Бер сүз - хикәя
Иҗат

Бер сүз


хикәя

Бу сүз белән әйтеп, гамәл белән аңлатып булмаслык бер тойгы иде. Кинәт кенә килмәде дә үзе, юк, кинәт килмәде ул, аның кайчан да бер тотып аласын сизеп яши иде Искәндәр. Әмма ни рәвешле булырын гына ачык төсмерли алмый иде. Ә ул… кинәт киткән буа кебек гайрәтле, йөрәк тоткан кебек көтелмәгән булып чыкты.

Буа китсен өчен бер артык тамчы җитә диләр…

Бер кискен хис йөрәкне кузгата…

Ә бу… Аңлый да, аңлата да алырлык халәт түгел…

Бу көнне бер эшкә дә кулы бармады. Компьютер төймәләренә басу белән языла башлаган әсәре дә аңа хыянәт итте. Һәр җөмләнең һәр сүзе, һәр хәрефе экраннан аңа үрелеп тел күрсәткән сыман булды. Ну, язасың инде, янәсе… Шуннан нәрсә? Кешеләргә яхшырак буламы? Кешеләр үзләре яхшыга йөз тотамы? Үз тормышың юнәеп китәме? Ну, язасың инде… Шуннан?!.

Әлеге сорауларның берсенә дә ул җавап бирә алмый иде. Язган әсәрләре буа буарлык булса да адәм балаларының тормышына тәэсир итүләре күренми. Беркем дә артык үзгәрми дә, әйбәтләнми дә. Үзен дә бик үргә алып, түргә чакырып торучы юк. Хәтта иң популяр булган җырларын башкарган җырчылар да аның исемен әйтеп тормый. Алар да кадереңне белмәгәч, калганнарга ни сан инде?!. Халык тыңлый да оныта, онытмаса җырлап йөри, әмма моны кем язды икән дип башына да китерми. Хикәяләре тагы шул чама… Роман-повесть ише күләмле нәрсәләрне сөйләп тә торасы түгел. Хәзер кеше китап укымый гына рәхәт яшәргә күнеккән. Әгәр берәр язмаңны укып чыга икән, сине үз алдында бурычлы кебек күрә. Шулай булгач, ник язасың син?

Әлбәттә, китаплары кибет киштәсеннән төшмәгән “йолдызлар”ны аңлап була. Аларга һәр сүзе өчен фәлән кадәр акча түлиләр. Һәрбер әсәрен… язган һәр битен өзеп алып бастырырга әзер торалар… Ә син? Син… Гомер буе компьютер артында утырып, бик хәтәр дан казандыңмы? Бик зур акча эшләдеңме яки? Ха!.. Нәрсәгә ирештең?

Ярый, азмы-күпме исемең булды ди инде. Кемнәрдер таный, кул биреп исәнләшә ди. Шуннан ни файда? Әнә дворда йөргән хуҗасыз этне дә танып торалар, кул биреп исәнләшүчесе дә табыла, күңелләре йомшарганда ризык та биреп китәләр. Ә син соң? Шул эт хөкемендә яшәрлек булгач, язучы исемен күтәреп йөрүеңнән ни мәгънә? Хәер, ул эт күпкә бәхетлерәктер әле. Ул көне-төне нидер эшләгән булып утырмый, кемнәрдер алдында койрыгын болгый да тиярен алып рәхәтләнеп яши бирә. Аңа беркем берсүз әйтми, җае туры килгән саен тибеп китәргә тырышмыйлар, мәкер-хәйләләр корып җанына тимиләр. Ә сине соң?..

Мониторда биешкән хәрефләрнең кыргыйлыгыннан туган халәт шулай акырын гына үсә барды. Әйтерсең, үз әсәрләре, җаныннан өзеп үзе бар кылган сүз-җөмләләр кинәт баш күтәрде дә үзен таларга тотынды. Ул әсәрләрендә алдашырга күнекмәгән, ялган сүзләр тезми иде. Шуңа әлеге сүзләрнең мәсхәрәсе дә ихлас чыкты. Ихлас һәм аяусыз…

Ул шушы һөҗүм алдында үзен ничек тотарга, ничек акланырга белми аптырап калды. Ниндидер аклау, яклау өмет итеп:”Ни өчен соң?” – дип сорады. Аңастыннан җавап көтте. Елларга сузылган шушы гамәлен, инде тормыш рәвешенә әверелгән шогылен акларлык бер генә сүз кирәк иде аңа. Тик сүз табылмады.

Иреннәре арасыннан сүгенү генә саркылып чыкты…

Тик бу ул көткән, ул эзләгән сүз түгел иде. Әмма бу ихлас иде…

Бер сүз…

Табылмады… Инде ничә еллар буена кимсенү, кыерсытылулар эчендә яшәп әрнүнең үзенә әверелгән җанда аның булуы да мөмкин түгелдер шул…

* * *

Ул, бөтен булмышын яктыртып җибәрерлек бер яктылык кисәге, шатлык очкыны табарга теләп, үзенең сабый чагын күз алдына китерергә тырышты. Әмма шундук колагында сүгенү сүзләре яңгырады:

— Ач, дим, ишегеңне! Юкса, җимереп керәм… – Бу авылның айный белмәгән бер абзыйсы иде, — Җимереп керәм дә…

— Ятим хатын дип мыскыл итәргә телисеңме?! — Әнисе ишек келәсен ычкындырды, — Кер, әйдә, күрмәгәнеңне күрсәтеп чыгарырмын!

Малай инде эшнең нидәлеген чамалап алган иде. Төне буе ятим-җилпеләрдән аракы таптырып йөрүче теге абзый бу… исеме кем соң әле… ярый ансы соңыннан…

Һәм ул караватыннан сикереп торды да кош биеклегенә күтәрелде… бәлки, күбәләк биеклегедер, ансы мөһим түгел… Һәм әнисенең алдына чыгып, кисәү агачы күтәреп торган бот буе малайны күрде… Бу малай ул үзе иде…

Малай инде күзе-башы тонган исереккә сугып өлгерәсе иде, тик әнисе кисәү агачын эләктереп калды… Һәм исерекне бар көченә этеп җибәрде… Ишекне бикләү белән улын кочагына алды… Башыннан сыйпады…

— Курыкма, улым…

Хатын кызның сыгылып кына елавы ишетелде… Ниндидер тавышсыз елау бу… Һәм малай башын күтәреп карады… Әмма әнисенең күз яшьләрен күрмәде бугай… Бәлки, елавы тавышсыз булган кебек үк, әнисенең күз яшьләре дә күзгә күренмәс яшьләрдер…

— Үсәсең, балам… – дип пышылдады хатын, — Яклаучым үсә…

Бәлки, әнисенең шушы сүзләре аңа дәва булырга тиештер… Тик ул җандагы яраны тирәнәйтеп кенә җибәрде… Ни рәхәт күрсәтә алдым соң сиңа?

Бәләкәй чагында ул үсеп җитү белән әнисенең бөтен мәшәкатьләрен үз өстенә алам дип уйлый иде. Әмма бераз ныгыну белән, читкә чыгып китте. Шәһәргә. Зур кеше булырга. Ә әнисе бүген дә авылда берьялгызы гомер итә. Ул аңа яклаучы да, саклаучы да була алмады.

Янына да бик еш кайта алмый. Кайткан саен әнисе шундый ягымлы итеп каршы ала. Кырык эшен кырык якка ташлап табын корып җибәрә. Үз хәлләрен сөйләп ала.

— Менә бер көнне сарыгым чирләп киткән иде, шуның янына чыкканда таеп егылдым әле. Аяклар да ныклы түгел бит хәзер…

— Әй, әни шул сарыкларыңны бетерсәң дә булыр иде инде… – дигән була, ә үзе аның җавабын ишетүдән курка. Әнисе:”Соң, ул сарыкларны да бетергәч, бөтенләй ялгыз калам ич” — әйтер кебек. Әмма ул алай дими:

— Сез кайтсагыз да кирәк инде, балам, үземә дә бер юаныч шунда, — дип көлгән була, — Ярый, гомер бетмәсә, аяк төзәлә ул… Үзегез ничек соң?

— Әйбәт кенә…

Аның бу җавабы белән генә кәнагаьләнмичә, гаилә хәлләрен, оныкларын сораштырып ала.

— Әйбәт кенә… – дип җавап бирә улы, — Олысы армияга әзерләнә, бәләкәе укып йөргән була…

— Әйбәт булсыннар инде, шул балалар өчен яшисең бит дөньяда…

Ә ул үзенә урын таба алмый. Кулдан килгәнчә ярдәм итеп торырга тырышса да, авылга кайткан саен үзен сатлык җан итеп тоя. Бәлки, үсеп җиткәч, бала чынлап та үз гомере, үз язмышы белән яшәргә тиештер инде, моннан беркая да качып булмыйдыр. Тик ул үзен сатлык җан кебек хис итә. Югыйсә, беркемне дә сатмады да бугай инде…

— Теге атнада бер хикәяң журналда килгән иде… – ди әнисе аның күңелен күрергә теләп, — Күрше күлән белән бергәләшеп укыдык. – һәм гаепле кебек өстәп куя, — Елашып та алдык… Нигә шулкадәр кызганыч итеп язасыңдыр инде…

— Әй, әни…

Әллә ниләр әйтәсе килә дә тамагына төер утыра. Берни әйтеп булмый. Бәлки, әйтеп бетерерлек тә түгелдер.

Шунда нәрсәнедер аңлаган кебек була. Үзен әдәбиятка сатты. Бернинди табыш та китерми, рәхмәт сүзе дә ишеттерми торган шогыльгә. Бәлки, үзенең язучы булуыннан кемнедер бәхетле иткәнен тоеп яшәсә, болай уйламас та иде…

Хәтта иң бөек әсәр дә әниеңнең ялгыз яшәвенә лаек түгел…

Кем син?

* * *

Авыр уйларыннан арынырга теләп ул тәмәке тартырга чыкты. Подъездга чыгу белән борынына мәче сидеге, чүпүткәргеч һәм тәмәке исе килеп бәрелде. Баскыч мәйданчыгына чыгып шырпы сызу белән, лифт ишеге ачылды. Аннан чыккан күрше карчыгы белән баш кагып кына исәнләште, дә тәмәкесен кабызды. Карчык исәнлек алмады, аңа баштан аяк карап торды да фатирына узды. Бераздан тагын фатир ишеге ачылды. Бер абзый күренде:

— Син кемгә килдең?

Югыйсә, инде ярты елга якын яшиләр. Теге карчыкның сумкасын күтәрешеп менгәне дә бар. Юк бит, әнә, танымаган, аны шикле бәндә дип белеп ирен чыгарган.

— Ә син кем буласың?

Җавап катырак чыкты бугай.

— Мин монда яшим. Ә син кем?

— Мин дә монда яшим.

Ир сәерсенебрәк карап торды да астыртын тантана белән:

— Бәлки, милиция чакырыргадыр?

— Чакыр.

Язучы сүз беткәнен аңлатып, көллекчәгә үрелде. Күрше беркадәр карап торды да, моның артык зыянлы кеше түгеллегенә ышанды бугай:

— Тәмәке төпчеген идәнгә ташлама! – дип кереп китте.

Искәндәрнең күңеле кубарылды. Шайтан алгыры! Кем әле син миңа күрсәтмә биреп йөрергә?!. Мин белмимме кайда ташларга, кайда ташламаска икәнен? Шул рәвешле сүгеп ыргытасы килде, әмма дәшми калды. Тик тынычлап тартырга насип булмаган икән. Ул арада аскы катның фатир ишеге ачылып китте дә күрше карчыгының канәгатьсез тавышы ишетелде:

— Фу-у! Сасыталар подъездны! Кабәхатьләр! Үпкәләре черегере!

Ул берсүз дә дәшмәде.

Өлкән яштәге кеше белән талашу бик яхшы түгел кебек. Шулай да күңелендә юшкын калды. Башкалар да тарта ич инде монда, тик беркемгә берсүз эндәшмиләр – чөнки тегеләр үз кешеләре. Монда туып, монда картаймасалар да үз фатирлары белән гомер итәләр. Ә ул “снимайт итеп” яши. Димәк, чит кеше һәм аңа теләсә-ни әйтсәң дә була.

Искәндәр инде моның ише вак-төякләргә бик игътибар да бирмәскә тырыша иде. “Килер бер көн, үз фатирым булыр һәм болардан тиздән котылырмын” – дип уйлый иде ул. Әмма котылу көне һаман сузыла да сузыла… Аның кайчан да бер килеренә дә өмет юк кебек… Өстәвенә бүген күңеле дә китек… Шайтан алгыры…

Ул арада күрше карчыгының аскы катта кем беләндер сөйләшкәне ишетелде:

— Теге килмешәкләрне әйтәм… Бөтен дөньяның тәртибен бетерделәр… Тәмәке тарталар, кычкырып сөйләшәләр… Кудыртырга кирәк, жэуга әйтеп. Сволочьлар!..

Соңгы сүзне ул ничектер бик яман итеп, әллә нинди әйтеп бетергесез зәһәр белән әйтте. Һәм Искәндәрдә үзенең күңеленә төкергәндәге кебек бер тәэсир калды.

Әле берничә көн элек кенә бугай… Бер карчык юл буенда аунап ята иде. Янына якын килеп тә караучы юк. Искәндәр кызганды да, карчыкны күтәреп торгызырга булды. Янына җитеп, аны күтәрергә дип сукмакның читенә баскан иде, үз аягы төшеп китте. Көрт бот төбеннән икән. Карчык та шулай егылган да тора алмый. Ул килеп ярдәм итмәсә, торачагы да булмаган инде. Егылуы да туры килгән, үзенең дә рәте юк. Искәндәр аны аякка бастырып, әйбәт юлга кадәр җитәкләп чыгарып куйды.

Бу шул карчык иде. Юк үзенең әйбәтлек эшләвен кызганудан түгел әле… Кешенең рәхмәте шултиклем кыска гомерле икәнен уйлаудан гына.

— Син халыкка кирәк! – дигән иде берчак якын дусты, — Татарга син, синең кебек талантлар кирәк.

Шайтан алгыры!.. Менә бу кешеләрнең берсе дә урыс та, чуаш та түгел. Үз татарың болар… Үз халкың… Кечкенә гөнаһларың, аз гына ялгышларың өчен ничек өзгәләргә торалар, әнә.

“Ә шулай да… әгәр бу карчык катып үлгән булса, һичьюгы салкын тидереп түшәккә ятса, мин бүген бу сүзне ишетми идем… Шайтан колагы саңгырау булсын инде…“

Шайтан колагы саңгырау булмады…

Өйгә кергәч тә әлеге сүз колагында яңгырап торды:

— Син кемгә килдең?

Һәм аның кайтавазы аңастыннан ургылып чыгып тагы кабатланды:

— Шушы халыккамы?

— Син кемгә кирәк?

* * *

Ул кайчандыр кемгәдер кирәк иде…

Язгы җиләс кич, ягымлы җил исә. Алар авыл читендәге кечкенә елгадан чыгып тауга атлыйлар. Елга аша салынган тар басмадан узганда, егет кызны алданрак үткәрә, егылып китмәсен дип үзе терсәгеннән тоткан. Кыз теге ярга чыга да аны җитәкләп ала, үз янына аяк басмыйча кулын ычкындырмый. Үзе елмая. Егет тә елмая. Ул бәхетле. Авыз ачып сүз әйтешмәсәләр дә, кызның аны сакларга тырышуын, суга егылып төшмәсен дип борчылуын ул тоеп тора. Шуңа кулын җибәрмәде ич… Һәм гомер буена шулай, тормышның уңайсыз урыннарыннан җитәкләшеп бергә узарлар кебек тоела.

Ул кызны җиңелчә генә күкрәгенә кысып ала да иркенгә җибәрә. Кыз йөгерә. Бөтен булмышында чаялык, “Тота алмыйсың мине, тота алмыйсың!” – дип үчекләү сизелеп тора. Тик ул алай дими, бары тик күзләре генә уйный һәм бар дөньясы елмая. Егет үзе дә шушы елмаюның бер өлешенә әверелеп аны куа китә. Һә дигәнче тота ала инде. Әмма аңа кыз артыннан йөгерү кызык. Хәтта моны күрү мөмкин булмаганда да ул кызның елмаюын күргән, аның ягымлы яктылыгын тойган кебек. Тоя, әлбәттә. Әнә ич, йолдызларда чагыла ул елмаю, җиңелчә чыкка күмелә башлаган үләннәрдә балкып китә. Ул елмаю төнне якты итә. Һәм күңелдә чиксез наз катыш бер җаваплылык уяна: “Саклый алырмынмы елмаюларыңны?..” Әмма ул сорау булырга өлгерәлми, теләк килеш кала:“Саклый алсам икән…”

Алар бернинди ару-талчыгу тоймыйча тау үренә менеп җитәләр. Бары тик сулышлар гына ешайган. Ә калганы… сөю канатында… Һәм бер-берсенә сарылып тынып калалар… Күктә — йолдызлар, аста – авыл утлары. Күк җирдә чагыламы, әллә җир күктәме – аңлаешсыз. Аңлау кирәкми дә. Болай да билгеле ич: җирдә дә, күктә дә аларның күңеле чагыла.

— Авыл нинди матур!

Кыз соклана. Егет тә аңа кушыла һәм күзләрен күккә күчерә.

— Йолдызлар да матур!

— Йолдызлар да матур, — дип кушыла кыз. Һәм беркадәр вакыттан өстәп куя, — Авыл матуррак.

Егет дәшми.

Тау башыннан караганда кичке авыл да искиткеч матур. Әмма анда барысы да таныш. Ә күк серле. Үзенә чакырып тора. Иңнәреңә тылсым канатлары үссен иде дә, менә хәзер, сөйгән ярың белән бергәләшеп шунда күтәрел иде.

— Авыл матуррак… – дип тәэсирләнә кыз, — Мин аның һәр урынын яратам бугай…

— Ә күк серле… – дип елмая егет.

— Күктә — билгесезлек.

Бу мизгелне Искәндәр соңгы вакытларда еш хәтерли иде. Тик нигә икәнен генә аңлый алмый. Ә җавап, баксаң, бөтенләй өстә генә яткан икән бит.

Күктә — билгесезлек…

Бәлки бу мизгел фәрештәләрнең алдан искәртүе булгандыр да Искәндәр аны аңлый алмагандыр. Ул гомере буена күккә омтылып яшәде… Күккәме шунда, кайдадыр билгесезлеккә… Ниндидер серләр эзләде, ачышлары да, югалтулары да булды бугай. Әмма тынгылык кына булмады. Ә асылда ул хаксыз булган… Сөйгән кызы авызыннан ишетелгән сүзләрнең тирәнлегенә төшәр өчен аңа тагын егерме елдан артык вакыт кирәккән…

Шушы мәхәббәт тавыннан сөйгәнеңне күтәреп җиргә алып төшәргә кирәк булгандыр. Һәм шул җир тормышы белән яшәргә… Гади һәм бәхетле булып…

Ә ул күккә алып менеп китте…

Башта чынлап та ай-кояшы, йолдызлары күренә. Матурлыгы. Соңрак серләр табасың, һәм шул серләрнең төбенә төшәргә тырышасың. Ә ахырда, еллар узу белән, нибары билгесезлек кенә кала… Ул билгесезлекне һәркем дә күтәрә алмый… Бигрәк тә, мәхәббәт хакына үз теләген корбан иткән булса… Монда беркемне дә гаеплисе түгел… Мәхәббәте хакына үз теләкләрен корбан иткән кеше, кайчан да бер үз теләкләре хакына мәхәббәтне дә корбан итә. Хәер, кем белә инде…

Әмма бернәрсә бәхәссез, ул сөйгәнен бәхетле итә алмады. Бәхет байлыкта икән, алар бай булмады. Ул хатынын наз эчендә, хөрмәт эчендә дә яшәтмәде. Игътибарда, назда, хөрмәттә дә яшәтә алмады. Эштән бушамады. Эштән… Эшме соң бу? Эш өчен бит умырып акча алалар… Ә бу нәрсә? Син кем?

* * *

Билгесезлек артыннан йөргән кеше үзе дә билгесезлеккә китеп югалырга тиеш…

Көтмәгәндә аңастыннан калкып чыккан әлеге уйдан ул дертләп китте…

Җавап?

Гомерең буена казганганың өчен җавап шушы булса, бу бик аяусыз җавап иде.

Аяусыз һәм гадел…

Синең барлыгыңнан беркем бәхетле булмаган икән, юклыгыңнан да бәхетсез булмаячаклар. Әмма аның күңеле нидер эзли иде, әлеге хәл белән килешергә теләми, бер сүз эзли. Бер сүз… Һәм ул аны тапкан кебек булды… Бала…

Ул әтисен күргән кеше түгел. Ә балалар бераз күреп калды. Яхшымы-яманмы аларга терәк булырга тырышты Искәндәр. Тегеләре моны сизгәндерме-юкмы, әмма ул үзе сизә иде, ул аларны әтисезлек газабыннан курчалап яши алды. Ә хәзер… Олысы армияда… Кечесе дә мәктәпне тәмамларга йөри… Тормышка аяк басып киләләр… Кинәт колагында кемнеңдер тиргәшүе яңгырап китте:”Армияда! Шулмы синең ирлегең?! Юньле ирләр баласын анда җибәрә мени? Син бит шуны да булдыра алмадың! Әти имеш…” Нинди сүз булгандыр, бәлки үзенең күңел төбендә йөргән үкенечтер, кем белсен…

Мөһим түгел… Бу бит синең яшәвеңә, барыбер, дан өстәми…

Бирә алган кадәресен бирдем бугай… Һәрхәлдә тырышмадым түгел… Ә калганы… Белмим, мин арыдым…

Бер сүз?

Билгесезлек.

* * *

Эчми эчкәч, тиз исертә икән. Икенче стаканны бетерүгә үк күз алдында куе томан ятты. Бәлки аракыга кушылган бер таблетка йокы даруы шулай изрәтәдер. Ваннадагы суның ярсу агышын тыңлап бераз басып торды. Гомернең яшәлмичә калган өлеше шулай ашыгып агадыр төсле тоелды. Ул елмаеп куйды. Күңеле тыныч иде.

Су акырын гына муенына җитте. Рәхәт икән. Ул күзләрен йомды.

Бөтен тәнен рәхәт бер дулкын биләде.

“Эчкән килеш ваннага кергән. Һәм йокыга киткән…”

Бераздан ул чынлап та йокыга китте…

Ә ваннаның йомшак дулкыннары, аның гәүдәсен беркадәр калкыта биреп, башын бер як читкә янтайтып куйды да рәхәтләнеп үз юлы белән ага бирде…

* * *

Җылы йомшак яңгыр ява… Кемдер буылып-буылып ютәлли… Әллә шушы ютәлдән яңгыр салкыная, яллә яңгыр салкыныннан ютәл котырына. Ютәлләүче кеше Тукай имеш… Ябык кына шундый, үсмер кебек…

— Гафу итегез, — ди хуҗабикә, — Мин сезне фатирдан чыгарырга тиешмен.

— Бүген хәлем авыр, — дип карыша Тукай, — Таңга кадәр көтик. Бәлки, акча да табылыр.

— Мин фатирны буш торгыза алмыйм. Акча кирәк. Акча…

— Аңлыйм, ләкин таңга кадәр генә…

— Таңда яңа хуҗа килә. Ул ярты ел алдан түләп куйды.

— Алдан түләп куйды, — Тукай тагы ютәлли, — Алдан түләп…

— Җыеныгыз!

— Ярый. Мин кузгалам.

Шунда хуҗабикәнең мәрхәмәте килә

— Бәлки, минем бүлмәдә генә кунып китәрсез. Үзем монда булам.

— Юк.

— Урамда бит салкын. Яңгыр ява. Ә сез чирле…

— Сау булыгыз…

Кинәт Искәндәр:”Тукаймы? Яшәгәне өчен түләмәдеме?!” – дип кычкырды. Һәм бер мизгелгә дөньяның асты-өскә килде. Җәнҗал купты. Кемнәрдер ишек дөбердәтергә, яман сүзләр белән кычкырырга тотынды. “Тукайны кыйныйлар бугай…” – дип уйлады Искәндәр һәм урыныннан кузгалды. Кинәт барсы да юкка чыкты. Тукай да, аны фатирдан куучы хуҗабикә дә. Бары тик яман тавышлар белән ишек шаку гына калды. Ул трусикчан килеш ишеккә ташланды. Әмма ишекне ачып өлгергәнче аны төрле сүзләр күмеп китте.

— Фатирны су баса! – дип кычкырды күрше карчыгы, — Каһәр суккан нәрсә!

Искәндәр ваннага күз салды. Чынлап та су ташкан, әле дә чайпалып-чайпалып агып ята.

— Су баса… Күрсәтегез әле… – Хатыннарның берсе ишеккә атлады.

Искәндәр трусикчан гына басып тора иде

— Нәрсәмне күрсәтим?!.

— Су акканын карыйбыз.

— Суны карарга түгел, корытырга кирәк! Ярдәм итәсезме соң?

— Ах, әле ул оятсыз ни сөйли! Ярдәм итәрбез без сиңа!..

– Шулай булгач, вон отсуда! — Ул баягы хатыннарны ишектән төртеп чыгарды да, келәне тартып куйды, ә тегеләр һаман дөбердәшүен белде. Монда инде берсен әйтеп берсен куймалы түгел иде, тәмәке тартканда да агуын оста чәчә белгән күршеләр дөньядагы иң ачы сүзләр белән аны сүкте. Искәндәр дә кимен куймады. Ул болай да сүгенергә маһир кеше иде.

— Хатының чыксын!

Искәндәр бөтен дөньясын онытып суны корытырга тотынды. Беркадәр вакыт узуга, күршеләрнең дөбердәшүенә түзмичә кабат ишекне ачты.

— Нәрсә кирәк?

— Фатирны су басты… – Кинәт кемдер кычкырып җибәрде, — Аһ, ул исерек! Хатының кая?

— Ул өйдә юк.

— Бая өйдә иде бит… Карагыз әле, хатыны исерек түгел микән…

Гомергә бер рюмка күтәрмәгән хатыны турында мондый сүз ишетү авыр иде:

— Бәлки, син үзең алкаштыр, … – дип җикерде ул баягы хатынга, — Кит, я авызыңны җимерермен…

Теге куркып читкә тайпылды. Искәндәр ишекне киереп ачты.

— Ну, керегез соң. – суны корыткач, ул трико киеп өлгергән иде, — Карагыз күңелегез булганчы.

Хатыннарның берсе кухняга кереп китте. Берсе туалет ишеген ачып карады.

— Нәрсә эшләп йөрисез анда? Әллә шпион тотарга килдегезме?

— Үзең генә түгел идең бит… – дип кычкырды кемдер.

— Күзеңә ботак үскәнме әллә? Кара, кемне табасың… Ишек төбендә үзегез басып тордыгыз ич!

— Карале, малай! Ничек сөйләшеп тора… Милиция чакырырмын менә…

— Чакыр.

Хатыннар ах-ух иттеләр дә күңелләре булып чыгып киттеләр.

Ярсуы бераз сүрелгәч, ул тәмәке алып кабызды.

— Яшәгәне өчен түләмәде… – диде ул баягы төшен хәтерләп, — Яшәгәнең өчен… Хәзер түләргә кирәк булачак инде… Ай, түләргә…

Һәм ваннага тагын күз йөгертте. Һәм барсы да хәтеренә килде. Шайтан алгыры! Бая гына ишек төбендә ач этләр кебек абалап торган ямьсез бу бәндәләр аны үлемнән коткарды ич. Яхшыгамы бу, әллә ямангамы, әмма дөресе шулай булып чыга. Ул хуҗабикә янына төште. Һәм аларның кычкыру-сүгенүләренең сәбәпсез түгеллеген бер мизгелә үк аңлады. Чынлап та су ярыйсы үткән иде, стенадагы обойларга кадәр җебеп төшкән, түшәмне сөйлисе дә түгел. Сүзне артык сузудан файда юк:

— Күпме түләргә?

— Белмим инде, балам… – Кинәт йомшарып киткән фатир хуҗасы күзен аска төбәде.

— Ярый, апа. Әле генә кесәмдә акчам юк. Булу белән кертеп бирермен. Шушы көннәр эчендә. Хакын үзегез әйтерсез.

Һәм фатирына кереп бер тапкыр ишекле-түрле килде дә йокы бүлмәсенә барып ауды. Әллә аракыдан, әллә йокы даруы тәэсиреннән ул тиз генә баш калкыта алмады. Икенче көнгә дусларына куна киткән кече улы кайтты.

— Дуслар килгән иде, — дигән булды ул, хәлдән чыга алуына шатланып, — Бераз эчеп утырдык та ваннада йоклап киткәнмен… Шуңа бераз чирләп торам әле.

Малае төпченеп маташмады. Чәй-фәләнен ясап, ара-тирә хәлен белеп торды.

Бераздан хатыны кайтып төште. Аның артыннан ук күрше хатыны ишек шакыды:

— Әй, балакаем, кайттыңмы? – диде ул ягымлылыкның үзе кебек булып, — Ул ирең белән ничек яшисең син? Авызында бер юньле сүзе юк. Син киткәннән бирле баш күтәрми эчеп ята. Бер төнне җыелышып эчкәннәр дә фатирны су басты. Адәм карарлык түгел. Без менгәч кертмәде, янында бер хатын да бар иде бугай…

Баштарак күршенең ягымлы тавышына алданыбрак яткан Искәндәр аның сүзләрен ишеткәч, дертләп китте. Үзе дә сизмәстән укшып куйды. Һәм юрганына төренеп ятты. Бу хатынның сүзе дә, үзе дә кирәк түгел иде инде.

Гомер буе өстән елмаеп, астан чагарга теләгән кешеләр аңа тынгылык бирмәде. Башкаларын аңларга да була иде — каләмдәшләре: аз-маз билгелелегенә кызыктылар, кайсыдыр көнләште, кайсыдыр аның янында үзенең тоныкланып калуыннан курыкты, дияргә мөмкин. Әмма бу хатынга соң? Аңа нәрсә җитми икән? Шул бер сүзе белән кемнеңдер күңеленә яра салуын белми инде бу… Белә, әлбәттә…

Күршене озатып куйгач, хатыны пыр тузынып Искәндәр янына килде:

— Кемнәр белән эчеп яттың анда? Нинди хатын белән идең?

“Әҗәл” – дип уйлап куйды Искәндәр.

Тик берни дә дәшмәде. Хатыны тиз генә туктаячак түгел иде. Хәер, үзе кайдандыр кайтуга, күршеләрне су басса һәм аңа шундый сүзләр җиткерсәләр… Ул туктый алыр идеме? Әйтүе кыен… Бәлки, туктар да иде. Якыннарның таянычы нәкъ менә авыр чакта кирәк икәнен яхшы белә ич. Әмма Искәндәр хатынын аңлый иде.

* * *

Тормыш кабат үз җаена кайтты. Үз эшенең рәхәтләнеп яшәрлек табыш та, тынгылык та, дан да, бәхет тә китермәячәген белгән килеш, ул кабат дәвам итте. Күңеле таланган, хыялы алданган, йөрәге яралы вакытларны җиңеп яшәргә тырышты.

Ул инде беркемнән дә бер сүз көтмәде.

Ул үзе бер сүз иде. Кешеләрне йөрәк яраларыннан, күңел газапларыннан, хәтәр адымнардан аралап калыр өчен фани дөньяга ходай тарафыннан җибәрелгән бер сүз.

Сүз бар икән, ишетүче табылыр.

Марат Кәбиров. Бер сүз — хикәя

Бер сүз: 1 комментарий

  1. Тирән мәганәле хикәя.Талантлы язучының язмышы бер дәвердә дә жиңел булмагандыр ул… Йөрәктә давыл куптардың…

Комментарии запрещены.

------------

Если сделаете заказ в течении 5 минут20% скидка на книгу!

«Күңелле табын» — суперкнига тостов и поздравлений!

Купить и скачать
WordPress: 22.55MB | MySQL:59 | 0,937sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика