Ана

шигырь

Төн шундый тын. Җирдә һәммәсе дә

Тынычлап йоклаган сыман.

Тик ай гына – ятим-җилпеләрнең

Зар-моңнарын туплаган сыман.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

1

Карашларын тулган айга төбәп

Тәрәзәдән бага тол ана.

Һәр кичне ул ялгыз каршы ала,

Һәр кичне ул ялгыз моңлана.

Монда ана улын көтә-көтә

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Соңгы көчен җыеп көн күрә.

Балам дип ачкан ишекләрдән

Ялгызлыктай салкын җил керә.

Өзелергә тора өмет кылы,

Түгелердәй була күз яше…

Дөп-дөп-дөп-дөп…

Тагын бер кем дә юк.

Йөрәк ахры… түзми, күрәсең.

2

Ул чакта да ай туп-тулы иде,

Мең йолдыздан якты берүзе.

Ул шатлыгы иде яшь кәләшнең,

Күкләр исә — тормыш диңгезе.

Пар аккошлар йөзгән сихри күлдән

Тора иде сафлык бөркелеп.

Ул уйлады: “Безнең бәхетләр дә

Тулы булсын иде ай кебек”.

Фәрештәләр амин диде микән,

Шайтаннармы әллә шаярткан.

Юк, ахры, алла үзе аны

Җирдәге ай итеп яраткан.

Кыска икән айның шатлыклардан

Мөлдерәмә тулы чаклары.

Озакламый ул яртыга калды,

Һәм дөньяны болыт каплады.

Тол хатынның җаны аккош булып

Әйләнде дә кара каберне…

Чәбәләнде күпме… әле җиргә,

Әле күккә килеп бәрелде.

3

Кара төнне ябынып ай елыймы –

Күк йөзендә күз яшь эзләре.

Пыскып кына янган өмет кебек

Бишектәге сабый күзләре.

Сабый елый… Өй эче дә әле

Кара түгел… Нидән курыккан?

Ана йөрәгенә җыеп алынган ич

Бала өстендәге болытлар.

Бишек бәвелә. Һәм бәвелә бизмән…

Югалту һәм табыш йөрәктә.

Киләчәктә күрер бәхетен ана

Төн йокысы күрми тибрәтә.

4

Нишләтәсе инде бу дөньяны –

Саз шикелле ферма юллары.

Фермаларда бәхет буламыни –

Кара тир дә, нужа нибары.

Саулыкларны сава бу хөкүмәт,

Түрәләре иги йөрәкне.

Улы әйтә: “ Һәр эш хөрмәтле”, — ди,

Кемнәр, кайда шулай өйрәтте?

— Улым,

Шушы сөтне генә алып шыл син,

Түрә-кара каршы төшмәсен…

— Урлашырга, әнкәй, ярамый бит…

Ярамый да… Ләкин нишләсен?..

Улы хәлен яхшы белә ана…

Үзе дә бит шуның шикелле…

…Янчык белән йөрү баласына

Эстафета булып күченде.

Нишлисең соң… Язмышларга гына

Каплана да тормыш тузаны.

Мәктәпләрдә алган белем белән

Чәкәштерә шулай нужаны.

Күбек кебек шартлап тирә-якка

Чәрдәкләнеп оча белемең…

Хыялларың чәрдәкләнеп оча,

Һәм яралый сабый күңелен.

5

Яралый шул… Ә беркөнне сабый

Елый-елый кайтты укудан.

Бур баласы бит син… Синең әнкәң

Салам урлаганда тотылган”, —

Шулай дигән бер кыз…

Ул кызны да

Кем гаепли алыр, кем әрләр…

Парта арасыннан бу тормышның

Асылын соң кемнәр күргәннәр?!

Гомер буе аны аңлап булмый –

Бу дөньялар артык буталчык.

Коммунизм үренә атлый кеше,

Җилкәсендә салам бер капчык.

6

Интекмәссең, әнкәй, мин үскәч.

Тракторга менә утырырмын,

Тәрәзенә аның буй җиткәч.

Саламын да, утын-печәнен дә

Выжлап кына алып кайтырбыз.

Сыерыбыз булыр. Әнкәң бур, дип,

Үчекләмәс мине теге кыз”, —

Шулай диеп син юата идең,

Син елата идең наз белән.

Бишегең дип кулларымны сузган –

Ай икән лә… ялгыз ай йөзә.

Бишегең дип кулларымны сузган –

Ай түгел лә — сагыш йомгагы…

Керфегемдә — йолдыз тамчылары…

Сагыш баскан никтер дөньяны.

Кайда, балам, башларымнан сыйпап:

Түз, әнкәем, дигән кулларың?

Әнкәңне дә хәтта оныттырып,

Нинди җилләр сине урлады?

7

Тәрәзә төптә торган аналарның

Сагышларын җыеп ай йөзә.

Күзләрдәге яшь бөртеге сыман

Тамып төшәр төсле ул җиргә.

8

Үсте малай, үсмер иңнәренә

Сала барды дөнья ир йөген,

Тормыш аның телен тешләттерде,

Үптергәнче бәхет иренен.

Нужасы да, ялгызлыгын белгәч,

Суга торды һәрчак биленә.

Көлә-көлә авыл агайлары:

Адәм чыкмас моннан”, – диделәр.

Ирләр генә йөкмәр авыр йөктән

Ныгымаган иңнәр изелә.

Әткәй юклык сабый чакта түгел,

Унсигездә ныграк сизелә…

9

Төннәр инде таңга авышып бара…

Көлә-көлә улы шикелле,

Кояш чыгар… Сары сагышка да

Чик куелыр әле беркөнне.

Бәхет кунар аның йортына да,

Аның йортына да нур кунар.

Нурдан эреп таралган төн сыман,

Ялгызлык та… бар да онытылыр.

Тәрәзә төптә утыра ялгыз ана.

Аның күңелен, гүя, ишетеп

Тетрәнеп куя газиз улын

Үстерешкән… хәзер буш бишек.

10

Тәрәзә төптә торган аналарның

Сагышларын туплап ай йөзә.

Керфектәге яшь бөртеге төсле

Тамып төшәр кебек ул җиргә…

1990

Марат Кәбиров. Шигырьләр