Интервью

Бер вакыт булып алды: бернәрсә эшләргә ирек бирмичә интервьюдан интервьюга гына йөрттеләр. Үземне табыннан табынга, бәлештән бәлешкә йөрүче мулла сыман тоя башладым. Хәзер бераз акыл керде — баш тартырга өйрәндем. Ләкин әле дә туры килгәли. Хәзер күбесенчә сайтым укучыларының сорауларына җавап бирәм. Әгәр сезне борчыган сораулар бар икән, үзем һәм иҗатым турында — язып җибәрегез, берсе дә игътибарсыз калмас. Ә хәзер элгәреге әңгәмәләрнең бер өлеше…