Марат Кәбиров. Гомер - үсмерләр өчен повесть
татарча укырга
baner_gomer
Миллион - повесть
kicheru_yuk_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Лифтта

 

(куркыныч хикәяләр татарча)

Лифт эчендә өч күршесен күреп ул ишеккә ташланды:
— Көтеп торыгыз! — дип сөрәнләде, авыр сумкаларын көч-хәл белән сөйрәп. Күршеләре уйлап та бирмәделәр, әмма ул кереп өлгерде. Сумкаларын җайлабрак куеп, көзгегә арты белән басты. Шул арада хәл белеште:
— Әссаләмәгаләйкем, күрешеләр! Ни хәлләрдә генә?

Аңа берсе дә игътибар итмәде. Халит моңа бераз сәерсенеп куйды. Җәй буена авылда торып, анда йорт-курасын төзәтеп ятты. Ике-өч ай буена күренми торгач, оныттылар микәнни? Алай була алмый инде.

Ябык кына гәүдәле, кечкенә буйлы Габбәс абзый җиденче катта яши иде. Подъезд алдына тәмәке көйрәтергә чыккан чакларында дөньядагы бер теманы да калдырмый сөйләшәләр, бәхәсләшәләр, эчләрен бушаталар. Кем кем, ә Габбәс аны онытырга тиеш түгел иде.

Ә менә Әхмәт, утыз биш яшьлек ир, онытырга тиеш түгел. Элек әллә кайдан сәлам биреп, елмаеп килеп күрешә торган иде. Хәл-әхвәл сораша, шул арада берәр мәзәк сөйләп ала. Тик ул да Халитне танымаганга салышты. күрмәде дә бугай.

Тугызынчы катта яшәүчке Хәдичә апаның танымавы гаҗәп түгел инде, ул элек тә бик күреп бетерми торган иде.
Халит шулайрак уйлап куйды да ягымлы шаянлык белән шелтәләп алды:
— Нәрсә берни дә эндәшмисез?

Тик аңа беркем дә игътибар итмәде. Шулай да бераздан Хәдичә карчыкның калтыравык тавышы ишетелде:
— Сез дә китәлми йөрисез икән, — диде ул беркемгә дә карамыйча гына, — Минеке дә озак сузылды әле. Берничек тә җаен табып булмый.

Габбәс абзый баш кагып торды да:
— Бүген булмаса, иртәгә китәрмендер, — дип елмайгандай итте, — Карчык җибәрми яфалады бит. Хәзер бераз күнегә төште бугай инде, ул кадәр нык бетеренми.
— Әйе, кеше барсына да күнегә инде, — дип куйды Әхмәт, үзенә хас булмаган битарафлык белән, — Менә мине генә җибәрмиләр әле. Бурычларым күп, шуларны түләп бетерергә кирәк. Нишләргә дә белгән юк әле.
— Туктагыз әле, — дип сөрәнләде Халит үзе дә сизмәстән, — Сез барыгыз да кая китәргә җыенасыз соң? Берәр җирдә оҗмах әзерләп куймаганннардыр бит?

Тик аңа беркем дә игътибар итмәде. Әйтерсең, бу лифт эчендә ул бөтенләй юк иде.
— Сез нәрсә, мине кызык итәргә уйладыгызмы соң?

Тик аңа бу юлы да игътибар бирмәделәр. Болар күрәсең, аның сумкалар сөйрәп килгәнен подъезд алдыннан карап торганнардыр да шаяртырга теләп лифтка кереп басканнардыр. Хәзер менә мәрәкә ясыйлар, игътибар бирмиләр, күренмәс кеше белән бергә баргандай кыланалар. моны тоюдан Халит кычкырып көлеп җибәрде. Хәзер аңа бүтәннәр дә кушылыр, бергәләшеп көлешергә тотынырлар кебек иде. Әмма күршеләре аңа бернинди игътибар бирмичә, үзләре генә белгән нәрсә турында гәпләшүләрендә булдылар.

Моңа Халитнең кәефе кырылды һәм ул күршеләренә арты белән борылып лифт стенасына карап басты. Стенада зур көзге эленеп тора иде. Анда моңсу гына гәпләшкән күршеләренең чагылышы күренә. Халит аларны күзәтергә тотынды. Һәркайсында ниндидер үзгәреш бар иде, тик нинди үзгәреш икәнлеген генә тоя алырлык түгел. Монда нәрсәдер сәер иде.

Һәм кинәт ул нәрсәнең дөрес түгеллеген аңлады да… арка үзәге буйлап салкын йөгерде. Күзләрен ачып-йомып алды, файдасы тимәячәген белсә дә үз-үзен чеметен карады. Тик күренеш үзгәрмәде. Лифт көзгесендә өч күршесенең дә чагылышы бар, тик анда Халит үзе юк иде.
— Шайтан алгыры! — дип сүгенде Халит, алдындагы көзгене җиңнәре белән сөртеп, — Булуы мөмкин түгел…

Күренеш үзгәрмәде. Һәм ул ашыгып “Стоп” дигән төймәгә басты. Лифт селкенеп куйды, әмма туктамады. Халит кыңгырауга басты. Аның тавышы кайдандыр ерактан ишетелде. Стена аша килгән шикелле. Халит коты алынып, төймәләргә бер-бер артлы басарга тотынды. Тик бернинди дә үзгәреш булмады, лифт бернәрсәгә буйсынмыйча үз юлын дәвам итте.

Бары тик җиденче катка менеп җиткәч кенә лифт эчендә ут сүнде. Ул кабат янганда Габбәс абзый юкка чыккан иде. Халитнең бөтен тәнен калтырау алды. Моның булуы мөмкин түгел, ишек ачылмады да бит, лифт хәтта тукталып та тормады. Бераздан ут тагын сүнде. Бу юлы Әхмәт, аннары Хәдичә карчык юкка чыктылар. Халитнең арка үзәге бозга әйләнде, маңгаена салкын тир бәреп чыкты, иреннәре ирексез дерелдәргә тотынды. Бераз һушына килгәч, ул лифт төймәләренә баскаларга тотынды. Тик моның кирәге юк иде бугай, бер арада лифт туктап калды, ишекләре ачылды. Һәм Халит сумкаларын алырга да онытып тышка атылды. Үзе яшәгән фатир ишеген күргәч, эченә бераз җылы кергәндәй булды һәм ул кабат лифтка кереп, сумкаларын эләктерде. Һәм ирексездән көзгә күз ташлады. Бу юлы ул күренә иде.

Көзгедә үз чагылышын түгел, ә бәхетен тапкандай бер тойгы балкып китте. Ул күренә. Ул бар. Ул…

Бу хәл турында ул өенә кергәч тә, соңыннан да беркемгә сөйләмәде, акылын җуйган, сантыйланган дип әйтүләреннән шүрләде. Яңалыкларны сөйләшеп утырганда хатыны:
— Әхмәтне беләсең бит, — дип авыр сулап куйды, — шулкадәр ачык, ярдәмчел кеше иде. Аварияга эләгеп харап булды, мәрхүмкәем…

Халит инде Габбәс абзыйның да, Хәдичә карчыкның да вафат икәнен сизенә иде. Аның арка үзәгенә тагын салкын йөгерде.

Куркыныч хикәяләр: Марат Кәбиров. Лифтта — татарча хоррор

Охшаш язмалар

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика