(коточкыч хикәяләр циклыннан)
Бу пычакны ул иске сарай урынын казыганда тапты. Пычак матур иде. Яхшылап тазарткач, ул бер сәнгать әсәре шикелле булып калды, ялтырап тора. Үткенлеге дә чамасыз.
Ир берничә тапкыр чиртеп аның зеңләвен тыңлап кинәнде дә хатынына кертеп бирде.
— Менә, әнкәсе, бер пычак таптым, — диде ул соклануын яшерә алмыйча, — Үзе кисә торган.
Хатыны пычакны әйләндереп-әйләндереп карады да:
— Ярар, әткәсе, бик рәхмәт. Кулга тотарга да җайлы икән.
Кухня өстәлендә яткан пычак үзлегеннән зеңләп куйгандай тоелды. Аның йөзе буйлап ниндидер яктылык узды. Ир моны күрде, тик берни дәшмәде.
— Әйдә, бер кергәч, азрак капкалап та чык инде, — диде хатыны һәм икмәк кисәргә тотынды. Аның кулындагы пычак тагын зеңләп куйды.
Ир моңа бик әһәмият бирмәде.
— Салат та ясыйм әле — Хатын суыткычтан кыяр, помидор алып турарга тотынды һәм сокланулы аваз салды, — Үзе эшли, әткәсе, карале, үзе!
Ир хатынына карады. Пычак чынлап та үзе кискән кебек иде. Ул барсын да математик төгәллек белән турый, хатынының кулында биеп кенә тора. Бу дәрәҗәдә төгәл хәрәкәтне бары тик роботлар гына булдыра аладыр кебек. Хәер, алай ук түгелдер, хатыны оста бит аның, нинди эшкә тотынса шуны көлдереп куя. Әле дә пычак аның кулында булганга гына уйнап торадыр. Бернинди могҗиза да юктыр.
Бер арада хатын кухнядан чыгып китте һәм ир суган турарга кереште. Шайтан алгыры! Пычак чынлап та үзе эшли иде. Ул кухня нечкәлекләре белән таныш ир-егет түгел, әмма пычак аның кулында да уйнаклап кына тора һәм суганны тип-тигез кисәкләргә бүлгәләп, үзе турый иде. Хатыны көнбагыш мае тотып әйләнеп керүгә, ир суганның эшен бетереп пычагын өстәлгә куйды. Зеңләгән тавыш ишетелде. Ә хатыны сокланулы аваз салды:
— Сиздеңме менә син дә! Үзе эшли бу пычак…
Ир ни әйтергә белмичә иңнәрен генә сикертеп куйды. Үзе эшли ала торган пычак булуы рәхәт тә, уңайлы да иде, әлбәттә. Әмма моның гайре табигый хәл икәнлеген аңлау гына күңелгә шом өсти иде.
— Бер тотынгач, укроп та тура инде, — дип елмайды хатыны, — синең кулдан тәмле була ул.
Хатын-кыз шулай инде, аз гына юл саптыңмы, бөтенләең белән файдаланырга тотына. Ир иңнәрен генә җыерып куйды да пычакка үрелде. Тик өлгерәлми калды, пычак бер учлам укроп янына шуышып, аны үзе турарга тотынды. Ир бер мәлгә өнсез калды. Бераздан гына коты алынып пышылдады:
— Хатын…
Хатыны аңа төбәлде. Иренең күзләрен акайтып, агарынып басып торуын күргәч, ул караган якка күз ташлады. Һәм кулындагы тәлинкәсе идәнгә төшеп китте. Пычак әйтеп бетергесез төгәллек һәм күз иярмәс тизлек белән үзе эшли иде. Икесе дә тын алырга куркып күзәтә башладылар. Пычак эшен тәмамлады да турагыч такта янына сузылып туктап калды. Ир аның серенә төшенергә теләгәндәй, кулына алып җентекләбрәк карарга дип өстәлгә үрелде. тик пычак шундук читкә шуышты. Ир тагын үрелде. Бу юлы да тота алмады. Өченче тапкыр үрелүендә пычак өскә сикерде дә дөп итеп өстәлгә кадалды.
Баштагы сокланулары шундук юкка чыкты. Аны курку алыштырды. Бу ата-баба күргән хәл түгел, әйтеп адәм ышанмаслык бер могҗиза иде. Коточкыч хәл. Йомшак уенчак булса да бер нәрсә әле, ә бу — пычак, ул теләсә-кайсы мизгелдә, теләсә-нәрсәгә килеп кадалырга, яки кисә башларга мөмкин. Бу чынлап та куркыныч иде. Пычак, аның уйларын сизгәндәй өскә күтәрелде һәм көч белән кабат кадалды. Өстәл өстен үтәли тиште ул. Мондый көч белән беркем дә суга алмый, бу адәм кодрәтеннән килерлек нәрсә түгел иде. Җиңеллек белән генә шуып, тагын күтәрелде. Тагын кадалды. Выжт-Дөп! Выжт! Дөп! Пычак шул рәвешле өстәлне икегә кисә иде.
Хатыны һушына килеп дога укырга тотынды, әмма шул ук мизгелдә пычак баягы эшен ташлап, хатынның муенына килеп терәлде. Ир коты алынып кычкырып җибәрде, тик пычак тукталып калды. Хатын да догасын онытты.
— Юк, тимә, — дип ялварды ир, — Без сиңа комачауламыйбыз. Без урамга чыгабыз. Ә син үз эшеңне эшлә дә үз юлың белән кит. Монда калма.
Пычак шунда ирнең бугазына килеп терәлде. Бераз шулай торды да өстәлгә барып ятты. Ир хатынын ишеккә төрткәләде:
— Әйдә, әйдә… Тиз бул… Чыгып китик…
Хатынын төрткәләп верандага чыгаргач, үзе ишеккә капланып, ачкыч тишегеннән күзәтергә тотынды. Башта берни дә булмады. Инде кул селтәп китәргә җыенганда, кухня стенасында ниндидер кара шәүлә барлыкка килде. Ул башта болыттай зур иде, акырынлап кечерәя барып адәм сурәтенә керде. Тыгызланды. Һәм аның кара кулы стенадан чыгып өстәлгә сузылды. Пычакны эләктерде. Ә икенче мизгелгә инде пычак та кара шәүлә дә акырын гына эреп таралды.
Беркадәр һушсыз булып торгач, ир тышка чыкты. Хатыны кухня форточкасыннан күзләрен алалмыйча катып тора иде.
— Безнең өйдән, — дип пышылдады ул битараф бер тавыш белән, — Кара болыт чыкты. Кара болыт… Безнең өйдән…
Коточкыч хикәяләр: Марат Кәбиров — Пычак