Татар халык уеннары — борынгыдан килгән мәдәни мирасның мөһим өлеше. Алар балаларга күңел ачарга гына түгел, ә бергәләп аралашырга, ярдәмләшергә, кагыйдәләрне үтәргә һәм җиңелүне дөрес кабул итәргә өйрәтә. Татар уеннары хәрәкәтчәнлекне, җитезлекне, игътибарны һәм тапкырлыкны үстерә, балаларның сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итә.
Татар халык уеннары балаларга туган халкының гореф-гадәтләрен, яшәү рәвешен һәм мәдәниятен яхшырак аңларга мөмкинлек бирә. Күп кенә уеннарда җыр, такмак, санау сүзләре һәм милли бизәкләр чагыла. Аларны балалар бакчасында, мәктәптә, бәйрәмнәрдә, ишегалдында яки гаилә белән бергә уйнарга мөмкин.
Бу бүлектә балалар өчен уеннар арасында популяр булган татар халык уеннары тәкъдим ителә. Алар күңелле ял итәргә, дуслар табарга һәм буш вакытны файдалы үткәрергә ярдәм итә.
Татар халык уеннары балаларга
1. “Буяу сатыш”.
Бу уен урамда, ишек алдында, болыннарда уйнала. Балалар арасында “буяу сатучы” һәм “буяу алучы” билгеләнә. Калганннар “буяулар” булып тезелеп утыралар. “Сатучы” һәрберсенә буяу исемнәре әйтеп чыга. “Буяу алучы” килә:
-Дөбер-дөбер.
-Кем бар?
-Миңа буяу кирәк иде.
-Нинди?
-Ак.
Йөгереп китә. Әгәр тотылса, уеннан чыгарыла. Барлык буяулар алынып беткәч, “буяу сатучы” “буяу алучы” га килә: “Син минем буяуларымны бир”. “Мә, бирәм буяуларыңны. Тик бер шарт белән: син аларның киемендәге сәдәф төсен белергә тиешсең”. Шул вакыт барлык буяулар сәдәфләрен яшерәләр. Буяу сатучы “буяу” ларының сәдәф төсләрен искә төшереп әйткәч, “буяу алучы” аларны биреп җибәрә.
2. “Тотам тотышлы”.
3 уенчы. Уенчылар чиратлашып уклауны куллары белән учлап астан–өскә тоталар иң өскә чыккан уенчы җәза ала.
3. “Миңлебай” уены.
Без йөрибез әйләнеп,
Син уртада Миңлебай.
Син нишлисең, ни кыласың,
Без кыланырбыз шулай.
-Бер болай, бер болай, я кыланыгыз шулай.
-Бер болай, бер болай, моны эшләү бик уңай. (Укучы артыннан хәрәкәтләр кабатлана.)
4. “Әйт, күгәрчен”.
Балалар түгәрәккә басалар. Ике бала уртага чыгып баса. Алар уенны алып баручылар һәм җыр башлаучылар булалар. Балалар салмак көйгә түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп йөриләр. Җыр эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтне бергәләп башкаралар:
Әйт, күгәрчен, син генә,
Яшь кызлар ничек йөри?
Ул шулай да, ул болай,
Яшь кызлар йөри шулай.
(Балалар яулык очларын тотып йөриләр).
Әйт, күгәрчен, син генә,
Куян кебек сикереп йөриләр.
Куяннар ничек йөри?
Ул болай да, ул шулай,
Куяннар шулай йөри.
Әйт, күгәрчен, син генә,
Үрдәкләр ничек йөри?
Ул болай да, ул шулай,
Үрдәкләр шулай йөри.(як-якка янтаеп, алпан-тилпән йөриләр).
5. “Парлашу”.
Балалар зур түгәрәк ясап басалар. Физкультура дәресен искә төшереп 1,2 дип санап чыгалар. Беренчеләр бер адым алга чыга, икенчеләр урында кала. Шулай итеп ике түгәрәк барлыкка килә. Беренчеләр бер якка биеп китә, икенчеләр икенче якка биеп китәләр. Көй туктауга парлашып әйләнергә кирәк.
6. “Әтәчле”.
Идәндә түгәрәк сызылган. Ике уенчы шул түрәрәккә кереп, бер кулын артка куеп, икенче кулы белән тездән бөгелгән аякларын тотып, бер-берсеннән читтәрәк басалар. Сыңар аякта сикергәләп, җилкә белән этеп бер-берсен түгәрәктән чыгара алган уенчы җиңүче була.
7. “Яулык салыш”.
(20 уенчы катнаша) Балалар түгәрәктә. Көй башлануга яулык кулдан-кулга түгәрәк буйлап җибәрелә. Көй туктауга яулык кемдә кала шул җәза ала.
8. “Яулык бәйләшле”.
Балалар бер рәткә басалар. Беренче уенчыга яулык бирелә. Ул көй башлануга яулыкны бәйли, ике очын тотып елмая һәм икенче уенчыга салып бирә уен шулай дәвам итә, көй туктауга яулык кемдә кала, шул уенчы уеннан чыга.
9. “Исеме кем”.
(2 уенчы катнаша) Уенчыларның аркаларына кеше исеме язылган кәгазъ беркетелә. Бер-берсенә язуны күрсәтмәскә тырышырга тиеш. Биеп йөри-йөри, кем тизрәк язуны күреп күршесенең исемен әйтә (кем тизрәк укый, кулын күтәрә).
10. “Урындыклар”.
Көй башлануга урындыклар тирәли бииләр. Көй туктауга урындыкка утырып калырга тиешләр, урындыксыз калган уенчы уеннан чыгарыла (урындыклар саны уенчылар саныннан бергә ким алына).
11. “Кем җитезрәк?”
Ара калдырып ике урындык куела, урындыклар астына озын бау сузыла (бау урындыклардан чыгып тормаска тиеш). Көй башлануга ике уенчы урындыклар тирәли биеп йөриләр, көй туктауга уенчылар урындыкка утырып бау тартып алалар. Уенчылар санамыш аша сайланыла
Санамыш: -Уңда уймак, табада коймак,
Мичтә бәлеш, ал да ябеш.
Беренче утырып бауны алган уенчы җиңүче.
12. “Ак калач”.
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калачның ничек пешүен, җәелү-кысылулуарын кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр:
Булатның туган көненә
Без пешердек ак калач
Менә шулай ул биек,
Менә шулай тәбәнәк,
Менә шуның киңлеге,
Менә шуның тарлыгы.
Ак калач, ак калач,
Теләгәнеңне сайлап кач!
(Бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да, түгәрәктәгеләргә кушыла). Уен-җыр шулай дәвам итә.
13. “Кем җитезрәк”.
Ике егет чыга. Ике кызның күзе бәйләнелә. Бәйләнгән күз белән егетләргә алъяпкыч кигезергә, яулык бәйләтергә тиешләр. Соңга калып бәйләткәне җәза ала.
14.”Йозаклы”.
Ике уенчы кулга-кул тотышып “йозак ясап” басалар. Уенга катнашучылар көй башлануга түгәрәк буйлап бер-бер артлы биек “йозак” аша үтәләр, көй туктауга йозак эчендә калган уенчы уеннан чыга, яисә җәза ала.
15. “Түбәтәйле”.
Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли басалар, көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда, уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба берурындык калдыралар. Шулай итеп, иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә.
16. “Кәрия-Зәкәрия”.
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:
Бу бик яхшы биюче,
Бу бик яхшы биюче,
Аның биюе матур,
Аннан үрнәк алыгыз.
Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып, такмак әйтәләр:
Кәрия-Зәкәрия, коммая,
Кәрия-Зәкәрия, коммая,
Кәри комма, Зәкәр комма,
Зәкәрия коммая
Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана:
Бу бик яхшы җырлаучы,
Бу бик яхшы җырлаучы.
Аның җырлавы матур,
Аннан үрнәк алыгыз.
Шулай йөзүче, укучы, буяучы һ.б.
17. “Тукмаклы”.
Уенчылар түгәрәк ясап басалар, уртага бер уенчы баса һәм тукмакны бөтереп җибәрә. Тукмак сабы кемгә күрсәтә, шул уенчы уеннан чыга.
18. “Кәгазьдә бию”.
Санамыш белән ике уенчы сайланыла. Көй башлануга уенчылар кәгазъдә бии башлыйлар. Күпмедер вакыт биегәннән соң кәгазъ урталай бөкләнелә, бер уенчы кәгазъдән чыкканчы уен шулай дәвам итә.
19. “Урманга бару”.
Балалар, бер-бер артлы тезелеп басалар. Марш астында атлап баралар. Урманга килеп кергәч лирик көй тыңлана. Балалар, таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап, җиләк җыялар, җырлыйлар:
Тиз-тиз итеп савытыма
Эре җиләкләр җыям.
Аларны йә киптерәм,
Йә татлы каклар коям.
Монда җиләк күп икән,
Аю-бүре юк микән?
Соңгы юлны әйтүгә, “аю” белән “бүре” килеп чыга да балаларны куа башлый.
20. “Кем тизрәк?”
Уенчылар зур түгәрәк ясап басалар, уртада бер уенчы яулык болгап тора, көй башлануга уенчылар түгәрәк буйлап биеп баралар, көй туктауга яулыкны кемдә булса эләктереп калырга тиеш.
21. “Ачык авыз”.
Балалар, аллы-артлы җитәкләшеп, парлашып, түгәрәк ясап басалар. Бер бала парсыз кала. Ул уртада басып тора. Бию көе уйнала. Шул вакытта эчке якта торган балалар түгәрәк ясап җитәкләшәләр Һәм бию көенә әйләнәләр. Шулай бераз әйләнгәннән соң көй кинәт кенә туктала Һәм эчке яктагылар тышкы якта басып калган балалар белән парлашалар. Бер бала тагын парсыз кала. Ул, уртага чыгып: “Мин кем? ” — дип кычкыра. Иптәшләре аңа: “Ачык авыз син!” — дип җавап бирәләр. Аннан соң “ачык авыз”ның бер әйбере алына. Уен шулай кабат-кабат уйнала, Һәм “ачык авыз “лар биш-алтыга җиткәч, аларга җәза бирелә.
22. “Әйдә, танышабыз”.
Уйнаучылар, ике түгәрәк булып, кулга-кул тотынышып басалар. Уен башлангач, алар әкрен генә җырлап әйләнә башлыйлар. Эчтәгеләр сәгать теле уңаена, ә тыштагы түгәрәк аңа каршы хәрәкәт итә. Җырның бер куплеты беткәч, барысы да туктап калалар. Ике түгәрәктәге уенчылар да бер-берсенә йөз белән борылып басалар, кулларын кысышалар: бер-берсе белән танышалар. Уйнаучылар танышып беткәнче, уен шулай дәвам итә.
23. “Утраулар”.
Идәндә уенчылар саныннан бергә кимерәк итеп кәгазьләр таратыла. Көй башлануга уенчылар биеп йөриләр, ә көй туктауга “утрау” ларга басып калырга тиешләр. “Утрау” га басып өлгермәгән уенчы, уеннан чыга. Уен барышында “утраула (кәгазьләр) алына барыла, бер уенчы калганчы уен дәвам итә.
24. “Санап җибәр!”
Санамыш белән ике уенчы сайланыла:
“Каенда карга, имәндә чыпчык
Һавада кош, син очып чык!”
Уенчылар санынча урындыклар куела. Урындыкларда төрле санда бәрәңгеләр салынган капчыклар. Уенчылар шул капчыклар өстенә утырып, андагы бәрәңгеләр санын әйтеп бирергә тиешләр.
25. “Йомырка бөтереш”.
Санамыш белән ике уенчы сайланыла. Команда булуга уенчылар үзләренә бирелгән йомырканы бөтереп җибәрәләр, кемнеке озаграк бөтерелә?
27. “Яшерәм яулык”.
Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул, түгәрәктән чыгып, шушы сүзләрне җырлап йөри:
Кулъяулыгым яшел, яшел,
Яшел чирәм астында.
Сиздермичә ташлап китәм
Бер иптәшем артына.
Сүзләрне әйткәндә, бер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә. Үзе түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала, тиз генә артка чыгып, сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш. Әгәр ул тоткарланып торса яки кулъяулык салганны сизмәсә, аңа җәза бирелә.
28. “Колакка колак”.
Көй башлануга уенчылар таралышып биеп йөриләр, ә көй туктауга, нинди команда бирелә шуны парлашып үтиләр. Мәсәлән: Колакка колак, борынга борын, аркага арка, уң аякка уң аяк, тезгә тез….
29. “Болында”.
Балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Бер бала (Халидә) уртада кала. Түгәрәктәгеләр, әйләнә буенча бер якка хәрәкәт итеп, җыр җырлыйлар:
Чәчәкләр үскән болында
Җырлыйбыз әйлән-бәйлән.
Халидә, Халидә,
Әйләнәсең кем белән?
Халидә бер иптәшен уртага ала (Әминә). Җыр тагын кабатлана:
Әминә, Әминә, Әйләнәсен кем белән?
Шул рәвешчә уртага 5-6 бала җыелгач, уртадагылар түгәрәкләнеп басалар да, кырыйдагыларга капма-каршы юнәлештә хәрәкәт итеп, барысы бергә җырлыйлар:
Гөлнара, Гөлнара,
Син каласың уртада.
Хәрәкәт туктала. Уртадагылыр күмәк рәвештә бер яраткан җырларын башкаралар. Аннан соң, Гөлнарадан башкалары кырый түгәрәккә басалар, һәм уен яңадан башлана.
30. “Капкалы”.
10 пар җитәкләшеп зур түгәрәк ясап басалар. Парлар җитәклшкән килеш кулларын өскә күтәреп капка ясап торалар. Көй башлануга арадан бер пар үзе теләгән капкага керә, алар урынына баса, әлеге пар икенче капкага бара. Көй туктауга капкага керергә өлгерми калган пар җәза ала.
31. “Агыйдел”.
Балалар, парлашып, бер-бер артлы басалар. Бер бала парсыз кала, ул алга чыга. Кушымтаны җырлаганда, балалар кулларын бер-берсенә тотынган килеш өскә күтәрәләр (күпер ясыйлар). Шул вакытта парсыз бала күпер аркылы чыга һәм үзенә ошаган баланы сайлый. Уен дәвам итә.
Агыйделнең суларында
Ак чиләгем күмелде.
Әйдә, дустым, безнең якка
Безнең яклар күңелле.
Кушымта:
Зәңгәр чәчәк жыя-җыя,
Зәңгәрләттем кулымны.
Бергә-бергә уйныйк әле,
Бир дускаем, кулыңны.
32. “Борынга шырпы кыстыру”.
Уечыларның борынына шырпы кабы кыстырыла, шырпы кабын бит белән төрле хәрәкәтләр ясап төшерергә тырышалар. Кем беренче?
33. “Күңелле яшисең килсә болай ит…”
Балалар түгәрәктә, алып баручы уртада басып тора һәм бергәләп түбәндәге текстны җырлыйлар, “болай ит” дигән вакытта алып баручы күрсәткән хәрәкәтне кабатлыйлар.
“Күңелле яшисең килсә, болай ит (2 тапкыр)
Күңелле яшисең килсә (3тапкыр) болай ит.
34. “Яулык алыш”.
Бу уен күбесенчә кыз балалар тарафыннан уйнала. Кызлар бер урынга түгәрәкләнеп басалар һәм бер кеше яулык җыючы итеп сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да:
Талым, талым, талчыбык,
Уртасында бал чыбык,
Ал яулык, гөл яулык,
Бир син миңа бер яулык, – дип, такмаклый-такмаклый, барлык кызлардан да яулык җыеп чыга. Җыеп бетергәч, яулык хуҗаларына берәм-берәм җәза бирелә. Җәзадан соң уен тагын яңадан башлана.
35. “Селкенмә”.
Көй башлануга уенчылар таралышып биеп йөриләр, ә көй туктауга, уенчылар нинди дә булса бер торышта “катып калалар”. Селкенгән уенчы уеннан чыгарыла.
36. “Без, без, без идек”.
Уенчылар түгәрәктә баш бармакларын күрсәтеп түбәндәге сүзләрне әйтәләр:
Без, без, без идек,
Без унике кыз идек.
Базга төштек май ашадык,
Келәткә кердек бал ашадык,
Кап та коп, Якуб
Авызыңны ач та яп!
Уенчылар авызларын йомалар, алып баручы уенчыларны көлдерергә, сөйләштерергә тырыша. Кем беренче көлә яисә авызын ача шул уеннан чыга.
37. “Куянкай”.
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Түгәрәк уртасына кереп, бер бала чүгәли. Ул — “куян”. Куян, бер кулын иягенә куеп, моңаеп утыра. Түгәрәктәгеләр җырлый-җырлый әйләнәләр:
Ак куянга ни булган,
Әллә инде авырган?
Иптәшен дә табалмый,
Урыныннан да торалмый,
Куян, куян, син сикер,
Иптәшең табып китер!
Куян биленә таянып сикерә башлый. Аннан бер иптәшен уртага алып әйләнәләр дә, чакырылган бала куян булып кала. Уен шулай дәвам итә.
38. “Башмакчы”.
Балалар түгәрәк ясап басалар. Өлкәннәрдән берәү уенны оештыручы була. Ул, кулына бер башмак алып (башмак уйнаучы балаларның аяк размерыннан зуррак булырга тиеш), уртага баса. Җырлый:
Төрле һөнәр беләбез,
Матур итеп тегәбез;
Асыл төсле җепләр белән
Башмак башын чигәбез.
Балалар аңа каршы, түгәрәк буйлап йөреп, җыр җырлыйлар:
Әй, башмакчы, башмакчы,
Үзең оста такмакчы.
Син җырлама такмагын,
Бир кияргә башмагын.
39. “Күрсәт әле, үскәнем”.
Балалар түгәрәк ясап басалар Һәм бер баланы уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: “Менә шулай, менә шулай”, -дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:
– Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар?
– Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.
– Күрсәт әле, үскәнем, ничек йөри аюлар?
– Менә шулай, менә шулай, шулай йөри аюлар.
– Күрсәт әле, үскәнем, ничек чаба поездлар?
– Менә шулай, менә шулай, шулай чаба поездлар.
– Күрсәт әле, әскәнем, ничек сикерә куяннар?
– Менә шулай, менә шулай, шулай сикерә куяннар.
40. “Гөлбаһар”.
Балалар, кулга-кул тотынышып, бер сафка басалар. Берсе “бакча каравылчысы итеп билгеләнә. Ул балалар алдында басып тора. Каршы яктан бер бала “көтүче ” булып килә. Җырлый:
– Әй, әбекәй, Гөлбаһар, синең артта ниләр бар?
– Шалкан белән торма бар.
– Берсен миңа бирсәнә!
– Көчен җитсә тартып ал!
Көтүче балаларның берсен тотып үз ягына тарта башлый, ә “әби” аның юлына каршы чыгып йолкытмаска тырыша. “Шалкан-тормалар” берсенә – берсе нык тотынышканнар, ычкынмаска, иптәшен дә ычкындырмаска тырышалар. Шулай берәм-берәм йолкып алып бетергәнче уен дәвам итә.
41. “Такыя үрәм”.
Балалр түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче алып баручы була. Берничә балага “чәчәк” исеме кушыла, һәм аларга шул чәчәктән ясалган башлык бирелә:
Без йөрибез болында,
Чәчәкләр бик күп монда.
Матур чәчәк җыябыз,
Такыялар үрәбез.
Алып баручы:
Ал кирәк, гөл кирәк,
Безгә нәфис гөл кирәк.
Энҗе чәчәк, кил әле,
Бер елмаеп көл әле.
Энҗе чәчәк:
Энҗедәй чәчәк атам мин
Яз көнендә урманда.
Миңа берни дә кирәкми
Күләгәлек булганда.
Балалар:
Энҗе чәчәк, күр әле!
Такыя итеп үр әле!
Энҗе чәчәк чүгәләп утыра. Уен башка чәчәкләр исемен кушып дәвам итә.
Исеме аталган нәр чәчәк уртага чыгып утыра. Шулай итеп, такыя үрелә.
Ромашка:
Күкчәчәк:
Кечкенә көнбагыш кебек
Чәчәк булам мин үзем.
Таҗларымны санап кара,
Әгәр булсаң бик түзем.
Арыш арасында үсәм,
Зәп-зәңгәр чәчәк атам.
Зәңгәр күкле, чат кояшлы
Аяз көнне яратам.
Такыя үрелеп беткәч, такыя бер якка, түгәрәктәге балалар икенче якка әйләнеп җырлыйлар:
Без йөрибез болында,
Чәчәкләр бик күп монда.
Матур чәчәк җыйдык без,
Такыялар үрдек без.
42. “Наза”.
Балалар парлашып, бер-бер артлы тезеләләр. Бер бала парсыз, ул уенчылыр каршысына чыгып баса. Балалар, җырлый-җырлый, баскан җирдә аякларын-кулларын хәрәкәтләндерәләр:
Наза дигән кыз баланың
Бөрлегәне түгелгән;
“Наза” дигән уенны без
Уйныйбыз чын күңелдән.
Кушымта.Наза, наза,
Наза матур кыз бала.
Наза тырыш, уңган бала,
Зирәк, акыллы бала.
Кушымтаны җырлаганда, парсыз бала каршыдагы уенчылар арасыннан биеп үтә, үзенә пар сайлый, Һәм алар икенче башка барып басалар. Парсыз калган бала уенны дәвам итә.
43. “Нардуган”.
Бер бала уртага чыга. Башка балалар аның тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып, нардуган җырын җырлап әйләнәләр:
Син уртада, без кырыйда,
Әйләнәбез, нардуган,
Син нишләсең, ни кылансаң,
Мин дә шуны булдырам!
Җыр беткәндә, уртадагы бала нинди дә булса бер хәрәкәт ясый, түгәрәктәге балалар шул хәрәкәтне кабатларга тиешләр. Кем шуны булдыра алмый, уртадагы бала үз урынына аны чыгара да, уен баштагыча дәвам итә.
44. “Бу дустың белән күреш”.
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар Һәм җырның эчтәлегенә әйтелгән хәрәкәтләрне ясап, “Сандугач-күгәрчен” көенә җырлап әйләнәләр:
Аякларың тыпырдат,
Куларыңны чәбәклә,
Бер монда, бер монда,
Кыен эш түгел бер дә.
Башың аска иеп ал,
Кул бармагың янап ал,
Бер монда, бер монда,
Кыен эш түгел бер дә.
Бу дустың белән күреш,
Бу дустың белән күреш,
Йә иптәш, йә, әйлән,
Бик кыен түгел бу эш.
Жырга туры килгән хәрәкәтәр эшлиләр.
45. “Түгәрәк алан”.
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәктә йөриләр Һәм такмак әйтәләр:
Бу аланда чәчәкләр күп,
Кыймыйм ләкин өзәргә.
Әминә, Гөлфия,
Әйдә әле биергә.
Бу аланда чәчәкләр күп,
Без аларга тимибез,
Лилия, Гөлия,
Әйдә бергә биибез.
Исеме әйтелгән балалар, уртага чыгып, бергәләп әйләнәләр Һәм икесе дә кырыйдагы балалар арасыннан берәр баланың каршына килеп башларын ияләр. Уен әлеге балаларның исемен әйтеп дәвам итә.
46. “Бүген кемнең туган көне?”.
Балалар, кулга-кул тотынышып түгәрәк ясыйлар. Бер бала (туган көне булган бала) уртага чыга. Уйнаучылар, җырлый-җырлый, бер якка таба әйләнәләр, ә уртадагы бала түгәрәк эчендә каршы якка йөри. Тәрбияче балалар белән бергә җырлый:
– Бүген кемнең туган көне?
Нигә кояш елмая?
– Белдек, белдек, Гөлсинәгә
Бүген алты (3, 4, 5) яшь тула.
Гөлсинәгә карагыз:
Ничек матур киенгән!
Сәламәтлек, бәхет, шатлык
Телибез чын күңелдән.
Икенче куплетны җырлаганда, балалар туктап, кул чабып торалар, Гөлсинә бии.
47. “Яулык бирәм”.
Уйнаучылар көй астында – зур түгәрәктә, ә уенны алып баручы түгәрәк уртасында бию хәрәкәтләре ясап әйләнәләр. Көй туктауга, уенны алып баручы бер бала янына килә дә: “Яулыгымны ал, кесәңә сал”,- ди. Балалар:
“Бер, ике,өч, дүрт, биш, тотарга тырыш!”,- диюгә, бала уенны алып баручыны тотарга Һәм яулыкны аннан алырга тырыша.
Татарча уеннар балаларга
48. Аю-бүре
Бу күмәк уен җәй көне тышта, җае туры килгәндә, әрәмәлек буйларында уйнала.
Балаларның берсе аю яки бүре булып берәр җирдә посып тора. Башкалары урманга «җиләк җыярга» китәләр. Берәү аларга каршы очрап сораша:
— Дуслар, кая барасыз?
— Кара урманга барабыз.
— Кара урманда нишлисез?
— Кура җиләк җыябыз.
— Җилә к белән нишлисез?
— Җиләктән как коябыз.
— Бүре килсә нишлисез?
— Урман буйлап чабабыз.
Аннан соң барысы да күмәкләп җырлыйлар:
Җиләк җыям, как коям,
Дәү әнигә бүләккә;
Монда җиләк күп икән,
Аю-бүре юк икән.
Бүре яшеренгән җиреннән сикереп чыга да аларны куа башлый. Кемне тотса, шул бүре була.
Уен йөгереклек һәм җитезлек сәләтен үстерүгә ярдәм итә.
49. Кап та коп
Берничә бала бер түгәрәк булып утыралар, бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш, йодрыкларын йодрык өстенә куеп, кулларын бергәләп күтәреп-төшереп шуны әйтәләр:
Без-без, без идек,
Без унике кыз идек;
Базга төштек бал ашадык,
Келәткә кердек май ашадык;
Өйгә мендек өйрә эчтек,
Коега төштек су эчтек;
Бер тактага тезелдек,
Таң атканчы юк булдык,
Кап та коп,
Авызыңны ач та йом! —
диләр дә барысы да берьюлы авызларын йомалар.
Моннан соң уенчылар берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш.
Алар бер-берсен көлдерү өчен төрлечә кыланалар, күз-йөз белән төрлечә ымнар ясыйлар. Кем иң элек авызын ачса, йә көлеп җибәрсә, аннан:
— Күктән кемнең өе башына төштең? — дип сорыйлар.
Ул берәр таны ш өйне атый. Шуннан соң ул өйдә ире, хатыны, балалары белән ничә кеше булса, көлүченең үзен дә кушып, һәрбер уйнаучы бу көлгән кешенең кулына йә маңгаена шулар санынча чиртеп ала. Уен тагын яңадан башлана.
50. Җиз бүкән
Йөгереклекне, җитезлекне үстерү өчен бу уен күбрәк малайлар арасында җәй көне тышта уйнала.
Балалар бер түгәрәк булып, җирдә «җиз бүкән» булып, чүгеп утыралар. Һәрберсенең артында бер малай басып саклап тора. Арада бер малай бүкәнсез калдырылган була. Ул арттан килә дә «сакчы» белән сүз башлый:
— Җиз бүкән, җиз бүкән сатлык микән?
— Җиз бүкән сатлык икән.
— Күпме хак алыр икән?
— Хак ярым хак, пот ярым борчак икән.
— Әйдә йөгерешеп карыйк, кем килеп алыр икән? — диләр дә түгәрәк тышыннан бер-берсенә каршы йөгереп әйләнәләр. Кем иң элек әйләнеп килеп җитсә, җиз бүкән шуныкы була.
51. Алдыр чишмә тамчылый
Балалар, икегә бүленеп, бер-берсеннән 20—30 метр ераклыкта тезелеп басалар. Уйнаучылар бер-берсе белән кулга-кул тотынышалар. Беренче яктагылар икенче яктагыларга кычкырып такмаклыйлар:
Алдыр чишмә тамчылый,
Гөлдер чишмә тамчылый,
Ал кирәк, гөл кирәк,
Бездән сезгә кем кирәк?
Каршы яктагылар җавап бирәләр:
Алдыр чишмә тамчылый,
Гөлдер чишмә тамчылый,
Ал да кирәк, гөл дә кирәк,
Роза матур кыз кирәк.
Исеме чыккан уенчы каршы якны ң сафын йөгереп барып өзеп чыгарга тырыша. Өзә алса, бер уенчыны ияртеп, үз ягына алып кайта. Өзә алмаса, шул якта кала. Уен шул тәртиптә бер якта уенчылар беткәнче дәвам итә.
52. Кошлар һәм читлек
Бу уен балаларны тәвәккәл һәм түземле булырга өйрәтә. Ә уенның кагыйдәсе болай.
Уенда катнашучыларның яртысы (8—12 кеше), кулга-кул тотынышып, «читлек» хасил итәләр. Калганнары «кошлар» була. Алар төрле якта «очып йөриләр». Уенны алып баручы хәбәр биргәч, «читлек» ачыла — балалар кулларын югары күтәрәләр. «Кошлар» читлеккә кереп-чыгып йөриләр.
Алып баручы яңада н хәбәр салгач, «читлек» ябыла — балалар, чүгәли төшеп, кулларын төшерәләр. Түгәрәктән чыга алмый калган «кошлар» тотылган дип исәпләнә. Алар да, кулга-кул тотынышып, «читлек» ясаучылар янына басалар.
«Читлек» иркенәя. «Читлек» 3—4 кат ачылып-ябылгач, уенга йомгак ясала. Иң җитезләр билгеләнә. Соңыннан уенчылар урыннарын алмашалар.
Искәрмә . Әгәр алып баручы хәбәр салганда «кош»ның башы читлек эчендә кала икән, ул тотылган дип исәпләнә. «Читлек»нең эченә кермичә кырыйда гына «очып йөргән» «кош»лар да тотылганга исәпләнә.
53. Яшелчәләр
Яз көне ишегалдында, болыннарда уйнала торган уен. Балалар арасыннан «бакчачы», «яшелчә алучы» билгеләнеп куела. Балалар бер тирәгә җыелыбрак утыралар, һәм «бакчачы» аларның колагына яшелчә исемнәре әйтеп чыга. Шул вакыт «сатып алучы» килеп ишек кага һәм ике арада шундый сөйләшү була:
— Тук-тук!
— Кем бар?
— Мин.
— Син кем?
— Кеше.
— Нигә килдең?
— Яшелчә алырга.
— Нинди?
— Шалкан (теләгәнен әйтә).
Әгәр яшелчәләр арасында «шалкан» булса, ул торып йөгерә һәм билгеләгән урынны урап килә . Әгәр «сатып алучы» ул арада аны куып тота алмаса, «шалкан» үз урынына килеп утыра, һәм, аңа яңа исем кушылып, уен дәвам итә. Әгәр бала тотылса, ул уеннан чыга. Уен «яшелчәләр» тотылып беткәнче дәвам итә.
54. Майламыйча купмый
Түгәрәк уртасында берәү тәңкә салып йөри. Бөтен кешеләргә салып бетергәч ул: «Тәңкә батыр, сикереп тор»,—ди.
Тәңкәле кеше: «Майламыйча купмый», — ди. Шуннан соң тәңкә салучы йә бер җыр башкара, йә биеп күрсәтә, аннан болар урыннарын алышалар: җырлаган (биегән) кеше утыра, икенчесе тәңкә салучы була.
55. Мин качам, син тот
Уйнаучылар кулга-кул тотынышып, парлап басалар. Алда, аларга каршы, уенны алып баручы баса. Балалар бергәләп:
«Без, балалар, яратабыз качыш-тотыш уйнарга. Әйдә безне тотып кара, көчең җитсә тотарга», — дип әйтүгә, беренче булып басып торган пар кулларын ычкындыра, һәм икесе ике якка йөгереп китә. Уенны алып баручы аларның берсен тотарга тиеш. Тотылган кеше уенны алып баручы була.
56. Чыпчык, чык
Балалар түгәрәккә басалар. Уртада бер бала кала. Ул — сыерчык. Сыерчык бер бала янына килә дә: «Чык әле, әй, кошчык , исемең кем?»—ди . Ул бала: «Чыпчык», — дип җавап бирә һәм : «Ә үзең кем соң син? Йөрисең ник борчып?» — дип сорый. Сыерчык: «Кем дисеңме, чыпчык? Мин булам сыерчык. Бу минем йортым, чык моннан, чык , чык, чык», — ди. Алар икесе дә түгәрәк тышына чыгып, икесе ике якка йөгерәләр һәм, йөгереп килеп, буш «ояга» керергә тырышалар. Урынсыз калган бала түгәрәк эченә баса һәм сыерчык итеп билгеләнә. Уен шулай дәвам итә.
57. Буяу сатыш
Кызлар бер якка, малайлар икенче якка тезеләләр. Уен алып баручы (буяу сатучы) кызларга буяу төсләре атап чыга.
Малайлар берәм-берәм «буяу» сатып алырга киләләр. Алучы сатучыга болай ди:
Буяуларың бар микән,
Зәңгәр микән, ал микән?
«Төсем матур, мине ал», —
Диючесе бар микән?
Буяу сатучы җавап бирә:
Буяуларым күптән күп:
Зәңгәр, кызыл, яшел, күк.
Кайсы һөнәрен күрсәтсә,
Шуңа шөһрәт, даннар күп.
Сатып алучы, үзенең нинди дә булса һөнәрен күрсәткәннән соң, буяу төсе бирелгән кызларның берсен алып, үз сафына китә. Аннан «буяу» сатып алырга икенче малай килә. Уен «буяу»лар алынып беткәнче дәвам итә.
58. Самовар
Самовар һәм әби сайланып куела. Калганнары читкәрәк тезелешеп утыралар. Әби балаларга ширбәт исемнәре әйтеп чыга, аларны «самовар» ишетмәскә тиеш. Әби, «самовар»ның колагын тотып: «Чәй эчәргә килә-килә… шикәр!» —ди.
«Шикәр», акрын гына килеп, «самовар»ның аркасына төртә дә үз урынына барып утыра. «Самовар» карый, балаларны ң барысы да баш бармакларын өскә каратып утыра.
«Самовар» кем төрткәнен әйтергә тиеш. Әгәр белсә, тоткан бала «самовар» була. Белмәсә, «шикәр»гә икенче исем кушылып, уен дәвам итә. Өч мәртәбә әйтә алмаган «самовар»га җәза бирелә.
59. Гөрләмеш, яки кача-кача
Гөрләүчене берәр койма, багана як и өй-келәт почмагына, койма артына илтеп, өйдә булса, почмакка илтеп гөрләтәләр.
Бу урын барлык уйнаучыларга да «оя» була. Гөрләүче коймага яки почмакка карап йөзе белән баса һәм йөзен каплап гөр-гөр әйтә:
Гөр-гөр гөрлимен,
Вакыт күбен белмимен,
Вакыт күбен белер идем,
Мин бит сезне күрмимен.
Инде озак гөрләдем,
Моннан ары түзмимен.
Ул әйткәнче, балалар качып бетәргә тиеш. Алардан бер дә тавыш-тын килмәсә, гөрләүче эзли башлый. Ул кемне дә булса, берәр уйнаучыны күрсә, исеме белән кычкыра. Шуннан ул гөрләгән ояга кайсы элек килеп кулы белән кагылса, шунысы тотылмаган була. Әгәр дә гөрләүче ояга качучыдан алдан килеп баскан булса, йә качканда аркасына сугып өлгерсә, ул качучы отылган була да гөрләүче урынына баса.
Гөрләүче барлык качучыларны да табып чыгаргач, уен тагын башлана.
60. Мәкаль әйтеш
Балала р түгәрәкләнеп утыралар . Берәүнең кулында төйнәлгән кулъяулык була. Ул алар алдына чыгып баса да әйтә:
— Мин мәкаль әйтүче булам. Мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә. Хәзер мин, сезгә бер мәкальнең яртысын әйтеп, бу яулыкны кайсыгызга булса да ыргытырмын да, «бер, ике, өч…» дип, алтыга хәтле санармын. Мин шулай санаганчы, яулык тигән кеше тиз генә шул мәкальнең икенче яртысын әйтеп өлгерергә тиеш. Әйтә алган кеше мәкаль төенен чишкән дип санала, әйтә алмаучыга җәза бирелә.
Шулай ди дә, уен башлана. Әйтик, уртадагы бала: «Ни чәчсәң, …» — дип, яулыгын берәүгә ыргыта. Яулык тигәне аңа : «Шуны урырсың»—дип җавап бирә. Тагын моңа мисаллар:
Ыргытучы : Кем эшләми, …
Яулы к тигәне : шул ашамый.
Ыргытучы : Какма кеше капкасын, …
Яулы к тигәне : ү з капкаңны кагарлар.
Ыргытучы : Ачтан үлсәң дә, …
Яулы к тигәне : ата-анаңны ташлама.
Ыргытучы : Ачы булсаң, тоздай бул, …
Яулы к тигәне : татлы булсаң, балдай бул.
Ыргытучы : Бер тиенлек куян, …
Яулы к тигәне : у н тиенлек зыян.
Ыргытучы : Берәү туеп сикерә, …
Яулы к тигәне : берәү туңып сикерә.
Ыргытучы : Ашаганда колагың селкенсен, …
Яулы к тигәне : эшләгәндә йөрәгең җилкенсен һ . б .
Ыргытучы алтыга хәтле санаганчы җавап таба алмаган кешегә җәз а бирәләр. Яулыкны алган соңгы кеше, тагын берәр мәкальнең беренче яртысын әйтеп, яулыгын икенче кешегә ыргыта. Уен шулай дәвам итә.
61. Ашханә
Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уенны алып баручы уртага чыгы п баса һәм түгәрәктәге балаларны ң һәммәсен ризык исемнәре белән атап чыга. Аннан соң ашханәдә булган берәр вакыйга турында ирекле хикәя сөйли башлый. Хикәягә балаларга кушылган ризык исемнәре керү мәҗбүри.
Хикәя барышында исеме чыккан бала әйләнеп алырга тиеш. Әгәр моны эшләмәсә, ул уеннан чыгарыла. «Ашханә» дигән сүз чыкканда барлык балалар да әйләнәләр. Уен түгәрәктә бер генә бала калганчы дәвам итә. Ул җиңүче була.
62. Ак, димә, кара, димә…
Уенны ң максаты : балаларның уйлау сәләтен үстерү, аларда игътибарлылык, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләү.
Балалар тезелеп утыралар. Санамы ш ярдәмендә сорау бирүче билгеләнә. Ул балаларга төрле сораулар бирә. Аңа җавап бирүче «ак», «кара», «әйе», «юк» димәскә тиеш. Башны түбән ияргә һәм көләргә дә ярамый. Сорау алучы, бер баланың каршына басып, әйтергә ярамаган сүзләрне әйттерү өчен, юри сораулар бирә:
— Синең күлмәгең нинди, акмы?
— Кызыл.
— Синең аягыңда туфлимы?
— Итекләр.
— Сөтнең төсе нинди? һ. б.
Әгәр бала, ялгышып, әйтергә ярамаган сүзләрнең берәрсен әйтсә, йә булмаса башын исә, яки көлеп җибәрсә, ул бала сорау алучы була. Уенның кагыйдәсен шигырь юллары белән әйтеп, уенны дәвам итә:
«Ак», димә, «кара», димә,
Башыңны түбән имә.
«Әйе», димә, «юк», димә,
Көлмә, елмайма.
Искәрмә: без кечкенә чагында бу уенны ике кеше уйный идек. Шигырьне әйткәндә соңгы ике юлында берәр нинди сорау бирелә һәм шул сорауны ачыклый-ачыклый әйтергә ярмаган сүзләрне әйттерергә тырыша идек:
Әйе-юкны әйтмәскә,
Ак-карага тимәскә,
Өч миллион акчаң булса
Нишләр идең?
63. Чүлмәк сатыш
Балалар җиргә «чүлмәк» булып түгәрәкләнеп утыралар.
Артларына һәрберсенең «хуҗа»сы баса.
Берәү чүлмәк алучы була һәм:
— Чүлмәк сатасыңмы?— дип сорый.
Хуҗа:
— Сатмыйм, каймак саласым бар,— ди. Яки:
— Мин китсәм, каймагымны урлыйлар,— ди.
Шул рәвешле сөйләшкәндә, хуҗалар, «чүлмәк»ләрен җиң чабулары белән каплап торалар. Сүзгә мавыгып торганда, алучы «чүлмәк»нең баш киемен, яулыгын сыдырып ала да:
«Ачык авызларның каймагын шулай итәләр»,— дип, икенче хуҗага килә . Йөгереп-йөгереп берсе дә сатмагач, яңадан баштагы хуҗага дәшә:
— Чүлмәгеңне сатасыңмы инде?
— Сатам.
— Күпмегә сатасың?
— Өчкә,— дисә, өч мәртәбә (күпме әйтсә, шулкадәр) кул сугышалар. Сатучы белән алучы ничәгә килешсәләр, түгәрәк тышынна н кара-каршы шулхәтле чабышалар . Кем алдан килсә, чүлмәк шуныкы була, аның артына баса. Артта калучы чүлмәк алучыга әйләнә. Уен шулай дәвам итә.
64. Почмак алыш
Уенның максаты: балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү, аларда уяулык, җитезлек сыйфатлары тәрбияләү.
Балалар мәйданчыкның төрле урыннарында басып торалар. Алар — «әбиләр». Бер бала, «әбиләр» янына килеп, мунча сорап йөри:
— Әби, мунча бир әле?
— Мунчам буш түгел әле.
— Әби, мунча бир әле?
— Ташы төшкән.
— Әби, мунча бир әле?
— Мунча салырга агач юк. (Шулай итеп, төрле сәбәпләр әйтелә.)
Аннары тиз генә: «Һоп, һоп!» — дип, берничә мәртәбә кычкыралар. Шушы вакытта балалар урыннарын алыштыралар.
Мунча сораучы бала шушы арада берәрсенең урынын алып өлгерергә тиеш. Кем урынсыз кала, шул уенны дәвам итә.
65. Песи белән тычканнар
Бу да почмак алыш уеннарының бер төре. Уенда биш бала катнаша. Уйнаучыларның берсе «песи» була. Калган дүртесе, «тычкан» булып, почмакта урын алалар. Песи уртада тора.
Тычканнар үз почмакларында торганда, ул аларга тимәскә тиеш. Тычканнар һәрвакыт урыннарын алмашырга йөгереп торалар. Шул чагында песи аларның берсен тотарга тырыша.
Шуңа күрә урыннарын алмашырга теләгән тычканнар элек бер-берсенә күз белән яки кул белән ымлап, йә булмаса йөткереп, «Әйдә урыннарны алмашабыз!» дигән серне белдерәләр.
Шул вакыт песи, башын аска игән, күзен йомган булып, астан гына аларны күзәтеп тора. Тычканнар, аннан көлеп, як-яктан такмаклыйлар:
Мияу-мияу мышнаган,
Мич башында кышлаган,
Бүген тычкан тотмаган,
Тотар иде йоклаган.
Песи-песи поскан,
Ике күзен кыскан,
Кысса безне тоталмый,
Тотар иде, җиталмый…
Шулай дип җырлашка н арада, алдан ымлашкан буенча, берсе икенчесенең почмагына таба чаба башлыйлар. Шул чагында песинең «күзләре ачыла», почмакка җиткәнче бер тычканны тотып ала. Кулына төшкән тычкан песи була да, элгәреге песи, буш почмакны алып, тычкан була. Уен шулай дәвам итә.
66. Алырмын, кош!
Балалар арасыннан «тилгән» һәм «ана кош» сайлап куела. Калган балалар «бәбкәләр» була. Алар «ана кош» артына бербер артлы булып тезеләләр, бер-берсенә ныклап ябышалар.
«Тилгән» «ана кошка » ташлана: «Алырмын, кош!» «Ана кош», кулларын җәеп, балаларын саклый, «тилгән» кайсы якка ташланса, шунда «тилгән»гә каршы чыга: «Бирмәмен, кош!» «Тилгән» иң арттагы баланы тартып ала алса, үз оясына алып китә һәм уенны дәвам иттерә. Уен вакытында балалар чылбырны ычкындырмаска, «ана кош»тан ераклашмаска тырышалар.
67. Песием, песием
Бер бала икенче балага кул сыртын сузып тора. Икенчесе, аның кул сыртын сыйпый-сыйпый, түбәндәгечә тиз-тиз такмак әйтә:
Песи, песи, пес итәр,
Ана песи сөт эчәр,
Ана песи сөт эчкәндә,
Ата песи күз кысар.
Ал дигәндә алмасаң,
Лап итәр дә шап итәр!
«Лап итәр» дигәндә, сыйпаганы теге баланың кул сыртына шап иттереп суга. Тегесе кулын тартып алып өлгермәсә, отылган була. Отылмаса, тегесе сыйпаучы, монысы сугучы була.
Искәрмә: 2-3 яшьлек балалар да бу уенны яратып уйный.
68. Буш урынлы
Йөгереклек һәм җитезлекне булдыру өчен булган бу уен җәй көне тышта, кышын киң залларда ир һәм кыз балалар арасында уйнала.
Шобага яки санашу юлы белән берәүне көтүче итәләр дә, калган балалар, бер түгәрәк ясап, бер-берсенең кулларына тотынышып торалар. Көтүче, түгәрәк тышыннан сагалап, түбәндәгечә җырлап йөри:
Саескандай чыйкаклап,
Мин йөримен өй саклап,
Каздай булып кыйгаклап,
Сиңа тиям, син әбәк!
Шулай дип берсенең аркасын а суга да түгәрәк әйләнә йөгерә. Сугылган бала, урыныннан чыгып, аңар каршы яктан
йөгерә. Алдан әйләнеп килеп җиткәне шул буш урынны ала. Урынсыз калганы көтүче була да, уен дәвам иттерелә.
Сайт яңалыкларына язылыгыз!
Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!
