Зифа Кадырова. Китаплары һәм үзе турында.

Марат Кәбиров. Зифа апа, иң популяр китаплар авторы булсагыз да сезне бөтенләй язучыга исәпләмәгән кешеләр дә бар. Бу күренешкә үзегез ничек карыйсыз?
Зифа Кадырова. Чынлап та кем соң ул язучы? Чын язучы минем өчен буй җитмәс акыллы сабыр кеше. Мин үземне язучыга санамыйм, бу минем хоббидер бәлки. Мин беркемнән бернәрсә дә сорамыйм, мин бәлки шуның белән ирекледер дә… Мин бер ходайга рәхмәтле, авыр чакта каләм тоттырып ул мине авыр кичерешләрдән коткарып калды. Ә язучыга санамыйлар дигәннән, санамасыннар мин моңа нормаль карыйм, шуңадыр бәлки мин беркайда да беркемгә дә язучыга санагыз дип сорап барганым юк. Гомер буена язучы булырга хыялланганнар күтәрсен язучы исемен, минем өчен бу мөһим түгел. Аерым атарлык язучы юк диярлек, алар барысы да яхшы миңа калса. Ә болай Даниелла Стилне укырга яратам, үзеннәнме әллә тәрҗемәче яхшымы, бик гади һәм аңлаешлы, укырга җиңел.

Марат Кәбиров. Бүген китап укучылар аз, дип зарланалар. Бик күп язучыларның китаплары кибет киштәсендә картая. Моның сәбәбен нәрсәдә күрәсез?
Зифа Кадырова. Без элеке чор авыл балалары, кайда нәрсә ничә миллион белән чыкканны белми үстек, тик шулай да гади доярка төннәр буена китап укып йокламыйча эшкә киткәнен дә күреп үстек, халыкның тормышка күзе янып тора иде, китап укый, концертларга, спектаклләргә атлыгып йөреде, миңа калса хәзер кешене бар мәдәнияткә битараф итүче ул телевидение. Халык өйдә кырын ятып телевизор карауны хуп күрә. Хәзер аны компьютер узды. Кайберәүләр эшкә йөрми көннәр буена шуңа капланып утыра. Әйдәгез бер атнага булсада телевизор белән компьютерны алып атыйк, ни булыр иде микән?
Кайда кемнең китабы яту белән кызыксынганым юк, мин бик аз укыйм, шулайда азрак күзәтеп барырга тырышам, һәр язучының үз стиле. Китапка килгәндә, китапны укырлар иде дә ул, бар кеше дә Казанга килә алмый шул, я Чаллыга, каян алып укысын соң ул, китап кибетләре юк бит, авылларда гына түгел, кайбер район үзәкләрендә дә .

Марат Кәбиров. Язучыны нәрсә популяр итә?
Зифа Кадырова. Яхшы әсәр дә популярлык та сорап ала торган нәрсә түгел, минемчә әсәрдә куйган соравыңа дөрес җавап табу, минем тапкан җавап белән укучының килешү килешмәү, укучың белән уртак тел табу. Популярлык ул зур җаваплылык дип карарга кирәк, шушы җаваплылыкка әзер булырга кирәк, миңа калса. Сиңа таләп әсәрдән әсәргә үскәннән үсә, ә аклый алмасаң, халык көткәнне бирә алмасаң, менә ул кайда популярлыкның проблемасы, гел майлы калҗа булмый бит. Мин бит алай сезнең кебек укымышлы җор үҗәт кеше түгел, тормыш тәҗрибәм җитәрлек, белемем аз, мин моны беркайчан да яшермим дә. Тормышны ничек аңлыйм шулай язам.

Марат Кәбиров. Чит илләрдә популяр язучылар бик бай яши. Әйтик, «Сумерки» авторы Стефани Майерның еллык кереме 15 млн. доллар чамасы исәпләнә. Популяр татар язучысының матди хәле ничек? Зифа Кадырова китаплары зур табыш китерәме?
Зифа Кадырова. Бер бик кызык күренеш бар, никтер татар язучысы үзен тишек ботинка белән йөрергә тиеш дип саный,чөнки ул милләткә, әдәбияткә хезмәт итә. Элеке заманда бит алар бик хәлле булган, үзләре әйтүенчә бер әсәргә сумка тутырып акча алганнар. Шул ук вакытта язучыларга квартиралар да биргәннәр. Миңа калса безнең татар үзе үзен шул хәерчелеккә күндергән. Мин бер нәрсә белән килешә алмыйм, безнең шундый яхшы әсәрләребез бар, ник шуны башка телләргә әйләндереп сатып акча эшләмәскә, безнең бит татарча укый белмәгән татарларыбыз да күп, аннан болай без русныкын да укыйбыз, инглиз теленнән тәрҗемә ителгән китаплар да укыйбыз, ә ник үзебезнекен укытмаска, ник яхшы тәрҗемәчеләр әзерләмәскә. Яхшы “комерческий җилка” юк, реклама өстендә эшләргә кирәк безнең нәшриятларга. Яхшы әсәрләрне үзләре эзләп табып бастырырга, акча эшләргә тиешләр. Шул чакта язучыларның гонорарлары да артыр. Ә сатылмаган китапларны язучыларның үзләренә кайтарырга кирәк, ун тәңкәгә калып хур булып ятмасыннар, очрашуларга йөрсеннәр, анда бар китапта сатыла. Яңа китап чыгу белән китап кибетләрендә язучының үзе белән автограф белән презентациялар уздырырга кирәк.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Марат Кәбиров. Безнең кайберләребезгә, Казанның әдәбият түрендә кызынып ятучыларга, сезнең әсәрләрне укып, сезне яратып кешеләр дөрес эшләмидер кебек тоела. Алар ниндидер Зифа Кадырова китапларын түгел, ә безне, фәлән-фәлән премия лауреатларын, затлы кресло хуҗаларын укырга, безне яратырга тиештер кебек. Укучыларның мәхәббәтен үзегез тоясызмы?
Зифа Кадырова. Нишлисең бит, һәр кемнең үз карашы, бәлки алар хаклыдыр да. Тик менә минем иртәм шул халык белән аралашудан башлана, кайчан яңа китап чыга, безгә очрашу кирәк, дип башлана . 2010 елның январеннән 2015 елның апреленә чаклы 93 очрашу үткән һәм ел ахырына чаклы урын юк. Бу мактанып әйтү түгел, чакыру килгән халык көтә — барырга кирәк. “Мин популяр, китаплар болай да сатыла” — дип утырмыйм. Чакырган җиргә йөрергә тырышам. Бу йөрүләр сүз дә юк бик тә кесәгә суга, мин бер генә китапханәдән дә бернәрсә дә сораганым юк. Аның каравы халык белән аралашканда гына укучыга ни кирәген аңлыйсың. Ирләр язсынар тарихны, сәясәт белән шөгелләнсеннәр. Югарыда утырганнарның эше дә югары булырга тиеш, ә мин хатын-кыз буларак шул гади генә гайлә темасы белән шөгелләним. Югарыда утырганнар белән мал бүлешәсе юк, базар зур — һәр кемнең үз укучысы.

Марат Кәбиров. Зифа Кадырова китаплары нигездә «хатын-кыз романы» рәвешендә кабул ителә. Бүгенге заман хатын-кызларының төп өстенлеге һәм төп бәласе нәрсәдә?
Зифа Кадырова. Мин бөтен гаилә өчен язам, укучыларым арасында ирләр дә күп, тик алар кеше алдында кычкырып та чыкмыйлар, кешегә күрсәтеп елап та утырмыйлар, алар я очрашудан соң килеп колакка гына әйтәләр, я шалтыраталар. Һәр кемдә нинди дә булса проблема бар, һәр кем соравына җавап эзли. Бүгенге хатын кызларның өстенлеге дә төп бәләсе дә, артык көчле булудадыр, бу 90 елларда башлангандыр бәлки, халык эшсез акчасыз калганда да хатыннар гаиләне тартып чыкты, ә ирләр шул көчне күтәрә алмый ташлап китте, кай берәүләр шул хатын сыртында утырып калды. Ирләр бит үзләре башта бүрекне аннан чалбарны салып бирделәр, хәзер инде рулне дә, бик җайлап хатын урынына күчеп утырдылар. Менә шул өстенлек үзе бер бәхетсезлек, көчле ир белән иркә хатын булып яшәсә ул күпкә бәхетле булыр иде, тик ирләр башкача уйлый. Ир ир урынында булырга тиеш. Хатын-кыз гайләдә баш булса ир бала йомшак була, шулай булгач киләсе буынга чын көчле ир килә аламы?

Марат Кәбиров. Сезнең әсәрләрдә ирләрнең барсы да диярлек йомшак характерлырак, кыюсызрак булып тоела. Артык әйбәт, артык юаш алар. Сез ирләрне чынлап та шундый дип уйлыйсызмы?
Зифа Кадырова. Белмим кем ничек күрә бит миңа калса Байрас та Таһир белән Асылгәрәй дә чын ирләр булып кала алдылар. Аннан мин бит чын тормыштагы геройларны алам һәм мин аларга хис тойгы гына өстим, кайберәүләргә хаталарын төзәтергә мөмкинчелек бирәм. Чөнки чын тормышта да хаталарын төзәтүне телим.

Марат Кәбиров. Бүгенге заманда, матди байлык, алыш-биреш өстенлек иткән дәвердә мәхәббәткә урын бармы?
Зифа Кадырова. Гайлә бит ул шул мәхәббәт дигән нәрсәдән корыла. Тик мәхәббәт дигән нәрсә күп кырлы ике ташны хәтерләтә, хис, тойгы, барысы да бар. Алар бер-берсенә яраклашып чуер ташка әйләнгәнче күпме еллар үтә, мәхәббәтне саклар өчен бик зур сабырлык кирәк. Ходай кешене читтән шашкын хисләр биреп сыный, ә бу чир, авыр чир, күпләр шул чиргә каршы тора алмый мәхәббәтен дә югалта. Хатын –кыз бит ул гаилә учагын саклаучы, ул җылы булса гына барысы да аның янына җыела. Матди байлыкны мин үз көчемә эшләп таптым, беркайчан да мәхәббәт һәм байлыкны бер рәткә куймадым, байлыкны мәхәббәттән өстен куйган кешеләр белән дә аралашмадым, шуңа мин моның турында берни дә әйтә алмыйм.

Марат Кәбиров. Укучылар яңа әсәр көтә. Нәрсә белән сөендерәсез?
Зифа Кадырова. Беләм көтәләр, тик менә сөендерә алырмынмы, мине һәр вакыт шушы сорау куркыта.

Марат Кәбиров. Әңгәмә өчен рәхмәт, Зифа апа. Кайвакыт иң азактан: “Эх, менә шул теманы кузгатмады”- дигәнрәк үкенеч кала. Үзегез әйтергә теләп тә мин сорамый калган нәрсәләр булса, рәхим итегез.
Зифа Кадырова. Син дә бит мине язучыга санамыйсың, ә шулайда бер нәрсә бар, синең әсәрләрне укып аңлар өчен миңа ике кат укырга кирәк, ә миндәйләр аз түгел. Шулай булгач, дустым, синең китапка минем җилкәгә басып үрелергә кирәктер бәлки. Гомер буена газетада сатам-аламны гына укыган кешеләр хәзер минем әсәрләрне укыйлар, ә иртәгә алар синекен укырлар, чөнки алар үсәрләр. Мине ,сезнең кебек олы язучыларга яңа килгән укучыларга стартовый площадка дип кара. Бу тормышта мин дә никтер кирәк икән бит.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Биография

Зифа Әбделвәли кызы Кадыйрова 1958 елның 7 октябрендә Башкортстан Республикасының Учалы районы Ахун авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлап ике ел узганнан соң, 1978 елда Яр Чаллы шәһәренә төзелешкә килә, һөнәре буенча – электромонтажчы. Соңгы елларда штукатур-маляр булып эшли. Аның тормышында кызыклы борылмалар күп. Музыка мәктәбендә укый, укытучысы музыка училищесына керергә үгетли, ярдәм итә. Тик Зифа сольфеджио белән иза чиккәннән соң, училищены ташлап төзелешкә китә. Тулай торактагы танцыда булачак ире Марсельне очрата. Өйләнешеп 33 ел бергә яшиләр. Ире китаплар укырга ярата, аларның эчтәлеге белән Зифаныы да таныштырып бара. Бергәләшеп Руслан исемле ул һәм Регина исемле кыз тәрбияләп үстерәләр. Зифа әдәби иҗатка керешкәч тә, Марсель аның беренче укучысы һәм терәк-таянычы була. Кызганычка каршы, язучының тормыш иптәше дөньядан бик иртә китә. Зифа Әбделвәли кызы үзе дә, балалары да аны сагынып, зурлап искә алалар.

