«ЖАНРЛАР» ПРОЕКТЫ: АЙ САЕН — БЕР КИТАП! Чыганак: © Марат Кәбиров сайты- http://maratkabirov.com/edebiyat/zhanrlar-proekty-ay-saen-ber-kitap.html
Әдәбият

«Жанрлар» проекты


Проект турында

Проект “Жанрлар” дип атала. Ни өчен “Жанрлар” икәне аңлашыладыр инде. Һәр ай саен maratkabirov.com сайтында төрле жанрга караган бер яңа китабым тәкъдим ителәчәк.

Августа — “Йокы даруы” булды, ул көлкеле әсәрләрдән, күңелле күзәтүләрдән тора. Сатира, юмор жанрына карый.

Сентябрь китабы — “Кызыклы афоризмнар”. Монда хикмәтле сүзләр, кызыклы гыйбәрәләр, хәзерге яшьләр телендәрәк әйтсәк, кызыклы статуслар, татарча афоризмнар, һәм башка шуның ише нәрсәләр. Социаль челтәрләр алып барырга теләсәң дә, башка вак-төяк өчен дә файдалы нәрсә.

Октябрь китабы — шигырьләр. Ул Бер җыр калсын дип атала. Монда төрле елларда язылган лирик шигырьләр кергән. Электрон китап әзер булгач, үзем дә укып чыктым әле бер көнне. Ошады.

Аннан соң тагын һәр айда ниндидер жанрга караган яңа китап тәкъдим ителәчәк. Шигырьләр, хикәяләр, повестьләр… Мәхәббәт романы, мистика, фантастика… Кайсы айда нәрсә булыры әлегә төгәл билгеле түгел.

Китаплар турында

Барлык китаплар да бары тик электрон форматта гына. Нигездә, PDF, PDF-A6, EPUB, FB2 форматларында. Аларны бөтен җайланмаларда да ачып укырга мөмкин. Электрон китап уку программалары һәм форматлар хакында минем сайтта мәгълумәт күп. (Менә бу биттә дә укырга мөмкин.) Шуңа артык тукталып тормыйм. Ә кәгазь китап яратучылар PDF файлны принтер аша кәгазьгә чыгарып укый ала.

Аннан соң, китаплар җитди күләмдә булачак. Мин һәркайсының күләме уртача 10-20 табак дип күзаллыйм. Укучы канәгать калырга тиеш. “30-40 битлек нәрсә белән адәм алдап йөри” — дип әйтерлек булмасын.

Максаты

Трибунага менеп басып: “Халкым өчен…”, “Туган илем өчен…” — дип көр тавыш чыгарырлык әлләни максаты юк. Бары тик шулай эшләп карыйсым килде. Укучы өчен дә күпмедер дәрәҗәдә яңалык — ай саен бер жанрда китап тәкъдим иткән язучылар бик күп түгел бит инде бездә. Үзем өчен дә кызык.

Ә максат кирәк булса… Әдәбияткә игътибар җәлеп итү, дияргә мөмкидер. Юк, башкаларныкын түгел… Бу үземнең төп игътибарны әдәбиятка юнәлтү өчен. Чөнки соңгы елларда һәртөрле “җитди эшләр” белән маташып иҗаттан читләшә башлаган идем. Хәзер бөтен мир алдында үзеңне шул рәвешле бәйләп куйгач, беркая да китәлмисең — телисеңме-теләмисеңме, ерып чыгарга туры килә.
Бер үк вакытта, төрле жанрны үз иткән укучыларымны үз тирәмә туплау өчен дә. Жанрлары төрле булса да авторы бер бит инде бу әсәрләрнең.

Китап укымау — чыгым

Бездә бит сәеррәк бер гадәт бар. Юк дияргә яратабыз. Берничә ел элек һәртөрле концертлар, мәҗлесләр алып баручылар “Юмор юк” — дип интервьюлар бирә башлагач, мин “Юмор бар!” — дигән электрон китап чыгардым. Монда нигездә, сәхнә өчен язылган юмористик әсәрләр иде. Үзем сөйләп йөргәннәре дә, сәхнә сынавын үткәннәре дә бар. Яңалары да. Тәрҗемә әсәрләре дә. Ал да куллан гына. Чынлап та ул китапны бик әйбәт алдылар. Ләкин шул сатып алучылар арасында сәхнә кешеләреннән берәү дә юк иде. Алар һаман: “Сәхнәдә сөйләрлек юмор юк, шуңа кайчак үзебез язабыз…” — дип интервьюлар бирде, миңа яздылар:”Марат абый, зинһар, бер юмористик әсәр кирәк, языгыз инде, сатып алабыз.” Мин үз чиратымда:”Егетләр, әле вакытым юк. Менә бу китапта бар, шуны укыгыз,” — дидем. Башка язучыларның китабын тәкъдим иттем. Ахыр чиктә,бик ялынып ялваргач, кайберләренә “Юмор бар!” дип аталган китаптагы әсәрләрне сатып бирдем. Бишәр-унбишәр меңгә. Рәхмәт әйтеп сөйләп йөрделәр. Югыйсә, теге китапны сатып алган булсалар, шул акчалары янда калган булыр иде бит инде. Китап укымау — чыгым.

Китап укырга теләп тә аны эзләп таба алмаучылар бар

Ни генә әйтсәң дә, китап тәкъдим итү системасы бездә бик эшләми. Бер мәлне Уфада минем “Өзәңгегә баскан чак” дип аталган шигырь китабы чыкты. Чыкты да бетте дә. Үзем дә алып калалмадым. Укучылар эзли, үзем эзлим. Юк. Эчтән генә сөенәм инде, вәт минем китапны чыгу белән алып бетерделәр, дим. Биш-алты ел узгач, Уфада теге китап кабат пәйда булды. Алып бетермәгәннәр, Бөрҗән районының бер китап кибетендә яткан. Анда алучы булмагач, кабат монда китергәннәр. Шулай дип аңлаттылар. Моны мисал өчен генә китердем, шуңа нечкәлекләренә кереп тормыйм. Ләкин, гадәттә, китапны А ноктасында эзлиләр, ә ул Б ноктасында ята.

Бу проектны ачуның тагы бер максаты — минем иҗатны яратучыларга минем китапларны кайдан табарга мөмкин икәнен күрсәтү. Аларны maratkabirov.com сайтыннан табып булуын белергә тиешләр. Монда һәрвакыт минем электрон китаплар бар. Алар түләүле. Ләкин матди хәлегез авыр икән, языгыз — җибәрермен. Кәгазь китаплар буенча алай дип әйтә алмыйм, чөнки алар минеке генә түгел. Ләкин кайдан табып булуын хәбәр итә алырга мөмкинмен.

Кирегә юл юк…

Читтән караганда, бу бик җиңел нәрсә кебек иде. Мин бит күп төрле жанрда эшлим. Булган әсәрләрне җыеп тәкъдим итәргә генә кирәк. Ләкин чынбарлыкта аз гына бүтәнчәрәк килеп чыга. Чөнки әсәрләрнең булганы — инде тәкъдим ителгән, аларны минем сайттан алып укырга мөмкин. Укыйлар да. Шулай булгач, телисеңме-теләмисеңме, яңаны әзерләргә тиешсең. Моңарчы дөнья күрмәгән әсәрләрдән әле шигырьләр бар, хикәяләр, повестьлар… Өч китап бар дигән сүз. “Татар мәзәкләре” дип берәр җыентык чыгарырга мөмкин. Марат Кәбиров тупланмасыннан, әйтик. Бу очракта мин китапның авторы түгел, төзүчесе булам инде. Калганнарын гел яңадан эшләргә туры киләчәк.

Жанрлар турында

Тагын бер четерекле ягы бар әле. Шигърият үзе үк, әйтик, әллә ничәгә бүленә. Шигырьләр, поэмалар, җыр текстлары, һ.б. Ләкин поэмалардан торган электрон китапны сатып алып укучы булырмы икән? Бер дә әйтә алмыйм. Шул ук хәл драма жанрында да. Пьессаларга, яки киносценарийларга чират торучы булыр дип уйламыйм. Бу жанрларның максаты, тәгаенләнеше бүтән. Интернет укучысының ихтыяҗы булган жанрлар кирәк. Ләкин “жанрлар” дип аталгач, драматургияне дә читләтмәскә туры килә. Югыйсә, ел әйләнәсенә жанр җиткереп булмас…

Әлегә шул. Фикерләрегезне калдырыгыз.

Добавить комментарий

------------
WordPress: 23.28MB | MySQL:52 | 1,039sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика