Чуракай авылы китапханәсендә район китапханәчеләренең семинары узды. Кунаклар арасында татар әдәбиятының иң күренекле һәм популяр шәхесләренең берсе — танылган язучы, нечкә психологик проза һәм үткен публицистика остасы Марат Кәбиров та бар иде
Актаныш районының Чуракай авылы төрле мәдәни чаралар уздыру буенча бөтен тирә-якка үрнәк булып тора. Теге яки бу бәйрәмнәр, истәлекле даталар уңаеннан монда һәрвакыт ниндидер үзенчәлекле чара оештыралар. Октябрь аенда гына да укытучылар көне, өлкәннәр көне үтте. Бу тантаналы кичәләрдә Чуракайның үз талант ияләре дә, читтән чакырылган кунаклар да катнашты.
Ә 6 октябрьда монда район китапханәчеләренең семинары узды. Анда тумышы белән Чуракай районыннан булган язучы Марат Кәбиров та чакырылган иде.
Марат Кәбировның ниндидер кичәдә катнашуы – үзе үк беркадәр сәер күренеш. Чөнки ул чакырган бөтен җиргә дә бармавы, теге, яки бу вакыйгаларга карата фикерен белдермәве, гәзит-журнал хәбәрчеләренә интервью бирмәве белән соңгы елларда нык аерылып тора. Моны язучы үзе болай аңлата: “Бер елны мин төрле матбугат чараларына егермедән артык интервью биргәнмен. Ә язылган әйберләр – өч-дүрт кенә. Шуннан уйлап куйдым, мин кем – язучымы, әллә интервью бирүчеме? Әлбәттә, хәбәрче белән аралашуның бер зыяны да юк, тик үзеңне аз гына чикли белергә дә кирәк. Башта – әдәби әсәр, аннан соң гына – әңгәмәләр, очрашулар, башка нәрсәләр…”
Ләкин Чуракай – бүтән. Бу Маратның әтисенең, Рәфил Кәбир улы Ханнановның, туган авылы. Ул күршедәге Башкортостанның Сеңрән авылы кызы Әнүзәгә өйләнә. Әнүзә ханым авырын бик читен уздыра һәм бала табар чагы җиткәч аны Казанга озаталар. Һәм ул очраклы рәвештә Клячкин хастаханәсенең бала табу бүлегенә эләгә. Марат шунда туа. Авырлыгы нибары 1,5 килограмм гына була. Табиплар ананы: “Борчылма, бар да яхшы булыр. Малаең Тукай яткан хастаханәдә дөньяга килде, шагыйрь булыр әле,” – дип юаталар.
Ә ел ярым узганнан соң, Маратның әтисе үлә. Ә Әнүзә ханым авыру хәлдәге әнисен карар өчен баласын күтәреп туган җиренә, Сеңрәнгә, күченеп кайта. Марат Илеш районының Сеңрән авылында үсә. Бүген ул Сеңрәнне дә, Чуракайны да үзенең туган җире дип исәпли. “Язмыш мине әллә ничә туган авыллы иткән,” – дип шаярта шигырьләрендә.
Китапханәчеләр семинары бик җанлы, кызыклы узды. Монда бу өлкәнең үткәне дә, бүгенгесе дә, киләчәге дә чагылыш тапты. Өлкәннәргә карата хөрмәт тә, бүгенгеләргә ышаныч һәм яшьләргә өмет тә сизелде. Чыгыш ясаучылыр кызык та, кызганыч та вакыйгаларны искә төшерделәр. Эш алымнары, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Киләчәккә күз салдылар.
Кичәнең шактый өлеше Марат Кәбиров иҗатына багышланган булып чыкты. Монда аның шигырьләрен, әсәрләреннән өзекләр укыдылар, ул иҗат иткән җырларны башкардылар. Һәм язучының үзен сәхнәгә чакырдылар. Марат тормышыннан кызыклы вакыйгаларны, китапханәләр белән бәйле истәлекләрен хәтерләде, әдәбият, китап язмышы, китап укучылар турында сөйләде. Һәр нәрсәгә карата ачык үзенчәлекле карашы булганлыктан, аның чыгышын бик ихлас кабул иттеләр. Язучының озак еллар буена иң күренекле җырчыларның концертларын алып баручы юморист икәнен дә искә төшерсәң, аның көлдерергә дә, елатырга да сәләтле икәнен күзаллау кыен булмас.