Зифа Кадырованың тормышы такыр юлдан гына тәгәрәми. Табиплар анда рак авыруы табалар һәм язучы онкология бүлегендә дәвалана. Бәхеткә, дәвалау уңышлы була һәм Зифа терелеп чыга.
Беренче китабын 48 яшендә, якыннарыннан качып кына кулдан яза. Әдәбият өлкәсендә уңыш көтеп түгел, ә күңелендәге хисләр ташкыныннан котылырга теләп. Беренче укучысы ире була, ул хуплый, киңәшләрен әйтә. Соңыннан кулъязманы Фәүзия Бәйрәмова укып чыга һәм әсәргә бик зур популярлык юрый. Чынлап та шулай булып чыга — Сөмбел турындагы әсәр кулдан кулга күчеп укыла, язучыга танылу китерә. Зифа Кадырова китаплары бүген укучылар арасында көтеп алына, яратып укыла.

Зифа Кадырова китаплары

Зифа Кадырова, Сагынырсың — мин булмам.

зифа кадырова китаплары сагынырсын мин булмам

Зифа Кадырова, Язмыш сынавы.

зифа кадырова китаплары список язмыш сынавы

Зифа Кадырова, Синсез килгән язлар.

зифа кадырова китаплары укырга
«Синсез килгән язлар»да язучы үз кыйбласына тугры кала. Хатын-кыз сабырлыгы, сынауларга дучар ителгән яралы язмыш, шатлыгын да, газабын да үзенә сыйдырган мәхәббәт тарихы…

Популяр язучы Зифа Кадырованың бу әсәре мәхәббәт хисен кадерләп сакларга чакыра, гаилә кыйммәтләре хакында уйланырга этәрә. Фирая белән Газинурның, Алсу белән Фәрхәднең һәм башка геройларның давыллы-буранлы язмышлары, шатлык-сөенечләре, ялгыш-хаталары укучыны үз кочагына бөтереп ала. Алар белән көтелмәгән вакыйгалар чоңгылында кайныйсың, ярсу хис-тойгылар дулкынында тирбәләсең.

Зифа Кадырова, Бәхеткә юл кайдан?

зифа кадырова китаплары укырга скачать

Зифа Кадырова, Көтеп узган гомер.

татарские книги зифа кадырова
Гомер буе кемне дә булса көтеп яшәргә мәҗбүр Фатыйма, каты авырудан һәм хыянәт ачысыннан сыгылып төшәргә ашыкмаган Рушания, чәчләренә чал төшкәнче тәүге мәхәббәтен уйлап яшәгән Асылгәрәй — алар барысы да укучыны үз дөньясына дәшә…

Зифа Кадырова, Яраларың белән яратырмын.

Зифа Кадырова, Яраларың белән яратырмын
Роман үзәгендә — үткән гасырның 70-80нче елларында яшәүче Яр Чаллы кешеләре. Буяучы булып эшләгән Асия гаиләсендә бәхетле, ике бала үстерә. Җәйге ялында ул бер атнага туган авылына кайта һәм анда беренче мәхәббәте, тәүге баласының әтисе, заманында аны ташлап киткән Рифатны очрата.
Китап тормышта ясаган хаталарны кеше үзе төзәтергә тиешлеге турында. Җиңел акыллылык гаилә фаҗигаләренә китерә. Ләкин иртәме-соңмы кешенең күзләре ачыла: ни генә булмасын, бу дөньяда гаиләдән дә кыйммәтлерәк, кадерлерәк нәрсә юк.

Зифа Кадырованың шушы һәм яңа китапларын алу өчен түбәндәге адреслар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
Вконтактедагы төркеме — https://vk.com/zifa_kadyrova
Вконтактеда шәхси сәхифәсе — https://vk.com/id121516920
Ватсап, яки телефон — 89272462062 (Регина)
Зифа Кадырова китаплары почта аша (наложенный платеж) җибәрелә.
Электрон вариантларын моннан табарга мөмкин: http://webkitap.ru