Дөньяда иң популяр 10 китап

Теге яки бу китапны ярату күп очракта зәвык эше. Бөтен кешегә дә бөтен китап та ошап бетә алмый. Күпчелеккә ошаган китап та иң әйбәтләрдән булмаска мөмкин. Һәм әдәби, сәнгати дәрәҗәсе буй җитмәслек югарылыкта булып, җәмәгатьчелек хазинасына әйләнгән китап та күпләргә ошамаган очраклар бар. Шулай булгач, китапларның популярлыгын ничек билгеләргә соң?

Менә бу рейтингны төзүчеләр бөтен якны да исәпкә алган. Бу инде төрле кибетләрнең, китапханәләрнең, гәзит-журналларның үз ягына каерыбрак, китап сәүдәсен яки авторны рекламалауны күз уңында тотып, төзелгән тар карашлы рейтингы түгел. Моны объектив дип атарга да мөмкин.

Дөньяда иң популяр 10 китап рейтингын LoveReading. com порталы әзерләгән. Моны төзегәндә китапларның ничә телгә тәрҗемә ителүе, күпме сатылуы, ничә тапкыр нәшер ителүе һәм китапханәләрдә укылу дәрәҗәсе искә алынган.

Китаплар исемлеге

1. Коръән (3 миллиард данә).

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

2. Библия (2,5 миллиард).

3. «Рәис Мао Цзэдун цитаталары» («Цитаты Председателя Мао Цзэдуна») (800 миллион).

4. «Дон Кихот», Мигель де Сервантес (500 миллион).

5. Гарри Поттере турында серия, Джоан Роулинг (450 миллион).

6. «Ике шәһәр турында повесть» («Повесть о двух городах»), Чарльз Диккенс (200 миллион).

7. «Йөзекләр хакиме» («Властелин колец»), Джон Рональд Руэл Толкин (150 миллион).

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

8. «Нәни принц» («Маленький принц»), Антуан де Сент-Экзюпери (140 миллион).

9. «Алисә могҗизалар илендә» («Алиса в Стране чудес»), Льюис Кэрролл (100 миллион).

10. «Кызыл йорттагы төш» («Сон в красном тереме»), Цао Сюэцинь (100 миллион).

Әлеге китапларның берсе дә диярлек татар теленә тәрҗемә ителмәгән. Исемнәрнең татарчага тәрҗемәсе — шартлы рәвештә, шуңа күрә русчага тәрҗемә исемнәре җәя эчендә күрсәтелгән.