Өзелгән боҗра

Бер телем казылык гаиләне тарката. Килене каенанасын өйгә кертми, улы берни дәшми кала. Мәрьям апа оныгын сагынып ялгыз яши, әмма бер көнне урамда өеннән качкан кызны очрата. Аның йөрәге яңа балага ачыла. Бу — югалту һәм яңадан табу турында хикәя.

***

Мәрьям апа оныгы Зөләйханы бер ел буе күрмәде.
Бу Зөләйхә еракта яшәгәнгә түгел иде. Аларның йортлары бер шәһәрдә, хәтта берничә тукталыш кына ераклыкта. Автобуска утырып, кырык минутта барып җитәргә мөмкин. Ләкин бер көнне килене Гөлназ:
— Моннан соң безгә килмәгез, — диде.
Илдар, Мәрьям апаның улы, шул мизгелдә эндәшмәде.
Мәрьям апа нәкъ шул тынлыкны сүзләрдән дә ныграк хәтерендә калдырды. Улы тәрәзә янында басып тора, бер аягыннан икенчесенә күченә, гүя кемнеңдер аның урынына җавап бирүен көтә иде. Гөлназ исә агарган йөзле, күз төпләре каралып беткән, кулында рөхсәт ителгән ризыклар исемлеге тоткан.
Барысы да бер телем казылыктан башланды.
Мәрьям апа Зөләйхәгә күчтәнәч дип юл уңаеннан берничә кисәк таба казылыгы сатып алган иде. Кыз соңгы вакытта ит ашамый диярлек. Гөлназ, бала табарга әзерләнеп, табиб кушкан каты диетада утыра, бөтен гаиләне дә шул тәртипкә күндергән иде. Май юк, тәм-том юк, казылык юк. Хәтта аш та үтә күренмәле булып пешә: гүя аны башта әзерләгәннәр дә, аннары кешеләргә ашатырга онытканнар.
— Мин бит бу йортка мондый әйберләр алып килмәгез дип әйттем, — диде Гөлназ.
— Ике генә кисәк, кызым, — дип тыныч кына җавап бирде Мәрьям апа. — Бала бит ул. Ярата.
Зөләйхә казылыкка бәйрәм табынына куелган сыйга карагандай карап тора иде. Ул ябык, йөзенә төс кермәгән, гел туңып йөри, кулларын еш кына тез арасына кысып җылыта иде.
Мәрьям апа аны яшерен генә ашата башлады. Сумкасына кыстыбый, алма, майлы күмәч салып килә. Зөләйхә аларны ишеккә карап-карап, ашыгып, гаепле сыман ашый иде.
Бер көнне кызның күңеле болганып китте. Ул ишек төбендә ук косып җибәрде.
Гөлназ шулкадәр кычкырды ки, гүя Мәрьям апа аның баласын агулаган иде.
— Сезгә барысын да бозарга гына кирәк! Безнең күпме вакыт дәваланганыбызны беләсезме? Мин табиб кушкан тәртипне сакларга тиеш! Сезгә әйткән сүзләрне ишетәсезме соң?
Мәрьям апа кулында юеш чүпрәк тоткан килеш басып калды. Кая карарга да белмәде.
— Гөлназым, ул ач булгандыр…
— Мине алай атамагыз!
Илдар бу вакытта да дәшмәде.
Мәрьям апа киемен җыеп, пальтосын кигәндә генә ул аның артыннан баскыч мәйданчыгына чыкты.
— Әни, син үзең дә аңлыйсың бит… Гөлназга авыр.
— Ә миңа җиңелме? — дип сорады Мәрьям апа.
Илдар читкә карады.
— Әлегә килмә инде.
— Күпмегә?
Улы җавап бирмәде.
Шулай итеп бер ай үтте. Аннары икенчесе. Гөлназ Мәрьям апаның номерын телефоннан тыеп куйды. Илдар кайчак кына: «Бездә барысы да тәртиптә», — дип кыска хәбәр җибәрә иде. Мәрьям апа: «Зөләйхәгә әйт, әбисе аны бик ярата», — дип җавап бирде.
Ләкин җавап бик сирәк килде.
Башта Мәрьям апа алар яшәгән йорт янына барып йөрде. Капка төбендә басып, тәрәзәләргә карады, пыяла артында кечкенә генә кыз сурәте күренмәсме дип көтте. Бер көнне ишегалдындагы каравылчы әби аңа:
— Мәрьям, бүтән килмәгез инде. Алар сезне кертмәскә кушты, — диде.
Шуннан соң Мәрьям апа анда бармады.
Ул шәһәр читендәге иске ике бүлмәле фатирында ялгызы яшәде. Фатирда элекке тормышның һәр билгесе саклана иде: пыяла сервизлы шкаф, Илдарның мәктәп формасында төшкән фотолары, кояшта уңган пәрдәләр һәм куян рәсеме төшерелгән Зөләйхә чынаягы.
Кичләрен Мәрьям апа чәйнек куя, өстәлгә бер чынаяк чыгара һәм буш урындыкка каршы озак кына утырып тора иде.
Аннары ул шәһәр буйлап автобусларда йөрергә гадәтләнде. Бер боҗра маршрутына утыра да, тукталыштан тукталышка кадәр, төшмичә, берничә әйләнеш ясый иде. Тәрәзә артында Казанның утлары агыла, кешеләр телефоннан сөйләшә, кемдер көлә, кемдер ачулана. Мәрьям апа чит-ят тавышларны тыңлап бара һәм үзе дә сизмичә: «Мин дә каядыр кирәкле җиргә, мине көткән урынга барам», — дип уйлый иде.
Бер кич, караңгы төшкәч, ул җәяүлеләр кичүе янындагы эскәмиядә бер кызны күрде.
Кыз күкрәгенә ертылган рюкзагын кысып утырган. Өстендә юка куртка, төймәләре төймәләнмәгән, бер ботинкасының бауы чишелгән. Ул кайнар чәй сатыла торган автоматка шулкадәр текәлгән иде ки, гүя анда эчемлек түгел, ә котылу саталар.
Мәрьям апа башта аның яныннан үтеп китте.
Берничә адым атлагач, туктады.
Ул еламаска тырышкан баланың нинди була икәнен бик яхшы белә иде.
— Кызым, адаштыңмы? — дип сорады ул.
Кыз эндәшмәде.
— Исемең ничек?
— Айсылу.
— Әниең кайда?
Кыз җилкәләрен генә җыерды.
— Өйдә.
— Алайса ник монда утырасың?
— Өйгә кайтасым килми.
Мәрьям апа аның янына утырды. Кыздан салкын, юеш кием һәм әчкелтем ис килә иде.
— Бүген ашадиңмы соң?
Айсылу читкә борылды. Бу өнсез җавап иде.
Мәрьям апа аңа өчпочмак белән кайнар чәй алып килде. Кыз башта сак кына тотынды, аннары ризыкны зур кисәкләргә бүлеп, буылып китәрдәй булып ашый башлады. Шул арада ул як-ягына каранып алды.
— Ашыкма, кызым, — диде Мәрьям апа. — Беркем дә тартып алмас.
Айсылу кулындагы өчпочмакны төшерә язды.
— Чынлапмы?
— Чынлап.
Шушы бер сүздән соң кыз елап җибәрде.
Мәрьям апа аны башта «җылынып алсын гына» дип өенә алып кайтты. Аннары «иртәгәгә кадәр кунсын» диде. Таң аткач, социаль яклау хезмәтенә шалтыратырга уйлады, әмма Айсылу аның халат җиңенә ябышты.
— Мине балалар йортына җибәрмәгез, зинһар. Мин әниемне терелтәм.
— Ничек терелтәсең?
— Акча табам.
Айсылу моны шулкадәр җитди итеп әйтте ки, гүя ул тугыз яшьлек бала түгел, ә туксан яшьлек карт иде.
Аның өзек-өзек сөйләвеннән Мәрьям апа кызның әнисе эчкегә сабышканын аңлады. Элек ул кызына китаплар укыган, кәбестә пәрәмәче пешергән. Аннары ире гаиләдән киткән, бурычлар җыелган, бурыч артыннан шешә килгән. Хәзер хатын кайчак тәүлек буе йоклый, кайчак стеналар белән сөйләшә, кайчак кызына кычкыра икән.
Айсылу төннәрен кайвакыт вокзалда, кайвакыт таныш бер әбинең өендә үткәргән. Ә кайчак өйләренә кайтып, ванна бүлмәсенә бикләнеп яткан.
Берничә көннән соң кыз башын иде.
— Мин сездән акча урладым, — диде ул.
Мәрьям апа шунда гына сандыктан акча кимегәнен аңлады. Ул акчаны күзенә операция ясатырга җыйган иде. Соңгы елларда начар күрүе аңа көннән-көн кыенлаша барды.
— Ник урладың?
Айсылуның башы иелде.
— Әнигә дару алырга. Ул, дару булса, эчүдән туктыйм, диде. Мин аңа әйбәт булып китәр дип уйладым.
Мәрьям апа озак кына дәшми торды.
Эчендә ике тавыш тартыша иде: «Урлаган бит! Чит бала! Аңа ышанырга ярамый!» — дип кычкырганы да, аның каршында утырган нечкә беләзекле, һәр мизгелдә кыйналуын көткәндәй җыерылып беткән кызны күргәне дә бар иде.
Ахырда Мәрьям апа тирән итеп сулыш алды.
— Акчаны кайтарырга кирәк, кызым.
— Кайтарам.
— Кайтарырсың. Ләкин хәзер түгел. Хәзер барысын да бергәләп хәл итәрбез.
Икенче көнне алар Айсылуның әнисен таптылар.
Хатын чүп-чар баскан бүлмәдә ята иде. Ачуы чыккан, хәлсез, әмма бу юлы исерек түгел. Мәрьям апаны күргәч, башын күтәрде.
— Теләсәгез, алып китегез аны. Миңа барыбер.
— Сезгә барыбер түгел, — диде Мәрьям апа. — Сез авырыйсыз гына.
Хатын ачы итеп көлде.
— Мин авыру түгел. Мин беркемгә дә кирәкмим генә.
— Кирәк. Тик сезгә ялгыз гына көрәшү авыр.
Мәрьям апа башта наркология үзәгенә шалтыратты, аннары социаль хезмәткә хәбәр итте. Тиздән белгечләр килде, документлар төзеде, хатын белән сөйләште. Айсылу опека хезмәткәрләреннән куркып, Мәрьям апаның артына яшеренде.
— Алар мине алып китәчәк, — дип пышылдады ул.
— Сине сәбәпсез беркем дә алып китмәячәк, — диде Мәрьям апа. — Кирәк булса, мин һәрвакыт яныңда булырмын.
Ул үзе дә бу сүзләрне ничек үтәячәген белми иде. Әмма әйткәч, үтәргә тиеш иде.
Бер атнадан соң Айсылуның әнисе дәваланырга ризалашты. Башта ул кычкырды, аннары елады, хәтта чынаякны бәреп ваткан чаклары да булды. Әмма ахыр чиктә пальтосын киеп, дәвалау үзәгенә алып китә торган машинага утырды.
Китәр алдыннан ул Мәрьям апаны чакырып алды.
— Мин начар әни, — диде.
— Сез начар түгел, авыру әни, — дип җавап бирде Мәрьям апа. — Бу икесе бер үк нәрсә түгел.
Айсылуны, әнисе дәваланып чыкканчы, социаль хезмәт карамагына вакытлыча урнаштырдылар. Әмма кыз һәр көнне Мәрьям апа янына кайта иде.
Акрынлап ул үзгәрде. Төнлә тыныч йоклый башлады. Икмәкне мендәр астына яшерми. Көләргә дә өйрәнде.
Бер көнне Мәрьям апа шкафтан йомшак алсу костюм чыгарды. Капюшонында кечкенә колаклар бар иде.
— Мин аны Зөләйхәгә дип алган идем, — диде ул. — Үскәч кидерермен дип. Күптән инде.
Айсылу бармаклары белән йомшак тукымага кагылды.
— Киеп карарга ярыймы?
Мәрьям апа баш какты.
Костюм кызга бераз зуррак булды, җиңнәрен кайтарырга туры килде. Айсылу көзгегә карады да елмаеп куйды.
Шул мизгелдә Мәрьям апа сөенеч урынына гаеп тойды. Айсылу турында кайгыртып, ул Зөләйхәгә хыянәт итә кебек тоелды.
Ул телефонын алды да Илдарның номерын җыйды.
— Әни, мин эштә, — диде улы арыган тавыш белән.
— Мин Зөләйхә белән күрешергә телим.
— Хәзер вакыт түгел.
— Нәрсә өчен вакыт түгел, улым? Әбисе өченме? Бала өченме?
Илдар дәшмәде.
— Мин бер кызны үземә алдым, — дип дәвам итте Мәрьям апа. — Аның исеме Айсылу. Аның кайтыр урыны юк. Әнисе дәвалана.
— Әни, кирәкми.
— Аңа тугыз яшь.
— Гөлназның моңа каршы булачагын аңлыйсыңмы?
— Аңлыйм.
— Алайса ник эшлисең?
Мәрьям апа өстәл артында рәсем буяп утырган Айсылуга карады.
— Чөнки ул бала.
Телефонның теге очында тынлык урнашты.
Ике көннән соң Илдар үзе генә килеп керде. Ул ишек төбендә озак басып торды, гүя өйгә атлап керергә курка иде. Аннары алсу йомшак костюм кигән Айсылуны күрде һәм йөзен җыерды.
— Бу җитди түгел, әни. Социаль хезмәтләр хәл итәр.
— Алар инде хәл итә.
— Син тормышыңны приютка әйләндерә алмыйсың.
— Әгәр әйләндерә алсам?
Илдар иреннәрен кысты.
— Я ул кыз, я без.
Мәрьям апаның эчендә нәрсәдер өзелде.
Кайчандыр ул улыннан яклау көткән иде. Хәзер дә аның алдында шул ук Илдар басып тора: инде зур кеше, гаилә башлыгы, әмма бер ел элекке кебек үк мәмәй. Ир кеше алай булырга тиеш түгел ич инде, үз сүзе булырга тиеш аның. Тәрбиясен дә дөрес биргән кебекләр иде бит, югыйсә. Гаиләләрендә ир кеше иң зур хөрмәт иясе иде. Мәрьям үзе дә өлтерәп торды, ире сүзеннән чыкмады.
— Син мине балалар арасында сайларга мәҗбүр итәсеңме? — дип сорады ул.
— Гөлназ моңа түзми.
— Ә Зөләйхә түзәме? Әбисе начар кеше дип, аның янына килергә ярамый дип әйткәндә, ул түзәме?
Илдар күзләрен читкә алды.
Шул вакытта Айсылу урыныннан торды.
— Зинһар, мине куып чыгармагыз, — диде ул.
Илдар сискәнеп китте.
— Мин сине куарга җыенмыйм…
— Әгәр мине куып чыгарсагыз, Зөләйхә дә берәр кешене кызганса, аны да куып чыгарырсызмы? — дип сорады кыз. — Ул яхшы. Ул мине ташламас иде.
Илдар Айсылуга карап торды. Аның йөзендәге кырыслык акрынлап югала башлады.
Шул мизгелдә өйдә телефон шалтырады. Мәрьям апа трубканы алды.
Гөлназ шалтырата иде.
— Мәрьям апа… Әни… — аның тавышы калтырый иде. — Сез өйдәме?
— Өйдә.
— Сезгә килсәм буламы?
Бер сәгатьтән соң Гөлназ килеп керде. Ул шактый ябыккан, йөзе суырылган иде. Ләкин күзләрендә элекке кырыслык юк — анда бары тик тирән ару һәм курку бар иде.
— Мин бала көтәм, — диде ул.
Мәрьям апа баш какты.
— Беләм, балам.
Гөлназ дымлы тавыш белән сөйли башлады:
— Мин баламны югалтудан курыктым. Берәр нәрсәне дөрес эшләмәсәм, барысы да бетәр кебек тоелды. Мин һәрнәрсәдән куркыныч эзли башладым. Казылыктан да. Сездән дә. Һәр сүздән дә. Ә аннары Зөләйхә авырып китте. Табиб моның бары тик начар тукланудан икәнлеген әйтте.
Мәрьям апа күзләрен түбән төшерде.
— Мин дә дөрес эшләмәдем. Аны яшерен ашатырга түгел, сезнең белән сөйләшергә кирәк иде. Сумкага ризык яшереп йөрүем белән хәлне тагын да катлауландырдым гына.
— Мин сезне куарга тиеш түгел идем.
— Илдар да дәшми торырга тиеш түгел иде, — диде Мәрьям апа.
Илдар тәрәзә янында басып тора иде. Бу юлы ул читкә борылмады. Гөлназ Мәрьям апа янына килде.
— Гафу итегез мине.
Мәрьям апа бу сүзләрне бер ел көткән иде. Ул буш урындыкны, ялгыз кичләрен, боҗра маршруты буйлап максатсыз йөрүләрен искә төшерә алыр иде. Әмма берни дә әйтмәде. Гөлназны кочаклады. Килене аның иңенә башын салды да, бала кебек елап җибәрде.
Берничә көннән соң Мәрьям апа беренче тапкыр бер ел эчендә аларның өенә барды. Зөләйхә аны ишек төбендә үк каршы алды. Нечкә кулларын әбисенең муенына урап:
— Әби, син хәзер безгә еш килеп йөрерсеңме? — дип сорады.
— Йөрермен, кызым.
— Казылык ашасам да килерсеңме?
Мәрьям апа күз яшьләре аша көлеп җибәрде.
— Килермен. Тик бер генә кечкенә кисәк. Аш белән бергә.
Айсылу ишек янында басып тора, өйгә керергә кыенсына иде. Зөләйхә аның янына барып, кулыннан тотты.
— Айсылу ял көннәрендә бездә куна, әйеме?
Гөлназ Мәрьям апага, аннары кызларга карады.
— Әлбәттә, — диде ул.
Илдар да башын какты.
Айсылуның әнисе дәвалауны тәмамлап, кер юу урынына эшкә урнашты. Аңа җиңел булмады. Берничә тапкыр яңадан тайпылыш та булды. Әмма бу юлы аның янында белгечләр, ярдәм итәргә әзер кешеләр һәм иң мөһиме — инде дөньядан яшерми торган кызы бар иде.
Мәрьям апа ахыр чиктә күзенә операция ясатты. Операциядән соң ул озак еллардан соң беренче тапкыр кышкы күкнең нинди зәңгәр һәм якты икәнен күрде.
Бер кичне алар барысы да бер өстәл артына җыелды: Мәрьям апа, Илдар, Гөлназ, Зөләйхә һәм Айсылу. Гөлназ самавырдан чәй агыза, Илдар алма әрчи, ә кызлар бәлешнең кайсы кисәге кемгә эләгәчәге турында бәхәсләшә иде.
Мәрьям апа аларга карап утырды.
Гаилә кайчак зур бәла аркасында гына таркалмый. Моның өчен бер телем казылык, бер авыр тынлык, бер уйламый әйтелгән сүз дә җитә. Ә кире кайту да кайчак зур могҗиза белән башланмый.
Кайнар чәйдән.
Ихлас сузылган кулдан.
«Мин ялгыштым», — дигән гади сүздән.
Кайчагында күз яшьләреннән дә.
Шәһәрдәге боҗра маршруты һаман да үз юлы белән әйләнеп йөрде. Ләкин Мәрьям апа инде анда максатсыз утырмый иде. Аның хәзер кайтырга теләгән өе бар. Кайчагында янында бөтерелеп торган ике кыз да ияргән була.
Һәм аны озак вакыт ялгызлыкта әйләндереп йөрткән боҗра, ниһаять, өзелде.

(Барлыгы 11 карау, бүген - 11 кеше)

Сайт яңалыкларына язылыгыз!

Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!

Фикереңне язып калдыр!

Охшаш язмалар

×