Кыерсытылган хатын-кызлар турындагы әсәрләр исемлеге

Интернетның кайсыдыр почмагында шундыйрак хәбәргә тап булган идем. Китапханәдә эшләүче бер ханым анда болай дип белдерә: «Китапта хатын-кыз тормышы никадәр ачырак итеп сурәтләнә, аны шул кадәр күбрәк укыйлар» — ди. Моның белән килешергә дә килешмәскә дә мөмкин. Дөньяның иң популяр ун китабы арасында, мәсәлән, андыйларның берсе дә юк. Башка абруйлы исемлекләрдә дә хатын-кызның кыерсытылуы турындагы әсәрләр күренми. Шул ук вакытта татарлар арсында мондый китаплар бик популяр бугай. Бу темага революцияга кадәрге язучылардан алып бүгенгеләргә кадәр мөрәҗәгать иткән. Социаль челтәрләрдәге дуслар да «Ирләре тарафыннан кыерсытылган хатыннар турында нинди әсәрләр бар?» — дигән сорауга бик теләп һәм төгәл җавап бирде. Зур рәхмәт аларга. Әлеге исемлек шул җаваплар нигезендә төзелде.

Мондый сорау белән кызыксынуымның сәбәбе бар. Тәҗрибә өчен иң нык тапалган темаларга берәр әсәр язып карарга телим. Алар арасында кыерсытылган хатын-кыз язмышы да булырга мөмкин. Фейсбуктан тагын бер кызык тема таптым — «Гайниямал әби һәм аның кәҗәсе». Тагын кемнәрдә нинди тәкъдим бар — комментларда язып калдырырга мөмкин. Тик тема бик тапалган, пеләшләнгән булырга тиеш. Шундый темадан нәрсә китереп чыгарырга мөмкин икәнен беләсем килә.

Ә хәзер кыерсытылган хатын-кызлар турындагы әсәрләр исемлеге. Моны төзергә ярдәм иткән дусларымның барсына да рәхмәт белдерәм. Бу әсәрләрнең күпчелеге чынлап та бик яхшы, рәхәтләнеп укырга мөмкин. Әлбәттә, барсын да рәнҗетелгән хатын-кызлар турында дип булмый, кайберләрендә бу чагылып кына кала, ә әсәрнең төп мәгънәсе башкада.

Галимҗан Ибраһимов. «Татар хатыны ниләр күрми»
Гаяз Исхакый. «Зөләйха»
Афзал Шамов. «Рәүфә»
Мәҗит Гафури. «Кара йөзләр»
Фатих Әмирхан. «Татар кызы»
Шәриф Камал. «Уяну»
Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача»
Факил Сафин. «Гөлҗиһан»
Зифа Кадырова. «Бәхеткә юл кайдан?»
Аяз Гыйләҗев. «Балта кем кулында»

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow