Терри Пратчеттан 17 цитата

Терри Пратчетт егерменче гасырның иң күренекле юмористларыннан санала. Туксанынчы елларда ул Бөекбританиянең иң күп укыла торган язучысы була һәм китапларының гомум тиражы 40 миллион данәгә җитә. Аның 15 китабы «ВВС версиясе буенча иң яхшы 200 китап» исемлегенә кергән.
Әлеге цитаталар аның «Кот без дураков», «Цвет волшебства», «Кот без прикрас», «Безумная звезда», «Дамы и Господа», «Творцы заклинаний», «Интересные времена», «Маскарад», «Пятый Элефант» һ. б. әсәрләреннән алынды

• Явызлык йокламый һәм кемдер ни өчендер йокларга тиешлеген аңлый алмый

• Турист дөньяга ал күзлек аша карап кына калмый, ул аны ал ми белән кабул итә һәм ал колаклар белән ишетә.

• Соклангыч, йомшак сүз белән әллә нәрсәләргә ирешергә мөмкин. Һәм бигрәк тә кулыңда зур һәм каты тукмак булганда.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

• Песиләргә төнлә кычкырып эзләрлек кыска һәм матур исемнәр бирергә кирәк.

• — Бу урманда ашарга ярарлык берәр нәрсә бармы икән?
— Бар. Без.

•- Монда торып тор. Әгәр куркыныч нәрсә булмаса, сызгырырмын.
— Әгәр куркыныч булса?
— Акырырмын

• Мондагы аллаларның атеистларның тәрәзәсен ватып йөри торган начар гадәте бар иде.

• Галстук урынына бәйләгән колготкиеңны сал, сиңа килешми.

• Әгәр песигә нәрсәдер бирмисең икән, ул синең борылганны көтеп тора һәм үзе ала.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

• Ягг берәр ир яшеренмәде микән дип карават астына карады. Кайдан бәхет килерен беркем дә белми.

• Уңышның иң мөһим ингредиенты — без ниятләгән нәрсәнең тормышка ашмас икәнен белү.

• Хаос һәрвакыт тәртипне җиңә, чөнки анда оешканлык көчле.

• Ахмак кешеләр акыллыларның башына да килмәгән нәрсәләрне эшләргә сәләтле.

• Бер нәрсәгә дә мохтаҗлыгы булмаган кешеләр тирә-юндәгеләргә үзләренең бер нәрсәгә дә мохтаҗ түгеллеген күрсәтүгә мохтаҗ.

• Фән һәм прогрессны күп гасырлар буена алга этәрүче тылсымлы сорау: «Әйдә, барсын да бергә кушып болгатып карыйбыз, нәрсә килеп чыгар икән?»

• Ул ялгышты. Туннельнең теге очында ут бар һәм аның чыганагы огнемет иде.

• Бу тормыш ярыйсы ук кызык. Аннан көлмичә мөмкин түгел. Көлмәсәң, акылдан язарга да мөмкин.

Терри Пратчетт китаплары — Аудио һәм электрон китаплар