Бала туу — һәрбер гаилә тормышындагы иң зур могҗиза. Аның тәүге авазы, нәни кулларыбызны кысып тотуы, елмаюы — бу мизгелләр йөрәктә мәңгегә кала. Нәкъ менә шул вакытта, нарасыебызның киләчәге якты, юлы шома булсын өчен, безнең кулларда иң көчле корал барлыкка килә. Ул — балаларга дога. Ана карынында ук башланган, сабыйның бишеге янында пышылдаган һәр изге теләк — ул аның язмышына салынган фатыйха, рухи калкан.
Балалар — безнең көзгебез, тормышыбызның дәвамы гына түгел, ә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән иң кадерле аманат. Аларның һәр уңышы, һәр шатлыгы, һәр ялгышы турыдан-туры безнең догаларыбызга бәйле. «Балаларга дога — аларның бәхетенә дога-теләкләр» дип аталган бу язмада без нәкъ менә шушы нечкә бәйләнешләргә игътибар юнәлтербез.
Балалар өчен укыла торган теләк-дога
Йа Раббым, балаларыбыз тәкъва, хәерле мөселманнардан, Үзең яраткан бәндәләрдән булсалар иде. Үзләре сау-сәламәт, күңелләре саф, йөзләре нурлы, диннәре дөрес, иманнары көчле булса иде.
Йа Раббым, Үзеңә итагать итүчеләрдән, гыйбадәт кылучылардан, фарыз һәм сөннәт гамәлләрен үтәүчеләрдән, гыйбрәт алучылардан, канәгать булучылардан, нигъмәтләреңнең кадерен белүчеләрдән, күп зекер кылучылардан булсалар иде.
Йа Раббым, аларга тәүфыйк, һидаять, зерәк акыл, гыйлем бир. Ислам динен куәтләүче, оятны белүче, әхлаклы, әдәпле, тәрбияле, намуслы, тырыш, максатчан, эчкерсез, юмарт, тыйнак, гадел, эшчән, уңган булсалар иде. Укуларында ачык зиһен, тел байлыгы, тел ачкычлары бир. Укытучыларына, остазларына, иптәшләренә, барча кешеләргә күркәм итеп, сөйкемле итеп күрсәт. Эчке күңелләре, тышкы кыяфәтләре һәрвакыт күркәм булса иде.
Йа Раббым, әти-әниләрен, олыларны хөрмәт итеп, кечеләргә шәфкатьле, мәрхәмәтле, кешеләргә игелекле, ярдәмчел булсыннар. Чисталыкны, пакьлекне яратсыннар, сафлыкка омтылсыннар.
Йа Раббым, кайгы-хәсрәт китермәсеннәр, күз яшьләре түктермәсеннәр. Балаларыбызга хәерле хәләл кәсепләр, хәләл сөт имгән, хәләл ризык белән ризыкланган иманлы хәерле парларын насыйп ит, салих вә тәкъва бәндәләреңә дус ит. Балаларыбыз безнең йөз аклыгы булса иде. Аларга хәерле озын гомер бир, Раббым. Аларның куанычларын күреп, шатлык-сөенечләр белән яшәргә насыйп ит. Амин.
Балаларга теләкләр
Йә, Раббым! Рәхмәтең белән миңа балалар бирдең. Миңа, балаларыма яхшы тәрбия һәм яратуны мирас итеп калдыру өчен, тормышымның ахырына кадәр яхшы әни булуны насыйп ит! Кальбемне балаларыма карата шәфкать, мәрхәмәт, сөю белән тутыр. Миңа балаларыма изге гамәлләр кылырлык, Синең каршыңда булган гыйбадәтләрен, бурычларын үтәрлек күңел, рух һәм тән сәламәтлекләрен Син биргән саф хәлдә саклап калырга ярдәм ит. Раббым, минем балаларымнан һәм миннән риза бул.
Йә, Раббым! Миңа хәерле сәламәтлек бир, бары тик сәламәт булганда гына мин гаиләмә файдалы була алам. Минем балаларыма карата булган яратуым, шәфкатем, игътибарым белән аларда да миңа карата ярату һәм хөрмәт, ихтирам уят.
Балаларымның күңелләрен рәнҗетмичә, хисләрен саф итеп саклап калу өчен, балаларыма карата гадел һәм тигез карашта булуымны насыйп ит. Балаларыбыз һәрвакыт күзләребезнең нуры булсын.
Йә, Раббым! Рәхмәтең белән ир-егетләребезгә иманлы, чиста нәселдән булган, мөселман хатыннар насыйп ит. Кызларыбызга иманлы, күркәм, әхлаклы, гаиләләрен кайгыртучан, бала һәм хатын хакларын үтәүче мөселман ирләр бир. Йә, Раббым!
Рәхмәтең белән кыямәт көненә кадәр нәселебезне тугры юлда тот. Кешеләр арасында газиз, күркәм колларың булырга насыйп ит.
Әхлак һәм нәсел сафлыгыбызны сакла. Кыямәт көнендә балаларыбызны безнең өчен шәфәгатьче ит, аларның шәфәгатьләрен кабул ит.
Йә, мәрхәмәтлеләрнең мәрхәмәтлесе! Бөтен нәрсә синең рәхмәтең белән була. Догаларымны кабул ит! Амин!
Йә, Раббым! Син һәр барлыкка ризык бирүче! Рәхмәтең белән балаларымны хәләл ризык белән туендыручы, матди һәм мәгънәви нәрсәләрдә хәләл белән хәрамны аеруны насыйп ит.
Йә, Раббым! Син – Гыйлем бирүче! Балаларымда файдалы гыйлем алырга теләк уят, аларны хәерле гамәлләр кылырга сәләтле ит. Начарлык һәм явызлык таратучылар белән бергә булудан куркуны тәрбиялә! Аларны бозык, начар сүзләр, гайбәт сөйләүләрдән сакла. Начар үрнәк алып, тугры юлдан тайпылудан сакла.
Балаларыма яхшы үрнәк булуны насыйп ит. Балаларымның хаталарын дөрес төзәтергә, адашулардан сакларга ярдәм ит. Йә, Раббым! Син – Гафу итүче! Үзеңнең рәхмәтең белән балаларымның тормышына уңышлар бир, ачлык, хәерчелек хәлләреннән сакла. Аларга мәңгелек бәхеткә ирешү кирәк булган һәр нәрсәне бир. Белеп кылган, белмичә кылган гөнаһларын гафу ит, мәрхәмәт ит. Ялгышкан, адашкан вакытларында күкрәкләрен тәүбәгә юнәлт.
Аллаһы Тәгаләм, балаларымны һәр төрле явызлыктан һәм начарлыктан, пычрак нәрсәләрдән, яман кешеләрдән сакла. Фәрештәләреңне аларга юлдаш кыл. Тормышларының ахырына кадәр амәнәттә имин кыл.
Йә, Раббым! Рахмән һәм Рәхим булган Аллаһым!
Балаларым өчен сөенү шатлыгы бир. Аларны тормышыма ямь-тәм бирүче, картлыгымда таянычларым ит, кадер-хөрмәтләрен күрергә насыйп ит. Кыямәт көненә кадәр имин нәселдә булуларын бир.
Йә, Раббым! Син – Бар итүче һәм барлыкларыңны саклаучы!
Балаларымны күз тиюдән, сихер-бозым зәхмәтеннән, саңгыраулыктан, сукырлыктан, телсезлектән, акылсызлыктан, бәла-казалардан, авыр хасталардан сакла. Аларны ялкаулыктан, саранлыктан, тар һәм каты күңелле булудан, башка начар холыклардан сакла. Ике дөнья бәхетенә ирештер аларны, мәрхәмәтең белән балаларны җәһәннәм утыннан коткар.
Бөтен нәрсә Синең рәхмәтең белән була! Догаларымны кабул ит. Әәмиин!
Балаларга догалар – бәла-казадан саклау өчен
Әти-әниләрнең дога-теләге һәрвакыт кабул була.

Балаларга телэклэр: бәхет теләп укыла торган дога
И Аллаһ, мин Синнән гүзәл исемнәрең аркылы сорыйм. Балаларыма бәрәкәт бир, дип, Сиңа ялварам.
Раббым, аларның гомерен озынайт, аларны саулык, сәламәтлектән аерма, аларны Сиңа буйсынуда һәм гыйбадәт кылуда ныклы ит.
Раббым, аларның көчсезләренә көч бир һәм авыру булганнарына шифа бир.
Раббым, аларның тәннәрен ныгыт, ишетү, күрү сәләтләрен яхшырт, аларның кимчелекләрен төзәт һәм аларны камил ит.
Раббым, Үз мәрхәмәтең белән аларны авырулардан, гөнаһлардан, хаталардан һәм адашулардан сакла һәм аларны Сиңа тугры ит.
И Аллаһ, аларны ата-аналарын тыңлауга күндер.
И Аллаһ, миңа аларны югары әхлаклы һәм тәкъвалы итеп үстерергә ярдәм ит.
Раббым, мин Сиңа үз нәселемне ышанып тапшырам. Мин Синнән аларны авырулардан һәм әхлаксызлыктан яклавыңны сорыйм. Син аларны төнлә таралган явызлыктан, көндез күз тиюдән, кешеләрнең көнләшүеннән һәм нәфрәтеннән сакласын өчен аларны Сиңа ышанып тапшырам.
Раббым, балаларымны һәр яклап сакла – өстән дә, астан да, уң яктан да, сул яктан да, алдан да, арттан да.
И Аллаһ, балаларым намусымның сәбәбе һәм горурлыгымның чыганагы булсын. Алар Сине яратканнарны яратсын.
И Аллаһ, балаларымны дөньялыкта да, ахирәттә дә – яхшылык һәм Сиңа буйсынуга һәм Сине сөюгә китергән гыйлем белән нигьмәтлә.
Аллаһым, балаларымның башкалар арасында дәрәҗәсен күтәр һәм аларга бәхет-сәгадәт, тәкъвалык һәм байлык китерәчәк уңышны юлдаш ит.
Аллаһым, аларда саф йөрәк, рәхимлек, башкаларга ярдәм кулы сузарга әзер булу кебек сыйфатлар булдыр һәм аларга гыйлем бир.
И Аллаһ, балаларымны кимсетелүдән һәм мәсхәрәдән якла. Аларга куаныч китер – бу мине дә бәхетле итәчәк.
Раббым, аларның ишетү, күрү сәләтләрен һәм саулыгын бәрәкәтле ит, аларга акыл һәм күркәм холык бир.
Раббым, балаларым Хөкем көнендә минем өчен дәлил булсын. Әмин.
Балалар өчен дога кылу үрнәге
Коръәндә иң бөек аят саналучы Аят әл-Күрсине уку.
“Әгүүзү-билләәһи-минәш-шәйтаанир-раҗииим Бисмил-ляяһи-рраһмаани-ррахиим. Аллааһу ләә иләәһә илләәһүү әлхәййүл кайюум, ләә та — хузухүү синәтүү-үә ләә нәүүүм, ләһүү мәә фис-сәмәәүәәти үә мәә фил-ард, мәң зәл-ләзии йәшфәгу гиңдәһүү илләә би изниһ, йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм үә ләә йүхиитуунә би шәйим-мин гильмиһии илләә би мәә шәә‘а, үәсига күрсийюһу ссәмәәвати үәль-ард, үә ләә яудуху хифзухума үә һүвәль- галийюль-газыыыйм”.
Мәгънәсе: “Һәрбер күркәм сыйфатны җыйган Зат, гыйбәдәт кылына торган һичбер хаклы зат юк, мәгәр һәрбер күркәм сыйфатны җыйган Аллаһы Тәгалә генә. Ул Аллаһ терек, һаман халык белән идарә итеп торучы. Ул Аллаһы Тәгаләне ару һәм йокы тотмас, ягъни Аллаһы Тәгаләдә йоклау һәм ару сыйфатлары юк. Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр Аллаһы Тәгаләнеке. Аллаһы Тәгалә каршында шәфәгать кылучы кем бар, ягъни һичкем шәфәгать кыла алмас, мәгәр Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән генә шәфәгать кылыр. Аллаһы Тәгалә кешеләрнең алларында һәм артларында булган нәрсәләрне белер. Бәндәләр Аллаһы Тәгалә белгән нәрсәдән һичнәрсәне камил белмәсләр, мәгәр Аллаһы Тәгалә белдерергә теләгән нәрсәне генә белерләр. Аллаһы Тәгаләнең көрсисе күкләрне һәм җирне сыйдырды. Дәхи Аллаһы Тәгаләгә күкләрне саклау авыр булмас. Аллаһы Тәгалә Шәрикләрдән (иптәш) пакъ булучы». (“Һәфтияк Шәриф” китабыннан алынды).
“Фатиха”сүрәсен уку. Аны уку — үлемнән кала башка бөтен чирләрне дә җиңәргә сәләтле, — диелә хәдистә.
«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллииин. Әәмиин».
Мәгънәсе: “Рахмән һәм Рахим булган Аллаһының исеме белән башлыйм. Дан, мактау галәмнәрнең Раббысы (тәрбиячесе) булган Аллаһыга хастыр. Ул Мәрхәмәтле вә Рәхимледер. Кыямәт көненең бердәнбер хуҗасы — Улдыр. Тик Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне туры юлга, үзең нигъмәтләр биргән кешеләрнең юлына күндер! Газапка дучар булганнар һәм адашканнар юлына түгел! Аллаһым, кабул ит».
Ихлас, Фәләк, Нәс сүрәләрен уку. Һәр көнне йоклар алдыннан һәм йокыдан уянгач, Коръәннең соңгы өч сүрәсен – “Әл-Ихлас”, “Әл-Фаләк” һәм “Ән-Нәс” сүрәләрен укып, үзеңне, балаларны сыпыру, өшкерү файдалы. Болай эшләгән кешенең бөтен начарлыклардан имин булуы хакында хәдистә искәртелә. Моннан тыш, бу сүрәләр балаларны яман күзләрдән саклау өчен дә укыла.
“Әл-Ихлас”
“Бисмил-ләәһи-ррахмәәни-ррахиим. Куль һува ллааху әхәде. Аллааһу ссомаде. Ләм ялиде үә ләм йүуләде. Үә ләм йакул-ләхүү куфуван әхәде”
Тәрҗемәсе: “Әйт син, әй Мәхәммәд галәйһиссәләм: “Ул Аллаһ һич тиңдәше һәм охшашы булмаган ялгыз бер генә Аллаһ. Һичнәрсәгә, һичбер мәхлукка ихтыяҗы юк, бәлки һәр мәхлукның хаҗәтен үтәүче Аллаһ. Ул һичкемне тудырмады һәм һичкемнән тудырылмады. Һәм Аңа һичбер зат тиң булмады”.(“Һәфтияк Шәриф” китабыннан алынды).
“Әл-Фәләк”
“Бисми-лләәhи-ррахмәәни-ррахииим. Куль-әгүүзу-бираббиль-фәләк̣ы. Миң-шәрри-мәә-халәк̣ы. Үә-миң-шәрри-г̣аасик̣ыйн-изәә-үәк̣абе. Үә-миң-шәррин-нәффәәсәәти филь-гүк̣аде. Үә-миң-шәрри-х̣әәсидин-изә-х̣әсәде”.
Тәрҗемәсе: “Әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Мин сыгынамын таңны тудыручы Раббыма, Аның күренеп һәм күренмичә килә торган һәртөрле зарарларыннан. Бар кылынган, яратылган һәм мәхлүкның нинди булса да зарарыннан. Һәм караңгы төннең зарарыннан сыгынамын, һәркайчан караңгылыгы белән җир өстен капласа. Дәхи сихер төеннәренә өрүче сихерче хатыннар явызлыгыннан, зарарыннан сыгынам. Һәм көнче дошманның явызлыкларыннан, зарарларыннан сыгынам, һәркайчан ул көнчелек ачуы белән зарар тидерергә теләсә”. (“Һәфтияк Шәриф” китабыннан алынды).
“Ән-Нәс”
“Бисми-лләәhи-ррахмәәни-ррахииим. Куль-әгүүзү-бираббин-нәәәс. Мәликин-нәәәс. Иләәhин-нәәәс. Миң-шәррил-үәсүәәсиль-ханнәәәс. Әлләзии-йүүәсвисү-фии-с̣удуурин-нәәәс. Минәл-җин-нәти-үән-нәәәс”.
Тәрҗемәсе: “Әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Адәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга сыгынамын. Адәмнәрнең патшасы булган Аллаһыга сыгынамын. Адәмнәрнең гыйбадәт кыла торган Илаһәсе булган Аллаһыга сыгынамын. Чигенә-чигенә саваплы эштән тыеп, гөнаһлы эшкә өндәп, вәсвәсә кылучы затларның зарарыннан. Ул ханнәс адәмнәрнең күңеленә явызлыкны сала. Ул ханнәс җеннәрдән дә һәм адәмнәрдән дә була”. (“Һәфтияк Шәриф” китабыннан алынды).
Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вә сәлләм оныклары Хәсән белән Хөсәенне төрле яманлыклардан саклау өчен бу доганы укыган:
Әгузу би-кәлимәти-лләхи-ттәммә; мин кулли шәйтанин уа хамма; уа мин кулли гайнин ләмма.
Мәгънәсе: “Мин сезне ике дөньяда булучы һәртөрле явызлыктан, һәрбер агулы еланнан һәм һәрбер яман күздән саклауны Аллаһка тапшырам”.
Али р.г. сөйләгәннән: “Берсендә минем улларым Хәсән белән Хөсәен күз тию нәтиҗәсендә авырый башладылар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу гәләйһи вә сәлләм яраткан оныкларының авыруын күреп моңсуланып кала. Шунда Җәбраил фәрештә аңа мондый дога өйрәтә:
“Аллаһуммә зәә султаанил газыыйм, зәәл мәннил кадыыйм, зәәл уаҗһил кәриим, уәл кәлимәәтит тәәммәти, уәддәгаваатил мустәҗәәбәәти гаафи (бу урында баланың исеме әйтелә) мин әнфусил җинни уә әгйуни инс”.
Мөхәммәд салләллаһу гәләйһи вә сәлләм бу доганы 7 тапкыр укыганнан соң оныклары берни булмаган кебек уйнарга тотыналар. Шуннан соң Пәйгамбәр салләллаһу гәләйһи вә сәлләм әйтә: “Үзегезне, хатыннарыгызны һәм балаларыгызны бу дога ярдәмендә саклагыз”-ди.
Мөселман догаларын уку кагыйдәләре
Дога кылыр алдыннан мөселман кешесенә тәһарәт алу киңәш ителә. Гыйбадәт чисталыгы мөселман догасын уку өчен зур әһәмияткә ия.
Шулай ук мөселман Аллаһыга мөрәҗәгать итәчәк урынга да игътибар бирергә тиеш: ул урын чиста һәм нәҗесләрдән пакь булырга тиеш.
Әгәр мөселман ата-аналар намаз укый икән, алар кыйбла ягына — ягъни Кәгъбәгә таба борылырга тиеш.
Намаз вакытында мөселман кеше нәҗес эзләре булмаган чиста киемдә булырга тиеш. Бу кагыйдә йоклар алдыннан балалар өчен дога укыганда да үтәлсә яхшы.
Балалары һәм гаилә иминлеге өчен дога кылырга җыенган мөселман кеше ниятен ихлас күңелдән кылырга тиеш.
Мөселман ата-аналар балалары өчен дога кылганда, моны аек акыл белән башкарырга тиеш.
Сайт яңалыкларына язылыгыз!
Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!