aydar-halim
Әдәбият

Ун әдипкә ун сорау: Айдар Хәлим


1. Бүгенге әдәбият торышын ничек бәялисез? Кайберәүләр укырлык әсәр юк бүген татар әдәбиятында дип зарланырга ярата. Сезнеңчә ничек?

Айдар Хәлим: Әдәбият торышы җәмгыять торышының көзгедәге чагылышы. Бүгенге әдәбият турында «әдәбият» дип авыз тутырып әйтеп булмый. Ул иҗат мәнфәгатьләреннән югары куелган тенденцияләр колына әверелдерелде. Әдәбият кеше тәрбиясенең төп факторларының берсе булудан махсус рәвештә читләштерелде. Социология фәне моны өйрәнми, ул бездә, татарда, юк та. Эш шунда ки, Өч меңенче еллар башында безнең ил җәмәгатьчелеге ялгыш юлдан алып кереп кителде. Бер милләтне икенче милләт белән ызгыштыру сәясәте рәсми ныгыну алды. Милләтләр буенча министрлык урынына спорт буенча министрлык оешты. Әгәр моңа кадәр гасырлар буе, хәтта иң караңгы дәверләрдә дә, караңгылыкны яктылык, мәгърифәт аша җиңәргә хыялланса һәм тырышса, бу җәмгыятебез безнең күз алдында караңгылыкны караңгылык, наданлык, мәгърифәтсезлек, китапсызлык һ.б. аша каплап әдәпсез итү юлына басты. Бу Рәсәйдә әле без ачмаган, ачасыбыз булган конвергенция күренеше иде. Хакимият тарафыннан ул якындагы утыз елга исәпләнгән. Без әле бу процессның уртасында, шуңа күрә кайбер иҗтимагый күренешләрне ихтыяри көч белән «ашыктыралар». Мәсәлән, мәктәпләрне, китапханәләрне ябуны. Әгәр татар соңгы 20 елда югалткан мәктәбен аякка бастырмаса, әдәбиятсыз, димәк, әдәпсез калачак. Шушы конвергенция аркасында язучының булган да, булмаган да, әдәбиятнең булган да булмаган да, китапның булган да, булмаган да, укучының булган да, булмаган да, мәктәпнең булган да булмаган да, китапханәнең булган да булмаган да чоры-аралыгы барлыкка килде. Моны чиксез дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Ул илдә кавемнәрнең, мәдәниятләрнең кыргый буталышы белән тәмамланачак. Укучы беткәч, китап бетә, китап беткәч, язучы бетә. Язучы беткәч, әдәбият бетә. Әлбәттә, ул бездә, шул исәптән татарда, язучы беткән дигән сүз түгел. Әмма аларның язучы буларак ялтырап торганнарының бу дөньяга карашы да казыкларга киерелгән ат карашы хәлендә киеренке. Укучының зәвыгы түбәнәйде. Язучының зәвыгы түбәнәйде. Укырлык әсәр бар, әмма моннан утыз ел элеккеге чор белән чагыштырганда күп тапкырга сирәк.

2. Заман белән бергә язучы да, аның җәмгыятьтә тоткан урыны да үзгәрә. Бүген язучы нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз, аның миссиясе нәрсәдән тора?

Айдар Хәлим: Язучы заман белән үзгәрә икән, димәк, ул язучы түгел. язучының миссиясе — заманны үзгәртү, һәрхәлдә, шуңа омтылу. Язучы ул язучылар союзы члены булу түгел, ә ЧЫН ӘСӘР язу. Язучыдан «Син ничә китап яздың?» дип түгел, син ХАКЛЫК һәм ХАЛЫК ТАНЫГАН нинди әсәр яздың?— дип сорарга кирәк. Язучы шәхес булырга тиеш. Көрәшче булырга тиеш. Әсәреңдәге идеал ул син үзең булырга тиеш.

3. «Язучы шулай булырга тиеш», «язучының бурычы шул» — кебегрәк сүзләр еш яңгырый. Ә менә «язучының хәле ничек?» — дигәне бик ишетелми. Язучы бүген нинди хәлдә?

Айдар Хәлим: Язучыга, хезмәте өчен, яхшы, алтын бәрәбәренә түләнергә тиеш. Түләнмәгән язучының бәһасы юк. Шуңа күрә аның хәлен сорамыйлар. Халыкның язучы хәлен сорарлык хәле юк. Ул, мескен. йөгенгән. Хәлсез. Ни өчен Рәсәйдә 40-50 мең кеше юлларда каршы полосага чыгып, һәлак була? Чөнки ул әдәпсез. Мәктәпсез, мәктәбе булса, анда — әдәбиятсыз. Мәктәптә әдәбият укытмаган милләтнең киләчәге юк.

4. Язучы хезмәтенә рәсми статус бирүгә ничек карыйсыз, аны нинди юллар белән җайга салып була?

Айдар Хәлим: Язучыга нинди рәсми статус? Аңа түләргә, алтын белән түләргә кирәк.

5. «Хәзерге заман укучысы» дигәнрәк сүзне бик еш кулланалар. Бу төшенчәне сез ничек күзаллыйсыз? Кем ул бүгенге заман укучысы, нинди ул? Гомумән, укучылар да заманга карап үзгәрәме, аерыламы?

Айдар Хәлим: Кызганыч, без бүген татарның кичәге укучылар корпусын, кичәге китапханәчеләрен югалттык. Элегрәк кешенең китап укыйсы килә, тик укый белми, хәреф танымый иде, хәзер укый белә, тик укырга теләми. Караңгылык илһамчыларына яхшы заманнар килде: алар интернет белән капланып, халыкны надан ясый. Хөкүмәт моны күрмәмешкә салыша. Бүгенге заман укучысы укымый. Аны шул китаптан биздерү юлы белән ишәк ясыйлар. Чын укучы заман белән үзгәрми. Ул зәвыгын гына саклый. Үстерә. Рухи-рухани ләззәт дигән нәрсә декрет белән килми.

6. Язучының иҗади үсешендә әдәби тәнкыйтьнең роле бар дип уйлыйсызмы? Әдәби тәнкыйть бүген нинди хәлдә һәм аның үсеше өчен нәрсәләр эшләргә мөмкин?

Айдар Хәлим: Әдәби тәнкыйтьтән башка әдәбият була алмый. Тәнкыйть, эчкерсез, изге тәнкыйть — әдәби эстетииканың нигезе. Бүген зур мәгънәсендә тәнкыйть юк. Юбилярларга язылган комплиментар язмаларны чын дәрәҗәсендә тәнкыйть дип булмый. Әмма бездә, татар әдәбиятында, таза тәнкыйтьнең Рифат Сверигин, Әлфәт Закирҗанов, Муса Мөлеков һәм башка шундый вәкилләре бар әле. Татарның тулы куәтле башлангыч, урта, югары белем бирүче мәктәбе булмый торып, әдәби тәнкыйтьнең аякка басуы бик шикле. Шуңа күрә, исән каласыбыз килсә, өч татарга мәктәп! Дүрт татарга мәктәп!

7. Әсәрләрне тарату, китап сәүдәсе. Бу өлкәдә сез нәрсәләр үзгәрүен теләр идегез? Әллә ул шушы хәлендә дә бик уңышлы эшлиме?

Айдар Хәлим: Китап сәүдәсе дә махсус юкка чыгарылды. Сәүдә әдәбият укып ӘДӘПЛЕ булуны тәэмин итү юлындагы хәлиткеч чараларның берсе. Кызык бит. Барлык төр сату чәчкә ата, китап сату гына юкка чыгарылды, Чөнки ул караңгылык аша халыкны надан итүгә хезмәт итә. Нишләргә? Татар халык җырындагыча, кая карасаң да юк.

8. Язучы һәрвакыт укучылары белән аралашырга тиеш дигән сүз бар. Сез моңа ничек карыйсыз? Укучыларыгыз белән аралашып торасызмы? Аның өчен нинди мөмкинлекләрне файдаланырга мөмкин?

Айдар Хәлим: Тере язучы ничек итеп укучысы белән аралашмаска тиеш?

9. Яхшырак язу өчен язучыга нинди шартлар тудырырга кирәк дип уйлыйсыз?

Айдар Хәлим: Яхшырак язу өчен нинди шартлар? Яхшы түләргә кирәк. Мин, мәсәлән, 1991 елдан бирле юньле-рәтле гонорар алганым юк. Ә бит татарның иң танылган язучысымын, диләр.

10. Соңгы вакытта нинди әсәр язасыз? Бу әсәр нәрсә хакында? Аны кайдан табып укырга мөмкин (булачак)?

Айдар Хәлим: Соңгы вакытта зур әсәр язмыйм. Мин «Өч аяклы ат» повестен, «Татар вакыты» романын, өч томлык »Хунвейбин» роман-эпопеям белән татарда, татарда гына түгел, кешелек масштабында игътибарга лаек әсәрләр яздым дип уйлыйм. Иманым камил, татар милләте «Хунвейбин»ны укымый торып, рухи-рухани яктан аякка баса алмаячак. Мин әлегә милләтемнең, аеруча, аның камил холыклы язучыларының, үзләренә хас тар көнчелекне җиңеп, шушы китапны укуын, үзләштерүен, милли көрәшкә кулланма итеп файдалануын телим.

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 22.98MB | MySQL:65 | 1,906sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика