалар, ц- һәм ч- авазларын яратып кулланалар. Ислам динен тоталар.

Касыйм татарлары — Россиянең Рязань өлкәсендә, Касыйм шәһәре һәм якын-тирә авылларында яшәүче татарлар. Тарихлары Касыйм ханлыгыннан. (Касыйм ханлыгы 1454-1681 елларда Казан ханлыгы мәнфәгатьләрен кайгыртучы буфер дәүләт буларак, бүгенге Русиянең Рязань өлкәсе биләмәләрендә, төзелә. Соңрак Мәскәү кенәзлегенә буйсынучы дәүләткә әверелә.) Татар теленең урта диалектында, мишәр сүзләрен күпләп кушып сөйләшәләр. Диннәре — Ислам.

Керәшен татарлары (керәшеннәр) — татар халкының православ динен тотучы төркеме. Алар яңа һәм иске керәшенгә бүленә. Иске керәшеннәр — Казан ханлыгы кыйратылганнан соң 1731 елга кадәр христианлыштырылган татарлар. Яңа керәшеннәр — 1731 елда миссионерлык эшен көчәйтү өчен төзелгән комиссиядән соң (Новокрещенская комиссия) чукынган татарлар.

Ногай татарлары (яки нугайлар) — төрки телләрнең кыпчак төркеменә караган ногай телендә сөйләшәләр. Халык саны — 103 660 кеше. Россиянең төрле төбәкләрендә: Дагстан, Ингуш, Чечен республикаларында, Ставрополь краенда, Карачай-Чиркәс өлкәсендә яшиләр.

Бу төркемнәрдән тыш революцияга кадәрге этнографлар тагы берничә төркемне татар исеме белән атаганнар, совет чорында бу төркемнәр аерым халык булып киткән, кайберләре йотылып бетү чигендә.

Аерым миләткә әйләнгәннәре:

Тау татарлары — балкар һәм карачайлар

Абакан татарлары — хакаслар

Кавакз арты татарлары — әзербайҗаннар

Ногай татарлары — ногайлар

Алтай татарлары — алтайлар

Югалу чигендәгеләре:

Кундырау татарлары — карагашлар. Халык саны алу чорында я татар, я нугай дип язылалар

Шорлар яки киҗи татарлары — татар-кижи, шор-кижи. (Халык саны — 14 мең)

Йыш-кижи татарлары — тубалар (Халык саны — 1 965)

Чулым татарлары — чулым (Халык саны — 365)

Татар кайда күпме яши?

Төбәк Саны Процентларда

Татарстан

2012571

53,15

Башкортостан

1009295

24,78

Төмән өлкәсе

239995

7,07

Чиләбе өлкәсе

180913

5,2

Оренбур өлкәсе

151492

7,45

Ульян өлкәсе

149873

11.59

Мәскәү

149043

1,3

Свердловск өлкәсе

143803

3,35

Самара өлкәсе

126124

3,92

Пермь крае

115544

4,38

Ханты-Манси округы

108899

7,1

Удмуртия

98831

6,5

Пенза өлкәсе

86431

6,24

Әстрәхан өлкәсе

60523

5,99

Мәскәү өлкәсе

56202

0,79

Саратов өлкәсе

52884

2,1

Нижегород өлкәсе

44103

1,33

Мордовия

43392

5,2

Омск өлкәсе

41870

2,12

Кемеровск өлкәсе

40229

1,46

Марий Эл

38357

5,51

Киров өлкәсе

36457

2,72

Краснояр өлкәсе

34828

1,23

Чувашия

34214

2,73

Санкт-Петербург

30857

0,63

Ямал-Ненец автоном округы

28509

5,45

Краснодар крае

24840

0,48

Волгоград өлкәсе

24557

0,94

Новосибирск өлкәсе

24158

0,91

Иркутск өлкәсе

22882

0,94

Татар теле

Татар теле — татар халкының милли теле, Татарстанда дәүләт теле булып исәпләнә, таралу һәм куллану даирәсе буенча буенча Россиядә икенче урында. Кыпчак төркеменә карый торган төрки тел. ЮНЕСКО игълан иткән иң коммуникатив ундүрт тел исемлегендә.

Лексик яктан татар теле иң якын торган телләр: башкорт теле, нугай, каракалпак, казах, балкар, үзбәк, уйгыр һәм кумык телләре.

Татар теле Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Мари Эл, Мордовия республикаларында, Сембер, Төмән һәм Саратов (Сарытау) өлкәләрендә нык таралган.

Татар Россиянең барлык төбәкләрендә дә яши һәм үз телендә, татарча аралаша.

2002 елдагы халык исәбе алу нәтиҗәләре буенча, Россиядә татар халкының 81 проценты үз телен бик яхшы белә. Бу 5554601 кешенең 4488330-ы татар телендә аралаша дигән сүз.

Шулай ук татар теле кулланучылар арасында башкортлар (524 399 кеше), урыслар (136 617), чуашлар (68 624), марыйлар (42 892), һәм удмуртлар (26 242) да күп.

Дөньяда татарча белгән бөтен кешенең саны билгеле түгел, бу хакта статистика юк. Якынча 6 — 8 миллион чамасы дип фараз ителә. Татар теле Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан илләрендә таралган.

Татар теле кулланучылар (татарча сөйләшүчеләр) Америкада, Германиядә, Австралиядә, Кытайда, Финляндиядә һәм башка илләрдә бар.

Татар язуы

Татар халкы үз тарихында әллә ничә әлифба кулланган. Иң әүвәлгесе — төрки рун язуы, X гасырдан 1927 елга тиклем — гарәп әлифбасы, 1928-1939 елларда — латин графикасы, аннан ары — кириллица.

Борынгы, бик бай әдәби мирасы бар. Безнең көнгә килеп җитә алган әдәби мирасларның иң борынгысы — Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы. Ул XIII гасырда иске татар телендә язылган. Татар телендәге кулъязма мирасларның саны берничә дистә мең данә исәпләнә. XVIII йөз ахырында татарча китап басу башланган. Шул чордан алып 1917 елга кадәр гарәп имләсендә татарча 15 мең исемдә 50 млн данә китап нәшер ителгән.

1905-1917 елларда Россиядә ел саен чама белән 20 исемдә татар газета-журналы нәшер ителгән. Рустан кала, Россиядә татар кебек бай мәдәни мираска ия бүтән халык булмаган.

XIX гасырның икенче яртысыннан бүгенге татар әдәби теле формалаша башлый. Киң җәмәгатьчелеккә бик үк аңлаешлы булмаган иске татар телен алыштыра. Идел буе халыкларының сөйләшенә нигезләнгән бу әдәби тел 1910 елда тулысынча кулланышка керә. Бүгенге татар теле дә шушы әдәби тел нигезендә эшләнгән.

Татар тарихы

Татар тарихы энциклопедиясе тулысынча әзерләнеп бетте. Ул рус телендә, тиздән төрекчәгә тәрҗемә итмәкчеләр. Татар телендә чыгару турында әлегә уйлаучы юк. Татар тарихы энциклопедиясе Тарих институты оешканнан бирле (1996 елда), аның төп стратегик проекты булып исәпләнгән. Хезмәтне әзерләүгә татар һәм Татарстан тарихчылары гына түгел, Россия һәм чит илләрнең галимнәре дә җәлеп ителгән. Бу энциклопедияның электрон варианты бары тик танышу өчен генә тәкъдим ителә.

Татар тарихы — I том.
I том борынгы чорларны, һуннар, төрле төрки каһанлыклар тормышын үз эченә ала.  Бу том барлык төрки халыклар өчен дә уртак булган борынгы дәверне сурәтли. «Татар тарихы»ның беренче томы 2002 елда ук басылып чыккан иде. Татарстан кибетләрендә аны табу хәзер мөмкин түгел, диләр.

Татар тарихы — II том.
II том Идел буе Болгар дәүләте һәм Евразия далаларындагы күчмә халыклар тормышын яктырта. Х гасырдан алып 1236 елга, Болгар дәүләте монголлар тарафыннан тармар  ителгәнгә, кадәрле булган тарихи вакыйгаларны тасвирлый.

Татар тарихы — III том.
III томда тулысы белән Идел-Уралда һәм аның тирә-ягындагы биләмәләрдә оешкан Алтын Урда дәүләте тарихы сурәтләнә.

Татар тарихы — IV том.
IV том —  Алтын Урда таркалганнан соң аның җирлегендә барлыкка килгән төрки-татар дәүләтләре турында. Казан ханлыгы, Себер йорты, Касыйм йорты, Нугай урдасы кебек дәүләтләр хакында мәгълүмат табарга мөмкин.

Татар тарихы — V том.
V том татар халкының дәүләтчелеген югалтканнан алып XVIII гасыр азагына кадәрге дәверне үз эченә ала. Россия хакимлеге татарның үсешенә ничек тәэсир иткән? Татарларның төрле катламнарга (сословие) бүленүе. Һәрбер катламның хокуклары, иҗтимагый фикер үсеше, татар халкының Россия хакимлегенә каршы чыгышлары… Болар барсы да татар тарихының бишенче томында.

Татар тарихы — VI том.
VI том XVIII-XIX гасырлар чигеннән алып 1905 елга кадәр булган вакыйгаларны сурәтли.
Тарихчылар татар халкының үсешен, Казан губернясы белән генә чикләнмичә, Россия империясендәге этник төркемнәрне дә яктыртып күрсәтергә тырышкан. Көнбатыш Себердә, Төркестанда, Казахстанда татарлар ничек гомер иткән, Литва һәм Польша татарлары ничек яшәгән, Түбән Иделдә татар халкы нинди тормыш алып барган – барысы да бар.

Татар тарихы — VII том.
VII том ХХ һәм ХХI гасырлар турында сөйли. 1905 елдан алып 1917 елгы революциягә кадәрге татар тарихы. Бу чорда милләтнең социаль-икътисади үсеше. Революция еллары. Татарстан республикасының оешуы, һәм аның үсеш баскычлары аша татар җәмгыятенең ничек үзгәрүе сурәтләнә.

One thought on “Татар — кем, кайда, күпме?

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика