Юмор бар!

(2 отзыва клиентов)

699 

Әлеге җыентык киң катлам укучылар белән бергә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшләүчеләр, профессиональ һәм үзешчән концерт төркемнәре, клуб хезмәткәрләре өчен дә кызык булачак. Анда сез Марат Кәбировның көлкеле монологлары, юмористик хикәяләре, скетчлар, интермедияләр, сәхнә этюдлары һ. б. әсәрләре белән таныша аласыз.

Категория:

Юмор бар!

Шекспир бар. Аның трагедияләре бүген дә актуальлеген югалтмый. Укысаң да кызык, сәхнәдән карасаң да. Җитди әсәрләр язган әдип шулай бәхетле була. Трагедияләр, яки драмматик, яки лирик әсәрләр язучыга бәхетле булу күпкә җиңелрәк. Чөнки аның әсәрләре киләчәк буын кешеләренә дә кызыклы булыр дигән өмет бар.

Ә юмористлар мондый шанстан мәхрүм. Бу жанрдагы иң бөек әсәрләр дә бүген актуальлеген җуеп бетергән инде, алар тарихи мирас буларак кына кызыклы. Менә ни өчен хөрмәт итәм мин классик сатирикларны. Марк Твенны, әйтик, Чеховны, Тукайны…

Мин сатира һәм юмор өлкәсендә югары дәрәҗәләргә, зур исемнәргә дәгъва итмим. Шулай да бик күп әсәрләремне Татарстанның һәм Башкортстанның бик популяр юмористлары сөйләп йөри. “Халык көлә” – дигән булалар. Үземнең дә сәхнәләрдән сөйләгәнем бар – чынлап та.

Юмористик әсәрләрнең тагын бер үзенчәлеге бар. Бигрәк тә сәхнәдән сөйләнгәннәренең аеруча кызыклы детальләре халык теленә күчә, һәртөрле “безнең авылда булган хәл”ләр, анекдотлар, һ.б. рәвешенә кереп үзаллы тормыш белән яши башлый. Яңа анекдот сөйлим дип үзем язган нәрсәләрне үземә сөйләп китүчеләр дә аз булмады. Шуңа күрә, кайбер урыннары тапалганрак булып тоела икән, гафу итәрсез – бу минем генә гаеп түгел. Аннан соң, кайбер урыннарда ниндидер әдәби максатка ирешү өчен аңлы рәвештә билгеле анекдотларны кулланган очраклар да бар. Юмор өлкәсендә шул рәвешле “алыш-биреш” бара…

Сәхнәдән чыгыш ясаганда иң төп шартларның берсе – тамашачыны көлдерә алу. Моның өчен текст та, артистлык та кирәк. Белмим, кайсы мөһимрәктер. Юк кына текст белән дә көлдерә белүче артистлар бар. Бер тамчы да артистланмый көлдерә алучы юмористлар да бар. Һәркемнең үз стиле. Сәхнәдә шулай, ә китапка туплый башлагач…

Дөресен әйткәндә, мин беркайчан да юмористик әсәрләрдән торган китап чыгарырмын дип уйламый идем. Бу әсәрләрнең дә күбесе сәхнә өчен язылган. Кайсылары үземнең чыгышлар өчен, кайсылары артист халкының үтенече буенча. Һәм гәзит өчен. Редакцияләрдә эшләгән чорда андый язмаларга да мохтаҗлык булгалый торган иде. Язылган да – онытылган. Кайсы кайда таралып беткән. Әлеге җыентык турында уйлый башлагач, мин аларның өчтән бер өлешен генә диярлек таптым. Һәм тапкан кадәресен еллар буенча бүлгәләдем.

Дәвер үзгәреп тора. Кайчандыр бик кызык, бик актуаль булып яңгыраган мәсьәләләр бүген инде әһәмиятын җуйган. Шуңа күрә, моннан егерме еллар элек язылган нәрсәләрне кабат укыганда, мин юмор хисеннән болайрак, сагыну тойгысы кичердем. Алар инде безнең замандашларга бүген юмористик истәлекләр рәвешендә генә кабул ителә аладыр. Ә яшьрәкләр, шул әсәрләр белән бер яшьтәгеләр, бәлки, сүзнең нәрсә хакында барганлыгын да аңламаслар.

Соңы чордарак язылганнары аларга да кызык булыр сыман. Чөнки ул темалар – бүгенге — заманга да, күңелебезгә дә якынрак. Кайберләрен үзем дә бик яратам.

Шулай да мин бу китаптан әллә нәрсә көтмим. Сезне кайдадыр елмайта, кайдадыр уйландыра алсам – шул җиткән. Хәер, бу бик аз да түгел бугай инде.

Марат Кәбиров

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

2 отзыва на Юмор бар!

  1. Бабай

    Яхшы китап. Татарча юмор. Тик кайбер хикәяләр аз гына искергән.

  2. Дина

    Бик кызыклы әсәрләр. Чынлап та татарда юмор бар икән әле. Көлдерә, кавакыт күзгә яшь килә. Уңышлар телим сезгә! Рәхмәт!

Добавить отзыв

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *