Балалар өчен санамышлар

Санамышлар — балалар уенын башлау өчен кулланыла торган кыска, ритмлы һәм күңелле такмаклар. Алар ярдәмендә уенда кемнең беренче булачагын, кемнең эзләячәген яки кемгә нинди роль бирелүен гадел итеп ачыклыйлар. Санамышлар татарча балаларга сүзләрне дөрес әйтергә, ритмны тоярга һәм игътибарны тупларга ярдәм итә.

Татарча санамышлар еш кына кызыклы сүзләрдән, кабатлаулардан һәм матур авазлардан тора. Аларны ятлау баланың хәтерен, сөйләм сәләтен һәм иҗади фикерләвен үстерә. Мондый такмаклар балаларны бергәләп уйнарга, дуслары белән аралашырга һәм уен кагыйдәләрен үтәргә өйрәтә.

Бу бүлектә балалар өчен санамышлар тупланды. Аларны балалар бакчасында, мәктәптә, ишегалдында яки өйдәге уеннар вакытында кулланырга мөмкин. Аңлаешлы һәм ритмлы санамышлар һәр уенны тагын да кызыклырак итә.

1. Өйгә кергән бер чыпчык,
Очып йөри чык-чырык.
– Чыпчык, чыпчык, син чыпчык!
Атлап түгел, очып чык!

2. Тор, тор, тургай,
Таң ата бугай,
Тургай, чыпчык,
Син кал, бу чык!

3. Аладан, боладан,
Песи бара колгадан.
Песи түгел, ата каз,
Ата каздан тизрәк кач!

4. Әке-пәке-эремчек
Син калып тор, ә бу чык.

5. Әлчи, бәлчи,
Әни күлмәк үлчи
Үлчи торгач җитмәде,
Кисә торгач бетмәде.
Чәүкә, чыпчык,
Син кал, бу-чык!

6. Ыргада, мыргада
Мәче йөри елгада.
Эремчек, төн чык,
Син кал, бу чык.

7. Песи-песи поскан
Ике күзен кыскан,
Кысса, безне тота алмый,
Тотар иде – җитә алмый.
Пес-пес-пес.

8. Җыелганнар кошкайлар –
Безнең нәни дускайлар:
Песнәк, чәүкә, саескан,
Күгәрчен артка поскан.
Син-карга, син-чыпчык,
Тәрәзәдән очып чык!

9. Бер мәк, ун уймак,
Табада коймак,
Мичтә бәлеш, ал да ябыш.
Чүрәкәй үрдәк,
Чум да чык.

10. Мияу, мияу мышлаган,
Мич башында кышлаган.
Бүген тычкан тотмаган,
Тотар иде йоклаган.

11. Саескандай чайкалып,
Мин йөримен өй саклап.
Каздай булып, кыйгаклап,
Сиңа тиям, син әбәк!

12. Ары алачык, бире алачык,
Кыр капкасы шыр ачык.
Игер чык, бире чык,
Син дә торма, йөгереп чык.

13. Ыргадан-мыргадан
Мәче йөри колгадан.
Мәче түгел ата каз,
Ата казның башы таз.
Сыртыңа төшкәнче таш
Тизрәк моннан чыгып кач!

14. Бер, ике, өч, дүрт, биш,
Алты, җиде, сигез, тугыз, ун.
Байлар кия кызыл тун.
Кызыл тунның бәясе –
Йөз дә кырык сигез сум.

15. Саесканның койрыгы
Саный китсәң-унике,
Сыңар аяк, сыңар чык,
Син калып тор, ә син чык!

16. Елгада бар бер басма:
Син анда ялгыш басма.
Әгәр бассаң китереп,
Кырыйга чык сикереп.

17. Гөр-гөр гөлдер бу,
Гөрләр күгәрчендер бу.
Карыйк-карыйк каргалар,
Шыгырдаган арбалар.
Торыйк-торыйк торналар,
Тау башында юргалар.
Чут-чут сандугач,
Тәрәзәдә карлыгач.
Чырык-чырык куар чыпчык
Тәрәзәдән очып чык!

18. Уннан уймак,
Табада коймак,
Мичтә бәлеш,
Ал да ябыш.
Чүрәкәй үрдәк,
Чум да чык!

19. Берәм, берәм, берәмләп,
Әби йөри кеше әрләп
Кәҗәләрен кешәнләп
Бабай бара басуга,
Сулга карый ун агай,
Уңга карый ун агай;
Бар чыгып кит син, агай!

20. Кыш китте, яз килде,
Үрдәк белән каз килде
Тау башлары ачылды,
Ак ташлары чәчелде.
Сайрыйлар тургайлар,
Шалтырыйлар сабаннар.
Моңая сыерчык,
Җыр җырлый чыпчык,
Син тор, бу чык!

(Барлыгы 3 карау, бүген - 3 кеше)

Сайт яңалыкларына язылыгыз!

Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!

Фикереңне язып калдыр!

Охшаш язмалар

×