Язучының кайбер фикерләре
– Тоткын бар, төрмә сакчысы бар. Һәркайсының үз өстенлеге, үз мескенлеге бар. алар белән язылган һәм язылмаган кануннар идарә итә. Ә гамәлдә, алар икесе дә ярты гомерен төрмәдә үткәрә. Аларның кайсы иреклерәк? Кайсы тоткын? Моны төгәл генә әйтү авыр. шуның шикелле, әдәбиятны язучы күтәрәме, әллә укучымы икәнен дә төгәл билгеләп булмый. Язучыларның барсы бүген юкка чыкса да, укучы бар икән әдәбият яши ала әле, үткәндәге язучылар исәбенә яши. Укучы юк икән, әдәбият бер көн дә тора алмый. Укучыларны тотып торучы, аларга тиешле юнәлеш бирүче кешеләр – китапханәчеләр. Миңа мәктәптә дә, авылда да, район китапханәсендә дә шундый шәхесләр очрап кына торды. Бүген мин сез ярата торган язучы икән – бер икеләнүсез әйтәм – рәхмәт сезгә, китапханәчеләрем!
– Мин гомеремдә өч кенә нәрсә урладым. Мал азыгы, сөт һәм китап. Әни малчы бит инде, савымчы, аның бөтен гомере диярлек колхоз эшендә үтә. Үз ихатасындагы сыерга азык әзерләрлек вакыты да, мөмкинлеге дә калмый. Мин Совет чорының әйбәт якларын яратам инде, тик үз хезмәткәреңнең менә шундый ихтыяҗларын үтәргә тиеш иде бит ул. Берәр йөк печән, ашлык бирергә. Ул очракта урлашу хаҗәте калмас иде. Без малга азык урладык. Саламын да, сенажын да, онын да. Мин моны гаепкә санамадым. Сөт тә урладык. Аны әле “грелка” дип аталган нәрсәгә тутырып, ыштаны эченә яшереп алып чыгучылар да бар иде. Фермадан кайтучы савымчыларны авылның бөтен “актив” дип аталган ирләре җыелып тентергә чыгалар иде. Капшанып тикшерәләр. Мин җаен таптым. Бөтен булмышын үз эшенә биргән савымчы сөтсез чәй эчәргә тиеш түгел бит инде…
Ә китапны… Менә гастроль белән бер төпкелдәге авылга килеп төшәсең. Ә анда!.. дөньяның бүтән бер җирендә дә табылмаган китап исраф булып ята. Аны юньләп укучы да юк. Бирмиләр дә. Менә китапханәче кыз. Ул синең өчен бөтен нәрсәсен бирергә әзер. Ә китапны бирми. Шуннан нишлисең инде… Урларга туры килә… Бөтен китапханәчеләр күзенә карап бүген мин ни дип әйтим. Кичерегез, зинһар! Теге вакытта югалткан китапларыгыз, әрәм булмады ул. Алар хәзер сезгә кире кайтты. Марат Кәбиров булып. Элек югалган китабыгызны каршылагыз.
— Менә бүген әллә нинди зур түрәләрне хөкем итәләр. фәлән миллион сум урлаганнары өчен. хәзер моңа күнегеп тә беттек инде. Тик минем шундый бер хыялым бар. Ниндидер өлкә губернаторын, яки район главасын, я берәр депутатны “фәлән миллион китап урлаганы өчен” – дип хөкем итсеннәр иде. Менә бу сенсация булыр иде! китапның һәм шул шәхеснең дәрәҗәсен күтәрә торган. китап язарлык, һәйкәл куярлык күренеш.
Вебмастер, журналист, яңалыклар бүлеге мөхәррире.
Сайт яңалыкларына язылыгыз!
Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!

